• Преподавателю
  • Другое
  • Серле хәреф ( Загадочная буква) Урок татарского языка (С применением Сингапурской структуры и по ФГОС у)

Серле хәреф ( Загадочная буква) Урок татарского языка (С применением Сингапурской структуры и по ФГОС у)

Раздел Другое
Класс 2 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

2 нче Б сыйныфына татар теленнән дәрес планы

Тема : Серле хәреф ( Ю хәрефе, [йу], [йү] кушылмалары)

Максат : 1. Хәрефнең, ул белдергән авазларның үзенчәлекләрен белү

2. Фикерләрен дәлилләргә, нигезләргә күнектерү

3. Аралашу осталыгын камилләштерү

4. Мөстәкыйльлек һәм үз көчеңә ышаныч тәрбияләү.

5. Юмартлыкның күркәм сыйфат булуына төшендерү.

Кулланылган материал : ноутбук, проектор, карточкалар, презентация

Дәрес тибы : яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру

Дәрес төре : дәрес - эзләнү

1. Мотивлаштыру этабы :

1. Исәнләшү, сәламләү : Хәерле көн сезгә, хәерле көн күршемә, хәерле көн һәммә кешегә...

2. Дәрескә, теманы өйрәнүгә кызыксыну уяту :

А) Аваз күнегүләре: (Иң элек укытучы атаган сузыкларның , аннары тартыкларның парларын әйтеп баралар). Парсыз яңгырауларны, парсыз саңгырауларны бергәләп атыйбыз)

Б) Төшеп калган хәрефләрне куеп язарга. Бер-берсенең хаталарын төзәтәләр. Кабат алыштырып, экраннан карап үз хаталарын төзәтәләр.( слайд 1- 2)

Хатасыз язган укучыны хуплыйбыз :" Би-ик яхшы " (Кул хәрәкәтләре белән күрсәтәбез)

Укучыларны хуплау, уңышларын күрсәтү.

2, 3. Актуальләштерү, эшчәнлектәге шәхси кыенлыкларны барлау , аларны чишү:

а) Кайсы сүзне язганда кыенсындыгыз, ни өчен? ( Дәфтәргә бүгенге числоны язып,ул сүзнең авазларын күрсәтеп язу, шартлы билгеләр белән күрсәтү. Ни өчен шундый шартлы тамга булуын аңлатып бару: буялган түгәрәк - калын сузык, буялмаган түгәрәк - нечкә сузык, буялган шакмак - яңгырау тартык, буялмаган шакмак - саңгырау тартык)) (слайд 3-4)

ә) Аерым сүзләрнең язылыш кагыйдәләрен искә төшерү.( о хәрефе сүз башында һәм 1 нче иҗектә генә языла..., эхәрефе сүз башында гына языла...һ.б.)

4. Кыен хәлдән чыгу проектын төзү (тема һәм максат, план, чаралар)

1. Экранда язылган сүзләрне матур һәм дөрес итеп күчереп язалар (слайд 5)

2. Без бүген нәрсә өйрәнербез икән ? Ни өчен шулай уйлыйсыз ? (Ю хәрефе.Фикерләрен аңлаталар)

3. Бу хәреф турында нәрсә белергә тиешбез, дип уйлыйсыз ? ( Аның кайда язылуы, зур һәм кечкенә хәрефе булуы- булмавы, ю хәрефе кергән сүзләрнең дөрес язылышы, нинди авазлар белдерүе...)

4. Ю хәрефе турында нәрсә әйтә аласыз ? ( Иңбаш күршесе белән фикер алышалар. "Релли Робин" структурасы). Җавапларын тыңлау.

5. Ю хәрефе кергән сүзләр уйлыйбыз. ( Төркемнәрдә эш. Бал кортлары ролендә бал ташыйлар, кәрәзгә җыялар. "Континиус Раунд - Робин" структурасы. Ю хәрефе төрле урында килгән сүзләрне чиратлап 2 шәр тапкыр әйтәләр).

6. Шул сүзләр белән җөмлә төзибез. Иң уңышлы җөмләне матур , дөрес итеп дәфтәргә язабыз.

М-н : Җир ак мамык юрганга төренгән

7. Рәсемнәрне карап, аю һәм юкә сүзләрен табу(Слайд 6,7)

Аю, юкә сүзләренең авазларын тикшерү : [айу] [ йүкә ]

Ю хәрефенең нинди авазлар белдерүен ачыклау

Ни өчен аю сүзендә [йу] кушылмасы, ә юкә сүзендә [ йү ] кушылмасы булуын аңлату

( слайд 8)

5. Төзелгән проектны тормышка ашыру :

1.Таңсылу балаларга конфетлар өләшә. .. Таңсылу сезне сыйлый...Сезнеңчә, Таңсылу нинди кыз?( Юмарт сүзен табу) Әгәр үзе сезне кызыктырып ашап сезгә бирмәсә, нинди булыр иде ? (Саран)

2. "Юмарт" сүзе буенча эш :

А)Юмарт нинди сүз ул? Нинди кешене юмарт диләр ? Ул яхшы сыйфатмы, ни өчен шулай уйлыйсыз? ( Иңбаш күршесе белән фикер алышалар. "Релли Робин" структурасы).

Ә) Авазларын күрсәтеп язу : юмарт - [ йумарт ]( Мөстәкыйль эшлиләр. Ничә аваз, ничә хәреф икәнлеген күрсәтәләр. Ни өчен аваз белән хәреф санының туры килмәвен аңлаталар)(Слайд 9)

Хуплыйбыз :" Би-ик яхшы " (Кул хәрәкәтләре белән күрсәтәбез)

3. Балалар, ничек уйлыйсыз бер хәрефтән торган сүз булырга мөмкинме ?

А)Сорауга җавап булмаган очракта , дәреслекнең 38-39 нчы битендәге шигырьне эчтән генә укып чыгарга тәкъдим ителә.

Б) Ял итеп алу : Без инде хәзер зурлар...

1. 2. Бик гаҗәп хәреф булып чыкты бит бу ... Әйдәгез бу хәрефкә яңа исем уйлыйк әле... ( Төркемнәрдә эш. Исемне тәкъдим итеп, ни өчен андый исем сайлауларын аңлаталар: тылсымлы хәреф, табышмак-хәреф, серле хәреф...)

6. Сөйләп күрсәтеп беренчел ныгыту :

" Микс Пэа -Шеа " структурасын теманы ныгыту өчен файдалану : Бию көенә хәрәкәт итәләр, 1 парта , 1 стенага, тагын 1 парта , 1 стенага тотыналар. Көй туктагач, түбәндәге сораулар тәкъдим ителә :

А) Ю хәрефе нинди аваз яки авазлардан тора ?(слайд 10)

Б)Нинди очракта [йу] , ә нинди очракта [ йү ] кушылмасы кулланыла ?

Хуплыйбыз :" Би-ик яхшы " (Кул хәрәкәтләре белән күрсәтәбез)

7. Алдан эшләгәннәргә нигезләнеп мөстәкыйль эшләүләре :

1. 51 нче күнегүнең 2 нче җөмләсен күчереп язып, ю хәрефе кергән сүзнең авазларын күрсәтәләр

2. Ни өчен шулай булуын аңлаталар

8. Кабатлау һәм булган белемнәр белән бәйләү

А) Ю хәрефен нинди хәреф белән чагыштырып була ? Ни өчен шулай уйлыйсыз ? (Я хәрефе белән. Аңлаталар...)

( Иңбаш күршесе белән фикер алышалар. "Релли Робин" структурасы).

Фикерләрен тыңлау. (слайд 11)

Ә) Ю хәрефенә ошаган нинди әйберләр, предметлар бар ? ( Төркемнәрдә эш)

Укучыларның җаваплары тыңлана . (Соңыннан слайд 12-13)

8.Рефлексия- бәяләү.( Нәтиҗә)

А) Укучылар, бүгенге дәрескә нәтиҗә ясыйк. Сез бүген нәрсә белдегез ?

Ә)Бүгенге дәрестә үзегезгә нинди билге куяр идегез ?( Кемнәр "5" ле, кемнәр "4" ле куя, ни өчен ?)

Мин аларның бәясе белән килешүемне яки килешмәвемне әйтеп сәбәбен аңлатам.

Б) Өй эше : 51 нче күнегү.1 нче җөмлә 2 сүзнең авазларын күрсәтергә яки бал яратучы аю турында кечкенә хикәя төзергә(Слайд 14)



© 2010-2022