Тесты для 11 класса по татарскому языку

Раздел Другое
Класс 11 класс
Тип Тесты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Арча районының Арча эшчеләр бистәсендәге 4 нче гомумбелем бирү мәктәбе югары квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мифтахова Гөлчәчәк Әсхәт кызы

Бердәм республика имтиханын үткәрүгә тәкъдим ителгән үрнәк


I кисәк

А1. Галим сүзендә сүз башында нинди аваз ишетелә?

1) [ гъ] - увуляр тартык, яңгырау (*)

2) [ гь] - увуляр тартык, саңгырау

3) [ г] - тел арты тартыгы, саңгырау

4) [ г] - тел арты тартыгы, яңгырау.

А2. Кайсы сүз тамырдан, сүз ясагыч кушымчадан, модальлек кушымчасыннан һәм бәйләгеч кушымчадан тора?

  1. тереклек

  2. биеклекләргә (*)

  3. гөлләрне

  4. өянкеләрем.

А3. Түбәндәге сүзләрнең кайсы "дошман кулына эләгеп, хокуктан мәхрүм ителгән кеше" мәгънәсен аңлата?

  1. җайдак

  2. әсир (*)

  3. мөхәррир

  4. гашыйк.

А4. Кайсы рәттәге сүзләрдә сүз башында е хәрефе языла?

  1. ...лан, ...гет, ...рак (*)

  2. ...омры, ...өзек, ...фәк

  3. ...лдаш, ...лаган, ...гары

  4. ...озак, ...герме, ...лган.

А5. Кайсы рәттәге сүзләрдә бер үк хәреф языла?

  1. дәр…я, р...кзак, карат...

  2. а...тор, прем...ера, л...нгвистика

  3. г...нерал, л...стра, вет...ран.

  4. адъ…тант; б…ллетень, дз…до (*)

А6. Кайсы рәттәге сүзләр сызыкча аша языла?

  1. кат кат, бер җир, шау шу

  2. үз үземә, сап сары, агай эне (*)

  3. баргач ук, әйт че, кычкыралар мы

  4. һәр берсе, бик озын, рәт рәт.

А7. Йомшак, йөзек сүзләрендә сүз башында й хәрефе язылышының дөрес аңлатмасын күрсәтегез.

  1. сүзнең икенче хәрефе ө, о булса (*)

  2. аерым кагыйдәсе юк

  3. икенче хәрефе и булса

  4. өченче хәрефе й, е, ю һәм я хәрефләре килсә.

А8. Кайсы рәттәге сүзләрдә ь һәм ъ хәрефләре аергыч билгесе ролен үти?

  1. пульс, дәгъва, сәнгать

  2. яшьлек, кулъязма, вәгъдә

  3. Ильяс, аръяк, берьюлы (*)

  4. канәгать, альбом, Мәрьям.

А9. Кайсы рәттәге сүзләрнең язылышы дөрес?

  1. хаман, хозур, ямсез

  2. хөрмәт, җәнлек, йөгән, даһи (*)

  3. җегет, хәйкәл, тирә-юн

  4. һәйкәл, нихаять, хуҗа.

Җөмләләрне укыгыз һәм А10 - А13 нче биремнәрне үтәгез.

А. Мәшһүр Болгар шәһәрләре, Болгар авыллары, бер дә булмаган төсле, кырылдылар да беттеләр, эзләре дә калмады.

Ә. Әйе, бу - кадерле мирас, кыйммәтле мирас!

Б. Халык җырлары - безнең бабаларымыз тарафыннан калдырылган

иң кадерле вә иң бәһале бер мирастыр.

В. Әмма менә бу кыйммәтле мирас дидекемез халык шигырьләрен

туплар да ватмады, уклар да кадамады.

А10. Текст барлыкка килсен өчен, җөмләләрне кайсы эзлеклелектә урнаштырырга кирәк?

  1. А, Ә, В, Б

2) Б, Ә, А, В (*)

3) Ә, Б, В, А

4) В, А, Ә, Б

А11. Ә җөмләсендә ия булып кайсы сүз яки сүзләр тезмәсе килгән?

  1. әйе

  2. бу (*)

  3. кадерле мирас

  4. кыйммәтле мирас

А12. А җөмләсенең төзелеше ягыннан төрен билгеләгез.

  1. Тиңдәш кисәкләр, аерымланган хәл белән катлауландырылган тезмә кушма җөмлә (*)

  2. Теркәгечле тезмә кушма җөмлә

  3. Иярченле кушма җөмлә

  4. Күп тезмәле кушма җөмлә.

А13. Ә, Б җөмләләрендә сызык ни өчен куелган?

  1. Ия белән хәбәр арасында (*)

  2. Аныкланмыш белән аныклагыч арасына

  3. Тиңдәш кисәкләр арасына

  4. Гади җөмләләр арасына.

А14. Тыныш билгесенең дөрес куелу кагыйдәсен аңлатыгыз

Халык җырларының шулай җәүһәр вә якутлардан да кыйммәтле бер нәрсә булганы өчен дә (,) аларга әһәмият бирергә кирәк.

  1. бу - гади җөмлә, өтер кирәк түгел

  2. бу - аерымланган хәлле гади җөмлә, өтер кирәк

  3. бу - иярченле кушма җөмлә, өтер кирәк (*)

  4. бу - тезмә кушма җөмлә, өтер кирәк.

А15. Өтерләр дөрес куелган вариантны табыгыз.

Халык җырлары (1) безнең киләчәктә (2) мәйданга киләчәк әдәбиятыбызга (3) бер дә шөбһәсез (4) нигез булачактыр.

1) 1, 2 2) 2, 3 3) 3, 4 (*) 4) 1, 4

А16. Тыныш билгесенең дөрес куелган вариантны табыгыз.

Шигъре Лермонтов вә Пушкин (1) олугъ саф диңгез ул (2)

Хәзрәтле Пушкин вә Лермонтов (3) Тукай (4) өч йолдыз ул.

  1. өтер, өтер, сызык, өтер

  2. сызык, өтер, өтер, сызык (*)

  3. өтер, сызык, өтер, сызык

  4. сызык, өтер, сызык, өтер.


Текстны укыгыз, А17 - А18 нче, В1-В7 нче һәм С биремнәрен үтәгез.


(1)1913 нче елның 26 нчы февралендә (иске стиль белән) ул Клячкин шифаханәсенә (айга 150 сум түләп) кереп ятарга мәҗбүр була.

(2)Ләкин 1 айдан аз гына артык вакыт үткәч, икенче апрельдә кичке тугызынчы унбиш минутта йөрәге тибүдән туктый.

(3) Ул көннәрдә халык шагыйре Г. Тукай рухына багышланган бик күп шигырьләр, мәкаләләр, истәлекләр языла.

(4) Шәехзадә Бабич, аларда әйтелгән төп фикерләрне җыеп, болай диде:

Әй хөрмәтле Габдулла, ярлыкасын сине Алла,

Шигырең белән рухландырып, салдың безне ак юлга.

(5) Г. Тукайга, иҗат итү өчен, язмыш тарафыннан бары сигез ел гына вакыт бирелгән булып чыкты.

(6) 1905 нче елда аеруча ялкынланып яза башлаган каләме 1913 нче елның апрелендә туктап калды.

(7) Ләкин зур талантларның гомер озынлыгы еш кына аның ничә ел каләм тибрәтүе белән түгел, бәлки үзеннән нинди әдәби мирас калдыруы белән билгеләнә.

(8) Габдулла Тукай татар шигърияте тарихында үзенә бер аерым урын тота.

(9) Ул мең еллык бу олы юлда бик тә әһәмиятле вазифа башкарырга өлгерде: урта гасырлар һәм XIX йөз әдәбиятлары казанышларына таянып, татар сүз сәнгате үсешенең яңа дәверенә нигез салды; шигъриятебезне сәнгатьлелек ягыннан гаять югары дәрәҗәгә күтәреп, аның дөнья мәйданына чыгуын тәэмин итте.

(10) Г. Тукай иҗаты - татар халкының йөз аклыгы ул.

(11) Мондый шагыйре булган милләт - зур, талантлы, үткәне һәм бигрәк тә киләчәге булган милләт.

(Фоат Галимуллин)


А17. Текстның стилен һәм сөйләм тибын ачыклагыз.

  1. сөйләмә стиль, хикәяләү тибы

  2. рәсми стиль, сыйфатлау тибы

  3. публицистик стиль, хөкем йөртү тибы (*)

  4. фәнни стиль, сыйфатлау тибы.

А18. 4 нче җөмләдән сурәт чарасын табыгыз.

  1. гипербола

  2. антитеза

  3. метафора (*)

  4. метонимия.

Икенче кисәк.

В1. 7 нче җөмләдән сүз ясагыч кушымча ярдәмендә ясалган сүзләрне язып алыгыз. (озынлыгы, билгеләнә)

В2. 7 нче җөмләдән алмашлыкларны язып алыгыз. (аның, ничә, үзеннән, нинди)

В3. 3 нче җөмләдән рәвешле рәвеш сүзтезмәне язып алыгыз. (бик күп).

В4. Икенче абзацтан тиңдәш кисәкләре булган җөмләнең номерын языгыз. (3)

В5. Икенче абзацта эндәш сүзе булган җөмләнең номерын языгыз. (4)

В6. Ия белән хәбәр арасына сызык куелган җөмләнең номерын языгыз. (10, 11)

В7. Иярчен җөмләләре булган кушма җөмләләрнең номерларын языгыз. (2, 4, 11)

Өченче кисәк.

С. Бирелгән текст буенча сочинение языгыз.

Текстның нәрсә турында булуы һәм авторның үз позициясе турында языгыз.

Авторның фикере белән килешәсезме? (җавабыгызны нигезләгез)

Автор кулланган сурәт чараларын күрсәтегез. Аларның тексттагы ролен ачыклагыз, мисаллар китерегез.

Язманың күләме 150 сүздән дә ким булмаска тиеш.

4

© 2010-2022