• Преподавателю
  • Другое
  • Рабочая программа по татарской литературе для 6 класса татарских групп школ с русским языком обучения

Рабочая программа по татарской литературе для 6 класса татарских групп школ с русским языком обучения

Раздел Другое
Класс 6 класс
Тип Рабочие программы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:


« Килешенде »

Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының МБ җитәкчесе

__________ / Гыйзәтуллина Л.М./

1 нче санлы беркетмә

« ____» ___________ 2015 нче ел

«Килешенде »

Директор урынбасары

___________ / Волкова О.И./

«_____» ______________2015 ел

« Расланды»

Мәктәп директоры

____________ /Костюхин В.И./

Боерык № ______

« _____ » ____________ 2015 ел











6 ик сыйныфы өчен

(татар төркемнәре)

Татар әдәбиятыннан

ЭШ ПРОГРАММАСЫ


Татарстан республикасы

ДББУ «Советлар Союзы Герое

Николай Волостнов исемендәге

Васильево кадет - интернат мәктәбе»



Төзүче: Гыйзәтуллина Гөлнара Идрисовна

I категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы



Педагогик совет утырышында гамәлгә керде

1 нче беркетмә "____" __________ 2015 ел



2015-2016 нчы уку елы

Аңлатма язуы.

Эш программасы статусы.

Эш программасы түбәндәге документларны исәпкә алып төзелә:

1. "Мәгариф турында" Россия Федерациясенең Законы ("Закон об образовании" Закон Российской Федерации)

2. "Мәгариф турында" Татарстан Республикасы Законы.

- 6 статья - белем алу теле (телләре)

-10 статья -уку-укыту программалары

- 32 статья - мәгариф учреждениесенең вәкаләтләре һәм җаваплылыгы.

3. "Рус телендә урта(тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы" 1-11 нче сыйныфлар. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән, Казан, "Мәгариф" нәшрияты, 2010нчы ел.

4. Дәреслек: 6нчы сыйныф өчен Ф.Г.Галимуллин, Ф.К.Мифтиева, И.Г.Гыйләҗев тарафыннан эшләнгән "Татар әдәбияты" дәреслеге (Казан, "Мәгариф" нәшрияты, 2010нчы ел)

Әдәбият укытуның максаты һәм бурычлары.

  1. Укучының татар әдәби телен үзләштерүенә, текстны аңлап, сәнгатьле итеп, йөгерек укуына, дөрес яза белүенә, әдәби тел нормаларын саклап, төрле темаларга иркен сөйләшүенә ирешү.

  2. Балаларны гомумән татар әдәбияты, халык авыз иҗаты, татар халкының җыр-музыкасы, театры, сынлы сәнгате белән таныштыру, күренекле язучылар һәм аларның әсәрләрен үзләштерүләренә ирешү.

  3. Укучыларга татар халкының килеп чыгышы, тарихи язмышы, чит илләрдәге милләттәшләребез тормышы турында мәгълүматлар бирү.

  4. Халык тарихын һәм мирасын өйрәнү аша яшьүсмерләрдә Ватанга, халыкка, туган илгә мәхәббәт, олыларга, кечеләргә һәм, гомумән, кешегә ихтирам, мәрхәмәтлелек , шәфкатьлелек тәрбияләү. Шулай ук хезмәт тәрбиясе һәм эстетик тәрбия бирү.

Аңлашыла ки, бу бурычлар, аерым-аерым күрсәтелсәләр дә, үзара тыгыз бәйләнгәннәр. Алар бердәм уку-укыту процессында гамәлгә ашырылалар, чөнки дәрестә белем бирү, шәхес формалаштыру бергә бәйләп алып барыла.

Программага әсәрләр киләчәк яшь буынны мәрхәмәтле, шәфкатьле, туган як табигатен саклаучы һәм яратучы, кешелекнең уңай сыйфатларына ия булган, милләт мәнфәгатьләрен яклардай кеше итеп тәрбияләү бурычларын күз алдында тотып сайланды.

Укучыларга рухи, милли һәм әхлак тәрбиясе бирүдә, аларны халкыбызга хезмәт итәрдәй шәхес буларак формалаштыруда бу әсәрләрнең роле зур. Яшь буынга милли яшәү рәвешен җиткерүдә, аның үзаңын үстерүдә, бу юнәлештә гамәли адымнар ясауга әзерләүдә әдәбият мөһим җирлек булып тора.

Башлангыч сыйныфлардагы эзлеклелекне дәвам иттереп, укучыларның белемнәрен тулыландыру максатыннан, халык авыз иҗатыннан да үрнәкләр алынды. Беренчедән, алар укучыларга фольклордан тулырак мәгълүмат бирә, икенчедән, телгә караган белемнәрне гамәли яктан ныгыту өчен материал буларак кулланыла.

Әдәби әсәрләрне өйрәнү барышында укучыларны сәнгатьле уку алымнарына өйрәтү дә әһәмиятле. Бу җәһәттән эш түбәндәге юнәлешләрдә алып барыла:

• татар теленең үзенчәлекле авазларын әйтү күнекмәләре булдыру;

• суз басымын дөрес куя белү;

• логик басымны дөрес куя белү;

• җөмләне фразаларга бүлү һәм дөрес пауза белән уку;

• тавышны дөрес төшерә һәм күтәрә белү, интонацияне дөрес куллана белү күнекмәләре булдыру

Программада ятлау өчен әсәрләр, сөйләшү тематикасы, сыйныфтан тыш уку тематикасы тәкъдим ителә, укучыларның уку сыйфатын билгеләү максатында әдәби әсәрләр белән эшләүгә, әдәбият теориясеннән белем-күнекмәләр булдыруга таләпләр бирелә.

Матур әдәбиятны, шул рәвешле, төрле яклап өйрәнү һәм үзләштерү укучыларның сөйләм һәм язу күнекмәләрен камилләштерүгә ярдәм итә. Болар һәммәсе урта белемгә ия булган яшьләр ана телендә фикерли, иркен сөйләшә, дөрес яза белергә тиеш дигән максатка ирешергә ярдәм итә.

Яңа уку елы башына укучыларның белем, осталык һәм күнекмәләренә кыскача характеристика.

  1. Әкиятләр, аларның төрләрен, геройларның төп сыйфатларын аера белү. Язучылар язган әкиятләрнең үзенчәлекләрен белү.

  2. Мәкальләр, әйтемнәр, табышмаклар, шарадалар һәм укучыларның тапкырлыгын, зирәклеген билгеләүдә аларның ролен аңлау.

  3. Хикәя жанрының үзенчәлеген белү. Әдәби әсәрнең сюжетын тотып ала белү. Әдәби әсәрләрдән сурәтләү чараларын таба белү.

  4. Уңай герой, лирик герой төшенчәләрен аера белү.

  5. Өйрәнгән әдәби әсәрнең эчтәлеген белү.

  6. Классик әдипләрнең тормыш һәм иҗат юлларының төп фактларын истә калдыру.

  7. Әдәби текстны кабул итү, укыган буенча план төзү.

  8. Геройларга характеристика бирү.

  9. Укыганга үзеңнең мөнәсәбәтеңне белдерү, әсәрне (өзекне) сәнгатьле итеп уку.

  10. Әдәби әсәрдәге эпизодларны һәм геройларны чагыштыру, автор позициясен ачыклау.

  11. Аңлап, йөгерек, сәнгатьле уку, уку тизлеге 1 минутка 70-80 сүздән ким булмаска тиеш. Аңлап һәм эчтән шома уку күнекмәләренә ия булу. Дөрес, тиешле тон һәм интонацияне сайлап, сәнгатьле уку ярдәмедә текстның эчтәлеген төшендерә алу.

6нчы сыйныф укучыларының белем, осталык һәм күнекмәләренә төп таләпләр.

Татар халык авыз иҗаты жанрларыннан:

  • әкиятләр, аларның төрләрен, геройларның төп сыйфат­ларын аера белү;

  • язучылар язган әкиятләрнең үзенчәлекләре;

  • мәкальләр һәм табышмаклар. Укучыларның тапкырлы­гын, зирәклеген билгеләүдә аларның роле;

  • җырлар һәм аларның төрләрен аера белү;

Әдәбият теориясеннән;

  • хикәя, фантастик хикәя, повестьне аера белү;

  • шигырь һәм поэманың үзенчәлекләрен белү;

  • драма жанры турында аңлатып бирү;

  • әдәби әсәрнең сюжетын тотып ала белү;

  • уңай герой, лирик герой төшенчәләрен аера белү;

  • әдәби әсәрләрдән сурәтләү чараларын таба белү;

- әдәби текстны кабул итү һәм анализлау, укыган буенча план төзү;

- геройларга характеристика бирү;

- әдәби әсәрдәге эпизодларны һәм геройларны чагыштыру, автор позициясен ачыклау.

Татар мәдәниятеннән:

  • татар халкының гаилә-көнкүреш, гореф-гадәт һәм йола­ларын аңлата белү;

- милли йолалар, бәйрәмнәр, орнаментларны аера белү;.

Сөйләм эшчәнлегенә:

  • текстның исеме, андагы таныш сүзләр ярдәмендә укучыларның эчтәлекне аңлаулары;

  • укылган текст турында әңгәмәдә катнаша алу, сөйләмдә гади һәм җәенке җөмләләрдән файдалана алу;

  • өйрәнелгән язучылар турында сөйләп бирү;

  • укылган текстның эчтәлеген сөйли һәм нәтиҗә ясый белү, аңа үз мөнәсәбәтеңне белдерә алу;

  • тәкъдим ителгән ситуация, тема яки рәсем турында 8-10 җөмләдән торган текст белән сөйли белү;

  • уку һәм сөйләм барышында орфоэпик нормаларны саклау;

  • балалар өчен басылган вакытлы матбугат материалларын уку һәм файдалана белү.

Программаның эчтәлеге.

Бүлекләр, темалар

Сәгать

саны

Сөйләм телен үстерү

1

Халык авыз иҗаты. Җырлар.

1

2

Казан Кремле, Сөембикә манарасы һәм аларның архитектурасы.

1

3

Абдулла Әхмәтнең тормыш юлы турында белешмә. Абдулла. Әхмәт "Үги кыз" пьесасы.

2

4

Муса Җәлилнең тормыш юлы, иҗаты. Муса Җәлил "Чәчәкләр", "Кызыл ромашка" шигырьләре.

2

5

Җырчы Зөләйха Хисмәтуллина. Җырчы Азат Аббасов. Композитор Рөстәм Яхин

1

6

Абдулла Алишның тормыш юлы, иҗаты. А. Алиш "Ялкаулык - хурлык, тырышлык - зурлык" әкияте.

1

7

Габдрахман Әпсәләмовның тормыш юлы, иҗаты. Г. Әпсәләмов "Миңа унтугыз яшь иде" повесте. Б.с.ү. Батыр егет - ил күрке.

2

1

8

Һади Такташның тормыш юлы, иҗаты. Һ.Такташ "Иптәшләр" шигыре. Б.с.ү. Дуслык, иптәшлек турында.

1

1

9

Җ.Фәйзи тормыш юлы, иҗаты. Һ. Такташның "Урман кызы" шигыре..

1

10

Ибраһим Газинең тормыш юлы, иҗаты. И. Гази "Йолдызлы малай" әсәре. Б.с.ү. "Илгизәр - батыр рухлы малай" сочинение язу.

2

1

11

Халык артисты Ф.Халитовның иҗаты белән таныштыру. Халык артисты Ш.Биктимировның иҗаты белән таныштыру.

1

12

Зәки Нуриның тормыш юлы, иҗаты. З.Нури. "Яңа шәһәр" шигыре. Б.с.ү."Казаным-башкалам"

1

1

13

Сибгат Хәкимнең тормышы юлы, иҗаты. С. Хәким "Җырларымда телим" шигыре, "Бакчачылар" поэмасы.

2

14

Ләбибә Ихсанованың томыш юлы, иҗаты. Л. Ихсанова "Лачын кыз", "Бүләк" әсәрләре.

2

15

Равил Фәйзуллинның тормыш юлы һәм иҗаты. Р. Фәйзуллин "Күмәч пешерүчеләр җыры" шигыре. Б.с.ү. Икмәк йөзе.

1

1

16

Ф.Хөсни. "Сөйләнмәгән хикәя".

1

17

Шәүкәт Галиев "Саумысез, арышларым!"

1

18

Радик Фәизов. "Ә җирдә тереклек бармы?"хикәясе.

1

19

Нур Әхмәдиев "Минем туган көнем" хикәясе.

2

20

Илгизәр Солтан "Туган якта кунакта", "Туган телем", "Илнар теләге".

1

21

Милли традицияләр. Милли йолалар. Милли бәйрәмнәр. Сабантуй.

1

22

Сабан туе күренешләре. Г.Бәширов "Көрәш",. Ф.Хөсни "Атлар чаба сабан туенда".

1

23

Милли киемнәр. Галимнәр һәм язучылар милли киемнәребез турында. Милли орнаментлар. Йомгаклау.

1

Бәйләнешле сөйләм үстерү:5 сәгать

Әсәрләрне уку һәм өйрәнү: 30 сәгать

Барысы: 35 сәгать

30

5

Укыту-методик комплекты

1. "Рус телендә урта(тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы", Казан"Мәгариф" нәшрияты, 2010нчы ел.

2. Ф.Г.Галимуллин, Ф.К.Мифтиева. Татар әдәбияты. Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпнең 6нчы сыйныфы өчен дәреслек-хрестоматия (татар балалары өчен). Казан. Мәгариф. 2010нчы ел.

3. Ф.К.Мифтиева, Ф.Г.Галимуллин. Рус мәктәбендә татар балаларына әдәбият укыту. 6нчы сыйныф. Укытучылар өчен методик кулланма. Казан. Мәгариф. 2001

4.Гайфуллина Ф.А.Әдәбият дәресләрендә .Казан, «Яңалиф», 2006

5. Абдрахимова Я.Х. Татар әдәбияты дәресләрендә бәйләнешле сөйләм үстерү 5-7 сыйныфлар. Казан, «Мәгариф» 2007 ел.

6. "Урта мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы" Д.Ф.Заһидуллина. Казан"Мәгариф" нәшрияты, 2000нче ел.

7. "Мәгариф" журналы.

8. "Татар балалар әдәбияты" Л.И.Минһаҗева, И.Х. Мияссарова. Казан "Хәтер" нәшрияты, 2009нчы ел.

6 сыйныф татар әдәбияты (татар төркеме) 35 сәгать

Тема

Кол-во

часов

Тип урока

Характеристика деятельности учащихся


Требования к уров-

ню подготовки

Вид контроля

Домашняя работа

Дата

План

Факт

1

Татар халык авыз иҗаты.Җырлар.

1

Катнаш дәрес

Халык авыз иҗаты турында мәгълүмат бирү, аның

жанрлары, җыр жанры турында төшенчә бирү. Халык җырларын тыңлау, текстны уку. Билгеләмәне һәм жанрларны дәфтәргә язып кую.

Матур әдәбиятны сәнгатьнең бер төре буларак кабул итә белү. Фольклор һәм аның жанрлары турында мәгълүматка ия булу.

Кеше тормышында җырның әһәмиятен аңлау.

9нчы бит, сорауларга җавап.

2

Казан Кремле, Сөембикә манарасы һәм аларның архитектурасы.

1

Яңа материалны өйрәтү

Өй эшен тикшерү. Мәгълүмат бирү, презентация белән танышу, сорауларга җавап бирү, биремнәр үтәү, сүзлек эше,уку.

Казан архитектурасы белән танышу, сорауларга җавап бирә белү.

17нче бит, сорауларга җавап.

3

Абдулла Әхмәтнең тормыш юлы, иҗаты.

Драма әсәре турында төшенчә. А. Әхмәт "Үги кыз" пьесасы. Портрет турында төшенчә. (1, 2нче пәрдә)

1

Яңа материалны өйрәтү

Өй эше тикшерү.Тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә, сүзлек эше, уку, эчтәлек сөйләү, драма турында төшенчә бирү. Драмада кат-нашучылар белән таныштыру, портрет турында төшенчә бирү, сүзлек эше, рольләп укыту, уку дәвамында сораулар ярдәмендә эчтәлекне ачыклап бару,әкият эчтәлеген ача торган мәкальләр туплап язу.

Язучының тормыш юлы һәм иҗатының төп фактларын истә калдыру. Татар әдәбятын үстерүдәге роле, сөйләм телен үстерү. Драма жанрының үзенчәлекләрен белү. Портрет турында төшенчә. Рольләп уку күнекмәләрен камилләштерү. Сорауларга җавап бирә белү.

Тест(10 мин)

18-19нчы бит, эчтәлек, 27нче бит, сорауларга җавап. Зөһрә белән Мәфтуханың портретын язарга

4

А. Әхмәт "Үги кыз" пьесасы. (3, 4нче пәрдә). .Характеристика турында төшенчә

1

Белем һәм күнекмәләрне камилләштерү

Өй эшен тикшерү, сүзлек эше, рольләп укыту, укылган өлешнең эчтәлеген кыскача сөйләү, характеристикага төшенчә бирү, Әкияттәге уңай һәм тискәре образларны табу,аларга хас сыйфатларны билгелә,тексттан фразеологизмнарны табып, мәгънәләрен аңлату, әкият эчтәлеген ача торган мәкальләр туплап язу.

Рольләп уку күнекмәләрен камилләштерү. Сорауларга җавап бирә белү, әкияттәге уңай һәм тискәре образларны табу,аларга хас сыйфатларны билгели белү. Образларга характеристика бирә белү. Рольләп уку күнекмәләрен камилләштерү.

Образларга характеристика язу.

38нче бит, сорауларга җавап. Образларга характеристика бирергә.

5

Муса Җәлилнең тормыш юлы, иҗаты. "Чәчәкләр" шигыре

1

Катнаш дәрес

Өй эше тикшерү. Шагыйрьнең тормыш юлы турында белешмә, "Моабит дәфтәрләре" турында мәгълүмат бирү. Уку, сүзлек эше, альбом, презентация карау. Сәнгатьле һәм дөрес уку күнекмәләре булдыру, сорауларга җавап бирү. Сурәтләү чараларыннан чагыштыру, сынландыру турында төшенчә бирү. Шигырьдән чагыштыру, сынландыруларны табу..

Шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗатының төп фактларын истә калдыру. "Моабит дәфтәрләре" турында мәгълүматлы булу. Сәнгатьле уку күнекмәләрен

камилләштерү. Шигырьдән чагыштыру һәм

сынландыруларнны таба белү. Сорауларга җавап бирә белү.

Тест. 10мин.

45-47нче бит, эчтәлек,48-49нчы бит, сәнгатьле уку.

6

Муса Җәлил "Кызыл ромашка" шигыре Әдәбиятта, музыкада, сынлы сәнгатьтә Муса Җәлил образы.

1

Катнаш дәрес

Өй эшен тикшерү. Сәнгатьле һәм дөрес уку күнекмәләре булдыру, сорауларга җавап бирү, тел- сурәтләү чараларын табу, сүзлек эше. Шигырьне анализлау, төп фикерне ачыклау. Әдәбиятта, музыкада, сынлы сәнгатьтә Муса Җәлил образының бирелеше. Әңгәмә, укытучы сүзе.

Шигырьне яттан уку күнекмәләрен камилләштерү. Шигырьгә өлешчә анализ ясый белү. "Муса Җәлил- үлемсез шагыйрь" сочинение.

Шигырь ятлау. Сочинение язу

50-51нче бит, шигырь ятларга.

7

Зөләйха Хисмәтуллина, Азат Аббасов, Рөстәм Яхин иҗатлары

1

Яңа материалны өйрәтү

Өй эше тикшерү. Халык җырчысының тормыш юлы һәм татар җыр сәнгате өлкәсендәге хезмәте турында белешмә. Җырчы башкарган җырлар язмасын тыңлау, фикер алышу, татар музыкасы турында әңгәмә кору. Җыр сәнгатен үстерүдәге эшчәнлекләре, хезмәтләре. Татарстан гимн тыңлау.

Хронологик таблица төзү. Җырчыларның тормыш юллары һәм иҗатларыннан төп фактларын истә калдыру.Татар җыр сәнгатенә керткән рольләрен белү. Татар композиторының тормыш юлы һәм иҗатының төп фактларын истә калдыру. Хронологик таблица төзү.

52-58 нче бит, хронологик таблица төзергә.

8

Абдулла Алишның тормыш юлы, иҗаты.

"Ялкаулык - хурлык, тырышлык - зурлык" әкияте.

1

Катнаш дәрес

Өй эшен тикшерү. Язучының тормыш юлы турында белешмә. Презентация карау.

Сүзлек эше, уку, аерым өзекләрнең эчтәлеген сөйләү, сорауларга җавап, текстка план төзү, презентация карау, хезмәткә уңай мөнәсәбәт тәр бияләү.

Язучының тормыш юлы һәм иҗатының төп фактларын истә калдыру. План төзи белү. Лексиканы белү. Текстның

эчтәлеген сөйли белү. Текст

эчтәлегенә карата бирелгән

сорауларга җавап бирү,

әсәрнең әһәмиятен белү.

Тест. 10мин

59-62нче бит, эчтәлек. ,62-64 битләр, план нигезендә сөйләргә

9

Габдрахман Әпсәләмовның тормыш юлы, иҗаты. "Миңа унтугыз яшь иде" повесте( 67-74 нче бит)

1

Яңа материалны өйрәтү

Өй эше тикшерү. Тормыш юлы һәм иҗаты турында төшенчә, презентация карау. Сүзлек эше, дәреслектән уку, монологик сөйләм күнегүләре. Әңгәмә кору. Өзекләрне эчтәлеген аңлап уку. Язучы иҗатына күзәтү ясау, ярдәмче сорауларга нигезләнеп, аңа бәя бирү, хикәяләүнең үзгә алымы.

Язучының тормыш юлы һәм иҗатының төп фактларын истә калдыру. Татар әдәбятын үстерүдәге роле, сөйләм телен үстерү. Хикәяләүнең үзгә алымын белү.Маликның эш - хәрәкәтенә бәя бирү.

66-72нче бит, эчтәлек

10

Г. Әпсәләмов "Миңа унтугыз яшь иде" повесте.(72-80нче бит)

1

Белем күнекмәләрне камилләштерү

Өй эше тикшерү. Сүзлек өстендә эш. Әңгәмә кору. Өзекләрне эчтәлеген аңлап уку, ярдәмче сорауларга нигезләнеп, аңа бәя бирү, образга характеристика бирү, хатларның кеше тормышындагы әһәмияте. Җырның гадәти булмаган шартларда кешегә аеруча көчле тәэсир ясавы.

Лексиканы белү. Текст

эчтәлегенә карата бирелгән

сорауларга җавап бирү. Ма-

ликның эш-хәрәкәтенә бәя би-

рү, сурәтләү алымнарын белү, бәяләү. Маликка характерис-

тика бирү.

Сөйләм телен баету.

75нче бит, сорауларга җавап. Маликка характеристика бирергә.

11

Б.с.ү. Батыр егет - ил күрке.

1

Белем күнекмәләрне камилләштерү

Өй эшен тикшерү. Әңгәмә, фикер алышу, сорауларга җавап, батырлык темасына мәкальләр өйрәнү.

Сөйләм телен үстерү. Бәйләнешле фикерли белү сәләтен, дөрес җөмләләр төзү осталыгын үстерү.

Батырлык турында мәкальләр табып килергә.

12

Һади Такташның тормыш юлы, иҗаты. "Иптәшләр" шигыре.

1

Яңа материалны өйрәтү

Өй эше тикшерү. Тормыш юлы һәм иҗаты турында төшенчә, презентация карау. Сүзлек эше, дәреслектән уку, монологик сөйләм күнегүләре. . Сәнгатьле уку, шигырьне анализлау , сурәтләү чараларын табу, сорауларга җавап бирү. Шигырьнең темасын билгеләү. Лирик герой, рифма турында төшенчә бирү. Шигырьне анализлау.

Шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗатының төп фактларын истә калдыру. Татар шигъриятен үстерүдәге роле, сөйләм телен үстерү. Шигырьгә анализ ясый белү, автор фикерен билгеләү. Сәнгатьле итеп яттан уку күнекмәсен камилләштерә белү.

Тест. 10мин Шигырь ятлау..

87нче бит, сорауларга җавап, 87нче бит,

"Иптәшләр" шигырен ятларга..

13

Б.с.ү. Дуслык, иптәшлек турында.

1

Белем күнекмәләрне камилләштерү

Өй эшен тикшерү. Әңгәмә, фикер алышу, сорауларга җавап, дуслык темасына мәкальләр өйрәнү, хикәя язырга материаллар туплау.

Сөйләм һәм язма телен, хәтер һәм фикерләү сәләтен үстерү, рухи дөньяңны баету өстендә эшли белү.

Хикәя язу.

"Минем дустым" темасына хикәя язу.

14

Җ.Фәйзи тормыш юлы, иҗаты. Һ. Такташның "Урман кызы" шигыре

1

Катнаш дәрес

Өй эше тикшерү.Тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә. Музыка сәнгатен үстерүдә аның

хезмәтләре. Сүзлек эше, сайлап уку, әңгәмә, музыка тыңлау, сорауларга җавап бирү. "Урман кызы" җырын тыңлау, җырларга өйрәнү.

Татар композиторының тормыш юлы һәм иҗатының төп фактларын истә калдыру. Аның татар музыка сәнгатендә тоткан урынын белү. Татар музыкасына ихтирам уяту.

94нче бит,

сорауларга җавап.


15

Ибраһим Газинең тормыш юлы, иҗаты. И. Гази "Йолдызлы малай" әсәре

1

Яңа материалны өйрәтү

Язучының тормыш юлы Һәм иҗаты турында белешмә, уку, сүзлек эше, эчтәлек буенча үзара сорау-җавап бирешү. Әсәрне кычкырып

уку, аңлауны тикшерү, әңгәмә

үткәрү, эчтәлекне сөйләү, текст биремнәрен үтәү, сайлап уку,

сүзлек эше.

Язучының тормыш юлы һәм иҗатының төп фактларын истә калдыру. Татар әдәбятын үс-

терүдәге роле, сөйләм телен

үстерү.

Текст эчтәлегенә карата

бирелгән сорауларга җавап

бирү ,укыган әсәрне бәяли

белү, сөйләм телен баету, лексиканы белү.

96-97нче бит, эчтәлек,100нче бит, сорауларга җавап

16

И. Гази "Йолдызлы малай" әсәре. Анализлау.

1

Белем күнекмәләрне камилләштерү

Өй эшен тикшерү. Әсәрнең темасын һәм исемен ачыклау. Әсәрдәге геройның дошманга булган нәфрәтен күрсәтү, эчке дөньясын ачу. Әсәрнең эчтәлеген сөйләү, төп образга характеристика бирү.

Әсәргә өлешчә анализ ясый белү. Сугышның балаларга да иксез- чиксез бәхетсезлекләр алып килүен , әсәрнең әһәмиятен белү.

Образга характеристика язу

Илгизәр образына характеристика.

15.01

17

Б.с.ү. "Илгизәр - батыр рухлы малай" сочинение язу.

1

Белем күнекмәләрен тикшерү

Сөйләшү үткәрү, сорауларга җавап бирү, биремнәр үтәү, мәкаль һәм әйтемнәрнең мәгънәләрен аңлату, сочинениегә план төзү.

Сөйләм һәм язма телен, хәтер һәм фикерләү сәләтен үстерү, рухи дөньяңны баету өстендә эшли белү.

Сочинение язарга

Сочинениене

язып бетерергә

20.01

18

Халык артисты Ф.Халитовның, Ш.Биктимировның иҗатлары белән таныштыру.

1

Яңа материалны өйрәтү

Өй эше тикшерү. Тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә. Театр сәнгатен үстерүдәге эшчәнләге. Сүзлек эше, сайлап уку, әңгәмә, презентация карау.

Татар артистлары турында мәгълүматлы булу. Татар артистының тормыш юлы һәм иҗатының төп фактларын истә калдыру. Хронологик таблица төзү.

103-104нче бит, хронологик таблица, 106-107нче бит, сораулар төзергә.төзү.

22.01

19

Зәки Нуриның тормыш юлы, иҗаты. . "Яңа шәһәр" шигыре.

1

Яңа материалны өйрәтү

Өй эшен тикшерү. Әдипнең тормышы һәм иҗаты турында сөйләү, мөстәкыйль уку, әңгәмә, сорауларга җавап бирү. .

Сәнгатьле уку, шигырьне анализлау , сурәтләү чараларын табу, сорауларга җавап бирү. Шигырьнең темасын билгеләү.

Язучының тормыш юлы һәм иҗатының төп фактларын истә калдыру. Татар әдәбятын үстерүдәге роле, сөйләм телен үстерү.

Шигырьнең идея-

тематикасын ачыклау, сәнгатьле итеп яттан уку күнекмәсен камилләштерә белү.

Шигырь ятлау.

110нчы бит, сорауларга җавап

111нче бит,

"Яңа шәһәр"

шигырен ятларга.

29.01

20

Б.с.ү."Казаным-башкалам"

1

Белем күнекмәләрне камилләштерү

Презентация белән танышу, сөйләшү үткәрү, сорауларга җавап бирү, интернет материалларыннан файдалану, хикәя язарга әзерлек.

Бәйләнешле фикерли белү сәләтен, дөрес җөмләләр төзү осталыгын үстерү.

Хикәя язу

"Казаным - башкалам" темасына хикәя язып килергә.

5.02

21

Сибгат Хәкимнең тормышы юлы, иҗаты. "Җырларымда телим" шигыре

1

Яңа материалны өйрәтү

Өй эшен тикшерү, шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә. Презентация , альбом карау, сүзлек эше, мөстәкыйль уку, сорауларга җавап бирү. Сәнгатьле һәм дөрес уку күнекмәләре булдыру, сүзлек эше, сорауларга җавап бирү, өлешчә анализлау.

Язучының тормыш юлы һәм иҗатының төп фактларын истә калдыру. Татар әдәбятын үстерүдәге роле, сөйләм телен үстерү. Шигырьне өлешчә анализлау, шагыйрьнең хис- тойгыларын билгеләү. Матурлыкны шагыйрь күзе белән күрергә өйрәнү.

115 бит, сорауларга җавап бирү,

116нчы бит, сәнгатьле уку, анализ.

10.02

22

С.Хәким "Бакчачылар" поэмасы

1

Белем күнекмәләрне камилләштерү

Өй эшен тикшерү. Сәнгатьле һәм дөрес уку күнекмәләре булдыру, сүлек эше, сорауларга җавап бирү, өлешчә анализлау. Хезмәт кешесенә ихтирам тәрбияләү.

Сәнгатьле уку күнекмәләрен

камилләштерү. Салим абзыйның эчке дөньясын ачыклау. Яшәүнең үлемнән көчлерәк булуы.

Сәнгатьле уку, өлешчә анализ.

17.02

23

Ләбибә Ихсанованың томыш юлы, иҗаты. "Лачын кыз" әсәре.

1

Яңа материалны өйрәтү

Өй эшен тикшерү. Язучының тормыш юлы Һәм иҗаты турында белешмә, уку, сүзлек эше, эчтәлек буенча үзара сорау-җавап бирешү Уку, аерым өзекләрнең эчтәлеген сөйләү, сорауларга җавап бирү, образга бәяләмә бирү. М. Сыртланованың батырлыгы, кыюлыгы..

Язучының тормыш юлы һәм иҗатының төп фактларын истә калдыру. Татар әдәбятын үстерүдәге роле, сөйләм телен үстерү.

Мәгүбә Сыртланова батырлыгы турында сөйли белү, яшьләрне аның үрнәгендә тәрбияләү.

128-129нчы бит, хронологик таблица төзергә.,130-132нче бит, эчтәлек.

24.02

24

Л. Ихсанова "Бүләк" әсәре. Анализлау.

1

Катнаш дәрес

Өй эшен тикшерү. Әсәрне

кычкырып уку, аңлауны тикшерү,

әңгәмә үткәрү, эчтәлекне сөйләү,

текст биремнәрен үтәү, сайлап уку, образга бәяләмә бирү, сүзлек эше.

Текст эчтәлегенә карата

бирелгән сорауларга җавап

бирү ,укыган әсәрне бәяли

белү, сөйләм телен баету, лексиканы белү. Рәшитнең эш - хәрәкәтенә бәя бирү. Яшьләр арасындагы дуслык һәм мәхәббәт хисләренең сурәтләнүе.

Тест. 10мин

138нче бит, сорауларга җавап ,Рәшиткә характеристика язарга

3.03

25

Равил Фәйзуллинның тормыш юлы һәм иҗаты. "Күмәч пешерүчеләр җыры" шигыре.

1

Яңа материалны өйрәтү

Өй эшен тикшерү. Шагыйрьнең тормыш юлы турында белешмә бирү. Дәфтәрләргә кыскача язып кую. Презентация белән танышу, сөйләшү үткәрү, сорауларга җавап бирү. Сәнгатьле һәм дөрес уку күнекмәләре булдыру, А.Арсланов башкаруында "Күмәч пешерүчеләр җыры" шигырен тыңлау, сурәтләү чараларын табу, сорауларга җавап бирү, сүзлек эше. Һәр һөнәрнең үзенчәлеге, кирәклеге турында фикер алышу.

Шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗатындагы төп моментларны белү, татар әдәбятын үстерүдәге роле, сөйләм телен үстерү. "Икмәк пешерүчеләр җыры" шигырен яттан өйрәнү, икмәккә ихтирам,хезмәт кешесенә карата хөрмәт тәрбияләү.

Шигырь ятлау.

140-141нче бит, эчтәлек., 142нчебит, Шигырьнең бер строфасын ятларга

12.03

26

Б.с.ү. Икмәк йөзе.

1

Белем күнекмәләрне камилләштерү

Өй эшен тикшерү. Әңгәмә, уку, фикер алышу, сорауларга җавап.

Сөйләм телен үстерү. Бәйләнешле фикерли белү сәләтен, дөрес җөмләләр төзү осталыгын үстерү

145-146нчы бит, эчтәлек

19.03

27

Ф.Хөсни. "Сөйләнмәгән хикәя".

1

Яңа материалны өйрәтү

Өй эшен тикшерү. Ф. Хөснинең

тормыш юлын искә төшерү,

презентация белән танышу, әсәрне

кычкырып уку, аңлауны тикшерү,

әңгәмә үткәрү, эчтәлекне сөйләү,

сайлап уку, сүзлек эше,

сорауларга җавап бирү. Хикәя

жанры турында мәгълүмат бирү. Хикәяне анализлау. Баланың күңел дөньясын сурәтләүдә язучының осталыгын күзәтү.

Язучы иҗаты белән танышу, хикәянең эчтәлеген сөйли белү. Хикәя турында төшенчәне бирә белү. Хикәяне вакыйга ягыннан өлешләргә бүлү, һәр өлешкә исәмнәр кую. Төп вакыйганы таптыру. Мавыгу төшенчә- сенә салынган мәгънәне ачыклау. Биктимернең уңай һәм тискәре сыйфатларын таптыру.

Эчтәлеген сөйләү,

150 нче бит 1 нче бирем., Биктимернең уңай һәм тискәре сыйфатларын язып килергә.

31.03

28

Шәүкәт Галиев "Саумысез, арышларым!"

1

Катнаш дәрес

Өй эшен тикшерү. Ш. Галиевның

тормыш юлын искә төшерү,

презентация белән танышу. Сәнгатьле һәм дөрес уку күнекмәләре булдыру, А.Арсланов башкаруында "Саумысез, арышларым! " шигырен тыңлау, лирик геройның туган якка, иген басуларына булган мәхәбәтен, мөнәсәбәтен ачыклау, сорауларга җавап бирү, сүзлек эше.

Лирик геройның хис -

тойгыларын белү.

Сәнгатьле уку күнекмәләрен

камилләштерү. Матурлыкны шагыйрь күзе белән күрергә

өйрәнү.

152нче бит, сәнгатьле уку.

7.04

29

Радик Фәизов. "Ә җирдә тереклек бармы?"

1

Яңа материалны өйрәтү

Өй эшен тикшерү. Язучы турында белешмә бирү. Фантастик әсәргә билгеләмә бирү. 1 нче бүлекне сәнгатьле уку, сүзлек эше,эчтәлек буенча әңгәмә. Рифнең хыяллары, фәнгә омтылышлары белән танышу. . Хикәяне анализлау. "Китап-белем чишмәсе", "Китап-белем ачкычы" дигән гыйбәрәләрнең мәгънәсен төшендерү,белем алу теләген үстерү.

Язучы тормышындагы төп биографик моментларны белү. 1 нче бүлекнең сюжетын бәян итә алу. Фантастик әсәрләрнең үзенчәлеген белү. Хикәянең сюжетын сөйли белү күнекмәләре булдыру. Әсәр сюжетының планын төзү. План нигезендә эчтәлеген сөйләү.

Тест. 10мин.

154-160нчы бит, План нигезендә эчтәлеген сөйләргә

14.04

30

Нур Әхмәдиев "Минем туган көнем" хикәясе.(163-166)

1

Катнаш дәрес

Өй эшен тикшерү. Язучы турында белешмә бирү. Сугыш чоры балалары турында әңгәмә. 1 нче бүлекне сәнгатьле уку, сүзлек эше, сорауларга җавап бирү, Әдипнең эш-хәрәкәтенә бәяләмә бирү.

Хикәянең үзенчәлеген белү.

Текст эчтәлегенә карата

бирелгән сорауларга җавап

бирү ,укыган әсәрне бәяли

белү, сөйләм телен баету, лексиканы белү.

166нчы бит, сорауларга җавап

28.04

31

Нур Әхмәдиев "Минем туган көнем" хикәясе. (166-171). Анализлау.

1

Катнаш дәрес

Өй эшен тикшерү. Әсәрне сәнгатьле уку, аңлауны тикшерү, фикер алышу, сорауларга җавап бирү. Әсәрнең эчтәлеген сөйләү. Хикәядә сурәтләнгән балаларның кимчелекле һәм уңай якларын таптыру. Әдип әнисенең олы җанлылыгы, кешелекле сыйфатларына игътибар юнәлтү.

Лексиканы белү. Текст

эчтәлегенә карата бирелгән

сорауларга җавап бирү.

Сөйләм телен баету. Әсәргә үз мөнәсәбәтеңне белдәрә белү.Татар халкының кулъяулыкка кагалышлы гореф-гадәтләрен белү.

Хикәя язу

171нче бит, сорауларга җавап "Минем туган көнем"исемле хикәя төзергә

30.04

32

Илгизәр Солтан "Туган якта кунакта", "Туган телем". "Илнар теләге"

1

Катнаш дәрес

Өй эшен тикшерү. Презентация белән танышу, сәнгатьле һәм дөрес уку күнекмәләре булдыру, сорауларга җавап бирү, тел- сурәтләү чараларын табу, әсәрнең эчтәлеген сөйләү,.

Шигырьләрнең тематикасын билгеләү, сәнгатьле уку, рольләргә бүлеп уку, туган телгә ихтирам тәрбияләү.

Тест. 15мин

Сәнгатьле уку, 174-177нче бит

7.05

33

Милли йолалар. Милли бәйрәмнәр. Сабантуй.

1

Катнаш дәрес

Өй эшен тикшерү, укучыларны милли йолалар белән таныштыру, презентация карау, әңгәмә, сорауларга җавап.

Татар халкының гореф - гадәтләре, милли йолалары, Милли бәйрәмнәр турында гомуми мәгълүматка ия булу, алар турында сөйли белү, бәйрәмнәрнең төрләрен аеру. Сабан туе бәйрәме турында сөйләү, сәнгатьле уку күнекмәләрен ныгыту. турында гомуми мәгълүматка ия булу.

183 нче бит, 186,

189 нчы битләрдәге сорауларга җавап әзерләргә

14.05

34

Сабан туе күренешләре. Г.Бәширов "Көрәш",. Ф.Хөсни "Атлар чаба сабан туенда".

1

Катнаш дәрес

Презентация белән танышу, сөйләшү үткәрү, сорауларга җавап бирү, уку, биремнәр үтәү

Сабантуйда уз торган уеннар: ат чабышы, көрәш турында сөйләү. Г.Бәширов "Көрәш",. Ф.Хөсни "Атлар чаба сабан туенда" әсәрләреннән өзекләр уку

Өзекләрнең эчтәлеген сөйләргә өйрәнергә.

21.05

35

Милли киемнәр. Милли орнаментлар. Галимнәр һәм язучылар милли киемнәребез турында. Йомгаклау.

1

Катнаш дәрес

Яңа төшенчәләр белән таныштыру, презентация белән танышу, сөйләшү үткәрү, сорауларга җавап бирү, биремнәр үтәү . Төсләр турында сөйләшү.

Милли киемнәрнең үзенчәлекләрен ачыклау, язучы, галим фикерләре белән танышу. Татар халкының орнамент сәнгате турында, аларның төрле әйберләрне бизәүдә куллану үзенчәлекләре, орнаментларда кулланылган сурәтләр.

"Минем әбием яшь чагында ничек киенгән?" дигән темага сочинение язып килергә. Җәйгә укылырга тиеш китаплар исемлеге

26.05


Укуны бәяләү.

Укучыларның 1 минутка уку тизлеге түбәндәгечә бәяләнә:


Класслар


Икенче яртыеллыкта


Иҗек саны

Сүз саны

V

VI

VII

VIII-IX


130-190

140-200

150-210

160-220

70-80

75-85

80-95

90-110

Искәрмә. Эчтән уку тизлеге, кычкырып уку белән чагыштырганда, 5-7 нче классларда - 30-40 процентка, ә 8-9 нчы классларда 40-50 процентка югырырак була.

Уку барышында үтәлергә тиешле фонетик, орфоэпик, пунктуацион, грамматик таләпләрнең үтәлешенә нигезләнеп, бәяләр куелырга мөмкин.

Таләпләр

Билге

1.







2.

Шул сыйныфка таләп ителгән күләмдәге сүзләр (текст) тиз, ачык, дөрес әйтелеп, фикер аңлаешлы бирелсә, ягъни:

  • фонетик үзенчәлекләр (хәрефләрнең укылыш үзенчәлекләре) дөрес бирелсә;

  • татар әдәби теленең орфоэпик нормалары (сүзнең язылыш һәм әйтелеш үзенчәлекләре) сакланса;

  • җөмләләр сөйләмнең төп структур берәмлекләренә (сүзләр - иҗекләргә, җөмлә - сүз тезмәләре һәм сүзләргә, мәгънәле кисәкләргә) дөрес бүленсә;

  • тукталышлар (паузалар) дөрес ясалса, сүз басымы һәм логик басым дөрес укылса яисә куелса,

  • интонацион яктан тексттагы җөмләләр дөрес тавыш белән укылса;

Укытучының текст эчтәлегеннән чыгып бирелгән сорауларына төгәл җавап бирелсә;

"5"ле билгесе куела.

1.





2.

Таләп ителгән күләмдәге сүзләр (текст) тиешле тизлектә укылса, ләкин кайбер сүзләрнең әйтелешендә фонетик, орфоэпик үзенчәлекләр тиешенчә үтәлмәсә, ягъни:

  • кайбер сүзләрне укыганда, сүзләрнең укылыш үзенчәлекләре орфоэпик нормаларга туры килмәсә;

  • сөйләмнең структур бүленешендә кайбер хаталар булса;

  • җөмләне укыганда, интонацион яктан 1-2 төгәлсезлек җибәрелсә;

Укытучының сорауларына төгәл җавап бирелсә;

"4"ле билгесе куела.

1.


2.

3.

Уку тизлеге вакыт чикләренә сыймаса һәм уку барышында 3-4 фонетик, 2-3 орфоэпик хата җибәрелсә;

Текст сөйләм берәмлекләренә тиешенчә бүленмәү сәбәпле, интонация төгәл бирелмәсә;

Текстны аңлап та, сорауларга бирелгән җавапларда төгәлсезлекләр булса;

"3"ле билгесе куела.

1.

2.

3.

4.

Тиешле тизлектә уку күнекмәләре булмаса;

Уку барышында үтелгән орфограммаларда төгәлсезлекләр күп кабатланса;

Уку барышында җибәрелгән фонетик, орфоэпик, интонацион хаталар текст эчтәлеген аңлауга комачауласа;

Текст эчтәлеге буенча бирелгән сорауларга өлешчә генә җавап алынганда.

"2"ле билгесе куела.


Телдән җавапларны бәяләү.


Телдән җавап бирү - тәкъдим ителгән теманы сөйләү формасында була.

М а т е р и а л:

  1. программа материалы буенча бирелгән яисә үзе сайлап алган тема;

  2. эчтән укылган текстның (нигездә, әдәби әсәрдән яисә әдәбият дәреслегеннән алынган, күрсәтелгән яисә үзе сайлап алган) эчтәлеге.

С ө й л ә ү г ә б и р е л ә т о р г а н в а к ы т:

VI - V класста 2-5 минут.

Әдәбият дәфтәренә таләпләр.

Әдәбият дәфтәрендә һәр уку елы дәвамында түбәндәге төп язмалар була:

  1. планнар

  2. эчтәлекне хикәяләп язу

  3. цитаталар (күчереп язу)

  4. аңлатмалар (сүз һәм төшенчәләргә)

  5. фикер язмалары (үз фикереңне язып кую)

  6. укучы үзе иҗат иткән әдәби әсәрләр (хикәяләр, шигырьләр, мәзәкләр, сценарийлар һ.б )

  7. халык авыз иҗатыннан җирле материаллар

Әдәбият дәфтәрендә бары тик программа материалын үзләштерүгә һәм аны язып бирә белергә өйрәтә торган язмалар гына булырга тиеш. Язма эшләр сочинение таләпләре белән бәяләнә.

Укуга карата төп таләп - сәнгатьле уку.

Уку материалы:

  1. Укучы үзе язган текст яки сочинение.

  2. Әдәби әсәрдән, публицистик һәм фәнни хезмәттән өзек.

Материалның күләме:

Һәр класс өчен билгеләнгән сочинение күләме икеләтә алына.

Материалны сайлап алу:

  1. Укучы үзе сайлый, үзе теләгән текстны укый.

  2. Укытучы күрсәтмә бирә.

Укуны әдәбият фәне буенча бәяләү өчен таләпләр:

  1. Уку тел (грамматика) фәне буенча уңай билге куярлык булсын.

  2. Сәнгатьле яисә логик сәнгатьле (текстның характерыннан чыгып) башкарылсын.

  3. Уку интонациясен бөтен текстка һәм аның аерым өлешләренә карата укучы аңлатып бирә белсен.

И с к ә р м ә. Уку интонациясен аңлатканда:

1. V - VII классларда интонациянең текст эчтәлегенә карата булган ягын аңлату җитә (ягъни объектив эчтәлектән чыгып).

Соңгы ике таләптән берсенең үтәлмәве тел буенча куелган билгене - бер баллга, икесенең дә кимчелекле үтәлүе билгене ике баллга киметә. Икесе дә бөтенләй үтәлмәгән булса, әдәбияттан "2"ле куела.


© 2010-2022