- Преподавателю
- Другое
- Проект на тему Әкияттә-кунакта
Проект на тему Әкияттә-кунакта
Раздел | Другое |
Класс | - |
Тип | Конспекты |
Автор | Багауетдинова Л.Р. |
Дата | 20.10.2015 |
Формат | docx |
Изображения | Нет |
Проект " Әкияттә кунакта"
Тема: Әкияттә-кунакта
1 атна - Без әкият яратабыз. А.Алиш иҗаты белән танышу
2 атна - Без - нәни артистлар
Проектның төре: иҗади
Проектта катнашучылар: мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары, тәрбиячеләр, музыка җитәкчесе, әти - әниләр
Дәвамлылыгы: 2 атна
Максат: А.Алиш әкиятләре аша балаларда әхлакый сыйфатлар тәрбияләү; сөйләм телен үстерү; А.Алиш китаплары һәм иллюстрацияләрен карау, танышу аша әсәрләрен искә төшерү; театр сәнгате белән таныштыру; 27 март-театр көне икәнен аңлату; А. Алишның "Сертотмас үрдәк" әкиятен сәхнәләштереп күрсәтү.
Бурычлар:
-
А.Алиш әсәрләре буенча балаларда әхлакый сыйфатлар тәрбияләү;
-
Әкиятләр, хикәяләр ярдәмендә балаларның сөйләм телен үстерү;
-
А.Алиш китаплары һәм иллюстрацияләр аша әсәрләрен искә төшерү, сорауларга тулы җавап бирергә өйрәтүне дәвам итү
Әти - әниләр белән эш: "Театр яктылыкка, нурга илтә"- папка-передвижка кую
Проект темасы белән таныштыру
Әңгәмәләр үткәрү
Консультацияләр кую:
"Әкиятләр аша әдәплелек тәрбияләү"
"Театраль уеннарның төрләре һәм алар өчен шартлар"
Анкета тутыру
Бакчада өйрәнгәннәрне өйдә ныгыту өчен биремнәр кую.
Балалар белән өйдә шөгыльләнү өчен файдалы сайтларның ссылкаларын кую.
Әти-әниләргә бер әкиятне сәхнәләштерергә тәкъдим итү.
Йомгаклау чарасы: А.Алиш "Сертотмас үрдәк" әкиятен сәхнәләштерү
Көтелгән нәтиҗә: балалар А.Алишның тормыш юлы, иҗаты турында белемнәрен тирәнәйтәләр; театр сәнгате белән якыннан танышалар, театрда үз-үзеңне әдәпле тоту кагыйдәләрен үзләштерәләр;матур әдәбият белән кызыксыну һәм аны ярату хисләре тәрбияләнә, үз фикерен ана телендә эзлекле, җыйнак, төгәл һәм матур итеп әйтеп бирә белергә өйрәнәләр, иҗади фикерләү сәләтләре үсә.
Җаваплы тәрбияче: Багауетдинова Лилия Расилевна (ТР Балтач районы, Яңгул балалар бакчасы, 1 квалификацион категорияле тәрбияче)
Кулланылган әдәбият:
З.М.Зарипова, Л.Н.Вәҗиева "Туган телдә сөйләшәбез"
К.В.Закирова "Балачак аланы"
sabyem.ru сайты
Комплекслы - тематик план "Без әкият яратабыз. А.Алиш иҗаты белән таныштыру"
Максат: А.Алиш әсәрләренә кызыксыну уяту, язучы әкиятләре аша балаларда уңай сыйфатлар тәрбияләү; фикерләү сәләтен, бәйләнешле сөйләмен үстерү; А.Алишның тормыш юлын, иҗатын өйрәнүне дәвам итү.
Эшчәнлек төрләре
Тәрбияче белән балаларның бердәм эшчәнлеге
Индивидуаль эш
Режим вакыты
Балаларнын мөстәкыйль
эшчәнлеге
Иртән
Танып-белү
Аралашу
Социализация
НОД
Танып-белү
Куркынычсызлык
Музыка
Матур әдәбият
Аралашу
Хезмәт
Матур әдәбият
Нәфасәти сәнгать
Аралашу
Әңгәмә үткәрү: "Әкиятләр иленә сәяхәт" (221) "А.Алиш - балалар язучысы"(21)
Презентация карау «А.Алиш әкиятче дә, батыр да»
Әйләнә-тирә дөнья белән танышу
Тема: А.Алиш иҗаты белән танышу
Максат: А.Алиш әкиятләре аша балаларда әхлакый сыйфатлар тәрбияләү; сөйләм телен үстерү; А.Алиш китаплары һәм иллюстрацияләрен карау, танышу аша әсәрләрен искә төшерү.
Рәсем ясау
Тема: Сертотмас үрдәк
Максат:
Матур әдәбият уку :
А.Алиш "Үзем турында җыр" (уку),"Койрыклар"(уку),"Каз белән Аккош" (эчтәлек), "Куян кызы"(эчтәлек),
Җырлы-биюле уен "Түбәтәй"
Җырлы-биюле уен "Йөзек яшереш"
Әңгәмә үткәрү:
Тизәйткеч өйрәнү:
Эндәш ятлау "
Дидактик уен
Уен-табышмак "Бу кайсы әкияттән?"(22)
"Тавышыннан таны" уены
Зиһен үстерелешле уен "Уйла һәм әйт"
Музыкальуен "Ялгышма"(223)
С\рольле уен ""
"Театр" уены өчен атрибутлар әзерләү
Бармак моторикасын үстерү уеннары уйнау
"Табышмак әйтәм - җавабын тап"
Әйтемнәр әйтешү, эчтәлекләре буенча фикер алышу
Сүзле уен"Башын әйтәм, азагын тап"
Үстерелешле уен: "Бу кайсы әкият герое?", "Бел!" (223)
Әдәби викторина (222)
Тыныч өстәл уеннары
Дидактик уеннар уйнау:
"Тылсым ияләре" (220)
"Табышмак - рәсем"(220)
"Әкиятне дәвам ит",
"Дөрес сайлап ал" (222)
А.Алиш әкиятләре буенча рәсемнәр, слайдлар карау
Мульфильм карау:
А.Алиш «Чукмар белән Тукмар», "Сертотмас үрдәк",
"Куян кызы"