• Преподавателю
  • Другое
  • Творческая работа обучающегося Мәңгелек хәтер, победителя муниципального тура республиканского конкурса детского творчества Место подвига - Афганистан

Творческая работа обучающегося Мәңгелек хәтер, победителя муниципального тура республиканского конкурса детского творчества Место подвига - Афганистан

Раздел Другое
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы муниципаль бюджет учреждениесе

"Александр Бистәсе төп гомуми белем бирү мәктәбе"











"Мәңгелек хәтер"



7 класс укучысы Ионов Виталийның эше.

Җитәкчесе: татар теле һәм укытучысы

Хадиуллина Рузалия Хәсән кызы







2015 ел

Зәй шәһәренең Ленин урамындагы унтугызынчы йортның стенасына мемориаль такта беркетелгән. Тактада интернациональ бурычын үтәгәндә батырлырча һәлак булган егетнең туган һәм үлгән елы, бу йортта яшәгәнлеге турында язылган. Ленин урамыннан узган саен күзем шул тактага төшә. Егетнең вакытсыз өзелгән яшь гомере, әти-әнисенең өзелеп ачынулары, афган сугышы һәлакәтләренең ачысы турында сөйлидер кебек бу такта. Бу йорт яныннан әнием белән сөйләшми генә узабыз. Кызыксынулар, сораулар аннары гына яңгыр кебек ява башлый. Күп белергә омтылуым безне Зәй шәһәренең туган якны өйрәнү музеена китерде. Музей хезмәткәрләре безгә бу якташыбыз турында менә нәрсәләр сөйләде.

Кухарев Владимир Василий улы бер мең тугыз йөз алтмыш җиденче елның бишенче мартында Зәй шәһәрендә эшчеләр гаиләсендә туа. Гаиләдә ике малай үсә, ул кечесе була. Зәй шәһәренең дүртенче номерлы мәктәбендә укый. Мәктәптә укыганда ук техника белән җенләнә. Яхшы билгеләргә генә укыса да, егет мәктәпне тәмамлагач, техник училищега укырга керә. Аның хыялы - машина йөртүче булу. Укытучылары аның турында максатчан, кешелекле иде дип сөйлиләр, аның үрнәгендә яшь буынга тәрбия бирәләр. Владимир укыган дүртенче номерлы мәктәптә һәр елны унбишенче февраль көнне аның истәлегенә багышланган кичә уздырыла. Онытмый Володяны мәктәбе.

Язгы чакыру вакытында Владимир десантник булырга теләген белдерә. Казан шәһәрендә әзерлек курслары үтү вакытында егет өч тапкыр парашюттан сикерергә өлгерә. Ул өченче разрядлы парашютчы значогын алып Зәйгә кайта һәм укуын дәвам итә. 23 мартта, кинәт кенә, егеткә армия сафларына чакыру килеп төшә. Укуын да бетермичә армия хезмәтенә китәргә туры килә.

Армиягә китәр алдыннан Владимир биш ел буе яратышып йөргән кызына өйләнешергә тәкъдим ясый. Унтугызынчы апрельдә, үз туеннан ук , Владимирны армиягә озаталар.

Дөньяның кайнар ноктасында хезмәт итә ул, Афганстанда. Монда да Владимирның техникага булган сәләтен, аңа тартылуын күреп алалар. Шуңа күрә БТР машиналарын төзекләндерү күбрәк аның өстендә була. Ике ел буе Владимир БТР машинасын йөртә. Тырыш һәм намуслы хезмәте өчен җитәкчеләре аның хәрби билетына икенче класслы машина йөртүче дип язарга вәгъдә бирәләр һәм үтиләр дә.

Владимирга Афган хөкүмәте тарафыннан бирелгән Мактау кәгазъләре бүген музейда саклана. Алар берничә генә түгел, алар төгәл унике. Менә берсе Афган халкына намус белән хезмәт иткән өчен, икенчесе Логар провинциясендә Апрель революциясенә ярдәм күрсәткән өчен, өченчесе... Бу Мактау кәгазъләре барысы да Владимирның намуслы, батыр йөрәкле солдат булуы турында сөйлиләр. Иле ни кушса, шуны үтәгән егет. Иленә таянган, иленә ышанган. Кече сержант, десант-штурмлаучыларның командиры Кухарев Владимир унбер сугыш операциясендә катнашкан.

Бер мең тугыз йөз сиксән җиденче елның унынчы маенда , егетнең хезмәт итү вакыты тулып узгач, сөйгәне янына кайтырга хыялланып яшәгән көннәрнең берсендә, дошманнар миномётлардан заставага таба ут ачалар. Командир егет куркып калмый, хәрби частьнең төп көчләренә үтеп керергә омтылган дошманны тоткарлый. Әмма Владимир бәрелеш вакытында каты яралана һәм һәлак була.

Кешеләрнең якты, бәхетле тормышлары өчен гомерен биргән егет Россия тарихына кереп калырга хаклымы? Әлбәттә, хаклы. Зәебез - ул Россиянең кечкенә бер почмагы. Зәйдә Кухарев Владимирны онытмыйлар, үсеп килгән буыннарны да мәңге яшь калган Володя белән таныштыралар, якташыбыз белән горурланырга өйрәтәләр. Зәй шәһәренең бер урамы Кухарев Владимир исемен йөртә.

Авылдашларыбыз Владимир Зайцев һәм Сомов Сергей да Афганстанда хезмәт иткәннәр. Алар икесе дә Александр Бистәсенә ике авылдан күчеп килгәннәр. Армия хезмәтенә бер мең тугыз йөз сиксән бишенче елда алынып, күрше провинцияләрдә хезмәт иткәннәр.

Мәктәпкә очрашуга аларның әти-әниләре дә чакырылган иде. Уллары армия хезмәтендә чакта ниләр кичергәнен әниләре елап сөйли алса, әтиләре күз яшьләренә буылып тын гына утыра бирделәр. Бу ике афганчы да сугыш турында тыныч кына сөйли алмыйлар. Һәлак булган иптәшләре, атышлар бүген дә төшләренә кереп борчый икән бит.

Төркмәнстанның Ашхабад шәһәрендә биш ай ярым укулар узгач, Зайцев Владимирны инженер-авиация батальоны составында аэродромнан төнлә Афганстанга җибәрәләр. Кабул шәһәренә килеп төшкәч, Владимирны андагы сугышчан киеренкелек таң калдыра. Порван провинциясенең Баграм шәһәрендә йөз дә беренче мотострелоклар дивизиясендә хезмәт итә ул. Аларның бурычына ягулык материалларын дошманардан саклау, хәрби техниканы әзерлектә тоту һәм төзекләндерү керә. Порван провинциясе Кухарев Владимир хезмәт иткән Логар провинциясеннән ерак булмый.

Шул ук вакытта Сомов Сергей Афганстанга Таҗикстанның Термез шәһәреннән килеп эләгә. Порван провинциясенең Газни шәһәрендә беренче разведчиклар взводында разведчик хезмәтен башкара. Бер мең тугыз йөз сиксән алтынчы елның 27 августында җиңелчә яралана. Икенче яралануы бик җитди була. Кабул, Ташкент, Симферополь, Самара хәрби госпитальләрендә дәвалана. Хәзер дә яралары аңа тынгы бирми ачылып кына торалар.

Бу провинцияләрдә бер мең тугыз йөз сиксән бишенче елларда дошманнарның явыз башлыгы Ахмад Шах Махсуд банда формированияләре аеруча ерткычлана. Бер генә дә тыныч көн булмый иде дип сөйли авылдашларыбыз. Ике ел коточкыч киеренкелектә яши егетләр. Аңа карамастан хәрби бурычларын намус белән үтиләр. Мактау грамоталары күп булса да, алар белән мактанырга яратмыйлар алар. Бәрелешләр турында да теләп сөйләмиләр. Сезгә бу турында белмәү яхшырактыр дип куя егетләр. Авыру йөрәкләрендә күңел яралары яңара күрәсең.

Хәзерге вакытта да Владимир белән Сергей тыныч тормышта бергә иген игәләр, җан күршеләр Слобода авылында үрнәк гаилә булып яшиләр. Салкын акыллы, сабыр, кешелекле алар, язмышлары да бертөсле. Владимир агроном булып эшли, Сергей - тракторчы. Авыр сынаулар үтеп иң яхшы кешелек сыйфатларын югалтмаган "афганец"ларыбызны да геройга тиңлисе килә. Гап-гади кешеләр булсалар да, көчле рухлы алар. Алар безнең геройларыбыз, Россия тарихын төзегән кешеләр. Афганистан һәм аның сугышчылары турында хәтер мәңгелек булсын!





© 2010-2022