Экологик темага диктантлар җыентыгы

Раздел Другое
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:


ТР Әгерҗе муниципаль районы

МГББУ Сарсак-Омга лицее








Диктантлар җыентыгы


Экологик темага нигезләнгән әдәби текстлар








Төзүчеләр:

Хәмитова Люция Чыңгыз кызы,

югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Сабирова Ләйсән Габдрахман кызы,

I категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Шәйдуллина Ләйсән Малик кызы,

I категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы







2015 нче ел


Аңлатма язуы

Әлеге җыентык рус мәктәбендә укучы балаларның татар теленнән белем дәрәҗәләрен ачыклау, аларда телгә карата кызыксыну уяту, белемнәрен үстерү, экологик белем бирү максатыннан әзерләнде. Ул рус мәктәпләренең 1-11 сыйныфларында татар теле укыту программаларында каралган таләп һәм биремнәргә нигезләнеп төзелде. Кулланмада татар теленең күп кенә темаларын, бүлекләрен яктырткан эш төрләре, биремнәр җитәрлек тупланган.
Җыентыктагы материалларның бирелеше һәм бүленеше һәр сыйныф өчен булган дәреслекләр үрнәгендә алып барылды. Текстлар исә язучы һәм шагыйрь, журналистларыбызның әсәрләреннән алынды, матбугатта чыккан язмалар да файдаланылды. Алар нигездә табигать, аны саклау, Туган илгә мәхәббәт темасын чагылдыра. Бала күңелендә мәрхәмәтлелек, сакчыллык, күзәтүчәнлек хисе тәрбияләү мәсьәләләренә дә игътибар ителде.
Тәҗрибә күрсәткәнчә, бертөрлелек укучыларны ялыктыра. Бу хәлгә юлыкмас өчен, диктантларның төрле вариантлары сайланды. Болар: контроль, сайланма, хәтер, иҗади биремле, күрмә диктантлар, һ. б. Болай бирелеш укучыларның эш белән кызыксынуларын арттыра. Һәр эшкә биремнәр тәкъдим итә бару укучының игътибарын тупларга, тиешле максатны хәл итүгә юнәлтә.
Җыентыктагы текстлар һәм аларның биремнәре укучыларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып бирелде. Диктантлар укучыларның дөрес язуларын тикшерүне генә түгел, аларның бәйләнешле сөйләм телләрен үстерүгә дә, өлгерешләрен күтәрүгә дә, туган тел белән кызыксынуларына да ярдәм итәр дип уйлыйбыз.
Әдәби әсәрләрдән алынган өзекләр оригиналдагыча бирелеп, авторлары күрсәтелде.
Җыентык укучылар һәм укытучылар алдында куелган экологик бурычларны үтәргә булышыр, аларга ярдәмче булыр дип ышанасы килә.

Авторлар:

Хәмитова Люция Чыңгыз кызы,

югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы.


Шәйдуллина Ләйсән Малик кызы,

беренче категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

Сабирова Ләйсән Габдрахман кызы,

беренче категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы.


1-4 нче сыйныфлар очен

Яз килә.

Менә яз да килеп җитте. Кояш көлә. Кошлар килә башлады. Минем абыем кош оясы ясады. Без ояны агач башына куйдык. Кошлар шатланыр.

(22 сүз.)

Аю.

Каюм белән Әюп урманга барды. Малайлар җиләк җыя башлады. Еракта алар аю күрделәр. Балалар юкә агачы артында качып тордылар. Аю урман эченә кереп югалды.

(25 сүз.)

Яңгыр.

Кичке якта каяндыр соры болытлар чыкты. Өре яңгыр тамчылары төшә башлады. Болытларны орып яшен яшьнәде. Башта эре тамчылар төште. Аннары яңгыр чиләкләп коярга тотынды.

(24 сүз.)

Йомран.

Йомран-кызык җәнлек. Җәй һәм көз буе ул кимерә, май җыя. Кыш җитә башласа, күзләрен йокы баса. Ул оясына тыйтаклый. Кышын йоклап үткәрә. Өнен каплый. Йокыга тала.

(27 сүз.)

Көз көне.

Җәй узып китте. Яңгырлы көз җитте.Үләннәр саргайды, яфраклар коела. Күчмә кошлар җылы якларга очып киттеләр. Төссез һәм соры көннәр башланды.

(21 сүз.)

Кышкы көн.

Көзге көннәр үтте. Кыш башланды. Кошларның күбесе җылы якка китте. Кайберләре бездә кышлый. Әнә безнең урманнар. Анда кошлар яши. Балалар кошларга җимлекләр ясый. Яз җиткәч кошлар безне җырлар белән шатландырыр.

(30 сүз.)

Кем? Нәрсә? Сорауларына җавап булып килгән сүзләр.

Җәй.

Ямьле җәй җитте. Җир өстен яшел үлән каплады. Әнә урман. Балалар урманга бара. Анда каен, нарат, имән агачлары үсә. Аланда чәчәкләр үсә. Чәчәкләргә күбәләкләр кунып уйный. Матур итеп кошлар сайрый.

(30 сүз)

Нинди? Нишләде? соравына җавап булып килгән сүзләр

Акбай коткарды.

Җәй көне иде. Айрат күлгә балыка китте. Аңа Акбай да иярде. Айрат балык тота башлады. Менә бер зур балык эләкте. Аны алганда Айрат суга егылды. Йөзә белми иде ул. Бата башлады. Ул кычкырды. Акбай аны ярга алып чыкты.

(36 сүз.)

Чыпчык.

Көн бик салкын. Марат урамга чыкты. Аның күзе өй янындагы агачка төште. Агач төбендә бер чыпчык ята иде. Чыпчык ачлыктан хәлсезләнгән, туңган. Марат чыпчыкны кулына алды, өйгә алып керде. Чыпчык кышын өйдә яшәде. Яз көне Марат кошны иреккә җибәрде.

(39 сүз.)

Иҗади диктант.

Төлке. Кыш, төлке, күрде, куян, яшеренде, чыршы астында, эзләр.

Тиен. Тиен, чикләвек ярата, азык, әзерли,җыя, киптерә, гөмбә, агач куышында.

Җәй.

Матур җәй җитте. Җир өстен яшел үлән каплады. Әнә яшел урман. Тар сукмактан балалар урманга бара. Анда каен, нарат, имән агачлары үсә. Аланда ал, кызыл, сары чәчәкләр үсә. Чәчәкләргә чуар күбәләкләр кунып уйныйлар. Матур итеп кошлар сайрый.

(37 сүз.)

Нинди? Кайсы? сорауларына җавап булып килгән сүзләр

Тере табигать почмагында.

Урамда салкын кыш. Ап-ак кар бөртекләре оча. Мәктәпнең тере табигать почмагында җылы. Матур попугайлар бер-бересе белән сөйләшәләр. Зур аквариумда балыклар йөзә. Ак күгәрченнәр дә бар. Зәңгәр , сары, кызыл чәчәкле гөлләр үсә. Яшь табигать сөючеләр кошларны һәм хайваннарны яратып тәрбиялиләр.

(39 сүз.)

Чебиләр.

Безнең сары тавык бар. Ул чебиләр чыгарды. Чебиләр бик матур. Алар да сары төстә. Мин чебиләргә яшел чирәм ашатам. Әни ярма сибә. Чебиләр тиз үсә.

(25 сүз.)

Урман.

Менә урман. Урман зур. Анда каен, имән, чыршы үсә. Урманда бүре, төлке, куян һәм аю яши. (16 сүз.)

Биремнәр.

  1. Урманда сүзен иҗекләргә бүлеп язарга.

  2. Беренче җөмләдә сузык аваз хәрефләренең астына бер сызык сызарга.

Май.

Ямьле җәй җитте. Җир өстен яшел үлән каплады.Агачлар яфрак ярды. Кошлар кайта башлады. Урманда җиләкләр пешә. Малайлар күлдә балык тоталар.

(21 сүз)

Биремнәр.

1. Икенче җөмләдә тартык аваз хәрефләрнең астына ике сызык сызарга.

2. Җиләкләр сүзен иҗекләргә бүлеп язарга.

Күл.

Менә болын. Болында күл бар. Күл буе матур. Анда камышлар үсә. Күлдә үрдәкләр йөзә. Балык күп була. Күл буена малайлар балык тотарга йөриләр. (24 сүз.)

Биремнәр.

Тексттагы ике иҗекле сүзләрне табып астына сызарга

Гөлләрем.

Бакчабызда бар

Минем түтәлем.

Түтәлдә үсә

Исле гөлләрем.

Чын күңел белән

Аларны сөям,

Шуңар һәр көнне

Чыгып су сибәм.

Гөлләрем күкрәп

Чәчәк аталар.

Бик матур була

Шул чакта алар.

Котлыйдыр кебек

Мине һәрбер гөл.

Күргән вакытта

Сөенә күңел.

(Әнәс Кари.)

Шигырьне матур итеп укыгыз. Нечкә сузыклар кергән сүзләрне табыгыз һәм күчереп языгыз.

Болыт.

Кечкенә ак болыт зур бер болытка әйләнде. Ул үзенең бер канаты белән кояшны каплады. Идел болытны үзенә таба тартты.

Кайдандыр тонык тавыш белән күк күкрәде. Тагын кабатланды. Яшен ялтырады. Бик көчле яңгыр булачак.

(33 сүз.) (Д. Аппакова буенча.)

Аңлатмалы диктант.

Чыпчыклар, купшы чыпчыклар, карабүрекләр төрле орлыкны теләп ашыйлар. Карабүрекләр һәм сызгырак чыпчыклар миләш, аю баланы, мүк җиләге җимешләрен яраталар. Чукыр кыш буена ылыслы агач орлыклары белән туклана.

Сүзлек: чукыр - кәкре томшыклы урман кошы, русчасы: клёст.

Туган ягым кышы.

Декабрь ае кышны башлап җибәрә. Җиргә ап-ак җәймә җәя. Ул агачларны ак шәлгә төрә. Елгаларны көмеш боз белән каплый.

Кыш бабай тәрәзәләрне дә матур бизәкләр белән бизи. Биек кар таулары өя. Шома шугалаклар ясый.

Кар ява, уңыш ява. Кар күбрәк яуган саен, икмәк тә мулрак була.

(48 сүз.)

Яңгырау тартыклар астына бер сызык, саңгырау тартыклар астына ике сызык сызырга.

Кыш.

Менә декабрь ае җитте. Декабрь ае кышны башлап җибәрә диләр.

Бүген көн салкын. Күктә соры болытлар йөзә. Җиргә ап-ак кар ява. Урамнарны, агачларны ак шәл каплый. Елгаларны көмеш боз каплаган. Ап-ак кардан тирә-юньгә яктылык, матурлык тарала.

Без кыш килүгә шатланабыз. Биек кар таулары ясарбыз, чана, чаңгы шуарбыз.

(47 сүз.)

Кыш көне иде. Көннәр үтә салкынаеп китте. Суык бабай стеналарга китереп суга, шарт-шорт итә. Тышка чыксаң, борынны чеметә.

Кошларның хәле бик нык авырайды. Аларга ашарга табу кыенлашты.

(27 сүз.) (Г. Лотфидан.)

Хәтер диктанты.

Көз.

Үтте-китте матур җәйләр,

Көзләр килеп җиттеләр.

Ак каенның яфраклары

Саргаешып киптеләр.

Сандугачлар, карлыгачлар

Очып китте еракка.

Торналар да ялга китте,

Җылы якка, көньякка.

(22 сүз.) (Кави Нәҗми.)

Яз җитте. Рөстәм белән Гөлсем гөлләр үстерергә уйладылар. Зөхрә туфрак алып килгән. Балалар туфракны савытларга салганнар. Алар гөлләрне шул савытларга утыртканнар. Җәй җитте. Гөлләр матур булып үстеләр.

(27 сүз.)

Поши.

Кешеләр пошины кулга ияләштерергә күптән тырышалар. Кострома өлкәсендәге Сумароково авылында поши фермасы бар. Поши - чыдам, салкынга бирешми торган хайван. Пошилар калын карда да, язгы пычракта да җиңел йөриләр. Азыклары - агач кайрысы, нарат, чыршы һәм усак ботаклары.

(34 сүз.) («Салават күпере» журналыннан)

Чыршы күркәсе.

Чыршы күркәсе урмандагы җәнлекләргә азык булып тора. Көзге запасы беткән арада, тиен дә күркә чемченә башлый. Ул чыршы бөресен дә ашый. Көн бик салкын булса, йомшак койрыгын ябынып, өнендә тик ята.

(29 сүз.) (Гарәфи Хәсәновтан.)

Сүзлек: чыршы күркәсе - еловая шишка

Юкә.

Җәй. Безнең бакчада юкә агачы үсә. Юкә агачы ак чәчәк ата. Чәчәкләр хуш ис тарата. Бал кортлары чәчәкләрдән бал җыя. Юкә балы бик тәмле һәм файдалы.

(26 сүз.)

Каен.

Каен агачы бик матур. Аның ак кәүсәсе ерактан ук күренә. Каенның бөресе дә бик файдалы. Аны җыеп аптекага тапшыралар. Аптекада каен бөресеннән дару ясыйлар.

(24 сүз.)

Сыерчык.

Тәрәзә каршында юкә агачы үсә. Анда сыерчык оясы куелган. Ул ояга ел саен сыерчыклар очып кайта. Алар быел да кайтырлар. Сыерчыклар, мамык җыеп, оя ясарлар, бала чыгарырлар.

(27 сүз.)

Файдалы яшелчәләр.

Яшелчәләр витаминнарга бай. Шуңа күрә яшелчә бик файдалы азык. Яшелчә ашаган кеше сәламәт була.

Безнең бакчада кишер, бәрәңге үсә. Яшелчәләрне яхшылап юып ашарга кирәк.

(27 сүз.) («Салават күпере» журналынннан)

Җанварлар.

Кыргый җанварлар кышны төрлечә уздыра. Аю кыш буе йоклый. Бүреләр аю өне янына якын да килеп карамыйлар. Алар аю уяныр дип курка. Тиен җәй көне азыкны күп итеп әзерли. Кышын ул шул азык белән туена.

(35 сүз.)

Урман тургае.

Урман тургае туган ягына иртә кайта. Кыш калын тунын салырга өлгерми,тургай инде чишмәдәй челтери башлый.

Җәйге төндә урман тургаен агач башында күрә алмассың. Ул зәңгәр күктән табигатьне мактап җырлар.

(32 сүз.) (Гарәфи Хәсәновтан.)

Җәйге яңгыр.

Яңгыр туктамады. Күк ачылды. Тагын кояш чыкты. Балалар урамга ташландылар. Яңгыр суларында уйнарга тотындылар. Үләннәр, чәчәкләр, яфраклар җанланды. Яңгыр тамчылары, кояш нурларында, ялтырап уйнадылар.

(24 сүз.)

Куян.

Кышка ерак калмады. Куян кыска һәм соры йонын койган. Аңа озын йон үсә башлаган.Ул аякларына ак итек кигән кебек күренә.

Үзәк өзгеч суык һәм ачлык килә. Ерткыч җәнлекләр тынычлык бирмиләр. Куянны йөгерек аяклары коткара.

(35 сүз.)

Кышкы урман.

Урман кайбер хайваннарны салкыннан саклый. Аюны көздән үк караңгы өненә кертә. Куянны ак көрт эченә яшерә. Көртлекләр тирән кар эченә чумалар. Ә ач бүрене урман кызганмый. Ул төн буе чаба. Үзенә азык эзли. (33 сүз.) (Гарәфи Хәсәнов буенча.)

Сүзлек: көртлек - тетерев, тетёрка (русча)

Кырмыскалар илендә.

Ни булганын күреп кайттым,

Сөйләп бирим үзеңә:

Карт имәннең төбендә,

Кырмыскалар өндә.

Эшкә киткән эшчәннәр

Йөгерешеп кайттылар.

Этеш-төртеш булмасын дип,

Бер чиратка бастылар.

Берәм-берәм һәммәсе

Кереп китте ишектән.

Аһ, наян, берсе генә

Кереп китте тишектән.

(Бикә Рәхимова.)

Бертөрле ике тартык янәшә килгән сүзләрне сайлап язарга.

Көз.

Һава саф. Басуларда тынычлык урнашты. Табигатьнең матур чагы. Ямьле сентябрь ае җитте. Коры һәм җылы көннәр башланды. Алмагачлар мул уңыш вәгъдә итә. Тиздән сары яфраклар җирне алтынга маныр.

(28 сүз.)

Песнәк.

Песнәкнең бик тә ашыйсы килде. Аның кунмаган ботагы калмады. Әммә бер генә ботактан да бөҗәк тапмады.

Әнә чыршыда тукран утыра. Ул чыршы күркәсенең орлыгын ашый. Орлыклар читкә чәчри. Чәчрәгән орлыкны чүпләргә песнәк килә. Ач песнәк орлыкны кабып кына йота.

(38 сүз.) (Гарәфи Хәсанов буенча)

Куян.

(Нәрсәнең?) туны бик җылы һәм ап-ак. Тун (нәрсәне?) салкыннан һәм аучыдан саклый. Кар да, (нәрсә?) ак . (Нәрсә?) агач ботакларын, ачы кайрыларны кимерә. (Нәрсә?) җылы җәйне ярата. Җәй көне рәхәт, азык күп була.

(куянның, куянны, куян)

Тайга урманында.

Тайга урманында бик күп җәнлекләр яши. Ботактан ботакка тиеннәр сикерә. Зур пошилар елгага су эчәргә бара. Аю җиләк чүпли, елгада су коена. Ул анда балык та эләктергәли. Аланлыкта урман кәҗәләре йөри.

(31 сүз.) (Нияз Хәкимуллин буенча.)

Яшенле яңгыр.

Җәйге кояшлы көн. Наил дуслары белән урманга китте. Алар урманга килеп җиттетеләр. Шул арада кайдандыр кара болыт килеп чыкты. Күк йөзе караңгыланды. Коеп яңгыр ява башлады.

Яшен яшьнәде. Күк күкрәде. Җәйге яңгыр тиз үтеп китте. Тагын ялт итеп кояш чыкты.

(40 сүз.)

Тиен.

Җәйге кояшлы көннәрне тиен бушка уздырмый. Ул кышка азык әзерли. Тиен гөмбәнең иң яхшысын гына сайлап җыя. Аларны агач ботагына элеп киптерә. Ул, әзерләгән азыкны ашап, үз өнендә тыныч кына кышны уздыра. (32 сүз.) (Әхмәт Фәйзи буенча)

Карабүрек.

Кышның беренче көннәре. Агач ботакларында ап-ак кар җемелди. Кар өстендә нәни генә кошчык сикергәли. Аның күкрәге алсу төстә, койрык өстендә кар кебе как тап, аркасы күгелҗем, башы, канатлары һәм койрыгы кара төстә. Карабүрек бу.

(34 сүз.) (Гарәфи Хәсәнов буенча)

Урман.

Безнең авылга урман бик якын. Без урманга барабыз. Җәйге урман бик күңелле. Анда сайрар кошлар күп. Әнә салкын чишмә ага. Чишмәнең суы бик тәмле. Җиләкләр пешкән. Без кызыл җиләкләрне җыябыз. Аланда төрле төстәге чәчәкләр үсә.

(35 сүз.)

Лилияләр.

Мин чәчәкләр бик яратам. Бакчабызда лилия чәчәкләре үстерәм. Лилияләрнең төсе кардай ак яки сипкелле була. Бакчаны җәй буе бизи алар. Кояшлы көндә лилияләр аеруча матур. Лилияләрне әнием дә ярата.

(28 сүз.)

Бирем: лилия сүзен үзенә ялганган кушымчалары белән сайлап язарга, кушымчаларның астына сызарга.

Песи баласы.

Әни эштән песи баласы алып кайтты. Песи баласы бик кечкенә. Аның күзләре кара, үзе йомшак. Песинең мыеклары тырпаеп тора. Әни миңа шкафтан тәлинкә алып бирде. Мин тәлинкәгә сөт салдым. Песи сөт ялый башлады.

(33 сүз.) (Гомәр Бәшировтан.)

Бакчада.

Безнең бакчабыз бар. Ул Казансу елгасы ярында урнашкан. Анда алмагач, карлыган, чия һәм башка агачлар үсә. Мин бакчада чәчәкләр үстерергә яратам. Миңа роза, ромашка чәчәкләре ошый. Бакчада бик күңелле. Безнең гаилә бакчада бик яратып ял итә.

(36 сүз.)

Урманның файдасы.

Урман кыйммәтле төзү материалы - бүрәнә, такта бирә. Бүрәнәдән, шахталарның җир асты корылмаларын ныгыту өчен, терәкләр ясыйлар.

Урманга бай җирләрдә агачны ягулык итеп тә файдаланалар.

Урман кешеләргә төрле ашамлык бирә. Анда күп төрле җәнлек яши. Урман үсемлекләреннән төрле дарулар ясыйлар. Ачыклык урынга караганда, куаклык һәм агачлыкларда дым яхшы саклана.

(«Салават күпере» журналыннан)

Куянкай.

Әй, куян, куян,

Кечкенә генә,

Бик йомшак кына,

Бик куркак кына.

Ике колагы

Озынкай гына,

Ул йөри, йөри

Чүгәләп кенә.

(20 сүз.) (Нәкый Исәнбәт.)

Ябалак.

Без урманда ябалак таптык. Ябалакның канаты имгәнгән. Ул оча алмый. Без ябалакны өйгә алып кайттык. Ябалактан тавыклар курыктылар. Ишек алдының бер почмагына ябалакка оя ясадык. Аңа ашарга, эчәргә бирдек. Ул бик тиз терелде. Ябалакта үзгәреш күренә башлады. Ябалакның иреккә чыгасы килде.

Караңгы төште. Без ябалакны иреккә очырдык.

(47 сүз.) («Салават күпере» журналыннан)


Яшеллек яме.

Безнең бөтен тирә-ягыбызны яшеллек бизи. Гөрләп торган урманнарга, котырып үлән үскән болыннарга ни җитә!

Бик матур ул яшеллек дигән нәрсә! Кайда гына яшәсәк тә, тирә-юнебезне яшеллек белән бизәргә тырышабыз. Агачлар утыртабыз,чәчәкләр үстерәбез. Без яшеллекне матур булганга күрә генә хөрмәт итмибез. Ул җир йөзендәге барлык тереклекнең, кешкләрнең төп яшәү чыганагы. Яшел үсемлекләр җан ияләренә яшәү өчен кирәк булган кояш нурларындагы энергиядән файдаланырга мөмкинлек бирә.

(63 сүз.) (Атилла Расих буенча.)

Урманның дусы.

Табигатьнең иң гүзәл почмагы - урманнар. Елның кайсы гына вакыты булмасын, урман безне үзенә тарта. Ләкин урманнарны сакларга кирәк. Урманның дусы агачларны сындырмый, яфракларны һәм чәчәкләрне өзми. Ул кош ояларың туздырмый. Кошлар урманнарны корткычлардан саклыйлар. Корткычлар агач кайрысын бозалар, яфракларны тишәләр.

Урман дусы урманда ут якмый, янгын чыгармый.

(47 сүз.) («Сабантуй» газетасыннан)

Кар яуган.

Иртән уянып тәрәзәгә карадым. Урамда ябалак кар ява. Безгә ак сакаллы кыш бабай килгән. Бөтен җиргә карлар яудырган. Елгаларда калын боздан күперләр салган. Үзе ишек төбендә качып көтеп тора.

Мин урамга чыктым. Бер тузан юк, саф һава. Шул арада кыш бабай битне чеметеп алды. Ләкин мин аңа үпкәләмәдем, аның бөтен эше шул бит.

(53 сүз.) (Мәгариф.2000 ел, 11 номер.)

Кычытканның файдасы.

Кычытканда витамин бик күп. Кешеләр кычытканнан шулпа пешерәләр. Кычытканны, кар эремәсен өчен, кар өстенә җәяләр. Кычытканны тавыкларга турап ашатсаң, алар йомырканы күбрәк сала.

Кычытканны чапкач, без анны учмаларга бәйләдек. Ул учмаларны ферманың чормасына киптерергә элдек. Алар анда җилләп киптеләр. Кипкән кычытканны кыш көне хайваннарга ашаттык.

Кычыткан ул шундый файдалы үсемлек.

(50 сүз.) (Атилла Расих буенча.)

Бирем. Кычыткан сүзенең килешләрен билгеләргә.

Көзге күл.

Күлнең тирә-ягы җәй буенча шулай җанлы, күңелле булып торса да, көз якынлашып, салкын җилләр исә башлау белән, күл бу җанлылыгын югалта, әллә нинди моңсу бер хәлгә керә;кыр үрдәкләре һәм башка кошлар, өер-өер булып, җылы якка китәләр. Кояш нуры астында ялтырап, күл өстен боҗраландырып уйный торган балыклар да, сикерүләреннән туктап, аска төшәләр.

(52 сүз.) (Мәҗит Гафуридан.)

Ямьле җәй.

Ямьле җәй килеп җитте. Җирне яшел үлән каплады. Кая карама, шунда чәчәк.

Табигать нинди иркен сулый! Язгы беренче яшенле яңгырлар явып үтте.

Май коңгызлары да күренә башлады. Бу матур бөҗәкләр -урман һәм бакча дошманы. Яңа ачылган назлы яфракларны кимереп, агачларны эштән чыгара.

Безгә канатлы дуслар ярдәм итә. Коңгызларны сыерчыклар ашый.

(52 сүз.) (Натуралист язмаларыннан)

Куян.

Абый урманга барды. Ул урманнан куян тотыпт кайтты. Безнең дә кроликларыбыз бар. Куянны кроликлар янына куйсак, нишләр икән? Без куянны кроликлар янына яптык та читтән генә күзәтә башладык. Дуслашып китәләрме, юкмы? Юк шул, дуслаша алмадылар. Нинди кызганыч, бичара! Бер почмакта тик тора. Без анны кырга алып чыктык та урманга таба җибәрдек. Куян бар көченә чабып китте.

(56 сүз.)

Батыркай


Безнең тәрәзә арасына бер кош оя ясаган. Кай арада күкәй салырга өлгергән! Кош күкәйләрен җылытырга утырды. Тиздән бала чыгарыр. Ул ашарга да чыкмый. Ничек түзә! Бала ул шулай бик кадерле була шул! Кош дүрт бала чыгарды. Ул аларны тәрбияләп үстерде. Кошлар, туган ояларын карарга, берничә тапкыр очып килделәр. Мин аңа Батыркай дип исем бирдем. (54 сүз.) (Гасим Лотфи буенча.)

Карлыгач

Инде чәчәкләр язы бусаганы атлады. Инде канатлы соңгы дуслар кайта башлады. Без авыл карлыгачларын көтәбез.

Инде ак каен бөре кабыкларын шартлата. Чаер исле тыгыз кабыклары эченнән булачак тәңкә-яфраклары да баш төртә. Гүя юп-юка яшкельт яулык сала иңенә. Ә көткән кунаклар ник кенә зәңгәр күкне ярып үтсеннәр!

Менә бер заман күктә мин көткән ялгыз карлыгач та күренә. Каен-кызкайның инде ямь-яшел яфраклары ук ачылган, яшел толымнары җилдә җилферди. Ак күлмәк кигән каен-чибәрләр …

(65 сүз.) (Гарәфи Хәсәнов.)

Көнбагыш

Безнең колхоз карабодай басуы белән янәшә генә йөз илле гектар көнбагыш чәчкән иде. Кайвакытта гына килмә, ул һәрчак үзенең куе сары эшләпәләре белән кояшка карап утыра. Аның чачаклы-чачаклы сап-сары читле эшләпәләренең уртасында һәрвакыт бал кортлары була. Алар шул эшләпәләрдән ашыга -ашыга бал җыялар.

(41 сүз.) (Гариф Галиев.)

Умырзая

Умырзая - язның беренче чәчәге.

Умырзаялар орлыктан үрчи. Димәк, бер генә чәчәк өзелсә дә, берничә елдан бу урында дистәләгән умырзая үсми калачак. Чәчәк орлыгыннан үсенте икенче елда ук түгел, ә берничә елдан соң гына шытып чыга. Аларның болай да кыска гомерләрен өзү безнең тарафтан шәфкатьсезлек булыр иде.

(44сүз).

Туган ил

Туган ил ул - алтын арышлар,

Туган ил ул - зифа камышлар,

Туган ил ул - иркен болыннар,

Болыннарда нәни колыннар.

Туган ил ул - зәңгәр диңгезләр,

Туган туфрак - үскән нигезләр.

Туган илдә - барыбыз бертуган

Бик кадерле безгә ул шуңа.

Туган ил ул була бер генә,

Туган илнең кадерен бел генә.

(47 сүз). З. Туфайлова.

Таныш тургайлар

Бу хәл былтыр яз булды. Авылыбыз өстеннән бер пар тургай сайрап үтте. Мин алар тавышын рәхәтләнеп тыңлап калдым. Биектә кошларның дәртле авазлары көчәя генә барган сыман тоелды. Алар артыннан сайрашып йөзләрчә тургайлар күтәрелде. Кошлар сайравы кыңгырау һәм чишмә тавышын хәтерләтә иде.

Нинди матур! Нинди соклангыч авазлар! Талуны белмәс бу оста җырчыларны мин йөрәгем белән ярата башладым.

(56 сүз). И. Туктардан.

Алмагачлы юл


Сезнең алмагачлы юл буйлап үткәнегез бармы? Мин кичә үттем. Кайсы алтын куллар утыртты икән бу алмагачларны? Нинди рәхәт икән ул алмагачлы юлдан үтүләре! Тукта, әнә теге агачта алма да бар түгелме? Әйе, кып-кызыл, түм-түгәрәк алма!

Мең рәхмәт сезгә, юлларыбызны алма бакчасына әверелдерүчеләр. Әйдәгез, дуслар, без дә юл буйларына алмагачлар утыртыйк.

(50 сүз)

Табигатьне саклыйк

Соңгы вакытта без экология сүзен еш кабатлыйбыз. Экология хәзер беренче мәсьәләгә әйләнде. Хәзер инде табигатьне балтадан, мылтыктан гына түгел, ә төрле химикатлардан, зарарлы газлардан да сакларга кирәк. Танкерлар бәрелеп, диңгезләргә нефть агып төшә һәм балыклар үлә. Сазлыкларны киптерүдән бакалар юкка чыга. Кыр чәчәкләрен дә, дару үләннәрен дә төбе-тамыры белән өзеп юк итәбез. Табигать турында кайгырту - үзебез, киләчәк буыннар турында да тирәнтен уйлану ул.

(63 сүз)

Песнәк

Кышын урманда песнәккә бик кыен. Кура җиләкләре дә, миләшләр дә коелып бетә. Кортлар, бөҗәкләр җир астына, агач кайрысы арасына кереп йокыгы тала. Аларның кайгысы юк. Ә песнәккә нишләргә соң? Аның ашыйсы килә бит. Менә шул чакта ул шәһәрләргә, авылларга кайта. Кешеләрнең күңеле нечкә, алар кошларны яраталар, дип уйлый кошчык. Дөрестән дә, шулай бит. Кошлар - безнең дусларыбыз, дип әйтәләр түгелме соң? Әйтәләр шул!

(62 сүз) Н. Дәүли

Агыйдел буенда


Көнчыгыш ягы алсулана, торган саен агара бара. Агыйделнең ике ягы буйлап тезелеп киткән яшел, кызыл маяк утлары хәзер тоныграк булып күренә.

Агыйдел өстендәге төн пәрдәсе юкара. Агыйделнең сыек яшел суы инде үз төсенә керә. Аның борылыштагы ташларга бәрелә-сугыла агуы хәзер аеруча матур булып күренә башлый. Берсен-берсе кабатламый торган ямьле күренешләр әнә шулай алмашынып тора. Аларның һәр үткәне кызганыч, һәр яңасы үткәннән матур.

(62 сүз) Г. Гобәй.

Минем шаян песием.

Минем Шаян исемле песием бар. Бик шаян булганга шулай атадым мин аны. Шул шуклыгы аркасында, бераз аерылып торырга туры килә безгә...

Кечкенә сеңлем тугач, Шаян, бишеккә менеп, аның битен, кулларын ялый башлады. Хәтта тырнарга өйрәнеп китте. Шуның өчен мин Шаянны дәү әниләргә алып кайтып куйдым. Үзен бик сагындым хәзер. Очрашкач, Шаян, сагынганлыгын белдереп, минем битләремне ялый.

Акыллы да инде минем Шаяным.

(61 сүз) "Салават күпере" журналыннан

Көзге күл.

Күлнең тирә-ягы җәй буенча шулай җанлы, күңелле булып торса да, көз якынлашып, салкын җилләр исә башлау белән, күл бу җанлылыгын югалта, әллә нинди моңсу бер хәлгә керә; кыр үрдәкләре һәм башка кошлар, өер-өер булып, җылы якка китәләр. Кояш нуры астында ялтырап, күл өстен боҗраландырып уйный торган балыклар да, сикерүләреннән туктап, аска төшәләр.

(52 сүз) М. Гафуридан


5-8 нче сыйныфлар өчен


Кырда тиздән тракторлар гөрелдәр. Артларыннан бик җитди төс белән кара каргалар калмый йөрерләр. Анда май коңгызлары кортын чүпләрләр.

Нинди бердәм үзләре! Хәттә ояларын да бер тирәгәрәк ясыйлар. Оялары без яши торган җирләрдә була. Бакча һәм урам агачларында. Безнең дус күргәнлекне беләләр.

Бу шатлыкка тагын бер куаныч өстәлде. Кара каргалар белән бер үк тирәдә күңелле сабан тургайлары күренде. Алар туган якларын сагынып кайтканнар. Язның күген, киң кырын сагынганнар.

(67 сүз.) (Гарәфи Хәсановтан)

Нишли? Нишләде? Нишләр? сорауларына җавап булган фигыльләрне табарга.

Менә бер заман көртлекләр генә түгел, тукраннар да язны тойды: томшыклары белән барабан кагарга тотынды. Урман түреннән бүтән тукраннар җавап бирә торды.

Яз-матурны агачлар да сизде. Күләгә яктан шактый тар, кояшлы яктан шактый киң булып, урман тирәләре ачылды. Чөнки язгы кояш, яктыртып кына калмыйча, җылытып та куйды. Җылы нурлар, һәр агач кәүсәсеннән чагылып, төп тирәләрен эретте. Киң бүрәнкәләр ясалды. Былтыргы үләннәр күренде.

Кызыл таллар бөреләрен ачты. Зур соры бөреләр, үз өсләреннән кысан кабыкларын ташлап, иркенәеп, йонлачланып калды.

(76 сүз.) (Гарәфи Хәсәновтан)

Кыр казы.

Беркөнне мин Аккүлгә киттем. Тын гына яткан көзге кебек күл өстенә, кояш нуры төшү сәбәпле, ялтырап торган юл салынган. Күлнең бер як читендәрәк кыр казлары әрле-бирле йөриләр.

Камышларны ике якка аерып, суга кердем. Анда, сыңар канаты белән талпынып, бер кыр казы очарга маташа, ләкин булдыра алмый, туктый. Мин анны җиңел генә тотып алдым да өйгә алып кайттым. Кыр казын шунда ук йорт кошлары өчен ясалган ояга яптым. Табакка су белән икмәк салып, кадерле кунагымның алдына куйдым.

(76 сүз.) (Мәҗит Гафури буенча.)

Түгәрәк алан.

Нәфисәләр, урман авызыннан кереп, тар сукмактан бераз барганнан соң, иренчәк агымлы кечкенә инешне узып, бер ачыклыкка килеп чыктылар. Түгәрәк алан дигәннәре шул идее. Аның калку түрендә яшь имән, өрәңгеләр түгәрәкләнеп утырган. Мәҗлес уртасына, гүя үзенең акыллы сүзен көткән күп санлы ыруына киңәш бирергә җыенган борынгы аксакалдай, мәһабәт гәүдәле карт бер имән чыгып баскан. Шәфәкъ яктысыннан карт имәннең түбәсенә тонык кына алсу шәүлә эленеп тора.

(65 сүз.) (Гомәр Бәшировтан.)

Урманнарны саклагыз!

Кешеләргә иген үстерүдә булышкан өчен кадерле ул урман. Илгә муллык, табигатькә гүзәллек биргәне, күңелләргә хозурлык өстәгәне өчен дә яратабыз без аны.

Агачлар басуларны салкын һәм коры җилләрдән саклыйлар, җиргә дым тупларга ярдәм итәләр. Су белән җил эрозиясенә каршы да көрәшәләр алар. Иген кырларын урап ала торган полосаларның да файдасы әйтеп бетергесез.

Урмансыз як сайрар кошларга да бик ярлы була бит әле ул. Ә без һәр язның сандугачлар белән килүен яратабыз. Шуңа күрә урманнарны саклагыз! (76 сүз.) (Натуралист язмаларыннан.)

(Кисәкчәләрнең астына сыз.)

Җәй көне авылда.

Безнең авыда басулар бик күп. Арыш, бодай, борчак басулары җәелеп ята. Игеннәр, без өлгерәбез инде дигәндәй, бер-берсенә кагыла-кагыла шаулыйлар. Бу вакытларда башак тавышларын ишетеп куанып бетә алмыйм мин.

Безнең сап-сары чәчәк аткан көнбагышларбыз, зәп-зәңгәр чәчәктә утырган җитен басуларыбыз да бар.

Ә карабодай басулары ак җәймә белән каплап куйган диярсең. Менә шулай бөтен басулар да чәчәк ата бездә.

(60 сүз.) (Г. Галиевтән.)

Агыйдел.

Тыныч кына аккан көмеш сулары, яшел тугайлары, кош-корт, киек җанварлар белән тулган урманнары, андагы җиләк-җимешләре, чылтырап аккан чишмә-инешләре Агыйделнең матурлыгына кабатланмас нур өстиләр. Аның ярына басып карап торсаң күңелне кузгата торган күренеш ачыла. Агыйделгә зәңгәр чишмәләр, бихисап сандагы эреле-ваклы елгалар кушыла. Тирә-юнендә сазлыклар, җикән һәм камыш үсә торган күлләр җәелеп яталар. Урман-әрәмәләр яр кырыйларына сырышып үскәннәр. Агыйдел турында халык кабатланмас шигырьләр иҗат иткән һәм җырлар юллаган.

Кайгы-сагышларны тарата торган, халык күңелен биләп алган су ул Агыйдел.

(83 сүз)

(Фирдәвес Гарипова буенча.)

Җылы яңгыр.

Иртән көн матур иде. Кинәт көнбатыштан болыт күтәрелде. Йомшак кына яңгыр җиле исте. Бакчадагы агач яфраклары җәй исен аңкытып җилфердәштеләр. Күктә кошлар чыркылдап очты. Мондый көннәрдә яңгыр болыты бик тиз килә бит. Менә эре тамчылар шып та шып төшә башладылар.

Җылы яңгыр көчәйде. Яңгыр суы урам читендәге канауларга сыймады, тротуар өстеннән акты.

Шаулап килгән яңгыр болыты, ничек тиз килеп җитсә, шулай ук тиз үтеп тә китте. Кояш, элеккедән дә матуррак булып, болыт астыннан чыкты. Күктә аллы-гөлле төсләргә буялган салават күпере калыкты. Җәйге җылы яңгырдан соң гына була торган саф һава күкрәкләрне рәхәтләндерде.

(93 сүз.) (Г. Бакировтан)

Һич көтмәгәндә үрдәк тавышы! Күлдән ишетеләме соң? Күлгә колак салыбрак тыңлыйм. Юк, тавыш аннан килми икән. Шушы мин торган урман алдыннан, ялгыз куактан килә икән. Бәлки, кыр үрдәгедер ул? Әмма ни өчен урман алдыннан? Анда кыр үрдәгенә ни калган? Мин якынрак барып карадым. Җан иясеннән берни юк! Шунда әлеге зат та кычкырудан туктады. Бу нинди серле зат булыр? Агачта… бака утыра! Ниндидер соры бака! Дәү иде дисезме? Юк, бармак шае гына ул. Шул үрдәк булып кычкырган.

(75 сүз.) (Гарәфи Хәсәнов.)

Карабодай.

Карабодай - бик кыйммәтле ярма. Химик составы буенча карабодай бөртеге кыяклы ашлыклар бөртегенә якын тора. Моннан башка тагын бөртектә минераль тозлар күп була, аларның күбрәк өлеше тимер һәм фосфордан гыйбарәт. Карабодай ярмасы ашказанында яхшы эшкәртелә һәм диетик ашамлык буларак тәкъдим ителә.

Карабодай саламы туклыклылык сыйфаты буенча кыяклы сабан ашлыклары саламына якын тора.

Карабодайдан умарта кортлары бал җыялар. Бу яктан да аның әһәмияте бик зур.

Карабодай Татарстанда да игелә.

(66 сүз.) («Ватаным Татарстан» газетасы.)

Шомырт агачының бәйрәме.

Язгы кояш җылыта. Чияләр һәм алмагачлар язгы җилләргә горур гына баш ияләр. Алар әле үзләренең чәчәк бөреләрен ачар-ачмас кына утыралар.

Шомырт бу көннәрдә язның хуш исләрен тарата. Аның нәни ак күбәләкләрдәй нәфис чәчәк таҗлары шомыртның шатлыгын еракларга сибә.

Шомыртка бу бәйрәмгә бал кортлары һәм нәнә коңгызлар да килә. Шомырт аларны татлы ширбәт белән сыйлый. Безгә дә елмаеп, баш ия. Безгә берәр тәлгәш чәчәк бүләк итә.

(65 сүз.) (Р. Төхфәтуллин.)

Дару үләннәре.

Сары мәтрүшкә.

Мәтрүшкәнең көрәнен

Бардыр инде күргәнең,

Ә мин буллам сарысы.

Шәп доктор дип, кешеләр

Мактый мине барысы.

(18 сүз)

Энҗе чәчәк.

Ак энҗеләр төсле мин,

Исле гөлдән исле мин.

Аңкып торам урманда,

Дарулы да , агулы да -

Сак була күр җыйганда.

(19 сүз)

Гөлбадран.

Бик күп чиргә дәва мин,

Бер уколсыз дәвалыйм,

Иң оста доктор сыман.

Ә шифалы чәчәгем

Кызгылт - сары таҗ сыман.

(19 сүз) (Хакимҗан Халиков буенча.)

Миләш тәлгәшләре.

Мин көзге урманда йөрим. Агачлар яфрак коя. Юллар һәм сукмаклар алсу, карасу-кызыл яфраклар белән түшәлә. Тирә-якта яфрак оча.

Соры болытлар арасыннан ара-тирә кояш карый. Урман эче яктырып китә. Төз буйлы каеннар тагын да аграк булып күренә.

Шуларның берсенә миләш сыенган. Көзге кыраулардан, беренче кардан соң әчкелтем җимешләренә бал тәме кергән.

Урман эченәрәк атлыйм. Күзем түгәрәк Кызыл төймәләрен таккан тагын бер миләшкә төшә. Ботакларына купшыл чыпчыклар кунган. Җәйнең соңгы җимеше белән сыйланалар алар.

(73 сүз.) (К. Тәхаү.)

Язгы урман.

Апрель аенда көннәр озая. Авыл янындагы коры елгада кар ята, ә урманда тәүге чәчәкләр күренә, бүре курысы куаклары алсу утлар кабыза.

Чикләвек куаклары да язгы бәйрәмне башлап җибәрәләр. Алтын алкалары бигрәк матурлар. Умарта кортлры алтын алкаларга сыралар, Кызыл чәчәкләргә куналар. Теге ал чәчәкләрне дә читләтеп узмыйлар. Хәйләкәр дә соң куаклар. Ал яки кызыл чәчәкләр - шул алтын кортлар күрсен өчен, ә алка чәчәкләр - җил тоткарлмый үтсен өчен: язгы җил чәчәк тузаннарын очыра. (69 сүз.) (Гарәфи Хәсәновтан.)

Аккош.

Һәр тарафта тынгысыз гөрләвекләр челтери. Инде су читләре боздан арчылган. Кичләрен, кояш баер алдыннан, кар өсләре алсу төскә керә. Шул вакытта күл өстендә кошлар төркеме күренә. Аларның озын зифа муеннары - алга, әкыска һәм көчле аяклары артка сузылган. Аккошлар киң канатларын бик салмак кына селтиләр.

Менә алар алсу күл өстенә төшеп утыралар.

Аккош күле. Ләкин хәзер күбесенең кошлары юк. Әрсез кешеләр аларны биздергән.

Аккошлар - сак кошлар. Алар тынычлык, саф һава һәм көмеш су яраталар. Сез моны һәрвакыт исегездә тотыгыз!

(77сүз.) (Гарәфи Хәсәнов.)

Сыйфатларның астына сызарга, дәрәҗәләрен күрсәтергә.

Кошлар.

Кошлар көз көне җылы якка очып китәләр - урманнар бушап кала. Яз җитү белән алар тагын кайталар. Гаҗәеп матур тормыш башлана.

Кошлар монда, безнең янда булганда, урман чыр-чу һәм җыр тавышлары белән тула. Кайдадыр бүтән җирдә, диңгез һәм таулар артында, урманнар буш һәм саңгырау булып калалар. Без андый чакта сагынабыз, җәен кошларның җыр һәм матур авазларын күбрәк тыңлап калмаганбыз дип, үз-үзебещне тиргибез.

Су дулкынының яз саен үзеннән үзе артуына ияләнгәнбез без. Әгәр бервакыт ул артмаса? Болыт сирәкләнмәсен өчен без барысын да эшлибезме соң?

Җир өстендә кошлар дулкыны, тере болытлар күченә. Алар өстендә күк йөзе сафмы соң? Алар астында җир мөлаеммы соң?

(99 сүз.) (Н. Сладков.)

Кышны каршылау.

Күчмә кошлар күптән инде җылы якларга юл тотканнар.

Яфраклы агачлар да кышкы йокыга талган. Карт наратларның яшел ябалдашларына кар йомарламнары сырышкан. Алар табигать йоласына буйсынмаган, тын гына черем итәләр. Тик яшь чыршылар гына әле табигатьтән ачы сабак алып өлгермәгән. Алар, горур башларын югары чөеп, кар дәрьясына карап шаккаткан.

Җәнлекләр кышны төрлечә каршы ала. Тиеннәр үзләренә кышлык азык туплаганнар. Хәзер агач куышларында бер кайгысыз кыш чыгарга исәп тоталар.

(66 сүз.) (Натуралист язмаларыннан.)

Беренче кар.

Кичтән әле ул-бу юк иде. Мәктәптән кайтканда, без кара җиргә басып кайттык. Ә менә иртәнгесен дөнья үзенә бертөрле ямьгә төренеп уянды. Кай арада килеп өлгергән диген, без иртән йокыбыздан торганда, тәрәзәләребез каршына кыш килеп баскан, җир ак мамыкка төренгән, эре-эре кар бөртекләре ашыкмыйча гына уйныйлар.

Беренче кар! Безгә яңа шатлыклар алып килүче, керфекләребезгә, иңбашларыбызга кунып, безнең белән урамда бәйрәм итеп йөрүче беренче кар, сәлам, сәлам сиңа!

(67 сүз.) (Фатих Хөснидән.)

Көзге бакча.

Бакчада элек кура җиләкләре җыеп алынды. Чия һәм карлыган җыеп алынды, слива, крыжовник калмады. Бакча шулай да төсен җуймады. Менә бит бер заман җәйге алмалар да өлгерде, коела башлады. Түзмисең, берсен авыз итеп куясың. Һәм ашап бетергәңне дә сизмисең. Менә ул җәйге алмалар да юк инде. Бакчада нидер җитми кебек тоелды. Ничектер, иркенәеп-бушап калган кебек булды ул. Ә ямен һаман җуймады. Җәй тора-бара көзгә авышты, томанлы-җиләс төннәр башланды.

Бакча инде күзгә күренеп үк үзгәргән. Яме һәм күркәмлеге дә кимегән. Тик әле матурлыгын һаман җуймаган. Бакчада кышкы алсу, буй-буй кызыл алмалар да җитәрлек. Җир аларга татлы суын эчергән. Күктәге алтын кояш пешергән

(94 сүз.) (Гарәфи Хәсәнов.)

Кыңгырау чәчәкләр

Август кояшлы Урсалы тавы артына таба авышып килә торган, көндезге эсселек кичке салкынлык белән очрашкан да дөньяга шундый рәхәт кенә җылылык бүләк иткән мизгелләр иде. Бәлки, җәй белән көзнең шулай дусларча очрашуыдыр бу? Шулайдыр ул,әнә тузганак, әнис, әби тарагы кебекләр инде, чәчәкләрен коеп, орлыкларын җир куенына сибәргә өлгергәннәр.

Тирә-як тып-тып иде, аз гына да җил исми иде. Ә кыңгыгырау чәчәкләр талгын гына тирбәләләр, нидер тыңлагандай, бераз туктап торалар да тагын сизелер-сизелмәс кенә тирбәнә башлыйлар.

Чү! Юкка гына тирбәлмиләр, ич бу чәчәкләр.

(89 сүз.) (Р. Төхфәтуллин.)

Табигатьнең язгы яме.

Яз җитте. Һавалар җылынды. Кар һәм яңгыр сулары җирне дымга туендырды. Язгы табигать күңелле һәм матур төскә керде.

Яз инде канат җәйде. Сабан тургайлары да, сыерчыклар да туган якларына кайтты. Тюльпаннар да, аксыл-зәңгәр миләүшәләр дә чәчәк ата башлады.

Көннәр бер-бер артлы үтә торды. Табигатькә ямь өстенә ямь өстәлде. Зәңгәр күктә аксыл болытлар йөзде. Анда берөзлексез сабан тургае сайрады. Елга, күлләрнең әйләнә-тирәсен зифа камышлар урады. Аларда көнозын каз, үрдәкләр йөзде.

Туган ил табигате мең төрле ямьгә күмелде.

(72 сүз.)

Авылда кыш.

Иген кырлары кар астында калды. Ләкин авылда эш кыш буе да бетми. Кыш - алдагы ел уңышын кайгырту вакыты.ул.

Мастерскойларда ватылган машиналарны төзәтәләр. Алар җәй буе тоткарлыксыз эшләргә тиеш. Җәйнең бер көне ел туйдыра бит.

Дымлы җирдә тотып калмасаң, туфрак уңыш бирми. Шуңа күрә игенчеләр кырда кар тоталар. Әнә анда кар тоткычлар куелган. Ул киртәләр кырдагы карны урамнарга, чокырларга очырмыйча саклыйлар. Үсемлекләргә бик кирәк булган кар сулары язын җиргә сеңә.

(70 сүз.) (В. Александрова.)

Туган җиргә мәхәббәт.


Дөнья гел үзгәрә, хәрәкәттә яши. Җир-суларның, урман-болыннарның, авыл-шәһәрләрнең, юлларның ни дәрәҗәдә үзгәргәнен бер буын эчендә дә абайлап була. Дөньяда бер генә нәрсә - Туган җирне ярату хисе, Туган туфракка булган мәхәббәт кенә үзгәрешсез кала.

Туган җиргә мәхәббәт үз эченә бик күп төшенчәләрне сыйдыра. Туган телгә мәхәббәт тә ул, җир-суларыбызның бөтенлеген, киек-җанварларның язмышын, халыкның изге улларының исемен, алар кылган яхшылыкларны, алар эшләгән батырлыкларны үз тирәлегенә сыйдыра алучы тиңдәшсез олы хис тә ул.

(70 сүз). А. Гыйләҗевтән.

Сандугач


Ышанасыңмы, энекәш, миңа шул иң тетрәндергеч минутта кинәт илһам килде. Башымны югары күтәрдем дә бар көчемә сандугач булып сайрый башладым. Яшел аландагы тынлыкны ярып сайраган сандугач тавышы фашистларны бер мәлгә өнсез калдырды. Безгә төбәлгән автомат көпшәләре кинәт калтыранып куйдылар. Немец офицерының атарга команда бирергә күтәрелгән кулы һавада асылынып калды. Сандугач тавышына хәтта аланлыктагы каеннар да баш иеп, тынып калгандай булды. Ә мин бөтен осталыгымны җигеп, өздерә-өздерә сайрадым да сайрадым. Бу минем газиз туган илем белән, сөйгәнем Гөлчирә белән хушлашуым иде. Бу минем якты кояшым белән, җиһан белән хушлашуым иде.

(85 сүз). Г. Галиевтән

Ак чәберчек


Көз. Текә һәм биек яр. Анда бик күп оялар тезелешеп киткән. Ул яр карлыгачларының "шәһәрчеге" инде. "Шәһәрчек" хәзер тын калган. Яр буйлары буш һәм күңелсез. Ярый әле камышлар арасында кыр үрдәкләре хәбәрләшеп куя.

Чү, әнә тегендә нинди кош? Бу кошның гәүдәсе бик җыйнак. Үзе чыпчык кадәр генә. Күлмәге ак, соры бизәкләре дә бар. Башына кара кәләпүш кигән. Канатлары чем-кара. Ул кошны чәберчек дип атыйлар. Күлмәге ак һәм соры булган өчен, аңа ак чәберчек дип әйтәләр.

(75 сүз). Г. Хәсәнов буенча.

Туган як матурлыгы.


Раушания, борылып, килгән якларга күз ташлап алды. Аның өчен гаҗәеп матур манзара ачылды. Кыз, исе китеп, шушы хозурлыкны күзәтергә кереште.

Авыл үзе матур гына икән ләбаса. Анда-санда бүрек-бүрек булып, тупыл, тирәк агачларының куе ябалдашлары күккә сузылган. Зәңгәрсу офыкларга, таба, көзгеләр шикелле Ык күлләре ялтырый. Күлләр тирәсендә киләп сарып йөргән сыер, сарык көтүләре шәйләнә.

Офык күгелҗем сәер төсләр белән төренгән урманга килеп төртелә. Мондый гүзәл җирдә туып-үскән кеше я җырчы, я шагыйрь генә була торгандыр, дип уйлады кыз. Мондый җирдә үскән кеше гадәти зат була алмый торгандыр.

(87 сүз). Ф. Садриевтан.

Тургай.


Әле көннәр бик салкын. Бөтен җирдә кар ята. Табигатьтә әле кыш белән яз тартыша. Март кояшы нык яктырта, тик аз җылыта. Шулай да яз җиткәне сизелә. Аның җиткәнен һавада яңгырап ишетелгән тургай тавышы раслый.

Тургай - бездә яз көне иң алдан килүче кошларның берсе. Тургай зур түгел. Ул кара бөрчекле һәм тимгелле коңгырт төстә. Җиргә кунгач, аны бу төс дошманнардан саклый.

Тургай оясын очратсагыз, аннан тизрәк китегез, кошны куркыта күрмәгез! Шулай итсәгез, икенче язны тургайлар тагын да күбрәк килерләр, басуларны зарарлы бөҗәкләрдән сакларлар, яңгыратып сайрап, кешеләрне шатландырырлар.

(87 сүз). Натуралист язмаларыннан

Урманның дусты.

Урманда төрле агачлар үсә. Кайбер агачлар бик юан һәм озын булып үсәләр. Яфраклы агачлар озак яши. Юкәләр һәм каеннар йөз ел үсә. Ә усак, шомырт һәм миләш моның яртысын гына яши. Имән - иң нык агач. Ул ике йөз елдан да артык яши.

Урманның дусты агачларны сындырмый, яфракларны өзми. Урман белән дус кеше кош ояларын туздырмый. Ул урманда ут якмый, чүп ташламый. Агачлар утыртуда да ярдәм итә.

(66 сүз).

Озын томшык.


Сыерчык баласының әле ныгып өлгермәгән канатлары аны тыңламый башлады. Озын томшык бар көченә җилпенмәкче булды, ә канатлары селкенми дә. Ул кычкыра да алмый калды, таш кебек аска таба очты.

Күпме яткандыр сыерчык баласы каты җир өстендә. Бераәдан ул тирә-ягына карады һәм каршысында ук Мияубикәне күрде. Мияубикә Озын томшык өстенә килә башлады.

Мескен кошчые куркуыннан күзләрен йомды. Аның тыны кысылды. Менә хәзер өскә ташланыр да үткен тырнаклары белән өзгәләп ташлар кебек тоелды.

Ләкин шул вакыт ишегалдында тавыш яңгырады. Фәрит икән. Ул йөгереп килде дә Озын томшыкны кулына алды һәм өй түрендәге агач ботагына илтеп куйды.

(95 сүз). А. Хәсәновтан.

Су.

Су - музыка бит ул. Нинди генә тавышларны яшереп сакламый су үзендә: чулпы чылтыравы да, кызлар җыры да, көбә чыңы да бар ул тавышлар арасында. Олы елга, минем сөекле халкым кебек моңнарын тын гына, сабыр гына туган ил буенча тарата. Кайдан килә соң мондый моң? Бөек дәрья болай дип җавап бирде сыман:

- Кырлар, болыннар, карурманнар аша агып узганда, мин башаклар пышылдавын отып алам, чәчәкләр исен, яр буена су эчәргә дип төшкән ялгыз болан күзләре сагышын хәтеремә сеңдереп калам... Тамчылар җыйган моңнарымны, киң күңел белән, кешеләргә өләшәм. Син дә миңа охшарга тырыш, миннән үрнәк ал.

(94 сүз). Ф. Әмирханнан.

Туган ягым.


Яшел тугайларым, имән урманнарым. Телегез - чишмә гөрләүләре - зиһенемдә һаман саклана. Иделемә карап сокланам - ерак бабаларымны уйлыйм. Үземне мең еллык имән итеп тоям. Тамырларым - халкым.

Челтерәп аккан тау сулары да, миңа карап, гөрләвекләр телендә матур җыр җырлый сыман. Әйе, без - ерак нәсел балалары. Үткәннәргә тугры калып, киләчәккә киң адымнар белән атлаучылар.

Туган ягым! Син һаман әле балачагымдай. Син һаман әле күңелгә хуш.

И мөкатдәс, и изге, и газиз син! Син җирләр хакына корбан булыйм дисәң дә, җир үзе тормыш бирер сиңа, җир үзе терелтер сине, җир үзе мәңгелеккә алып барыр сине. Тик сөя бел син аны, газиз әниеңне, туганнарыңны сөйгән кебек ярат.

(99 сүз). Ә. Гаделдән

Көзге матурлык.


Кайбер кешеләр көзне яратып бетерми. "Әле, эчне пошырып, яңгыр ява, әле, ялтырап, кояш чыга. Өстеңә нәрсә киеп чыгарга да аптырыйсың. Кырау төшә, кошлар китә, яфраклар коела, гомумән, бик тә моңсу була", - диләр. Ә мин көзне дә яз белән җәйне яраткан кебек яратам. Көз бик матур ул. Юллардан ашлык төялгән машиналар чаба, бакчаларда алмалар, помидорлар кызарып пешә. Дөнья ямьләнә: үзенә бертөрле гөрелте - шатлыклы хезмәт гөрелтесе белән тула. Алтын көз - муллык көзе - җир өстенә канатын җәя.

(74 сүз) Г. Мөхәммәтшиннан.

Кичке елга.


Кичке елга гаҗәп серле, матур. Таллар арасында өздереп-өздереп кошлар сайрый. Кошларның сайравыннан көнләшкәндәй, бакалар берән-сәрән тавыш биреп куя. Тал ботакларына башын салып, җил йоклый. Җилне йокысыннан уятмагаем дип, талгын гына, сак кына елга ага. Каяндыр ерактан, караңгылык эченнән, гармун моңы сөзелеп килә. Әйтерсең гармун моңаймый, ә елга шулай көй чыгара. Шушы тынлык эчендә гәүдәң эри, бары тик җаның гына биеклеккә күтәрелүдән рәхәтлек табып талпына, очып йөри.

Менә бервакыт, агач яфракларын учы белән сыпырып, җил узып китә. Табигать бер халәттә озак торырга яратмый, аңа гел үзгәреш кирәк.

(86 сүз) Ф. Яруллиннан.

Керпе.


Беркөнне абыем, күлмәгенә төреп, керпе алып кайтты. Шул көннән алып керпе бездә тора башлады. Баштарак читен булды, ахрысы, әле карават астына, әле өстәл астына кереп кача иде. Соңга таба ияләште, ашаганда яныбызга чыга, ашарга өмет итә. Без аңа иртән һәм кичен сөт эчертәбез, ә көндезге ашка ит бирәбез. Кич җиткәч, барыбыз да йокларга ятабыз. Тик керпе генә йокларга ашыкмый, тычкан ауларга йөри.

Салкын карлы бураннары белән кыш җитте. Аның артыннан матур яз килде. Керпе бездә яши бирде. Җәйге көннәрнең берсендә без аны өй алдына чыгардык. әмма шул чыгудан керпебезне кабат күрә алмадык. Мөгаен, болынына киткәндер.

(95 сүз) Көндәлек матбугаттан.

Урман тургае.


Урман тургаетуган ягына бик иртә кайта. Кыш калын тунын да салырга өлгерми, тургай инде чишмәдәй челтери башлый.

Ул төсе-кыяфәте белән сабан тургаена охшый. Тик гәүдәгә аннан бераз кечерәк, башында клңгырт түбәтәе бар.

Җәйге төндә урман тургаен агач башында күрә алмассың. Ул ак болытлар янына омтылыр, зәңгәр күктән табигатьне мактап җырлар. Чөнки көндез җырларга аның вакыты юк. Көнозын әнкә дускаена балаларын тәрбияләргә булыша. Шуңа күрә күккә кояш баткач кына күтәрелә.

Якты йолдызлар гүя аның җырыннан кабына. Урман күлләрендәге камышлар әйтерсең лә аның моңына баш ия.

Төне буе җыр суза ул. Аның искиткеч матур тавышы кош балаларына бәллү җыры булып яңгырый.

(100 сүз) Г. Хәсәновтан.

Су чыпчыгы.


Ап-ак түшле, ак муенлы, күгелҗем-зәңгәр сыртлы ул - су чыпчыгы. Шундый сак, шундый сизгер.

Су чыпчыгының калын, җылы йон-каурыйлары тәненә сыланып тора. Гәүдәсе искиткеч ыспай, җыйнак һәм күркәм аның. Чын мәгънәсендә су кошы ул. Гадәттә, ул суның шактый сай, ләкин кызу агымлы, ташлы урынын сайлый, шунда яши.

Үзе бәләкәй, бары чыпчык сыңары. Саф сулы тынмас шарлавыкны ярата, инеш, кизләү тирәләрен үз күрә ул. Саф су һәм көчле агым булсын аңарга., була сары

Көн аяз булса, матур сайравыннан туктамый. Әгәр җәйге көн кашын-күзен җимерсә, яр өстендәге бөҗәкләрне чүпли, яр буйлап йөгерепме-йөгерә. Суга төшүдән дә баш тартмый.

(92 сүз) Г. Хәсәновтан.

Сыерчык килгән.


Кыш үтте. Карлар эреп, сулар ага башлады. Җир йөзе кояш нурына чумды. Җылы якка киткән кошлар әйләнеп кайта башладылар. Менә беркөн мин иртән торуга:

- Сыерчык килгән! - дигән сүзне ишеттем. Шунда ук урынымнан торып, тәрәзәгә карадым. Чынлап та, сыерчык оясы өстендәге чыбыкка бер пар сыерчык кунган: алар канатларын кагып талпына-талпына сайрыйлар иде. Безне бик сагынып килгәннәр алар. Дәртләре, шатлыклары эчләренә сыймый: шулай күңелле итеп сайрыйлар.

Көннәр торган саен матурланды. Кырларда карлар бетеп, кара җир өсте яшәрә башлады.

(78 сүз) М. Гафуридан.

Агачлар.


Урманга барып керәсең, кулың белән агач кәүсәләрен сыйпыйсың. Иске дусларның аркаларыннан чәбәкләгән кебек итәсең. Кәүсәләре тән кебек җып-җылы: чак кына сизелерлек булып чайкалышып торалар, әйтерсең сулыш алалар.

Ә агач башлары бер шомлы, бер назлы итеп шаулап куялар. Яшел телле яфраклар серләшә.

Кәүсәгә дус җилкәсенә таянган кебек таянасың. Тигез һәм шома җилкәлесе- яшь каен. Төерчекләр белән капланганы- усак. Фил тиреседәй җыерчыкланып торганы- имән кайрысы.

Гомер буе агачлар белән бергә буласы, аларның ботак- кулларыннан тотасы, аны нык итеп кысасы килә.

(78 сүз) Н. Сладковтан.

Афәт.


Авылдагы гадәттәгечә Сабан туен бәйрәм иткәч, басуга эшкә чыктылар. Әмма күк йөзе чалт аяз, бер генә болыт әсәре дә күренми. Кояш иртүк кайнарланып чыга, басулар өстеннән эссе җил исә. Үләннәр шиңеп саргая, җир кибеп яргалана иде.

Авыл халкы, басуга чыгып, намаз укып, Ходайдан яңгыр теләде. Яңгыр боткасы пешерделәр. Су сибешергә керештеләр. Ә яңгыр һаман да яумады.

Ходайның кодрәте җитми, шайтан да ярдәм итми иде.

Берише кешеләр, йортларын ташлап, кая туры килсә, шунда чыгып киттеләр. Икенче берәүләр, арзанга гына йорт әйберләрен сатып, читкә эшкә киттеләр.

(84 сүз) М. Галәү.

Матур җәй.


Матур җәй килде.

Алмагачлар яфрак ярды. Яфрак араларында төймә зурлыгы гына ямь-яшел алмалар бик күп. Чия агачлары яфрак ярды. Яфрак араларында борчак зурлыгы гына ямь-яшел чияләр бик күп. Слива агачлары яфрак ярды. Яфрак араларында солы зурлыгы гына ливалар бик күп.

Ирекләр авылга - дачага чыкты. Алма, чия, слива бакчалары эченә килделәр. ирек бакчада йөрде. Бакчада йөреп туйгач, урамга чыкты. Урамда үзе кебек бәләкәй генә бер кызны күрде. Бәләкәй генә кыз күрше капка төбендә басып тора. Бәләкәй генә ала бозау Ирекләр капкасы төбендә ятып тора.

(89 сүз). М. Әмир.

Сандугач һәм чишмә.


Авылыбызның яме булып торган Рамазан чишмәсе буенда утырам. Ул авыл уртасындагы таулык куеныннан агы чыга да, ун адымлап йөгереп баргач, кечкенә елгачык эченә кереп югала.

Елганы чыпчыклар төркеме сарып алган. Алар, чыркылдаша-чыркылдаша, су чәчрәтеп уйныйлар. Томшыкларына тамчылар алып, күккә чөяләр дә, кабат кабып йотмакчы булып, югары күтәрелделәр. Бераздан тагын әйләнеп кайталар...

Чыпчыклар уенына мавыгып, чишмә төбенә килеп төшкән сандугачны күрми дә калганмын икән. Бу ялгыз кош, елга суына да, шунда чыркылдашып уйнаган чыпчыклар төркеменә дә исе ктимичә, чишмәнең түренәрәк узды. Су буена килеп җиткәч, чишмәгә үрелер өчен, урын җайларга кереште. Аннары үзенең сусап-кибеп беткән томшыгын агымга төртте...

(97 сүз) Г. Гыйльман.

Урманны саклагыз.


Басу белән урман бер-берсеннән аерылгысыз. Без аларны һәрвакыт бердәй итеп күз алдына китерәбез.

Кешеләргә иген үстерүдә булышканы өчен кадерле ул урман. Илгә муллык, табигатькә гүзәллек биргәне, күңелләргә хозурлык өстәгәне өчен дә яратабыз без аны.

Агачлар басуларны салкын һәм коры җилләрдә саклыйлар, җиргә дым тупларга ярдәм итәләр. Су белән җил эрозиясенә каршы да көрәшәләр алар. Иген кырларын урап ала торган урман полосоларының да файдасы әйтеп бетергесез.

Урмансыз як сайрар кошларга да бик ярлы була бит әле ул. Ә без һәр язның сандугачлар белән килүен яратабыз. Шуңа күрә урманнарны саклагыз!

(88 сүз) Натуралист язмаларыннан.


9-11нче сыйныфлар өчен


Сентябрь.


Алтын көз килеп керде урманга. Яз башыдай, урманнар инде үтә күренә. Сары яфраклар гына кыштырдап коела.

Бик сәер вакыт ул. Үзе тын, үзендә, яз көнендәге кебек ук, җыр ишетелә…

Серкә үләннәре ерактан күзгә ташлана. Алар яз уртасында чәчәк аттылар. Нәни һәм ялгыз сабаклы иделәр. Хәзер, ак чәчәкләрен балкытып, кечкенә куак булып алдылар. Сабаклары вак җимешчекләр белән капланып, меңләгән орлыкларын сибәргә-үрчергә әзерләнәләр.

Ала миләүшәләр кар китүгә чәчәк аткан иделәр. Хәзер, көз килеп кырлар бушауга, ак чәчәкле, шунда ук өлгергән җимешле дә булдылар. Җимешләре бик кызык: өч якка ачылмалы. Капкачлары сай көймәләргә охшаган. Көймәләргә вак орлыклар тулган.

Алар янында кыр кыналары матурланып утыра. Пешергеч нурлардан, өшеткеч яңгырлардан сакланып, чәчәкләре яфрак асларына кача. Җимешләре бигрәк тә иркә: тар яшькелт шешә шикелле, үтә күренмәле. Ул җимешләр, кагылуга, шартлашып, орлыкларын коя. Шунлыктан аларны икенче төрле «тидермәс» дип тә йөртәләр.

(135 сүз) (Гарәфи Хәсәновтан.)

Март.

Яз-матурның якты йөзле кызы Март-матур… Күңелләрдә куаныч уты кабызып, күзләрдән шатлык яше тамызып, ничек үз вакытында килеп җиттең син! Күге дисәң, йөз чыту белми нурланып, кыр һәм болыннарны дисәң, якты чаткыланып, күзне камаштыра. Бүген Кыш бабай сине күпсенде, ахры. «Мин әлегә китәргә уйламыйм да!» - дип, иртәдән үк ян тәрәзәгә җил-җил сугылды, агач ботакларын чайкатты. Елгаларда - бозны, урманда - агачны, өйләрдә - бүрәнәне шартлатты, нәкъ мылтык аткан кебек булды. Яз-матур чигенә, Кыш бабай кире килә кебек тоелды. «Марта яуган кар - бакча җимешенә ярар,» - картлар шулай дип мыек кына сыпырдылар. Яуган бере файдага - бусы да артык булмас, янәсе.

Кич булгач, Кыш бабай тагын күзен ачты. Якты тамчыларга карады. Аларны туңдырып, түбә буйлап тезә башлады.

(114 сүз) (Гарәфи Хәсәновтан.)

Җәйге иртә.

Җәйге җылы көннәрнең берсе иде. Иртәнге кояш табигать белән исәнләште, җир өстенә көләч нурларын сипте. Җәйге табигать матурланып, җанланып китте.

Акрын искән җил тын су өстен җинелчә генә дулкынландырды. Иртәнге җил тавышын тыңлап торган вак камышлар күңелле генә кыштырдашып куйдылар. Җемелдек чык тамчылары белән дымланган куе үләннәр кояш нурлары астында тагын да яктыра төштеләр.

Кояшлы иртә меңләгән кошларны татлы йокыларыннан уятты. Алар киң һавада иркенләп канат җилпенделәр, азык эзләп очып киттеләр. Нурлы кояш һаман югары күтәрелде. Кичтән тынып калган иркен басуларда тормыш кайный башлады.

Тузанланган киң юллардан автомашиналар үтте. Басуларда көчле тракторлар гөрләште. Утлауга чыккан зур-зур көтүләр томанланган тау итәкләренә таралдылар. Җәйге аяз көннең гүзәл иртәсе менә шулай башланды.

(110 сүз.) (Шәриф Камал.)

Октябрь.

Октябрь-матур нинди шук, нинди наян диген син! Килү белән, төньяктан кара тузгак болытларын күк йөзенә таратып та алды. Урамга чыгар хәл калмады: аяк асты пычрак, ә көзге җил үзәкләрне өзә. Ул инде болында яшел курпыларны таптады, бутап һәм егып бетерде. Яфракларны әйләндереп-тулгандырып очырды, җиргә салып, җылы юрган түши башлады.

Имән яфраклары бирешмәде. Баһадир имәннәр шәрәләнергә ашыкмады.

Озакламый кар явар. Алдагы кышны кайгыртып, җәнлекләр хәзер оя җайлыйлар. Әнә аланда соры үлән арасыннан шуышкан агулы кара елан күренде. Кояш еланны иркәләде. Ак бәсне чак-чак эретте, су өстендәге бозга көче җитмәде. Елан шунда юан чыбык булып турайды. Үзенең очлы койрыгын бөтереп, соңгы кат тупа башын күтәрде, шуышып агачның юан тамырлары астына кереп югалды.

(114 сүз) (Гарәфи Хәсәнов.)

Сыерчыклар килгән!

Язгы җылы көннәрнең берсе иде. Улым бүлмәгә йөгереп керде дә, сыерчыклар килгәне әйтте.

Без икәүләп өй алдына чыктык. Каен ботакларына берничә сыерчык кунган икән. Аларның чем-кара түшләре кояш нурларында җемелдәп тора.

Ул да булмады, сыерчыкларның берсе кинәт урыныннан кузгалды да ояга кереп китте. Эчтә пыр тузыналар. Берничә секунд та үтмәгәндер, оядан чыпчык атылып чыкты да тиз генә куаклар арасына кереп посты.

Чыпчык артыннан ул ясаган йомшак мендәр дә тышка очты. Бераздан сыерчык оядан чыкты һәм ботакка кунды.

Мин шунда шатлыгыннан нишләргә белмичә сикергәләп торган улыма кошларның файдасы турында сөйләдем. Кошларның күбесе бер көн эчендә үз авырлыгы кадәр бөҗәк ашый.

Безнең язгы кунакларыбыз менә нинди файдалы кошлар алар!

(108 сүз) (Н. Толоконников.)

Җәйге иртә

Кояш чыкты, җир йөзен җылытты. Урманнарда, яшел аланнарда чәчәкләр, ал, кызыл, сары, зәңгәр керфекләрен ачып, кояшка елмайдылар. Әнә эшчән бал корты да, чәчәктән чәчәккә кунып, без-з-з, без-з-з итеп татлы ширбәт җыя. Чуар бизәкле күбәләкләр иртәнге саф һавада очып-мәтәлеп уйныйлар. Җитез тиен ботактан ботакка сикерә, чикләвекләр эзли. Куак артында, куян сагалап, хәйләкәр төлке посып утыра. Куе булып кура җиләге үскән чытырмалыкта кәкре тәпиле йөнтәс аю җиләк ашап йөри.

Күл буенда тамыр җәйгән биек наратта карт тукран - Тук-тук бабай йокысыннан уянды. Аның томшыгы без кебек үткен, уктай җитез. Тукран үзенең без томшыгы белән агач кайрысын тишә дә аннан корткыч бөҗәкләрне чүпли.

(101 сүз) (Җәвад Тәрҗеманов.)

Каенның күз яше.


Каен кеше өчен бик файдалы. Ул дөньяда ак кабыклы бердәнбер агач. Аның йөз егерме төре бар. Каеннан метил спирты, ацетон, серкә, дегет эшкәртеп алына. Аннан фанера, йорт җиһазлары, сувенир-бүләкләр ясыйлар.

Каен суы да дәва ул. Ләкин каен суын эчәбез дип, агачны җәрәхәтлибез икән, аның ярыкларына паразит гөмбәләр эләгеп, агачны черетә башлыйлар. Тирә-юньгә ямь биреп үскән яшь каен корый башлый.

Каенның гомере кыска. Нарат 300-600, чыршы 300-350, юкә 600 ел торса, каен 150 ел гына яши. Шуңа күрә туган ягыбыздагы бу нәфис агачка кадер-хөрмәт, миһербанлык күрсәтик, аны күбрәк үстерик. Язын чук шәлләрен бөркәнгән, алтын алкаларын таккан зифа ак каеннар күзләрне иркәләсен. Каеннар яшьләрен түкмәсеннәр.

(104 сүз). Т. Касыймовтан

Авыл киче.


Тар тыкрыкларны иңләп өйләренә кайтып барган Рәхимҗан яңа айның тулылыгына, күкнең зәңгәрлегенә, йолдызларның җемелдәшүенә сокланып туймады. Авылның шундый матур тын кичен гомерендә беренче кат күрүе дә түгел, югыйсә.

Авыл кичләренең кабатланмас матурлыгы бар шул. Менә бүген дә берничә җирдә адашып өйгә кайтмый калган сарык бәрәннәре торып калды. Клуб нигезе буенда кәҗә тәкәсе ята, ай нурында аның мөгезләреннән төшкән күләгә ерактан ук күзгә ташлана. Серле тынлыкны бүлеп, кемнеңдер әтәче саташып кычкырып җибәрде. Җанга сафлык өстәп, җил исәргә тотынды. Су буеннан бөтнек исе катыш салкынча һава дулкыны алып килде ул. Бакалар тел кайрады, чикерткәләр сайрады. Алар бүленеп торган арада, чишмәләр җыры ишетелде.

Рәхимҗан Ризван каеннары чишмәсе тавышын танырга тырышты. Аның күңеле нечкәргән иде. "Авылдан китсәң, бу кичләрдән башка ничек яшәрсең?" - дип уйлады ул.

(102 сүз). Р. Мөхәммәдиев буенча

Каз бәбкәләре.


Менә җәй дә җитте. Каршыбыздагы Пәрхи әбиләрнең шомырты әчкелтем ис чыгарып яфрак ярды. Безнең урамга ямь-яшел чирәм чыкты. Чирәм өстендә каз бәбкәләре күренә башлады.

Безнең ак каз да бәбкә чыгарды. Хәзер мин аларны капка төбендә саклыйм. Бәбкәләр шундый бәләкәй, шундый ямь-яшел, сап-сары! Мамыклары да йомшак, тәпиләре белән томшыклары да кызыл-ак. Барын да ясап куйган диярсең.

Үзләре шундый хәлсезләр! Бер бәләкәй генә чирәм яфрагын нәни борыннары белән тартып өзгәндә дә чүгеп китәләр.

Мин яннарына ук киләм дә аларга кулымны сузам. Аркаларыннан сыпырасым килә, уч төбенә бастырып сөясем килә. Тик кая ул! Ана каз шунда ук башын күтәрә дә муенын сузып ыслый башлый, миңа ташлана. Тимим инде мин аның бәбкәләренә!

(113 сүз). Ш. Маннурдан

Агачлар да елый.


Мәктәп бакчасына кәҗә бәтие килеп керде. Алмагачларны кимерә башлады.

Илдар якында үсеп утырган яшь кенә тирәк агачыннан тиз генә чыбык сындырып алды да явыз кәҗәгә җәза бирергә ашыкты. Бу хәлне күреп торган бакча караучы бабайИлдарга кул изәде: "Кил әле бире, наян! Кил әле! Нишләдең син, ә?"

Илдар аның каршына ук килеп басты. "Кәҗәгә чыбык белән сукканга ачуланасыңмы әллә, бабакай? Бу гына аз әле аңа!" - диде ул һәм кәҗә киткән якка ачуланып карап куйды.

Бабай Илдар кулындагы чыбыкны алды да: "Күрмисеңмени нәрсә эшләгәнеңне!" - диде. Илдар әле бабай кулындагы чыбыкка, әле агачка карады һәм үз эшенә үзе хәйран калды.

Агачның сындырылган җирендә бөртек-бөртек тамчылар күз яшедәй җемелди иде.

(110 сүз) М. Латифуллиннан

Сыерчыклар кайтты.


Язгы кояш тирә-юньне җылы нурга коендыра башлагач, сыерчыклар килде. Аларның берсе тәрәзә каршындагы ояга урнашты. Балаларның шатлыгы эчләренә сыймады.

- Без ясап куйган ояга да пар сыерчык ияләште! - диделәр. Алар агач ботагына кунып сайрыйлар. Шунысы кызык: сыерчыклар төрле "тел" белә икән. Карга булып та кычкыралар, бака булып та бакылдыйлар.

- Өй түрендәге агачлар яшәреп килгәндә, сыерчыкның балалары булды. Әнисе көне буе җим ташый, балалары, авызларын ачып, көтеп кенә торалар. Әниләре канатларын җилпеп кайтып керә дә аларның авызына бөҗәк сала. И кошчыклар куана соң инде!

Тәрәзәдән карап торган балалар да шатлана:

- Әнә, әниләре кайтты, әнә, ничек куаналар! - диләр сабыйлар. Тәрбияче апалары шуңа өстәп:

- Әниләре аларны бик ярата, күрегез, көн буе ул азык эзли, тапты исә, авызына яшереп балалары янына кайта, аларны туйдыра. Ана шул ул!

(115 сүз) Г. Бакировтан

Имәннәр.

Мин акрын гына урман эченнән атлыйм. Урмандагы һәр агач үз уена, үз моңына чумган. Карт имәннәр салмак кына шаулыйлар. Җил имән очларына кагыла. Имән - тарихчы ул. Имән - урманның тарих укытучысы. Юкә, каен, миләш - җыр, әдәбият, рәсем укытучылары. Өрәңге кем? Ихтимал, ул - физиктыр. Имән - тарихчы, монысы бәхәссез. Әнә карт имәннәр нидер сөйлиләр. Сөйләгез, агачлар, сөйләгез! Бу якның халкы газаплы сугыш елларында ниләр күрде? Сезнең төпләрегездә өелеп яткан чикләвекләрне кемнәр җыйды? Кемнәр рәхимсез кышкы көннәрдә, имән чикләвегенең күмәчен ашап, ач үлемне җиңделәр?

Офык чистарды, имәннәр әллә нинди шом белән, әллә нинди ныклык, куәт белән шауладылар да шауладылар. Шаулагыз, имәннәр, тыныч тормышка мәдхия җырлагыз! Халкыма иминлек теләгез!

(104 сүз) М. Мәһдиевтән.

Туган җир.


Туган җир! Нигә син шулхәтле кадерле, кочаклап үбәрлек якын икән? Бездәге иң бөек тойгы, илсөяр тойгы, менә шушы кечкенә йорттан башлана бит! Әле син - нарасый бер бала гына: күкрәк сөтен имгәндә күзеңне ача алмасаң да, авызыңны ачып, башыңны чайкый-чайкый имчәк эзләгәндә, син үзеңнең дөньяда яшәвеңне дә белмисең, ләкин шул вакыттан ук инде синең карыныңа йөз төрле ризыкны алыштырган татлы сөт ага; сөттән соң тамагың кипкәч, син, авызыңны очлайтып, тагын нидер сорыйсың - аны әниең генә белә: су сорыйсың син, - һәм әниең балкашык белән генә синең авызыңа су сала...

Сөт һәм су! Ана күкрәгеннән килгән сөт нинди пакь булса, җир күкрәгеннән сөзелеп кенә чыккан чишмә сулары да - шундый ук. Шулай булгач, Анага булган мәхәббәтнең - сөттәй, Җиргә булган мәхәббәтнең чишмәдәй сафлыгына гаҗәпләнмәгез. Менә нинди тойгылар уята үз җирең, үз көең!..

(120 сүз) Х. Сарьяннан.

Җир, икмәк, игенче.


Безнең искиткеч бай сүзлегебездә һәрвакытта да янәшә торган ике сүз бар: "Җир" һәм "Икмәк".

"Җир" сүзен без бик киң мәгънәдә аңлыйбыз. Бер караганда, ул иксез-чиксез галәм киңлегендә йөзеп йөрүче зәңгәр планета булып күз алдына килә. Иелеп учка алган кара-кучкыл, көрән-сары, кызгылт-сары төстәге туфрак та - җир. Әмма беренче карашка төсе белән дә, исе белән дә шаккатырырлык булмаган шул туфракта ахыр чиктә дөньяга иң газиз, иң татлы, табигатьтә берни белән дә чагыштыргысыз хуш ис аңкып торган икмәк туа.

Шундый чакта, ирексездән, үзәкләргә үтә торган ачы җилләрдә, күз ачкысыз бураннарда һәм зәһәр салкыннарда, түзә алмаслык җәйге челләләрдә басу киңлекләрендә эшләүче күз алдына килеп баса. Ул бөтен хезмәтен, тырышлыгын һәм осталыгын ашлык үстерүгә бирә, тормышның чын мәгънәсен шуңарда күрә...

Күктә - кояш, җирдә икмәк мәңгелек. Димәк, игенче хезмәте дә мәңгелек.

(125 сүз) М. Хәсәновтан

Ирекне онытып буламы соң!


Салкын кыш көннәренең берсендә мин ишегалдына чыккан идем. Нәкъ тәрәзә төбендә бозланып укмашкан бер кошчыкны күреп алдым. Ул нәни генә башын канат астына тыккан да бөтенләй тынып калган.

Мин аны учларыма алдым да өйгә йөгердем. Аның кечкенә генә йөрәге әле дерелдәп тибә иде.

Ул өйгә тиз ияләште, җимне дә тәлинкәдән генә чүпләргә өйрәнде.

Без бу сары түшле, зәңгәр муенлы кошчык белән кышны бик күңелле үткәрдек. Ләкин ул, нигәдер, бер дә сайрамады.

Әмма юкка борчылганмын икән. Беркөнне кояш безнең өй эчен алиын нурлар беләнбалкытуы булды, песнәк тәрәзә төбенә очып кунды. Ул канатларын як-якка җәеп салды да сайрап җибәрде.

Ул шушы китүдән кайтмады. Ирек дигән бәхетне онытмагандыр ул. Ирекне онытып буламы соң!

(121 сүз) Н. Дәүлидән.

Яраланган каен.

Басу буйларына урман полосалары утырталар. Бу полосалар игеннәрне җил-давылдан ышыклый, көчле корылыктан саклый.

Монда вак-вак кына кара бөрчекле күлмәк кигән яшь каеннарның исәбе-хисабы юк. Берәүләр өчен бу каеннар бернигә дә тормый. Андый кешеләр аларны хәтта күрмичә дә үтә. Ә кайберәүләр өчен аларның һәрберсе бала кебек кадерле.

Мин полоса буйлап сузылган арба юлыннан барам. Шуңа якын гына урында бер яшь каен төптәнрәк чүпрәк белән бәйләп куелган. Агачның ап-ак тузы һәм аның астыннан кызгылт-көрән кайрысы купканлыгы беленеп тора. Шул урынга аз гына дегет тә буялган. Аны ниндидер саксыз юлчы күчәр белән бәрдереп киткән булырга тиеш.

Бер юлчы аны имгәтеп үткән, ә икенче аның ярасын төзәтергә теләгән, яхшылап бәйләп киткән.

Болар - икесе ике кеше. Ләкин соңгысы кем иде икән? Күрәсе иде һәм кочаклап аласы иде үзен!

(127 сүз). Г. Галиевтән.

Песнәк.


Бәхәсләшмим. Яз җырчысы дип сыерчыкларга сокланган, табигатьнең сайрар патшасы дип сандугачларны мактаган кешеләр белән бәхәсләшмим. Тик мин бүген нәфис каурыйлардан һәм гүзәл сайраулардан мәхрүм булган песнәкне мактыйм, шуны җырлыйм. Миңа калса, салкын февральдәге песнәк чыелдавы җылы апрельдәге сыерчык сайравыннан ягымлырак. Чөнки песнәк яз дәртен бураннар арасыннан эзләп ала! Сандугач - табигатьнең сайрар патшасы, ләкин салкын яңгырлар көн буе ялангач ботакларны тарагач, кайчандыр эре чәчәкләр күренеп торган гөл сабаклары соргылт кура булып калган көзге көннәрдә инде сандугачлар да тыналар. Аның каравы, тәрәзә каршындагы шәрә ботакта әле яңа гына авылга килгән шул каралы-сарылы песнәкне күргәч, сезнең күңелегез шатланып куя: "Табигать әле бөтенләй үк үлмәгән икән..."

Ә песнәк үз бәясен ничек кадерләп саклый белә! Ул, бөтен кошлар безнең якка кайтканда, кеше күзеннән аулак урман чытырманнары арасына кереп яшеренә. Әйдә, көз көне авылга кайтыр әле. Матурлар арасында ямьсез булып яшәгәнче, ямьсезләр арасында матур булып яшәвең мең артык.

(143 сүз) Г. Рәхимнән.




Су кадере.


Дөньяда, тормышта иң кирәкле әйберләрнең берсе - су. Көндәлек тормышта судан башка хуҗалык итәргә мөмкин түгел. Су җир сугара - иген игүгә, җиләк-җимеш, терлек, кош-корт үстерүгә ярдәм итә. Җир йөзендә су булмаса, тереклек бөтенләй яшәмәс иде.

"Елгам минем - аллам минем" дигән әйтем халыкның елга-инешләрне илаһилык дәрәҗәсенә күтәреп олылавын күрсәтә. Шуны истә тотып булса кирәк, борынгы бабаларыбыз элек-электән авылларны урман белән капланып алынган зур елга ярларына, күл буйларына, чишмәләрдән сулар мул чыккан, җире уңдырышлы булган урыннарга салганнар. Халык су чыганакларына атама биреп кенә калмаган, бәлки, күбесенең исеменә атап җырлар һәм шигырьләр дә чыгарган. Һәр атама - үзе бер тармак ул. Су-инеш атамалары дастаннарда, тарихи җырларда, легенда-риваятьләрдә дә киң кулланыла. Ата-бабалар суның кадерен белгәннәр, зурларын һәм кечкенәләрен дә аерым исем белән атап йөрткәннәр. Авыл халкы, басудан кайтышлый яки күрше авылларга барганда, юл арасын чакрымнар белән түгел, ә исемле инеш, елга, ерганак, чишмә һәм сызалар белән үлчи.

(145 сүз) Ф. Гариповадан.

Агач язмышы.

Безнең ишегалдында бер агач үсә. Ботаклары сынгалап беткән чандыр гәүдәсенә карап, аның ничә яшьтә булуын әйтү бик кыен... Исеме агач, ә үзенең мин белгәннән бирле ике-өч ботактан арта алганы юк. Агач дип, аның ботакларына чыпчыклар килеп куна; агач дип, аңа хатын-кызлар үзләренең кер бауларын бәйлиләр һәм ишегалдын тутырып кер эләләр, малайлар, футбол уйнаганда, аның ботакларына күлмәкләрен, кепкаларын, ә кайберләре хәтта ботинкаларына хәтле элеп куялар. Куллары кычыткан малайлар аның тәненә пәке белән исемнәрен язалар, узган-барганда яшь ботакларын сындырып алалар. Бичараның сынмаган ботагы, яраланмаган, юнылмаган, тырналмаган җире дә юк инде!.. Ул инде, күрәсең, кешеләрдән ярдәм көтми, ул инде алардан өметен өзгән... Ул белә: аны берәү дә суыктан ышыкламаячак, берәү дә аңа эссе көндә су бирмәячәк. Ул барысына да күнеккән, ул барысына да түзә.

Ә кешеләр? Ни өчен кешеләр аның михнәт-газапларын күрмәмешкә салышалар? Ни өчен аңа ярдәм кулы сузмыйлар? Нигә ул бичараның бетмәс-төкәнмәс яраларын дәвалап, бераз күңелен күрмиләр?

(145 сүз) Ә. Еникидән.

Бүре һәм тиен.


Бер тиен ботактан ботакка сикереп йөри торгач, йоклап яткан бүре өстенә егылып төште. Бүре сикереп торды да аны ашамакчы булды. Тиен: "Җибәр мине", - дип ялвара башлады. Бүре әйтте: "Ярый, мин сине җибәрермен, тик әйт әле, сез, тиеннәр, нигә шулай шат күңелле? Миңа һәрвакыт күңелсез, ә сезгә карасаң, сез анда агач башларында сикереп-уйнап кына йөрисез", - диде. Тиен аңа: "Син иң элек мине җибәр, югыйсә мин синнән куркам", - диде. Тиен агач башына менде дә аннан әйтте: "Усал булганга күрә күңелсез сиңа. Усаллык синең йөрәгеңә тынгылык бирми. Ә без яхшы күңелле, беркемгә дә усаллык эшләмибез, шуңа күрә без шат яшибез".

(101 сүз). А. Толстойдан

Көзге урман.


Көзге урман сукмагына сары яфраклардан алтынсу җәймә түшәлгән. Ә ап-ак каен кызлары иңнәренә сап-сары ефәк шәлләрен ябынган.

Ниндидер горурлык та, назлылык та, моңсулык та бар каеннарда. Бераз гына җил исеп куйдымы, бү гүзәлләр тагын җанлана. Яфракларының шыбырдашуында ниндидер таныш моң ишетәсең.

Яфракларын җилгә бирмәс өчен, әнә ничек тартыша ул ак каен. Ә сары яфраклар еракка очарга әзерләнгән кошлар артыннан калмаска тырыша, салмак кына бөтерелеп төшәләр. Мәңгегә кузгалмаска яталар.

Ә яз җиткәч, ботакта тагын нәни бөреләр күренер, яңа яфраклар дөнья күрер. Табигать шулай инде, мәңге үзгәреш, мәңге яңарыш кичерә ул.

Алтын яфраклар һаман коела да коела. Җиргә сап-сары кар явамыни. Елның бу вакыты әнә шулай табигатьнең татлы йокыга әзерләнгән чагын хәтерләтә.

(110 сүз) Х. Фәйзиевтән.

Тургайлар сайравы.

Юл буе безне тургайлар сайравы озатып барды. Гүя менә төпсез нурлы аяз күктән өстебезгә сихри бер моң тибрәнеп- чыңлап, өзлексез явып торды. Ә беләсезме, тургай сайравының сихере нәрсәдә?.. Иң элек, сынаганыгыз бардыр, тургай сайраганда, җир өстенә җиңелчә генә уйчан-моңсу бер тынлык җәелә. Әйтерсең барлык табигать, барлык җан иясе, әдипләр әйткәнчә, тын калып, тәмам мөкиббән китеп, бары аны гына тыңлый, аны тыңлап, сөенечле, сагышлы, ләззәтле бер рәхәткә чума... Икенче сихере шунда ки, тургай сайраганда, дөнья ничектер искиткеч җәелеп, киңәеп, яктырып киткәндәй була. Әнә шул югарыда кечкенә кошчык талпынган күкнең үзе шикелле үк, җир йөзе дә, иксез-чиксез булып, гаҗәеп тын, нурлы булып тоела башлый.

(102 сүз) Ә. Еникидән.

Яңадан туу.


Иске генә өйнең ачык тәрәзәсеннән үзенең җиңел парашютында тузганак орлыгы очып керде һәм, идәнгә төшеп, кытыршы такталарга ябышып калды. Миллионлаган парашютчылардан берсенең очышы тәмамланды һәм, әйтергә кирәк, уңышсыз тәмамланды. Инде бу орлыктан беркайчан да ак башлы җиңел тузганак үсеп чыкмас, ул беркайчан да үзенең балаларын - шаян мамыкбашларны очырып җибәрә алмас.

Тузганак орлыгы миңа, ни өчендер, бик кызганыч тоелды, һәм мин аны, мамык гөмбәзеннән сак кына тотып, чирәмгә ташладым.

Бәлки, киләсе язга кадәр мин бу ялгыз сәяхәтче турында бөтенләй онытырмын, сукмак буенда борын төрткән сары "ут шары"на әһәмият бирмичә үтеп китәрмен. Ләкин шунысына ышанам: ул язгы чәчәк дөньяга бераз гына булса да яктылык, нур өстәячәк.

(104 сүз) А. Хәсәновтан.

Урман- кешенең якын дусты.


Урманны кем генә яратмый икән?! Ә шагыйрьләр, язучылар өчен урман- илһам чыганагы. Габдулла Тукайның Кырлай урманнары турында язганнары һәммәбезнең хәтерендә саклана. Без дә урманны бик яратабыз. Аның гүзәллеген, ямен мактарга берсеннән- берсе матур сүзләр эзлибез.

Матурлыгы, табигатькә ямь бирүе өстенә урманның файдасы да бик күп. Ул без сулый торган һаваны сафландыра, тузаннан чистарта. Шуңа күрә дә урманның һавасы һәрвакыт саф була.

Урмандагы һәр агач табигатькә үзенчә бер ямь биреп тора. Аларның файдасы да төрлечә. Мисалга бөдрә яфраклы ак каенны алыйк. Аның суы кешеләрне ревматизм авыруыннан дәвалый. Май аенда җыйналган яфрагын чәй итеп эчү бавыр, бөер һәм эчәклекләргә шифа була. Мунча яратучылар да каенга рәхмәт әйтәләр.

Урман матур да, файдалы да. Аны сакларга кирәк!

(113 сүз) Й. Гәрәйдән.

Кыр казы


Кыш бабайның ак туны тәмам искерде, ала- кола булып калды. Аланнарга җәелгән кар суы да яз кояшында көмеш көзгедәй балкып ята. Ә кыр казлары ерак сәяхәттән кайтып та килә.

Кайтып төшү белән, әнкә каз эшкә тотына. Су уртасында калган берәр калкурак урынга оя кора башлый. Ул аны төрле чыбык- чабыктан, корыган камышлардан ясый. Түшеннән йолкып, мамык- йоннарын да түши. Шунда дистәгә якын эре яшькелт йомыркалар сала. Аннары, кайнар шәрә түше белән булачак бибиләрен җылытып, айга якын урыныннан купмый утыра. Ә әткә каз оя тирәсендә сакта тора.

Менә беркөнне бер үк сәгатьтә диярлек әллә ничә биби борын төртә. Әниләренең җылы канаты астында бераз кипшенгәч, йоп- йомшак хәтфә йомгаклар тәгәрәшеп суга төшәләр дә йөзеп китәләр.

(113 сүз) Г. Хәсәновтан.

Козгын оясы


Агачлар арасыннан илтифатсыз гына атлый идем, баш өстендә нидер шыртлап куйды. Капылт туктап, югары карасам, ни күрим, козгын имән ботагын сындыра.

Ул арада козгыным, сындырган чыбыгын кабып, очып та китте. Тагын әйләнеп килде. Имән очындагы нечкә ботакны сайлады да, томшыгы белән боргалый, бөгә башлады. Сындырып алды да, киң канатлары җәеп, чокыр артына очып китте.

Шунда гына хәтерем яңарды. Урманда ояны иң беренче булып козгын ясый лабаса. Чөнки бу кош бураннар улаганда ук яз якынлашуын тоя, бала чыгару хәстәрен күрә. Туен да бүтән кошлардан иртәрәк үткәрә, балаларын да иң алдан ул очыра.

Ә чыбык- чабыкны ни өчен ерактан ташый? Сере бар шул. Козгын оя кору өчен имән кебек нык агач ботакларын сайлый икән. Нигә гаҗәпләнергә: кайсыбызның гына өй нигезен таза итәсе килми.

(121 сүз) М. Рафиковтан

Аккош.

Һәр тарафта тынгысыз гөрләвекләр челтери. Инде су читләре боздан арчылган. Кичләрен, кояш баер алдыннан, кар өсләре алсу төскә керә. Шул вакытта күл өстендә кошлар төркеме күренә. Аларның озын зифа муеннары - алга, ә кыска һәм көчле аяклары артка сузылган. Аккошлар киң канатларын бик салмак кына селтиләр. Аларның арыганлыклары күренеп тора.

Менә алар алсу күл өстенә төшеп утыралар. Табигатькә, гүзәллеккә мәдхия җырлыйлар. Әгәр бу тирәдә кемнең дә булса буталып йөрүен сизсәләр, шунда ук юкка чыгалар.

Аккош күле. Кайда гына юк андый исемдәге күлләр? Ләкин хәзер күбесенең кошлары юк. Әрсез кешеләр аларны биздергән.

Аккошлар - сак кошлар. Алар тынычлык, саф һава һәм көмештәй су яраталар. Сез моны һәрвакыт исегездә тотыгыз!

(106 сүз) Г. Хәсәновтан

Канатлы дусларыбызны онытмыйк.


Менә ак тунлы кыш та килеп җитте. Бер- ике көн эчендә әллә никадәр кар яварга да өлгерде. Бөтен тирә- як ап-ак юрган астында калган кебек иде.

Укытучыбыз Сания апа кошларга җимлекләр ясап куярга һәм анда нинди кошлар туенуын күзәтергә кушып җибәрде. Без моңа шатланып риза булдык. Мәктәптән кайткач, һәрберебез җимлек ясарга керештек.

Мин дә тактадан бер кечкенә генә җимлек ясадым. Җимлегемә ипи валчыклары, ярма, кипкән миләшләр салдым. Бер читтән күзәтә башладым. Менә ике песнәк килеп кунды. Ярма белән икмәк валчыкларын чүпләделәр дә агач ботагына кундылар. Шул арада кызылтүшләр очып килеп җитте. Алар миләш яраталар икән. Миләш чыпчыгы да авыз итте минем җимлектәге азыктан. Ә чыпчыклар? Алар җимлектән китәргә ашыкмыйлар әле. Кинәт җимлек өстендәге ботакка тиен сикереп менде. Чыпчыклар тирә- якка сибелделәр. Тиен ачыккан булса кирәк. Ул да миләштән авыз итте.

Хәзер мин көн саен канатлы дусларыма җим бирәм. Тиеннәр дә рәхим итсеннәр.

(143 сүз) Ш. Бикколдан.

Кышны каршылау.


Табигатьтә һәркем һәм һәрнәрсә кышны үзенчә каршылый. Моңа ул алдан ук әзерлек күрә.

Күчмә кошлар күптән инде җылы якларга юл токаннар. Яфраклы агачлар да кышкы йокыга талган. Карт наратларның яшел ябалдашларына кар йомарламнары сырышкан. Алар табигать йоласына буйсынган, тын гына черем итәләр. Тик яшь чыршылар гына әле табигатьтән ачы сабак алып өлгермәгән. Алар, горур башларын югары чөеп, кар дәрьясына карап шаккаткан.

Җәнлекләр кышны төрлечә каршы ала. Кышка азык әзерли белгән җәнлекләр үзләрен бик яхшы хис итә: алар җылы өннәрендә мышный-мышный кыш чыга. Елтыр күзле тиеннәр нәкъ менә үз йолаларынча эшләгәннәр: үзләренә кышлык азык туплаганнар. Хәзер агач куышларында бер кайгысыз кыш чыгарга исәп тоталар.

(105 сүз) Натуралист язмаларыннан.

Сиртмә койрык.


Безнең өй кыегына сиртмә койрык оялады. Чыгам да гел кыекка карап торам. Шундый матур йөриләр. Сокланып туя алмассың.

Ул су буйларында йөгереп йөрергә ярата, дулкын киткәндә йөгереп керә дә тиз-тиз нидер чүпли. Дулкын яңадан килә башлауга, йөгереп чыга. Гел шулай дулкынны куып йөри.

Сиртмә койрыкларның була агы, була сарысы. Безгә агы ияләште. Битләре кара. Сабынлап юмаганга түгел, үзе шундый. Түшендә алъяпкычы бар. Анысы да кара.

Бервакыт балалары булды. Әти-әнигә эш күбәйде, көне буе чебен-черки ташый башладылар.

Менә балалары инде зурайды. Әти-әниләре белән кыекка чыгып, кояшта кызынып утыра башладылар. Яннарыннан чебен узса, куып барып тоталар да кабып йоталар. Оча да белә инде алар.

(102 сүз) И. Газидан.

Яз билгеләре.


Табигатьтә яз билгеләре күренә башлады.

Ерактагы кара урман ничектер күгелҗемләнеп, яшәреп китте. Көн урталарында урман өстендә җиңел нур балкып торды. Өй түрендәге миләш ботаклары яшелрәк төскә керделәр. Түбәләрдә кыш буе ак мамык шикелле күпереп яткан карлар тыгызланып, басылып китте. Түбә читләрендә карандаш очы тикле генә бозлар күренде. Аннан бик тиз зурайдылар бозлар, озынайдылар,штык кебек булып сузылдылар... Менә яз хәбәрчеләре - кара каргалар, килеп, су буендагы биек талларга, тирәк башларына оя кордылар.

Кояш хәзер җиргә турырак карады, ышык җирләрдә сизелерлек җылытты. Тереклек чыганагы - кояш - табигатькә әнә шулай әкренләп җан кертте. Эшкә дәрт артты кешеләрдә, күңелләр күтәрелде. Һәр җирдә язгы ыгы-зыгы башланды.

(101 сүз) Г. Гобәйдән

Фаҗигә.


Ул кышны эчендә җаны булган бер генә кеше дә оныта алмас, ахры. Дөресрәге, ул язны. Карлар эреп, бакчаларда җиләк-җимеш агачлары ачыла башлау белән, шул мәгълүм булды: үтә дә зәһәр кышкы салкыннар бер генә җимеш агачын да исән калдырмаганнар икән. Алма, җиләк-җимеш бакчалары белән тирә-якта даны чыккан авыл чын мәгънәсендә фаҗига кичерде бу язны. Шулай да халык бераз көтәргә булды: бәлки, берәр агач, берәр ботак яисә бөре яшәреп китәр?..

Яз үтеп китте, Сабантуйлары якынлашты, алмагач ботаклары шәрәләнеп утыруларында булдылар. Ниһаять, авыл халкы, соңгы өметен өзеп, җимеш агачларын утынга турый башлады. Инде бер атнадан авыл ярлыланып, шәрәләнеп калган иде. Халык җәй буе алмагач кисте, кыш буе аның утынын ягып җылынды.

(108 сүз) Г. Гыйльман.

Беренче кар.


Кинәт иртәдән үк беренче кар ява башлады. Тәрәзә пыялаларына килеп сарылгач, ул шунда ук эри барды, әйтерсең лә йорт елый иде. Күз яшьләре әкрен генә тәрәзә йөзлегенең аскы тактасына, бүрәнәләргә эз салды да, тамчы-тамчы булып, җәен җете кызыл дәлия чәчәкләре үскән җиргә тамды...

Кыш нәзберек балага охшаш: ул җирне ак, көпшәк кары белән каплый да шул карда әле кояш булып балкый, әле әче җиле белән елый. Авылны давыллы бураны белән дә урап ала, йортларны түбәләренә кадәр кар көртләре белән күмеп китә. Кар тәрәзәләргә сарылып ябыша, мич морҗаларына тула, капкаларны ачылмаслык итеп өеп куя, әйтерсең лә кешеләрне җылыдан салкын урамга чыгып туңуларын теләми. Мондый чакларда өйләр аллы-гөлле шикәр оны сибелгән прәннекләргә охшап кала.

(112 сүз) С. Гаффар.

Елга буенда.

Елга буенда йөрим. Көзгедәй су читенә өянкеләр рәте тезләнгән...

Чү! Туктале! Нәкъ шулай икән: барысы да бер якка - елга ярыннан су өстенә иелгәннәр! Әллә бу агачларның бихисап күп толымнарыннан елга үзе тартып тора микән? Иң кызыгы да шунда шул: тип-тигез яр буенда үсеп утырган әлеге өянкеләрнең ник берсе каршы якка авышсын! Барысы да су өстенә бакканнар!

Елга битенә кагылыр-кагылмас торган бу өянкеләрнең, чыннан да, җаны бар кебек. Алар тын-салмак кына аккан су өстенә йомшак-нәфис яфрак-бармаклары белән нидер язалар төсле... Менә тагын бер шигъри юл язылды, менә тагын, тагын... Бераз язгач, бармаклар калкынып алалар, гүя әдип-өянке үз язганнарын укып, тикшереп карый... Аннары ишетелер-ишетелмәс кенә җыр башлый... Ә елга исә бу яңа җырны үз сәхифәләренә алып китә. Өянке җырының язмышын беркем дә белә алмый әлегә, - бәхетле булырмы ул, бәхетсезме? Бу мөһим дә түгел. Җыр бит ул - бәхетле кешенең дә, бәхетсез кешенең дә якын юлдашы, сердәше.

...Сихерләнеп, елга ярында басып торам. Җыр елгасы ярында.

(151 сүз) Г. Гыйльман.


© 2010-2022