Сыйфат турында гомуми төшенчә 6 сыйныф

Раздел Другое
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Тема: Сыйфат сүз төркеме 6(а)

I. Максат: 1) коммуникатив: сыйфатларны кулланып, "Кышкы көн" дигән темага карата матур җөмләләр төзетү;

2) фәнни: сыйфат турында укучыларның башлангыч сыйныфларда алган белемнәрен искә төшерү, сыйфатның грамматик мәгънәсе, морфологик һәм синтаксик берәмлекләре турында төшенчә бирү; фәнгә карата кызыксыну уяту;

3) психологик: материалны үзләштерү өчен уңай шартлар тудыру;

3) тәрбияви: туган якның матурлыгына мәхәббәт уяту.

II. Принциплар:

1) дидактик принциплар: фәннилек, күрсәтмәлелек, уку-укыту барышының тәрбияви характерда булуы, укучыларга индивидуаль якын килү;

2) лингвистик принциплар: функциональ принцип, бүлекара бәйләнеш принцибы;

3) гомумметодик принциплар: коммуникатив, ситуатив-тематик;

4) хосусый методик принциплар: грамматик теория белән сөйләм практикасының берлеге принцибы, чагыштырма принцип.

III. Укыту ысуллары: аңлату-күрсәтү, өлешчә эзләнү, уку мәсьәләсе кую һәм чишү.

IV. Укыту алымнары: таблица, карточкалар белән эшләү, темага карата фикер алышу, рәсемнәр буенча җөмләләр төзетү.

V. Дәреснең төре: катнаш дәрес.

VI. Материал һәм җиһазлау: татар теле дәреслеге 127-130 битләр, сыйфат сүз төркеме таблицасы, иллюстрацияләр.

VII. Кулланылган әдәбият исемлеге:

1. Юсупов Ф.Ю., Тумашева Д.Г., Харисова Ч.М. Татар теле: Татар урта гомуми белем бирү мәкт. 6нчы сыйныфы өчен д-лек /Ф.Ю. Юсупов, Д.Г. Тумашева, Ч.М. Харисова һ.б. - үзгәртелгән һәм тулыл. дүртенче басма. - Казан: Мәгариф, 2006. - 263 б.

2. Шәкурова М.М., Йосыпов А.Ф. Татар телен укыту методикасы: Теория һәм практика. - Казан: КДУ нәшр., 2009. - 168 б.

Дәрес планы

I. Башлам өлеше 1 мин.

II. Актуальләштерү этабы: 10 мин

  1. Хаталар өстендә эш эшләү ( Диктант "Кырмыскалар")

III. Яңа материалны аңлату: 15 мин.

IV. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту этабы: 15 мин.

  1. нче күнегү (язма),..................................................................7 мин

2. Карточкалар белән эшләү (телдән), 8 мин.

V. Йомгаклау: 2 мин.

1) нәтиҗә ясау;

2) билгеләр кую.

VI. Өй эше:

а) бирем буенча күнегү: 208 нче күнегү;

ә) ярым иҗади эш: сыйфатлар кергән 5 мәкаль язып килергә;

б) иҗади эш: "Кышкы табигать"дигән темага, сыйфатлар кертеп, кечкенә күләмле хикәя язарга.

2 мин.

Дәрес барышы:


  1. Башлам өлеше

Психологик уңай халәт тудыру:

Укытучы: Исәнмесез укучылар, хәерле көн барыгызга да!

Укучы: Исәнмесез!

Укытучы: Утырыгыз! Укучылар, әйдәгез танышып үтик әле. Бүген татар теле дәресен мин - Алсу Радиковна - алып барачакмын. Класста кем дежур? Дәрестә бүген кемнәр юк?

Укучы: Бүген класста мин дежур. Дәрестә ... юк, ул авырый.

II. Актуальләштерү этабы

Хаталар өстендә эш эшләү ( Диктант " Кырмыскалар" )

III. Уку мәсьәләсе кую

- Тактада бирелгән текстны укыгыз. Сез бу текстны тагын да тулыландырып яза алыр идегезме?

Күк итәгенә барып тоташкан, очы-кырые күренмәгән бер урман бар. Ул урманда агачлар гөрләп үсәләр, җиләкләр кызарып пешәләр. Анда бүреләр, төлкеләр, куянар, еланнар яшиләр.

- Нинди сүзләр өстәргә мөмкин? (төркемнәрдә эш, җаваплар тыңлана)

Зәп-зәңгәр күк итәгенә барып тоташкан, очы-кырые күренмәгән бер кара урман бар. Ул урманда яшел киемле агачлар гөрләп үсәләр, тәмле җиләкләр кызарып пешәләр. Анда ерткыч бүреләр, хәйләкәр төлкеләр , куркак куянар, агулы еланнар яшиләр.

- Ике текстны чагыштырыгыз. Кайсы матуррак? Ни өчен? Өстәп язган сүзләргә нинди сораулар куярсыз ?

- Ул сүз төркеме турында ишеткәнегез юкмы? Нәрсәне белдерәләр?

Көтелгән җавап: Сыйфат сүз төркеме. Предметның билгесен белдерә. Нинди? Кайсы? Кайдагы? сорауларына җавап бирә. (бер фикергә килгән төркем җавабы)

- Димәк, бүген дәрестә нәрсә турында сөйләшербез, нинди уку мәсьәләсе куярбыз?

IV. Уку мәсьәләсен адымлап чишү.

1. Тактага алдан язылган җөмләләрне уку, күчереп язу. Җөмләдән сыйфатларны табу, асларына сызу. Сыйфат сүз төркеме төшенчәсенең эчке структурасын ачу, аңа хас билгеләрне табу.

Җир ана аңа тәмле тамырлар, яшел яфраклар, агачның әчкелтем кайрыларын үстергән, кояш нурлары салкын чык нурлары әзерләп куйган. Хуш исле үләннәр йомшак мендәр, мәңге яшел чыршылар калын юрган булган аңа.

Төркемнәрдә эш. Үрнәк буенча сыйфатларны табарга:

а) сорау куярга

ә) мәгънәсен ачыкларга

б) кайсы сүзне ачыклавын әйтергә

в) җөмләдәге ролен билгеләргә.

Төркемнәрнең җавабы тыңлана.

2. Алда башкарылган эшкә карап сыйфатның моделен төзеп карау:




предметның билгесен белдерә

нинди?

кайсы?

кайдагы?

исемне ачыклый

җөмләдә аергыч, хәбәр була

сыйфат


3. Модельгә таянып кагыйдә чыгару. (Кагыйдәне бер-берсенә һәм үз-үзләренә әйттерү)

4. Дәреслектәге кагыйдәне уку.

- Моделебезгә нәрсәләр җитми ?

Көтелгән җавап:

- Сыйфатлар асыл һәм нисби сыйфатларга бүленәләр.

Физкультминутка.

Гөл сабагы күренде

Һәм кояшка үрелде.

Тибрәнде талгын җилдә,

Сокланды гүзәл җиргә.

Буй-сыннарын турайтты,

Бик матур чәчәк атты.

Җәеп ефәк таҗларын,

Сипте хуш ис, назларын.

5. 207 нче күнегү. Текстны сәнгатьле итеп уку, исем кую.

- Сыйфатны сыйфатланмышлары белән күчереп языгыз.

- Сыйфатлар предметның нинди билгеләрен белдерәләр?

Көтелгән җавап:

- тәмен, төсен, формасын, характерын, физик халәтен, күләмен, урынын белдерәләр.

6. Табигать күренешләрен белдерә торган сыйфат һәм исем сүзтезмәләр төзеп языгыз. Шул сүзтезмәләр белән һәрбер ел фасылын тасвирлаган берәр җөмлә төзеп язабыз. (Мәсәлән: кышкы көн)

V. Рефлексия һәм бәяләү этабы.

1. Дәрескә нинди уку мәсьәләсе куйган идек? Нәрсәләр эшләдек? Нәрсәгә ирештек?

2. Дәрескә гомуми бәя кую.

VI. Өй эше:

а) бирем буенча күнегү: 208 нче күнегү;

ә) ярым иҗади эш: сыйфатлар кергән 5 мәкаль язып килергә;

б) иҗади эш: "Кышкы табигать"дигән темага, сыйфатлар кертеп, кечкенә күләмле хикәя язарга.

© 2010-2022