Открытый урок по татарскому языку на тему Иярчен вакыт җөмлә

Раздел Другое
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Тема: Иярчен вакыт җөмләләр.

Максат: Иярченле кушма җөмләләрнең мәгънәләрен, төзелеше буенча төрләрен дөрес билгеләү; алган белемнәрне ныгыту; җөмләләрне схемада күрсәтә белү; укучыларда ишетеп аңлау сәләтен үстерү, мөстәкыйльлек тәрбияләү; халык авыз иҗаты әсәрләре аша милли хис тәрбияләү.

Җиһазлау: перфокарталар, тест, компьютер, проектор, юллама.

Дәрес барышы:

  1. Актуальләштерү

  2. Алдагы дәресләрдә үткән материалны кабатлау.

  • Яңа темага керешкәнче әйдәгез әле алдагы темаларны кабатлап китик. Моның өчен 4 кеше компьютер артына утыра. Сезгә 10 сорау. Иярченле кушма җөмлә дип аталган тестны ачасыз. Барысына да дөрес җавап бирсәгез бишле, 1-2 хата -дүртле, 3-4 хата өчен өчле. Шуннан соң алдыгыздагы юлламага билгегезне куясыз. Ике укучы перфокарталар белән эшли. Сез килеп чыккан схеманы сызасыз (соңыннан тактада дөрес варианты күрсәтелә), тикшереп чыккач, шулай ук, юлламага билгегезне куясыз. Калганнар экрандагы сорауларга җавап бирәләр.( 1 слайд)

  • Нәрсә ул җөмлә?

  • Әйтү максаты ягыннан гади җөмләләрне нинди төрләргә бүләләр?

  • Составы ягыннан нинди җөмләләр бар?

  • Кушма җөмләләр нинди ике төргә бүленәләр?

  • Иярченле кушма җөмләгә билгеләмә бирегез?

  • Мәгънәләре ягыннан иярчен җөмләләр нинди төрләргә бүленәләр?

  • Төзелеше ягыннан?

  • Аналитик иярчен җөмләләрнең бәйләүче чаралары?

  • Синтетик иярчен җөмләләрнең бәйләүче чаралары?

  • Йосыф кайтканны алар дүрт күз белән көтеп торды. Бу нинди җөмлә? Тыныш билгесе ни өчен куелмый?

Перфокарта белән эшләүчеләр үзләренең эшләрен тикшереп юлламага билгеләрен куялар.

( 2 слайд перфокарта белән эшләүчеләр өчен)

  1. Яңа материалны өйрәнү.(3 слайд)

Укучылар, 3 слайдтагы җөмләләргә игътибар итегез әле. Укыйбыз, баш һәм иярчен җөмләләрне табабыз, сорау куябыз, бәйләүче чараларны билгелибез.

Базар тарала башлагач, исәнлек-саулык сорашып килеп керәләр. (З.Зәйнуллин)

Ай яктырганда, йолдыз күренми. ( мәкаль)

Ак чәчәкләр очкан чакта,

Сагынуга түзәлмадым. (Ш.Галиев)

Анасы килеп алыр, шуңа кадәр баланың үзен җибәрми торыгыз. (Ә.Фәйзи)

Ул кайчан килергә куша, Илсөяр нәкъ шул вакытка килеп җитә. (Г.Гобәй)

Галиулла белән Хәлим тиз генә юлдан чыктылар, ул да түгел, әллә никадәр тузан туздырып, күк атлы кеше узып китте. (И.Гази)

  • Нинди нәтиҗә ясар идегез?

  • Бу иярчен җөмләләр.

  • Иярчен нинди җөмләләр?

  • Иярчен вакыт җөмләләр.

  • Әйе, бик дөрес. Димәк безнең бүгенге темабыз иярчен вакыт җөмләләр.

  • Дәфтәрләргә теманы язып куйдык

  • Җөмләләргә карап, кем кагыйдәне әйтер?

  • Бик дөрес. Ул вакыт хәле кебек үк, кайчан?, кайчаннан бирле?, кайчанга чаклы? сорауларына җавап бирә.

  • Бәйләүче чараларына карап, иярчен вакыт җөмләләрне төзелешләре ягыннан нинди төрләргә бүлеп йөртәләр?

  • Аналитик һәм синтетик

  • Бик дөрес

  • Хәзер 4 слайдтан аналитик һәм синтетик вакыт җөмләләрнең бәйләүче чараларын карап китик.Әйтеп үткәнебезчә синтетик вакыт җөмләләрне баш җөмләгә бәйләүче чаралар: ........

Аналитик иярчен җөмләләрне баш җөмләгә бәйләүче чаралар: .......

Аналитик вакыт җөмләләр рус телендә придаточные предложения времени дип аталалар. (5 слайд)

Ике төрдән дә берәр җөмләне дәфтәрләрегезгә язып куясыз.

Ә хәзер 6 слайдтагы җөмләләргә күз салыйк.

Аналитик вакыт җөмләләрне синтетикка, синтетик вакыт җөмләләрне аналитикка әйләндерәбез, төзелеше ягыннан төрен әйтәбез.

Адәм баласының яшерен серләре ачылгач, ул яклаучысыз, гаҗиз сабый бала хәлендә кала. - Адәм баласының яшерен серләре ачыла, шуннан соң ул яклаучысыз, гаҗиз сабый хәлендә кала.

Җил исте, шунда егетнең йөзенә хуш исле җылылык бәрде. - Җил искәч, егетнең йөзенә хуш исле җылылык бәрде.

  • Бу җөмләләргә карап, нинди нәтиҗә чыгара алабыз?

  • Бу җөмләләр бер-берсеннән бәйләүче чаралары белән генә аерылып торалар һәм синонимик җөмләлр дип аталалар.

  • Хәзер китапларыгызның 52 нче битен ачып, 71 нче күнегүне табабыз. 1 нче вариант - беренче җөмләнең, 2 нче вариант - икенче җөмләнең аналитик һәм синтетик төзелештәге синонимын төзеп яза. ( ике кеше тактада эшли ). Ярдәмче материал итеп, 7 слайдны бирәм.

Мине, тышта караңгы төшәрәк, ашыгыч рәвештә Казан аэропортына дәшеп алдылар. Тышта караңгы төшкәч, мине ашыгыч рәвештә Казан аэропортына дәшеп алдылар. Тышта караңгы төште, шул вакыт мине ашыгыч рәвештә Казан аэропортына дәшеп алдылар.

Кыр эшләре бетәр-бетмәс үк, ул, озын пычкысын иңбашына салып, өйдән чыгып киткән. Кыр эшләре беткәч, ул, озын пычкысын иңбашына салып, өйдән чыгып киткән. Кыр эшләре бетте, шуннан соң ул, озын пычкысын иңбашына салып, өйдән чыгып киткән.

  • Синоним җөмләләр төзи белү безгә ни өчен кирәк?

  • Аларны белү кешенең тел байлыгын арттыра, сөйләгәндә, язганда бертөрлелектән котылырга, сөйләмне аһәңле итәргә мөмкинлек бирә. Әйе, сез бик дөрес җавап бирдегез.

(физминут) Резедә Кадыйрова башкаруында "Әнкәй безнең өчен яшәгән" җыры

Бу җырны юкка гына куймавымны аңлагансыздыр инде. Тиздән, 29 ноябрь көнне, Әниләр бәйрәме билгеләп үтелә. Сез дә әниләрегезне, әбиләрегезне бу бәйрәм белән тәбрикләргә онытмагыз. Аларга карата һәрвакыт шәфкатьле-миһербанлы булыгыз.

  • Ә хәзер 8 слайдка күз салыйк әле. Безгә бу җөмләне Ибраһимов Марат укып күрсәтер.

Ком сахрасында ыгы-зыгы басылгач, мин дә илкәемә кайтып китәрмен әле.

  • Бу нинди җөмлә?

  • Иярчен кушма җөмлә, беренчесе иярчен җөмлә, икенчесе баш җөмлә. Бу иярчен вакыт җөмлә. Бәйләүче чарасы -гач - хәл фигыль формасы.

  • Тыныш билгесе ни өчен куелган?

  • Ситетик иярчен җөмлә баш җөмләдәге үзе ияреп килгән сүздән ераклашканга, өтер куела.

Бу җөмләнең схемасы:

2 баш. җ.

Открытый урок по татарскому языку на тему Иярчен вакыт җөмлә

1. синтетик иярчен вакыт җөмлә-гач хәл фиг. формасы

яки (....-гач), [ ].

Ә хәзер 70 нче күнегүдәге 5 нче җөмләнең схемасын беренче вариант, 7 нче җөмләнең схемасын икенче вариант төзи.

1 вар. Балалары күздән югалганчы, ул бүтән бер сүз дә дәшмәде.

(.... -ганчы), [ ].

2 вар. Көймә һәлак булганнан соң, диңгезчеләр бүген беренче тапкыр иркен сулыш алдылар.

(...... соң),[ ].

Ә хәзер җөмләгә тулы синтаксик анализ ясыйк. (Әйтеп яздырам) бер укучы тактада эшли калганнары дәфтәрдә

Сугыш беткәч, мин партия тарафыннан Мәскәүгә, институтка, укырга җибәрелдем. (Г.Ибраһимов)

Бу иярчен вакыт җөмлә.

(..... -кәч), [ ].

Беренче җөмлә - ике составлы, раслау, җыйнак җөмлә.

Сугыш - гади ия.

Беткәч - гади фигыль хәбәр.

Икенче җөмлә - ике составлы, раслау, тулы, җәенке, хикәя җөмлә.

Мин - гади ия.

Җибәрелдем - гади фигыль хәбәр.

Укырга - максат хәле, хәбәргә инфинитив формасы аша ияргән.

Мәскәүгә - урын хәле, хәбәргә Ю.к. кушымчасы аша ияргән.

Институтка - аныклагыч, аныкламышка аныклау интонациясе ярдәмендә бәйләнгән.

Партия тарафыннан - кыек тәмамлык, үтәүчене белдерә, хәбәргә тарафыннан бәйлек сүзе ярдәмендә ияргән.

Җөмләдә өтер куела, чөнки синтетик иярчен җөмлә баш җөмләдәге үзе ияргән сүздән ераклашкан.

Бик яхшы, ә хәзер дәресебезне йомгаклап, алган белемнәребезне теоретик диктант эшләп ныгытып алабыз. Сезнең һәркайсыгызның алдында карточкалар ята. Шуларга бүгенге дәресебездә иярчен вакыт җөмләләр турында алган мәгълүматларыбызны язып куябыз. (Тикшереп юлламага билгеләр кую)

Уртак балларны санап дәрес өчен билгегезне куясыз да юлламаларны тапшырасыз. Ә мин ул билгеләрне журналга куярмын.

Өй эше: 1. "Татар халык мәкальләре" китабыннан иярчен вакыт җөмләләргә мисаллар табып язарга.

2. 53 нче биттәге 72 нче күнегү.






Буа шәһәре лицей-интернатның I категорияле

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Галимова Гүзәлия Рамис кызының

төбәкара семинарда күрсәткән дәрес планы









Иярчен вакыт җөмлә

( 9 нчы сыйныф)
























26 нчы ноябрь, 2009 нчы ел.

© 2010-2022