Эссе Үткәнем белән горурлана, киләчәгемне төзим

Раздел Другое
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Үткәннәр белән горурланып, матур киләчәк төзибез...

(эссе)

Мин - укытучы! Инде тәҗрибә туплаган, укучыларының уңышларын күреп сөенү ләззәте кичергән Укытучы! Күп еллар эшләсәм дә,кайвакыт күңелемдә шундый сораулар туа . Ник мин укытучы һөнәрен сайладым соң? Ә сайлап ялгышмадыммы? Кечкенә чагымда артист булырга хыяллана идем бит мин! Җырлау, бию дисеңме, гел кеше күзе алдында булырга омтылумы?! Болар -барысы да минеке! Әйе, минем хыяллар иде бу! Үсә төшкәч, үзгәрә икән фикерләр, ай үзгәрә икән! Укытучы һөнәренең үзем өчен җитдирәк тә, кызыклырак та , алдагы көн өчен кирәклерәк тә, файдалырак та икәнлеген аңладым. Вакытында аңладым! Моның өчен Ходаема мең рәхмәт!!!Укытучы шул ук артист түгелмени инде ул?! Кирәк вакытта җырлый, бии һәм әле укучыларны да моңа өйрәтә ала! Артист көн саен сәхнәдәме? Юк! Ә мин көн саен укучыларым каршында чыгыш ясыйм. Балаларга белем бирүче, аларны киләчәк тормышка әзерләүче генә түгел, авыр чакларында киңәш бирүче, башларыннан сыйпап, җылы сүз әйтүче; матурлыкны тоярга, тормышны яратырга өйрәтүче, укучыларның үз-үзләренә ышаныч уятучы кеше дә укытучы бит! Тикмәгә генә бу нарасыйлар безне икенче әни дип атамыйлар шул!

Бөтен Җиһанны аклыкка күмеп, тышта ап-ак кар ява да ява. Бар җирдә аклык, чисталык хакимлек итә! Әйтерсең, бөтен җир ап-ак кәгазь битләренә төренгән . Бала күңеле дә нәкъ шул ак кәгазь бите кебек. Әнә шул чиста күңелгә нәфислек,матурлык, игелеклелек, миһербанлылык орлыкларын ничек итеп күбрәк салырга? Балаларны әдәби китапларны яратып укырга ничек этәрергә, китап белән ничек дуслаштырырга соң? Гомер буе шушы сорауларга җавап эзлим, шушы уйлар борчый мине. Туган телебез-Тукай теле дәресләрен укучыларга кызыклы һәм мавыктыргыч итеп үткәрү өчен, төрле юнәлешләрдә эш алып барам, яңа технологияләр кулланып эшлим. Үзем укыткан укучыларыма-балаларыма заманча дәрес бирү генә түгел, аларда туган телебезгә мәхәббәт, әхлак нормалары тәрбияләү, киләчәгебезнең лаеклы, күпкырлы шәхесләре булуга омтылыш, үз-үзләренә ышаныч уяту-минем максатым.

Балаларда туган телебезгә, сәнгатебезгә, әдәбиятыбызга мәхәббәт тәрбияләү укытучыдан зур тырышлык сорый, ә максатка ирешү өчен, дәрес кысалары гына җитми, боларга укучыларны төрле класстан тыш чараларга тартып кына ирешеп була, билгеле.

Халкыбызның бай традицияләрен каныма сеңдереп, аларны хөрмәт итеп үстем мин! Шуңа күрә укучыларымны да, халык педагогикасына нигезләнеп, туган телгә, халык җырларына багышланган бәйрәмнәр, җырлы-биюле уеннар оештырып, шул чараларда катнаштырып эшлим мин. . Алар белән тыгыз элемтәдә эшләү, бергәләп төрле бәйгеләр, әдәби-музыкаль кичәләр, КВН нар уздыру - уңышка ирешүдә тагын бер баскыч, минемчә.

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы буларак, мин, шәхсән үз эшем һәм аның нәтиҗәләре белән чын мәгънәсендә горурланам. Кире кайтып, тормышымны яңадан башларга туры килсә, мин бу эшемә тугры калыр идем. Сайлаган язмышымнан тайпылмыйча, Ходаем сәламәтлек һәм исәнлек биреп, шул юлымны ахыргача дәвам итеп бетерергә, укучыларымның уңышларына сөенеп яшәргә язсын иде дим.

Укучыларым тормышта үз урыннарын табып, чын кеше булсалар, укытучы һөнәрен сайлап ялгышмаганмын дигән сүз. Бүген инде укучыларым үз балаларын җитәкләп : "Фирая апа, без Сезгә үзебезнең йөрәк җимешебезне алып килдек. Аны да тормышны, туган телен яратучы Чын Кеше итеп тәрбияләгез,зинһар! Ә без Сезгә һәрвакыт булышырга әзер"-диләр. Горурланам! Урамда ,мине күреп, килеп кочаклап, хәлемне сорашучы "элекке укучыларымны" күргән саен горурланам; хәзер инде минем коллегаларым булган укучыларымны күреп горурланам, шәһәр идарәсендә эшләүче шәкертләремне күреп горурланам, эш көнен тәмамлап өйгә кайтучы укучыларымны күреп горурланам, мәктәп бусагасына кергән укучыларымның : "Исәнмесез, Фирая апа!" -дип , чын татарча исәнләшеп үтүләренә дә горурланам. Ник горурланмаска ?! Кайбер вакытта горурлану өчен сүз генә түгел, күз карашы да җитә бит! Сиңа яратып караган күзләргә ник горурланмаска! Бу бит ярату, хөрмәт билгесе! Шулай булгач, горурлануым дөрес, моңа минем хакым бар!

Тышта ап-ак кар ява да ява. Шул ак карга карап, мәктәпкә юл алган нарасыйларны күзәтәм. Ак кәгазьдәй ак күңелегезгә мәрхәмәт, шәфкать орлыклары сибелсен, сабыйларым! Ак карга Сез язган язуларны шакшы куллар пычратмасын! Ак күңелле, пәкъ күңелле кешеләр юлдаш булсын сезгә! Ә мин Сезнең янәшәгездә булырмын, тормышның матурлыгын күрергә, аны яратырга өйрәтермен. Ярата белгән йөрәк кенә бәхетле була.Киләчәк ярата белгәннәр кулында! Андый Кешеләр булганда, киләчәгебезнең матур булуына иманым камил!

Мин горур атлыйм, чөнки мин бик бәхетле, чиксез бәхетле! Укучыларымны, тормышны, кешеләрне, үзем сайлаган һөнәрне һәм шушы аклыкны яратуым белән горур, киләчәгебезнең матур булуына ышанычым белән бәхетле!!! Мин тәрбияләгән укучылар матур тормыш төзүенә ышанам мин ! Мин шуңа горур, мин шуңа бәхетле! Тормышта һәркемнең бәхетле булуын теләвем белән бәхетле! Бәхетле! Бәхетле! Бәхетле!!!





© 2010-2022