Урок-викторина по татарскому языку на тему Ител суы ака торур

Раздел Другое
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Нурихан Фәттахның "Ител суы ака торур" әсәре буенча

дәрес - викторина

Мәктәптә тарихи әсәрләргә багышлап, дәрес-конференция, диспут, дәрес- викториналар үткәрелә. Бу төр дәресләр борынгы тарихыбызны, йолаларыбызны өйрәнүдә мөһим роль уйный һәм алар укучыларның мөстәкыйльлеген, иҗади активлыгын үстерүгә нык ярдәм итә.

Әнә шул максаттан чыгып, VIII класс өчен язучы Нурихан Фәттахның "Ител суы ака торур" әсәре буенча дәрес- викторина үткәрәм.

Әсәр зур күләмле, шуңа күрә аңа әзерлек 1 ай алдан башлана. Эшләр бүленеп бирелә:

Бер төркем укучылар бирелгән өзекләргә сценарий язалар. Аларны күрсәтергә әзерләнәләр. Киемнәр әзерлиләр.

Икенче төркем укучылар "Ител суы ака торур"- тарихи әсәр" дигән бюллетень чыгаралар.

Барлык укучылар викторинада катнашырга әзерләнәләр. Алар ике командага бүленәләр, капитаннарны сайлыйлар, сәламләү әзерлиләр.

Викторина үткәрү көне җиткәч ,зал җиһазландырыла: стенага язучының портреты, "Ител суы ака торур-тарихи әсәр" дигән әдәби бюллетень элеп куела, аның иҗатына карата язылган газета-журналлардагы мәкаләләр тупланган папка.

К. Нәфыйковның "Ага-Базар" картинасы, Б.Урманченың "Багдад илчеләрен кабул итү" рәсеме.

Авторның әсәрләреннән ("Сезнеңчә ничек?" , "Сызгыра торган уклар" , "Ител суы ака торур","Бала күңеле далада" романнары, "Мөдир Саҗидә","Өч туган","Яшь чакларда") күргәзмә оештырыла.

Түбәндәге өзекләр плакат итеп язып эленә:

1."Тарихи роман-тарих фәне белән сәнгать тоташкан бер нокта кебек ул". (В.Г.Белински).

2."Сәлҗүкләр генә түгел, Идел болгарлары да күп мәртәбә югары цивилизацияле кешеләр булганнар" (Н.Г.Чернышевский.)

Барышы.

Викторина командаларның бер- берсен сәламләве белән ачыла.

I бүлек. "Тагын да күбрәк..."

  1. Бер укучы "Болгар бәете"н сәнгатьле итеп яттан сөйли.

  2. Икенче укучы китап күргәзмәсе буенча әңгәмә оештыра.

  3. Өченче укучы "Ител суы ака торур - тарихи әсәр" дигән әдәби бюллетень белән таныштыра.

II бүлек. "Кем бу?"

Алып баручы сорауга карата мондый өзекләр тәкъдим итә:

  1. "Атасы кебек ул таза,эре сөякле иде . Тик аңа караганда ул буйга тәбәнәгрәк, иңбашка киңрәк. Борын асты әле аның яңа гына караеп килә." (Тотыш)

  2. "Ул үзенең үткән бала чагы белән, көн дә күреп өйрәнгән агач өйләр, тар урамнар , җилдә-яңгырда караеп беткән коймалар , капкалар белән, кырыс ирләр белән, зәңгәр төтеннәр белән саубуллашты" (Тотыш)

  3. "Баштанаяк ул тимергә төренгән , шуңа күрә аның сөңге, кылыч үтәрдәй бер генә йомшак җире дә юктыр кебек. Үзенең таза , көр кола атында ул таштан уеп ясалган баганадай нык утыра; киң битле, зур башлы." (Чәкән алпагыт)

  4. "Кыска итеп киселгән сакал-мыеклы, озынча битле, очкынланып торган шаян, тере күз карашлы чандыр бер кеше."(Ямгырчы би.)

  5. "Юлда,тар аралыкта яхшы акбүз атка атланган бер кеше күренде. Бу кеше йөзләгән, меңләгән ир-атлар арасында таудай калкып, ерактан ук күзгә ташланып тора иде." (Алмыш хан.)

  6. "Ул чирмеш, урман кешесе, шуңа күрә атта яхшы орыша алмый. Аяк өсте орышка исә аңа беркем каршы тора алмый иде." (Будрач сукман.)

  7. "Үзенең җиңгәнлеген белдереп, кызыл итеге белән аның күкрәгенә басты, кылычын итек башы янына терәде." (Корыч-Тимер)

  8. "Ул илле яшьләр чамасындагы богадай таза, имәндәй төз, озын буйлы ир иде . Тик бу тыштан караганда гына шулай. Таза"имәннең" эченә корт төшкән иде".(Күрән би.)

  9. "Гүзәллеге, тазалыгы аның күзгә бәрелеп тора иде. Аның көчле ялкын бәреп торган күз карашы, яшь, сылу йөзе, тубыгына җиткән кара толымнары, тулы, төгәл буй-сыны бер карауда ирләр токымының аңын җуяр иде." (Койтым бикә.)

  10. "Кыз күндәм генә урыныннан купты, сөрмәле күзләрен күтәреп карарга кыймыйча, яралы егеткә таба атлады." (Аппак.)

  11. "Озын борынлы, җирән сакал-мыеклы таза гына бер гарәп җиң очыннан бөтәрләнгән битекне алды да укырга җыенды". (Хәлифә илчесе Сүсән әр-Рассинның битекчесе Әхмәт ибн Фадлан.)

  12. "Озынча ак битле, кара кашлы бу чандыр кызның күз карашы, учак җылысы кебек, җылы да, ягымлы да иде." (Тәңкә.)

III бүлек. "Сез ничек аңлыйсыз?"

Укучылар үзләре сәхнәләштергән өзекләрне күрсәтәләр. Викторинада катнашучы укучылар бу геройларны таныйлар һәм аларга үз мөнәсәбәтләрен белдерәләр.

I күренеш.

Катнашалар: Күрән би

Тотыш

Койтым бикә

Бик нык йончыган Күрән би утырып тора. Баштанаяк коралланган Тотыш басып тора. Читтәрәк сакчылар, кораллы ирләр.

Тотыш. Атам, анам! Ырудашлар, ил агалары! Тыңлагыз, сезгә сүзем бар! Күрәсезме, ырудашлар, безнең көчебез җитәрлек түгел. Мин Алмыш ханның иң көчле алыбы белән очрашырга телим. Мин бер үзем ыру өчен ягыдан үч алырга телим! Җиңсәм, болгарлар буш кул белән китәр, җиңеләм икән- калан түләрсез!

Күрән би. Углым! (кочагына алып) Бүгеннән башлап син-ир! Әй, ырудашлар, ишетәсезме, Тотыш углым минем ир булды! Мин аның теләгенә каршы килмим, мин аңа ак юл телим, җиңү телим. Орыш, углым, ягы белән, күрсәт ирлегеңне!

Тотыш. (битекне укый) "Бергә өч." Димәк, мин өч алыпны җиңәргә тиеш .

Күрән би.(битекне урталай ертып) Бу тигезлек түгел. Бу бернинди йолага да, түрәгә дә туры килми.Алар бездән юри көләләр.

Тотыш.Мин барыбер орышам атай.

Койтым бикә керә.

Койтым бикә. Бергә өч булуына исем китмәсен, углым. Өчкә түгел, өч унга, өч йөзгә каршы чыгудан да курыкмый торган батыр бул, углым! Синең ерак бабаң Кайду алып шундый батыр булды, синең бик еракта калган ерак туганнарың барысы да шундый булдылар. Аларның туган ыруын туздыручыдан, атаңның туган җирен басучыдан канлы үч ал, углым! Теләгем шул: куркуыңны салып тапта!

Тотыш. Мин курыкмыйм, анам!

Күрән би. Бу-тигезлек түгел. Бу бездән көлү!

Койтым бикә. Син ни телисең, би?! Ягыдан син кызгану, тигезлек, изгелек көтәсеңмени?! Ул сине таларга, үтерергә, яндырырга килгән, түбәнсенеп шуңа үпкәләргә уйлыйсыңмы?! Күтәр башыңны, күзеңне ач!

Күрән би. (мыгырданып) Язмыш... каргыш.

Бу эпизодка карата түбәндәге сорауларны биреп була:

Тотышның үз ыругы, милләте өчен көрәшергә теләк белдерүенә ничек карыйсыз? Сезнеңчә бу дөресме? Аңа нәрсә көч бирә?

  • Дөрес. Чөнки ул үз ыругын саклап калу турында гына уйлый. Бу гадел көрәш түгел. Үз җирен, ыругын, ата-анасын яклап сугышка чыккан егеткә гаделсезлек кузгаткан үч тойгысы көч бирә.

II күренеш.

Алмыш хан, алтын- көмешле киемнәрен салмыйча, ике кулы белән биленә таянып, ятагында утыра. Ятак турысында гарәп иҗекләре белән изге сүзләр язып эленгән. Түшәмнән көмеш чылбырга тагылган алтын эт башы да асылынып тора.

Алмыш хан.( Көр тавыш белән) Кем бар анда? Керсен.

Койтым бикә. (Башындагы бүреген салып, хан алдына тезләнә) Мин, Акбүре ыруының башы Күрән бинең хатыны.

Алмыш хан.Син!

Койтым бикә.Мин сиңа үтенеч белән килдем.

Алмыш хан.Чынмы бу, синме?(шатланып.)

Койтым бикә. Бу-мин, Күрән бинең хатыны.

Алмыш хан.(елмаеп, бикәнең күзләренә карап)Алайса,син Күрән бидә? Белмәдем, монда мин элегрәк килгән булырыем.

Койтым бикә. Ярый әле элегрәк килмәгәнсең.(ачу белән.)

Алмыш хан.Менә килдем, таптым! Алам!

Койтым бикә.Инде соң.(салкын гына)

Алмыш хан.Соң түгел!

Койтым бикә.Соң!(кырыс тавыш белән)Синең атаң Шелке минем туган ыруымны туздырды,атамнан-анамнан аерды.Инде менә син килдең минем икенче оямны туздырырга.Син миңа кан-яшь, кайгы алып килдең.Минем икенче туган ыруымны да син кара кайгыга салдың.Моннан унтугыз ел элек мин берни аңламыйдырыем.Инде мин күпнәрсәне аңлыйм.Мин сиңа үтенеч белән килдем.

Алмыш хан.Сөйләп кара.

Койтым бикә.(калтыранып) Мин...Тотыш угланның анасы.

Алмыш хан.Тотышның?!

Койтым бикә. Әйе. Син аны миңа кайтарып бир. Үлеме, тереме-кайтарып бир.Үтенечем шул.

Алмыш хан.Синеке? Синеке генә түгел, минеке дә!

Койтым бикә.(кычкырып)Юк, синеке түгел! Бир углымны миңа!Яралы килеш, үле килеш... теләсә ничек кайтарып бир.Мин шуңа килдем, шунсыз китмим.

Бу эпизодка карата түбәндәге сораулар бирелә.

1.Койтым бикә Алмыш хан янына нинди максат белән килә?Максатына ирешәме? Ни өчен,Тотышны алып яки күреп китә алмаса да, ул Алмыш ханга саулык тели.

Алмыш хан үзе дә, гаскәре дә Тотышның батырлыгына,кыю,чая булуына, җитезлегенә, осталыгына сокланалар, аны танымый кала алмыйлар. Улын коткару уе белән килгән Койтым бикә моны аңлый. Шуңа күрә ул, улын әсирлектән коткара алмаса да, аңа мөнәсәбәтнең яхшы булачагына ышанып,тыныч күңел белән кайтып китә.

III күренеш.

Базар күренеше.Сатучылар үз таварларын мактый-мактый саталар.

Алмыш хан белән Святослав очраша.

Святослав. Кенәз Родославның илчесе бертуган инесе Святослав сатучы буюк Болгар юртның башы Алмыш ханга исянлек-саулык, байлык тели, күп яшь тели!

Алмыш хан. Синең туганыңа да, синең үзеңә дә шуны ук телим. Ни алып килдең!

Святослав. Илле баш кол, меңнән артык тире. Агам кенәз Родослав сиңа кюп бюләкләр җибәрде.

Алмыш хан. Урдага илтерсең.

Святослав. Без сиңа зур үтенеч белән килдек, хан.

Алмыш хан. Кенәзнең уе изге булса, сезгә урын-түрдән!

Святослав. Без изге теләк белән килдек, хан.

Алмаш хан. "Изге теләгегез" ниндирәк шулай да?

Святослав. Безгә ашлык кирәк. Ачтан кеше кырыла.

Алмыш хан. (сагаеп) Ашлык кирәк.

Святослав. Ашлык. Күп ашлык! Коткарсаң, безне син генә коткарасың, хан.

Алмыш хан. (куанганын сиздермәскә тырышып) Иртәгә урдага килерсең- шунда ныгытып сөйләшербез. - Кайгырма! Ашлык миндә җитәрлек. Унике батман бодай кенәзгә миннән бүләк булыр.

Бу эпизодка карата түбәндәге сораулар куела:

Алмыш ханның сату-алу сәясәте дөрес булганмы? Ни өчен?

-Дөрес булган. Чөнки Алмыш хан илне саклау һәм ныгыту өчен тырыша.

Илнең икътисадын, халыклар арасында ышаныч, таркаулык урнаштыруда автор аеруча сату алу бәйләнешләренең, нормаль сәүдәнең бәрәкәтле уңай йогынтысын басым ясап күрсәтә.

Бу сәүдә, автор сүрәтләвенчә,мөшкел хәлдән чыгарга ярдәм итә.

IV бүлек. "Боларны таныгыз?"

Укучылар ясаган рәсемнәр буенча "Бу кем?" дигән сорау куела.

Алмыш хан, Тотыш, Койтым бикә, Утташ кам рәсемнәре күрсәтелә.

V бүлек. "Кайда? Кайчан?"

Бу мәкаль - әйтемнәр кемнәргә карата әйтелгәннәр?

  1. "Эт күңеле-бер сөяк".

(Ил картлары ясак таләп итеп килгән Алмыш ханга мөнәсәбәтләрен белдерәләр.

  1. "Җиңүчеләрне елмаеп каршы алдылар, йодрык күрсәтеп озатып калдылар".

(Хан гаскәрләренә мөнәсәбәт антитеза юлы белән белдерелә.)

  1. "Суларга тын җитмәде, уйларга уй җитмәде"

(Алмыш хан гаскәренең якынлашуы хакындагы хәбәрнең Күрән бигә йогынтысын әдип шундый янәшәлек белән белдерә.)

4. "Ханга ышанма, Әтилгә таянма."

(Язучы борынгы мәкальне бераз үзгәртеп, ханны характерлау өчен файдалана.)

VI бүлек.

"Бу әйбер кемнеке була алыр?"

Бер укучы әйберләрне күрсәтә, калганнар җавап бирәләр.

  1. Көмеш беләзек. (Койтым бикәгә Ямгырчы би бүләк итә.)

  2. Думбыра ( Бәкәч чәчәннеке.)

  3. Каурыйлы ак чалма ( Алмыш ханныкы)

  4. Йөзек. ( Аппак Тотыш артыннан Койтым бикәгә бүләк итеп җибәрә.)

  5. Кыска тун. (Тотышныкы)

VII бүлек. "Тагын... тагын"

Түбәндәге сораулар буенча викторинаны дәвам итү.

  1. Сугышта җиңелүче җиңүчегә түли торган еллык салым, ясак.

(Калан)

  1. Борынгы төркиләрдә дәүләт башлыгы, хан, патша.

(Каган)

  1. Болгар чорында дәүләтне ничек атап йөрткәннәр?

(Йорт)

  1. Битек сүзенең тәрҗемәсе.

(Хат)

  1. Батыр, алып, көрәшче.

(Алпагыт)

  1. Сугышчыларның очрашканда бер-берсен тану өчен алдан билгеләп куйган сүзе.

(Ым)

  1. Хатын-кыз хәнҗәре.

(Кәзлек)

  1. Берәр таләпнең үтәлүен тәэмин итү өчен дошман якларның берсе тарафыннан кулга алынган каршы як кешесе.

(Тотык)

  1. Бу әсәрдә катнашмаган герой? Кайсылары артык?

Тотыш, Күрән би, Албуга, Койтым бикә, Корыч-Тимер, Алмыш хан, Утташ кам, Аксак-Тимер.

Шушы сораулар белән викторина тәмамлана. Йомгак ясала, укучыларның җаваплары бәяләнә.








Н. ФӘТТАХНЫҢ

"ИТИЛ СУЫ АКА ТОРУР"

ӘСӘРЕ БУЕНЧА

ДӘРЕС - ВИКТОРИНА.


Укытучы: Сәлимҗанова Зөлфия Заһит кызы.

© 2010-2022