Музей турында мәгълүмат. ( метод. материалы)

Раздел Другое
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Рухи байлык - безнең сәламәтлегебез!

Һәр кеше сәламәтлекне үзенчә күз алдына китерә. Сәламәтлек ул - шифаханәләрдә, ял йортларында йөреп сәламәтлегеңне кайгырту түгел минемчә. Кешенең җан тынычлыгы, күңел байлыгы, рухи омтылышы булса, ул үзен тагын да бәхетле, сау-сәламәт кеше дип таный, чөнки болар барысы да сәламәтлекнең бер нигезе. Кеше боларны кайдан алырга мөмкин соң? Әлбәттә, театрга, концертларга йөреп. Ә иң мөһиме безнең татар музейларыбызда саклана. Музейга баргач, кеше җанына ниндидер рәхәтлек ала, чөнки бигрәк тә татар музейларында без әби-бабаларыбыздан калган байлыкны, истәлекләрне күреп хозурланабыз.

Безнең мәктәптә дә 2014 елдан бирле "Халкыбызның күңел җәүһәрләре" дип исемләнгән музей эшли. Безнең музейдагы экспонатлар бик озын юллар, күп куллар аша үтеп, музейда үзләренең урыннарын алдылар.

Музейның төп максаты: татар халкының гореф-гадәтләренә, йолаларына, тормыш көнкүрешенә, мәдәниятенә караган әйберләр җыю. Музей предметлары аша укучыларны белемле, тәрбияле, әхлаклы шәхесләр итеп үстерү.

Безнең музей берничә экспозициягә бүленә. Шуларның берсе татар халкының милли киемнәре. Өс киеменең бик борыңгы төрләре,әлбәттә, безгә килеп җитмәгән. Ә инде җиткән кадәресе халкыбызның кабатланмас иҗади көчкә ия булуын күрсәтә. Бүгенге көндә безгә мәгълүм традицион-гадәти өс киемнәре эчке һәм тышкы киемнәр, баш һәм аяк киемнәре, хатын-кызларның бизәнү әйберләре. Безнең музейда исә ир-ат һәм хатын-кызларның өске киемнәрен күрергә мөмкин. Алар күлмәктән һәм камзулдан гыйбарәт. Музей турында мәгълүмат. ( метод.материалы)

Шулай ук калфак белән түбәтәй дә бар. Хәзерге вакытта калфак баш киеме буларак кулланылмый, ләкин сәнгать өлкәсендә абруе зур. Түбәтәй - төрки халыкларның бик киң таралган һәм бүгенге көнгә кадәр абруен югалтмаган баш киеме.

Ә хәзер кул эшләренә күчик. Чигүне татар кызлары аеруча яраткан. Бигрәк тә сөлгеләр, кулъяулыклар, алъяпкыч итәкләрен,тәрәзә пәрдәләрен, мендәр тышларына чиккәннәр. Егетләргә чиккән кулъяулык бирү иң зур бүләкләрдән саналган. Мондый кул эшләре күбрәк аулак өйләрдә башкарылган. Шулай ук кызлар үзләренә бирнәне чигеп әзерләгәннәр.

Музей турында мәгълүмат. ( метод.материалы)

Татар халкы электән үк чисталыкны яраткан. Әбиләребез шушындый юу такталарын кулланып кер юганнар, көянтә-чиләк асып инешкә кер чайкарга барганнар. Юылган керне сырлы бәләк белән кыйнаганнар, соңрак исә күмер үтүкләреннән куллана башлаганнар.

Һәрбер татар гаиләсендә шәхси гигиена почмаклары булган. Анда ләгән, су салып юу өчен, комган яисә чүмеч урын алган. Бит - кулны һәм аякны сөртү өчен сөлгеләр, юынганнан соң алыштырырга аяк һәм өс киемнәре эленеп торган. Юынып арулангач кына табын янына, яисә намаз укырга уза торган булганнар.

Эштән соң өстәл янына утырып менә шушындый җиз самавырдан чәй эчкәннәр. Бәйрәмнәрдә чәй янына төрле тәмле ризыклар куелган: чәк-чәк, кош теле, бавырсак кебек милли ризыкларыбыз табынның күрке булып торган.

Шулай ук музеебызның бер урынын татар милләтебезнең "Коръән" китабы урыналып тора.

Музей турында мәгълүмат. ( метод.материалы)

"Халкыбызның күңел җәүһәрләре" музеендаһәрбер әйбер бай һәмтарихи әһәмияткә ия. Чөнки һәр экспонатта ата-бабаларыбызның күңел җылысы, аларның рухы, изге хатирәләре саклана.

© 2010-2022