Родословная обучающегося Мои корни

Раздел Другое
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Мин Нуриханова Алсу Илдан кызы - Борай 3 -нче санлы мәктәбенең 4б сыйныфында укыйм.Фәнни - тикшеренү эшемнең темасы - "Шәҗәрәмдә - чал тарихы бабаларның".

Без нәселебезнең туган җире дип Борай районы Карабай авылын саныйбыз. Чөнки минем җиденче буын Әхмәди бабамның нигезе шунда корылган. Безнең Карабай авылы тирә-ягы яшел урманлы, киң болынлы, мул сулы Өя елгасының бормаланып аккан ямьле җирендә урнашкан. Һәр авылның үз тарихы булган кебек, безнең туган төягебезнең дә бай тарихы бар…

Архив материалларына һәм профессор Әсфәндияровның «Башкортстан авыллары тарихы» китабындагы мәгълүматларга караганда, авылга 1678 елда нигез салынган. Димәк, тиздән Карабай авылы үзенең 335 еллык юбилеен бәйрәм итәчәк.

Минем нәселем - халкыбыз тарихының аерылгысыз өлеше. Тарихның канлы, данлы еллары безнең нәселне дә урап үтми. Ерак бабам Дәүләтханның 6 улы була, Бөек Ватан сугышының ут-ялкыннары аларның барысы өлешенә дә төшә. Ә дүртесе: Шәйхәли, Шәрәфгали, Нәбихан, Нурихан яу яланында ятып калалар. Быел, сугыш тәмамлануга 67 ел үткәч, Шәйхәлинең кызы, икетуган әбиебез Дәүләтханова Әнисә, Бөек Ватан сугышында һәлак булган туганнары, авылдашлары истәлегенә Карабай авылында обелиск төзетте.

Әтисе Нурихан сугышка киткәндә, дәүәтием Фәнәвис 12 генә яшьтә була. Колхозда өлкәннәр урынына калган малай иптәшләре белән сабанын да сөрә, көтүен дә көтә. 1949 елда Фәнәвис Нурихан улы армия хезмәтенә чакырыла, 1950 - 53 елларда Корея сугышында катнаша. Бик күп авырлыклар күреп үскән, тормыш сынауларын ир-егетләрчә кичергән дәүәтиемнең тормыш юлы үзе бер китап язарлык.

Фәнәвис дәүәтием белән Кәшифә дәүәнием, яшьлектә бергә кавышып, мәхәббәттә-бәхеттә 65 ел тату гомер кичерделәр. 8 бала үстерделәр (6 ул, 2 кыз). Алга китеп шуны әйтәсе килә: безнең нәселнең илне саклау бурычын үтәү гадәте сакланып килә. Дәүәтиемнең 6 улы да солдат хезмәтен намус белән үтиләр.

Кушканны җиренә җиткереп башкара, кешеләр белән уртак тел таба белгән Фәнәвис Нурихан улына 1959 елда урман каравылчысы вазыйфасын тәкъдим итәләр. Дәүәтием шушы хезмәтен хаклы ялга чыкканчы намус белән башкара. Аның хәстәрлеге, һөнәри осталыгы нәтиҗәсендә урман майданнары ел саен арта бара, аларның сыйфаты якшыра.

Шушы җирдәге иң изге хезмәт безнең нәселнең төп һөнәренә әйләнә. Фәнәвиснең 5 баласы (Дамил, Әлфия, Рафис, Ансаф, Әнифә) язмышларын урман хуҗалыгы белән бәйли. Ә бер оныгы ( минем икетуган абыем Айнур), Швейцариядә укып кайтып, эколог һөнәренә ия булды.Безнең нәсел белән туганлашып гаилә корган килен-кияүләр дә урман эшен үз итте. Шушы тармакка җаны-тәне белән бирелгән нәселем кешеләре *- урманчылар династиясе белән хаклы рәвештә горурланам. Урман запасын арттыруга, алардан сакчыл файдалануга, кешеләрдә табигатькә карата уңай караш тәрбияләүдә безнең нәсел зур өлеш керетте, күркәм традицияләрне саклый алган һөнәр ияләре булып танылды.

Авыл кешесен туендырган да, киендергән дә,җылыткан да - урман! Урманнарны бер дә юкка җиребезнең «яшел калканы» димиләр. Сулаган һавабызның сафлыгы, елга-күлләребезнең мул суы шул калкан хуҗаларының никадәр ышанычлы булуына бәйле. Шундый фидакарь хезмәткәрләрнең берсе була Фәнәвис дәүәтием. Урман аның яшәү рәвешенә әйләнә: шулкадәр ярата, сөя ул табигатьне! Еш кына: «Урман безне яшәтте, сугыш чорында ачлыктан алып калды!»- дип сөйләгәнен хәтерлим.

Халык арасында абруе зур була урманчының. Иртә яздан җирне эшкәртеп, агач утыртсыннармы, бәби кебек тәрбияләп яңа үсентеләрне аякка бастырсыннармы; печән, дару үләннәре, нарат күркәләре җыеп, себеркеләр бәйләп, арба-чаналар эшләп хөкүмәткә тапшырсыннармы, яңа ел бәйрәменә чыршылар әзерләүме - бар эштә дә дәүәтием авылдашлары ярдәменә таяна. Бер заман хәтта кедр агачына кадәр үстерәләр.

Урман байлыкларыннан киң файдаланасың икән, аларны тулыландыру һәм саклау турында хәстәрлек тә кирәк. Табигать байлыкларын саклый, ишәйтә белгән, дәүәтиемдәй үз эшенең осталары булган тынгысыз җаннар ярдәмендә яңа урманнар барлыкка килгән, күкрәп үскән. Ел әйләнәсенә урманнарның санитар хәлен дә кайгыртып тору кирәк бит әле. Ягъни авыру, имгәнгән, сынган яисә корыган агачлардан урманы арындыру, тазарту. Аннан инде - яңаларын утыртырга! «Берне киссәң- икене утырт!» - дигән ата-бабаларыбыз. Ә дәүәтиемнең агач утырту планы йөзләтә арттырып үтәлгән.

Дәүәтием кечкенә чагымнан мине дә еш кына үзе белән урманга ияртеп йөретте. Урман аны яшәртә иде, яшәргә көч бирә иде!

- Менә болар мин утырткан агачлар!- дия иде горурланып. Тоташ урман булып үскән төз наратларга, зифа каеннарга, юан-юан имәннәргә карап соклана, кадерле баланы иркәләгәндәй, куллары белән аларны сөя иде.

Аның йөрәк җылысы белән күкрәп үскән Өябаш урманы, Карабай урманы дәүәтием гомеренең, нәселебезнең мәңгелек дәвамы ул.

Изге күңелле Фәнәвис дәүәтиебез быел, 83 яшен тутырып, бакыйлыкка күчте. Озак та тормый, авылның акъәбисе булган Кәшифә дәүәниебезне дә үз янына алды…

Дәүәтием алтын куллы җитмеш төрле һөнәр иясе иде. Бервакытта да эшсез тормады. Безгә җылы, уңайлы киез итекләр басып кидерде. Бал кортлары үрчетте. Безне дә корт асрау серләренә өйрәтте. Бу изге шөгыльне киләчәктә дәвам иттерәчәкбез.

Дәүәтине сагынганда, аның еллар буена тутырып килгән көндәлеген актарабыз. Күңелне сагыш били… Атлар яратты. Еш кына икәүләп ат рәсеме төшерә идек. Бу изге җан ияләренә карата миңа аңардан күчкән мәхәббәт хисе.

Җыр-моңга да гашыйк кеше иде ул. Йортыбызга кунак килдеме - безнең нәселнең визит карточкасы - гармун түрдән урын ала. Авыл сәхнәләрен дә бизәде дәүәтинең гармун моңы. Инде менә изге ядкарь булып безнең кулларга күчте. Гармун телләрендә - сугыш һәм хезмәт ветераны, чын урманчы авазы.

Яшел хәзинәне үстерегез, аның гүзәллеген тоеп яшәгез. Урман шавын, сандугач моңын, чишмә челтерәвен, ата-бабалар мирасы - туган җиребез байлыгын күз карасыдай саклап, киләчәк буыннарга тапшырыгыз!» - ди сыман гармун.

© 2010-2022