Конспект мероприятия Сагыналар Сезне якын дуслар! ( Сара Садыкова)

Раздел Другое
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы "Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче Кама Аланы №2 урта мәктәбе" нең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хайруллина Лилия Аркадьевна

Сагыналар сине якын дуслар.

Татар халкының танылган җырчысы, композиторы Сара апа Садыйковага багышланган әдәби- музыкаль чара (7-11сыйныфлар)

Максат. Укучыларда музыка сәнгатенә кызыксыну уяту. Үз халкыңның атаклы шәхесләренең ( Сара Садыйкова) тормыш юлы һәм иҗаты белән танышу.

Җиһазлау. Презентация, видеотасма, интерактив такта

Алып баручы:

" Халык зур ул, моңлы ул, шагыйрь ул" моннан бер гасырга якын элек Тукаебыз язып калдырган бу сүзләр, үзенең асыл мәгънәсен һичкайчан югалтмаячак. Сара Садыкова - ул халкыбызның моң чишмәсе.

Кол Галиләр, Тукай, Җәлилләр, Сәйдәш, Җиһановлар иҗатындагы шикелле, без Сара Садыйкова җырларында да халкыбызның бөеклеген, аның моңга бай булуын ачык тоябыз. Сугышка кадәрле елларда музыкаль спектакльләрдә уйнаучы талантлы актриса, моңлы тавышлы опера җырчысы.

Сара Садыйкованың бөтен тормышы, иҗаты ниндидер бер серле могҗиза. Шул могҗизаның серләре тирән яшеренгән тылсым көче нәрсәдә икән? Җырчы, композиторның тормыш һәм иҗат юлы җилле-давыллы, ярсулы халәте шикелле каршы көрәшеп, катлаулы, авыр, киеренке узды.

Сара Садыйкованың җырлары - аның иле, халкы белән бергә яшәгән биографиясе, язмышы.

Видеоязма тыңлау: Сара Садыйкова белән үткәрелгән әңгәмәне тыңлау.

1 нче укучы: Җыр тудыру, җыр иҗат итү - ул тирән диңгез төбеннән кыйммәтле энҗе-мәрҗән табуга тиң хезмәт.

-Сара Садыйкованың халкын яратуның сере нәрсәдә икән?

-Композиторның уйлары, фикерләре үз халкына, халык фикерләре белән тәңгәл килүдә, үз язмышы аша, үз йөрәге аша кичереп яшәвендәдер.

2нче укучы: Татар халкының чиксез зур мәхәббәтен казанган композитор Сара Садыйкова 1906 елның 1 ноябрендә Казанда туа. Бибисара Гариф кызы Садыйкова дөньяга киләсе көнне булачак композиторның әтисе белән әнисе - Гариф белән Бибигайшә, яшь гаилә, Казанның Париж Коммунасы исемендәге урамына, 18 нче йортка, туганнары чакырган мәҗлескә килгән булалар. Җырлап-биеп, күңел ачып утырган мәҗлес вакытында дөньяга килә Сара Садыйкова.

Сараның әтисе Гариф, әнисе Бибигайшә кош тоткандай шатланып, бәхетле елмаялар. Чынлап та, дөньяга сайрар кош, сандугач - Сара- сандугач туа!

"Иң матур чак, иң рәхәт чак, мәктәпләрдә укыр чак!.- дип әйткән сөекле шагыйребез Габдулла Тукай.

4 нче укучы:Укыр чак җиткәч, Сараны шул заманның данлыклы кызлар мәктәбе - Фатиха Аитова мәктәбенә укырга бирәләр.

Фатиха Аитова бик таләпчән укытучы була. Алдынгы фикерле меценат Ф.Аитова ачкан бу мәктәп-мәдрәсә заманасы өчен мактаулы белем йорты санала. Парижда Сорбона университетын тәмамлап кайткан математик Сара Шакулова, укытучылар Газиз Гөбәйдуллин, Мәрьям Мөшитериева демократик карашлы укытучылар булганнар.Бу мәктәп Сара күңелендә хезмәткә мәхәббәт, холкында тыйнаклык, хурлыкны тою,сәнгатькә, гүзәллеккә омтылыш тәрбияли. Шушы мәдрәсәдә укыган чагында ук үсмер кыз Сара бергә укыган дус кызларына яшереп кенә җыр җырлый. Бигрәк тә "Рокыя-гөлкәем" җырын бик яратып җырлый.

"Рокыя-гөлкәем" җырын бер укучы башкара.

5нче укучы: Сараның җырлавын белеп алгач, Фатиха Аитова аны мәдрәсәдән куып чыгара.Мәдрәсәдә укып йөрүче кызның җырлап йөрүен әдәпсезлек дип саный. Ләкин, бераз вакыттан соң, укытучы Сараны яңадан мәктәпкә ала,чөнки аның яхшы укуын таный.

Революция булгач, мәктәптә хәлләр үзгәрә. Җыр дәресләре, хор белән җырлаулар Сараның иң яраткан эшенә әверелә, күңелен канатландыра.

6 нчы укучы: Педагогия техникумында укый, шунда укыган елларда Сара инде җырлый башлый. Җыр дәресләре алып барган татар халкының беренче композиторы Солтан Габәши белән таныша. Ул оештырган хорга йөри, башлап җырлаучы була.Сара үзенең чиста нәфис тавышы белән күпләрне сокландыра. Ә аның талантын күреп, үсәргә көч һәм канат бирүче мәшһүр музыкант - педагог Солтан Габәши була. Кызның саф, матур тавышына һәм спектакльләрдә рольгә кереп уйнавына сокланып, Солтан Габәши:" Бу бала җырчы артистка булырга тиеш!" - дигән карарга килә. Аеруча Сара Солтан Габәшинең язган җырларын яратып башкара.

1 укучы: Сара Садыйкованың Казан педагогия техникумында укыган чагы. Татар халкының тагын бер сандугачы Гөлсем Сөләйманова да шунда ук укый. Студентлар " Бүз егет" дигән спектакль куялар. Ул анда хан кызы ролен бик уңышлы башкара. Театр сөючеләргә әле аның исеме билгесез була, шуңа күрә спектакль тәмамлангач, ул уйнаган кызның исеме белән " Сәхип-җамал! Сәхипҗамал!" дип зал кабат-кабат аны сәхнәгә чакыра. Ә танылган артист Шамил Касыйм, аңа сокланып: " Син артист булырга тиеш!" дип канатландыра. Менә шушы очрак Сара Садыйкова язмышында хәлиткеч була.

Укучылар башкаруында " Иртәнге нур" җыры яңгырый.

2нче укучы: 1922 нче ел. Татар халкының беренче композитор Солтан Габәши тәкъдиме белән Сара Садыйкованы Мәскәүгә Чайковский исемендәге консерваториягә укырга җибәрәләр. Сара консерваториянең җиңеләйтелгән программа белән укытыла торган махсус бүлегендә вокал буенча белем ала. Шушы консерваториянең татар опера студиясен тәмамлый. Галиәскәр Камал театрына кайтып, эшли башлый.

Видеосурәт: Сара Садыйкованың үз сүзләрен тыңлау.

3 нче укучы: Сара Садыйкова - татар опера театрына нигез салучыларның берсе. Опера театры сәхнәсендә күп кенә онытылмаслык образлар иҗат итә.Сара Садыйкова матур клавиатура кертә, әйтерсең, сандугач.

Сара Садыйкова башкаруында видео тасмадан җыр тыңлау.

4 нче укучы: 30 нчы елларда Мәскәүдәге "Эшче" театрында, шулай ук Казандагы татар драма театрында эшләп, Сара Садыйкова җырлап башкарыла торган күп кенә образлар тудыра.Ул " Эшче" операсында - Сәлимә, " Сания" операсында - Сания, " Башмагым" музыкаль комедиясендә - Сәрвәр, " Наемщик" музыкаль драмасында - Зөбәрҗәт.

Сара Садыйкова башкаруындагы өзекне карау. ( Видеоязма)

5 нче укучы: Ә Сара Садыйкова күңел җырын берөзлексез иҗат итә - уйлана, моңлана. Иң зур шатлыгын да, иң ачы хәсрәтен дә, иң нечкә күңел тибрәнүләрен дә пианино артына утырып, иң якын дусты, юанычы, куанычы булган музыка белән уртаклаша.

1939 нчы елның 17 нче июнендә Казанда зур вакыйга була. Нәҗип Җиһановның "Качкын"операсы белән Татар Дәүләт опера театры ачыла. Бу операда Сара Садыйкова Рәйхана ролен башкара. Мансур Мозаффаровның " Галиябану" операсында - Галиябану. Замананың иң талантлы опера җырчысы буларак дан казана ул.

Видеосурәт карау.

Алып баручы: Татар опера сәхнәсендә матур образлар тудырганы ,сәнгатьне үстерүгә күп көч куйганы өчен Сара Садыйкова шул елларда ук " Татарстанның атказанган артисткасы" дигән мактаулы исемгә лаек була.

6 нчы укучы: Казанда Газиз Айдарскийны Сара берничә тапкыр күргән була. Мәскәүдә тагын очрата. Алар арасында мәхәббәт күпере салына. Газизнең фамилиясе - Валитов. Айдарский - сәхнә псевдонимы. Ул Мәскәүдә Луначарский исемендәге театр институтына укырга килә. Сара кичәләрдә, концертларда катнаша, җырлый, үзен таныта башлый.Аның җырлавын бик яраталар. Ә Газиз аның тавышыннан сихерләнә. Мәхәббәт турында сүз белән сөйләшмәгән бу ике йөрәк - җыр аша аңлаша.

Укытучы башкаруында " Беренче мәхәббәт" җыры яңгырый.

1 нче укучы: 1924 нче елда өйләнешәләр. Газиз Сарадан җиде яшькә өлкәнрәк була, баштарак аны " абый" дип йөри. Газиз дә Сарага балага караган кебегрәк карый: консерваториягә озатып куя, каршы ала. 1925 нче елда Газиз белән Сараның кап-кара зур күзле, бөдрә чәчле кызлары туа. Аңа Әлфия исеме кушалар.

Сара Садыйковага ( Шигырьне 1 укучы укый)

Син, тик син генә...

Тормышыма ямь бирәсең,

Давылларга каршы торган

Тау чәчәге кебек,

Миңа карап, елмаясың, көләсең.

Синең көлүең, синең күз карашың,

Бер күрүдә утларга салды.

Синең назлап әйткән татлы сүзең

Йөрәгемнең түрендә калды.

Сандугачка тиңләп, тыңлыйм да мин,

Тыңлап туймыйм синең тавышны.

Тавышыңда нинди моңнар бардыр,

Таратасың кайгы - сагышны. 1924 ел.

Экранда Сара белән Газиз хатларыннан өзекләр:

" Азигым! Матуркаем, кадерлекәем! Мин сине ифрат сагындым инде, артык бер минут та болай ялгыз, синсез түзалмамын мин. Сине, Мәскәүне бик сагындым. Тәмам, тәмам туйдым болай яшәүдән!...Сарушың! ( 11 март, 1931 нче ел, Казан.)

" Сарушым, җанашым!.. Синең өзгәләнеп язган хатыңны алдым. Минем хатлар яза алмавымның сәбәбен беләсең бит, бу авыру мине тәмам кешелектән чыгарып бара, бер эшкә кул күтәрелми, сиңа хат язарга да кәефем булмый. Мин сине бик сагындым, ифрат сагындым.Казанга очып кайтып, синең яныңда гына яшәр идем. Синең яныңнан беркая китмичә, назланып, бер-беребезне ихтирам итешеп кенә яшисе иде дә бит, һаман шартлар юк. Минем бер дә аппетитым юк, авыру үзенекен итә, Тукай әйтмешли, сүнәрмен, ахрысы. Сарушым, җанышым, театрда эшләреңне җайлап, ничек тә Мәскәүгә килү ягын кара, синнән башка ялгыз яшәү мине тәмам туйдырды. Мине бары китаплар гына әзрәк юата..

Сагынып, күп сәламнәр белән , Азигың" ( 2 февраль, 1932 нче ел, Мәскәү)

2 нче укучы: Газиз туберкулез белән авырып, 1933 елның беренче ноябрендә үлеп китә. Сараның бернәрсәгә кулы бармый, яшисе килми, ул беркем белән дә аралашмый башлый.Беркөнне кемдер ишек шакый. Бу Салих Сәйдәшев була. Дәшми торганнан соң ул:

"Сара, Газизне оныта алмавыңны беләм, бәгырь. Хәлеңне аңлыйм. Оныт дип тә әйтмим, оныту мөмкин түгел. Юатырга да җыенмыйм. Юатырга да мөмкин түгел. Җырла, җырла, бәлки, җыр хәсрәтеңне җиңеләйтер. Җырның без белеп бетермәгән серле көчләре бар,"-диде.

3 нче укучы: Сара 1934 нче елда яңадан Чайковский исемендәге консерваториядә укый башлый. Казанда опера театры оештыру турында карар чыгарыла. Татар халкының бик күп уллары, кызлары опера театрын оештыруга керешә.Театрның беренче карлыгачлары арасында Сара Садыйкова була. Сара Мәскәүдә оештырылган татар опера студиясендә бик тырышып укый. Үзен чын опера җырчысы булырга әзерли, җыр осталыгына өйрәнә. Студияне бик яхшы билгеләр белән тәмамлый. Мактау грамотасы белән бүләкләнә. Мәскәүдән җыр, моң тулы күңел белән кайта.

4 нче укучы: Татар музыка тарихына кереп калыр өчен шушы хезмәтләре дә җиткән булыр иде. Ләкин Сара Садыйковага тагын бер бәхетле иҗат гомере кичерергә насыйп була. Чөнки табигать аңа адәм балаларында сирәк очрый торган композиторлык талантын да бүләк итә. Татар музыка дөньясында ул хатын-кызлардан беренче композитор.

Җыр кеше йөрәгендә туа. Шагыйрь һәм композитор йөрәгендә. Кеше йөрәге кичергән шатлык, бәхет, мәхәббәт, нәфрәт, аерылышу, кайгы-хәсрәт - барысы да сизгер авторларның күңелененнән үтеп, җыр туа. Дөньяга адәм баласы туган кебек, җир астыннан бәреп чыккан чишмә кебек җыр туа.

Сара Садыйкова башкаруында видеотасмада җыр яңгырый.

5 нче укучы: 1941 нче елның22нче июне. Сугыш. Җыр, музыка тынып кала.

Бу көнне Сара-сандугач та тына, тик вакытлыча гына. Туктап калырга ярамый, халыкның рухын күтәрергә кирәк. Шундый уй-теләкләр белән яна. Күңеле белән сизгер Сара кайбер җитәкчеләрнең үзенә кырын каравын тоя. Борчыла. Кызып китеп, театрдан җибәрүләрен сорап, гариза яза. 1941 елның көзендә театрдан китә.Эшсез кала.Нишләргә? Кая барырга? Сараның күңелен аңлаучы бердәнбер кеше бела. У- музыкант, милләте белән литвалы Юлий Станиславович Крещелюнас. Ул тол ир Сараны хөрмәт итә.Сарага ул да ире Газиз кебек якын, үз булып тоела.

6 нчы укучы: Вакытлар үтү белән, дуслык мәхәббәткә әйләнә һәм алар өйләнешәләр.Һәр гаиләгә кайгы-сагыш китергән сугыш Сараларның ишегенә дә шакый. Юлий сугышка китә, ләкин хәбәре булмый. Сара хат-хәбәр көтеп йөргәндә, кулына бер газета килеп керә. Анда шагыйрь Әхмәт Ерикәйнең" Көтәм сине" шигыре басылган була. Шундый кайгылы көннәрнең берсендә ул үзе дә сизмәстән бу шигырьне көйли башлый. Җыр булып, меңнәрнең юлдашына әйләнә. Җыр халык арасында бик тиз тарала: аны җырлыйлар, матур ритмына танго бииләр." Көтәм сине" җыры сугыш кырына да барып җитә.

Укучылар башкаруында " Көтәм сине" җыры яңгырый.

Алып баручы: "Сара Садыйкованың җырлары чын мәгънәсендә халыкчан. Ул халык иҗаты җәүһәрләрен бик оста файдалана иде. Сибгат Хәким белән Сара Садыйкова бик якын иҗат дуслары булалар. Еш кына очрашып, телефоннан сөйләшеп торсалар да, хатлар язышалар. Сибгат Хәким Сара Садыйкова турында:" Мине һәрвакыт хезмәтнең тырыш, фидакарь кешеләре сокландыра. Хезмәткә ниндидер фанатикларча бирелгәнлек... Аның халык алдындагы шул зур җаваплылыгын барыбер тоеп яши иде. Иҗатта-үрнәк батырлык!"

1 нче укучы:" Әй, язмыш, язмыш" җыры - Сибгат Хәким белән Сара Садыйкованың бергә иҗат иткән иң әйбәт җырларыннан берсе. Аларның дуслыгы- сокланырлык, көнләшерлек дуслык.

" Әй, язмыш, язмыш" җырын укучылар башкара.

2 нче укучы: Хәсән Туфан сүзләренә язылган " Казан кичләре" җыры - ике өлкән талантның искиткеч матур иҗат җимеше. Туфанлы, Саралы Казан кичләре..

" Казан кичләре" җырын укучылар башкара.

Алып баручы: Сара апа еш кына: " Мин җырларымны җырлаган,тыңлаган кешеләрнең күңеле яхшырсын, дип язам,"- дия торган булган.

Видеотасма тыңлау .

Алып баручы: Сара апаның киеме дә, күңеле дә матур иде. Сара апа кечкенәдән үк матур киенергә, көзге каршында төзәтергә, алкалар, мәрҗәннәр тагарга, брошкалар кадарга яраткан. Аның бу гадәте гомер буена юлдаш булып кала.

Файдаланган әдәбият:

  1. Сара Садыкова: Истәлекләр, шигырьләр.-Казан:Татар.кит.нәшр.,2003 ел

  2. Видеотасма. Сара-Сара-сандугач!

  3. Сез яраткан җырлар., Раннур нәшр.1994ел.

© 2010-2022