Разработка внеклассного мероприятия Муса Джалиль

Раздел Другое
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Министерство образования и науки Республики Татарстан

Государственное автономное образовательное учреждение

среднего профессионального образования


«Елабужский политехнический колледж»















Методическая разработка проведения урока внеклассного чтения "Джалилсьские чтения".





















Елабуга,2015г.


Методическая цель: показать различные формы и методы образовательной деятельности при проведении внеклассного мероприятия.

Цели проведения урока внеклассного чтения "Джалильские чтения":

- Пробуждение живого интереса к занятиям татарским языком и литературой, совершенствование лингвистических, коммуникативных и речевых компетенций.

- Закрепление практических навыков устной и письменной речи, расширение и углубление знаний по татарскому языку и литературе.

- Приобщение учащихся к искусству слова, повышение их общей языковой культуры, развитие интеллектуального и творческого потенциала учащихся.

- Воспитание патриотизма через пробуждение любви к татарской речи, художественному слову.

Задачи:

1.Развитие творческих способностей, логического мышления детей.

2. Повышение интеллектуального и культурного уровня.

3. Повышение интереса к учебно-познавательной деятельности, к предмету.

4. Воспитание чувства товарищества, взаимоуважения.

5. Формирование умения работать в группе, в команде.

6. Совершенствовать умение учащихся видеть тесные взаимосвязи между разделами русского языка.

Оборудование: мультимедийная презентация, компьютеры, раздаточный материал, доска маркерная.

В результате проведения конкурса должны быть сформированы общие компетенции:

ОК 1. Понимать сущность и социальную значимость своей будущей профессии, проявлять к ней устойчивый интерес.

ОК 2. Организовывать собственную деятельность, выбирать типовые методы и способы выполнения профессиональных задач, оценивать их эффективность и качество.

ОК 3. Принимать решения в стандартных и нестандартных ситуациях и нести за них ответственность.

ОК 4. Осуществлять поиск и использование информации, необходимой для эффективного выполнения профессиональных задач, профессионального и личностного развития.

ОК 5. Использовать информационно-коммуникационные технологии в профессиональной деятельности.

ОК 6. Работать как индивидуально, так и в команде, эффективно общаться с коллегами, руководством, потребителями.

ОК 7. Брать на себя ответственность за работу членов команды, результат выполнения заданий.

ОК 8. Самостоятельно определять задачи профессионального и личностного развития, заниматься самообразованием, осознанно планировать повышение квалификации.

ОК 9. Ориентироваться в условиях частой смены технологий в профессиональной деятельности.





Дата: 12.01.2015

Учебная группа:331

Специальность: 150203 сварочное производство

Тема урока: «Джалильские чтения»

Продолжительность урока: 45 минут

Цели урока:

1. Образовательная: ознакомление учащихся с биографией и творчеством великого татарского поэта М.Джалиля, анализирование его стихотворений в сопоставлении с историей татарского народа;

2. Развивающая: приобретение учащимися практических умений и навыков по выразительному чтению стихотворений и их анализу;

3. Воспитательная: воспитывать чувства любви и уважения к истории татарского народа, чувства патриотизма, внимательность, умение работать в группе.

Методы проведения занятия:

1. Объяснительно-иллюстративный: рассказ, объяснение, работа с презентацией, с кинофильмом, аудиостихотворениями;

2. Репродуктивный: решение задач.

Обеспечение урока:

  1. Наглядные пособия: презентация PowerPoint, карточки с заданиями.

  2. Технические средства: проектор, компьютер.

Межпредметные связи: история, информатика.

О


Уникенче гыйнвар.

Муса Җәлил.



формление доски:

Эпиграф к уроку:

«Жизнь моя песней звучала в народе, смерть моя песней борьбы прозвучит», «Жить так, чтобы и после смерти не умирать».

Структурные элементы урока:

1. Организационная часть;

2. Изложение нового материала;

3. Закрепление изложенного материала;

4. Подведение итогов урока;

5. Домашнее задание.

Дәрес барышы

1. Оештыру

1.1 Исәнләшү

1. 2 Дәрескә йөрешне тикшерү

1.3 Дәреснең темасын, максатын һәм планын әйтү

2. Яңа материалны аңлату

Укытучы: Укучылар, экранга игътибар итегез әле. Февраль аенда без татар халкының бөек герой-шагыйре Муса Җәлилнең туган көнен билгеләп үтәбез. Бүгенге дәресебез дә Муса Җәлилгә багышлана. Без сезнең белән герой-шагыйрь турындагы белемнәребезне ныгытачакбыз. Аның балалар өчен язган әсәрләрен укырбыз, яттан сөйләрбез, сәхнәләштерербез.

Укытучы: - Әйдәгез әле дәресебезнең эпиграфын укып китик. (Пермяков тактадан дәреснең эпиграфын укый)

Укытучы: - Әйдәгез, хәзер Муса Җәлил биографиясе белән танышып узыйк.(презентац ияне карау)

- Муса Мостафа үлы Җәлилов 1906 нчы елның 15 нче февралендә Оренбург өлкәсе Мостафа авылында туа. Ул кече яшьтән үк зирәк һәм хыялга бай бала була. Күп укый һәр нәрсәне белергә тырыша. Оста итеп мандолинада уйнарга өйрәнә. Рәсем ясарга ярата. Алты яшеннән үк укырга керә. Аннары Оренбургтагы "Хөсәения" мәдрәсәсендә белем ала. Муса 10-11 яшьләрендә шигырьләр язып карый. 13 яшендә "Бәхет" исемле шигыре беренче тапкыр газетада басыла. Шул вакыттан аның иҗади эшчәнлеге башлана.

(Укучы сөйләгәндәэкранда сурәтләр алышынып тора: туган авылы, кечкенә Муса, әти-әнисе, туганнары.)

Укытучы:- Балалар, сез шагыйрьнең нинди шигырьләрен беләсез?

-"Әтәч", "Карак песи", "Сәгать", "Кызыма", "Дуслар", "Маэмай"Һ.б.

Укытучы: Хәзер мин сезгә табышмаклар әйтәм, сез аларның җавапларын табарсыз һәм кайсы әсәргә туры килүен әйтерсез. Муса Җәлилнең балалар өчен язган шигырьләре белән тирәнрәк танышырбыз.

Нәкъ унике күзем бар,

Сиңа әйтер сүзем бар.

Колагымны бор гына

Уятырмын тор гына.

Ул нәрсә? (сәгать)

(Экранда сәгать рәсеме)

2. Ә хәзер, аудиоязмаларны тыңлап китик әле.

3. Тагын бер табышмак тыңлагыз әле.

Кешенең дусты, йортның сакчысы. (Эт, маэмай)

(Экранда эт рәсеме)

Укытучы: Рәхмәт сезгә, балалар. Хәзер бу шигырьләрнең эчтәлеген искә төшерик. Шигырләрендә нинди фикер әйтелә? (Җаваплар тыңлана.)

Укытучы: Шагыйрь, дөрестән дә, ялкау, иренчәк, алдашкан, урлашкан балаларны яратмый. Аларны тәнкыйтьләү өчен ул "уңмаган", "пычрак", "йокы чүлмәге" һ.б. шундый сүзләрне дә куллана. М.Җәлилнең балалар өчен язган әсәрләрендә үзәккә эшчән бала образы куела. Шагыйрь аны зур хөрмәт һәм ихтирам белән тасвирлый. Әйе, шагыйрь балаларны бик ярата һәм аларга багшлап күп кенә шигырьләр яза. Аның шигырьләрендә гүя балачак яши. Бүгенге темабыз да "Муса Җәлил - балаларның дусты."- дип атала.

(Экранда М.Җәлилнең портреты һәм "Муса Җәлил - балаларның дусты." дигән язу чыга.)

Шагыйрь балалар өчен уеннар да язган әле. Әйдәгез

,, Күрсәт әле " үскәнем уенын уйныйк.

III. Төп өлеш.

-Укучылар, киләсе табышмакны тыңлап китик.

Үзе йомырка басмый,

Баласын да бакмый. Ул нәрсә? (Экранда күке рәсеме чыга)

-Бүген без сезнең белән "Күке" шигырен укырбыз.

Күке.

Калын урманда,

Гел кичкә каршы,

Ишетелә моңлы

Бер кошның тавышы:

Кәккүк, Кәккүк,

Кәккүк, Кәккүк!

Ул салмак кына

Кабатлый шуны,

Шул аның җыры,

Шул аның моңы:

Кәккүк, кәккүк,

Кәккүк, кәккүк!

Ул ялгыз яши,

Чыгармый бала,

Менә шунлыктан

Ямансу аңа!

Кәккүк, кәккүк,

Кәккүк, кәккүк!

Муса Җәлил

1.Күке шигырен укып аңларга әзерләү.

- Сүзлек эше.

Бакмый - не воспитывает;

Моңлы, ямансу - грустный;

Гел, һәрвакыт - всегда;

Салмак - тихо

Ялгызлык- одиночество

- Күке турында белгәннәрне тикшерү.

Күке кайда яши?

Кемнең күкене күргәне бар яки аның тавышын ишеткәне бар?

( 1 укучы күке турында сөйли.)

2. Шигырь уку.

Бирем. Тыңлау барышында: "Күке нигә ямансу?" дигән сорауга җавап әзерләргә.

Укытучының укуы.

Эчтән уку.

Чылбырлап уку.

IV. Белемнәрне ныгыту.

Укытучы:-Әйдәгез, уйлап карыйк. Куелган сорауны искә төшерик. "Күкегә нигә ямансу?" (Күке ялгыз яши, бала чыгармый.)

Укытучы:-Ялгыз яшәгәч, бала чыгармагач, күке нәрсәгә кирәк?- дигән сорау туа. Чынлап та, күкенең моңлы тавышы ни өчен кирәк? М.Җәлил бу шигыре белән нәрсә әйтергә тели? (Ялгызлык турында әйтергә тели.)

Укытучы:- Кошлар гына ялгыз каламы? (Җаваплар тыңлана)

Укытучы:- Бәлки күке үзенең күкелдәве белән кешеләрне ялгыш адым ясаудан кисәтәдер. Ул: "Тирә-ягыбызда күпме балалар ялгыз үсә, күпмесе ятимнәр йортында әти-әнисен бер күрергә зар булып, тилмереп яши. Балаларыгызны ташлап китмәгез!"- дип кычкыра кебек.

- Шулай итеп, шагыйрьнең бу шигыре нинди фикергә китерә?

1. Әйләнә-тирәдәгеләргә игътибарлы булырга кирәк.

2. Ялгыз кешеләргә, ятим балаларга ярдәм кирәклекне әйтә.

3. Әти-әниләр генә балаларын ташлап китмиләр бит, балаларның да кайберләре үсеп җиткәч, ярдәмгә мохтаҗ әти-әниләрен ташлап китәләр.

4. Минем теләгем бар: Әти-әниләр балаларын, балалар әти-әниләрен ташламасыннар иде.

(Экранда Хәйрия елының эмблемасы күрсәтелә. )

Укытучы: Бу проблема өлкәсендә җәмгыятебез дә зур эшләр башкара. 2007нче ел Татарстанда Хәйрия елы итеп игълан ителгән иде. Күп кенә ятим балалар гаиләдә яши башладылар.Балалар йортларына да ярдәм зур булды. Мондый эшләр һәр елны башкарылсын иде дигән өметтә калыйк.

(Экранда Гаилә елының эмблемасы күрсәтелә.)

Укучылар, 2008 нче ел бөтен Россиядә гаилә елы. Димәк изге эшләр дәвам итә.

Укытучы: - Балалар, шушы шигырь юлларына игътибар итик әле.

Бу дөньядә газиздән-газиз ни бар?

"Әни!"- дияр бала.

Бу дөньядә газиздән-газиз ни бар?

"Бала!"- дияр ана.

Укытучы: - "Газиздән-газиз тагын ни бар?"- дип сорасалар, "Туган җир, туган йорт",-дип җавап кайтарыр һәркайсыбыз.

(Экранда Муса Җәлилнең сугышта, әсирлектә булган вакытына багышланган рәсемнәр чыга.)

Укытучы: - Укучылар, Муса Җәлил 1942нче елда фронтка китә. Фашистларга каршы көрәшә. Сугышта авыр яраланып, әсирлеккә эләгә. Аның 791 көнгә сузылган газаплы тормышы башлана. Шагыйрь туган илен халкын сатмый. Әсирлектә дә фашистларга каршы көрәшен туктатмый. Шигырьләр яза. Алар туган илебезгә кайта. Моабит дәфтәрләре исеме белән китап итеп чыгарыла. Югары классларда сез аларны өйрәнерсез әле. ("Моабит дәфтәрләре" күрсәтелә.)

Сугыштагы батырлыгы өчен Муса Җәлилгә Советлар Союзы Герое исеме, ә иҗади батырлыгы өчен Ленин премиясе бирелә. Җәлилнең батырлыгы мәңгелек. Аны һәр илдә дә беләләр.

Шагыйрь сугышка киткәндә, аның кызы Чулпанга бары 5 яшь кенә була. Шагыйрь аны бик сагына, аңа багышлап шигырьләр иҗат итә. ("Чулпанга" шигыре тыңлатыла.)

(М.Җәлилнең кызы Чулпанның фотосурәте чыга.)

Укытучы: Шушы шигыреннән без Муса Җәлилнең кызына булган мәхәббәтен күрәбез.

Нәтиҗә. - Шагыйрьне балаларның иң якын дусты дип әйтә алабызмы? Ул безне нәрсәгә өйрәтә?

V. Тест сораулары ярдәмендә белемнәрне тикшерү.

Муса Җәлил кем ул?

а) шагыйрь; б) герой-шагыйрь;

ә) әкиятче; в) язучы.

Ул кайсы авылда туа?

а) Кызылъяр; б) Мостафа;

ә) Кушлавыч; в) Бакырчы.

Әтисенең исеме ничек?

а) Барый; б) Мөхәммәтгариф;

ә) Кәрим; в) Мостафа.

Әнисе кем исемле булган?

а) Фатыйма; б) Рәхимә;

ә) Әминә; в) Мөнирә.

Беренче шигыренең исеме ничек?

а) "Кызыма"; б) "Ишек төбендә";

ә) "Бәхет"; в) "Карак песи".

Муса Җәлилнең кызы кем исемле?

а) Алсу; б) Чулпан;

ә) Лилия; в) Ландыш.

Бу юллар кайсы шигырьдән?

...Чоландагы ак майга

Ияләшкән күселәр...

а) "Сәгат"; б) "Чишмә";

ә) "Карак песи"; в) "Ишек төбендә".

(Тестның үтәлешен тикшерү.)

VI. Өйгә эш бирү.

1. "Күке" шигыре буенча хикәя язарга.

2. Күке турында табышмак уйларга.

VII. Йомгаклау.

(Билгеләр кую.)



© 2010-2022