Конспект Кечкенэлэрнең хәрәкәт активлыгы

Раздел Другое
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:



Кечкенәләрнең хәрәкәт активлыгы

( Беренче кечкенәләр төркеме өчен физкультура уен эшчәнлеге )

Тема: «Урманга сәяхәт»





Тәрбияче Каримова З.Г.



Алдан хәзерлек: урман һәм анда яшәүче хайваннар турында әңгәмә алып бару, төрле хәрәкәтле уеннар уйнау.

Ярдәмлек: гимнастик эскәмия, обручлар, уенчык эт, куян, "кояш", урман аланы: агачлар, кошлар.

Уен эшчәнлегенең сруктурасы:

1 өлеш: йөрү, йөгерү, аяк очында йөрү.

2 өлеш: түгәрәккә басу.

Гомуми күнегүләр .

Төп күнегүләр:

- Гимнастик эскәмиядән дүрт аякланып йөрү .

- Обручлар аша атлап йөрү .

3 өлеш: Хәрәкәтле уен "Куян янына йөгерегез".

Тыныч уен: "Куян юына".

Йомгаклау өлеше .

Максат:

1. Балаларны йөрергә, йөгерергә өйрәтүне дәвам итү, пространствода ориентлашуны камилләштерү, эскәмиядән дүрт аякланып йөрүне өйрәтү , обручлар аша атлап йөрүне ныгыту; хәрәкәт активлыгын арттыру.

2. Уенга кызыксыну хисе уяту, үзлектән эш итүне үстерү;

3. Кыюлык , өлгерлек тәрбияләү.

Эшчәнлекнең барышы :

- Балалар, бүген без сезнең белән урманга барырбыз.

Эт килеп керә:

-Балалар, исәнмесез, мине дә үзегез белән урманга алып барыгыз әле.

Тәрбияче :

- Балалар, маэмайны үзебез белән алып барыйкмы ?

- Алып барыйк .

- Ярый, алайса маэмай да безнең белән барсын, юл иркен, киң, барыбыз да сыярбыз. Әйдәгез, кузгалыйк. (Йөрү, йөгерү ) Балалар, ояда кошлар утыра, әкрен генә барыйк (Аяк очында йөрү ) Менә аланга килеп тә җиттек. (Маэмайны уртага утырту)

1. Җил исә-исә-исә, агачларны селкетә :

Төп торыш: аякларны әз генә ачу, кулларны өскә күтәрү, уңга, сулга иелү (3әр тапкыр )

2.Урманда кошлар күп, менә алар ничек оча :

Төп торыш: куллар ян-якта, гәүдәне төз тоту, кулларны өскә һәм аска менгерү, төшерү (4-5 тапкыр)

3.Урманда зур һәм кечкенә агачлар үсә .

Төп торыш: гәүдәне төз тотып басу, куллар аста, чүгәләү (кечкенә), торып басу(зур) (4-5 тапкыр)

4. Әнә кояш чыккан икән бит, бигрәк күңелле буды.

Төп торыш: куллар билдә, 2 аякта сикерү .

5. Урман һавасы сулау: тирән итеп сулыш алу һәм чыгару (3тапкыр )

Төп хәрәкәтләр:

1. - Балалар , хәзер безгә су аша күпердән чыгарга кирәк, маэмаебыз безне күпернең аргы ягыннан карап торыр, ә без аңа карап чыгарбыз (Дүрт аякланып гимнастик эскәмиядән йөрү: 2 тапкыр)

2. Аланлыкта түмгәкләр бар, аларны атлап чыгарбыз : обручлар аша атлап йөрү. (2 тапкыр)

- Юлыбызны дәвам итик. (Юлдан бару һәм куян янына килеп чыгу). Әһә, менә кая яшеренеп ята икән куян, әйдәгез, куян белән уйнап алабыз.

Хәрәкәтле уен "Куян янына йөгерегез" (2-3 тапкыр уйнау )

- Куянның тагын сезнең белән уйныйсы килә.

3 өлеш. Тыныч уен "Куян юына"

Куян юына,

Кунакка җыена:

Борынын юды, койрыгын юды,

Колагын юды һәм

Коры итеп сөртенде. (2 тапкыр уйнау)

-Балалар, безнең өйгә кайтыр вакыт та җиткән, куян белән саубуллашыйк (саубуллашу, тәпиен тоту ), маэмаебызны да ияртик.

- Балалар, урманда сезгә күңелле булдымы? Нәрсәләр күрдегез? Урманда без нәрсәләр эшләдек? (Балаларның тәэсирләре белән уртаклашу).



© 2010-2022