Россия тарихында минем якташларымКлара Хәйретдинова турында материал

Раздел Другое
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Россия тарихында минем якташларым.

Якташым-горурлыгым.

Минем туган ягым - данлыклы Биектау районы. Үзенең бөек Сәйдәше,танылган Хәй Вахиты,тиңдәшсез Солтан Габәшие ,зирәк Максудилары белән дан тоткан ,тарих битләрендә урын алган төбәк ул. Якташыбыз Рафис Корбанов-балаларның гына түгел,олыларның да яраткан шагыйре.Нинди генә өлкәне алсак та,һәрберсенең үз аксакаллары,йөзек кашы булырдай шәхесләре...

Бу исемлекне әле күп битләр дәвам итеп булыр иде.Ләкин минем максатым-башка.Күңелемә җыр ,бию сәнгате якын булганга,

мин якташ җырчым турында язарга телим.

Сәнгать дөньясы! Әлеге сүзләрдә нинди зур көч бар,әйтеп-аңлатып кына булмаслык мәгънә салынган.

Ләкин,әлеге чын Сәнгать иленең капкалары- бик биек,бик зур, кыйммәтле ташлардан нечкә зәвык белән эшләнгәнавыр ишекләр. Әлеге ишекне бары тик чын сәнгать кешесегенә ача аладыр. Табигать-Ана аларны туганда ук шул Илнең кешесе итеп яраткандыр, күңелләренә иң нечкә кылларны да тибрәтерлек моңнар салгандыр. Илнең түренә бик сирәкләр генә үтә аладыр. Капкага таба килгән биек баскычлардан аеруча талантлы һәм көчле рухлы кешеләр генә күтәрелә аладыр. Шушы кыйммәтле капкаларны горур ачып керүче кешеләрнең берсе- Клара Хәйретдинова Әкрам кызы. Ул сәнгать дөньясындагы Җыр илендә башын горур тотып, көчле канатлары астына балаларын җыйган ,искиткеч үзенчәлекле тавышка ия булган кошны хәтерләтә.

Клара Хәйретдинова исемен мин иң беренче тапкыр укытучыбыз сөйләгән истәлекләрдән ишеткән идем. Ул безгә: "30 яшемә җитеп, күпме концертларга йөреп тә, Клара апаныкы кебек көчле тавышны ишеткәнемюк" ,-дип сөйләде.

Мүлмә авылында яшәүче газиз әнисенең юбилеена кайта ул. Тәрәзәләр ачык булгангадыр, Клара апаның тавышы бөтен кешене таң калдыра. Кешеләр капка төбенә чыгып, рәхәтләнеп "чын җанлы концерт" тыңлыйлар.

Кулыма скрипкамны алсам да , яки сәхнәгә җырларга чыксам да , бу хатирәләр исемә төшә. Ирексездән "Эх,Клара апайныкы кебек тавышым булса иде!" дип уйлап куям.

Һәр юлның башында әниләр тора. Бәлки, аңа да беренче орлыклар әнисе карынында ук салынгандыр . Мөнһәр апа да - гомере буе авыл сәхнәсеннән төшмәгән кеше, көчле кеше. Авыл кешеләре аның турында, "Мөнһәр апа сөйләсә, йөрәккә үтәрлек итеп сөйли" дипюкка әйтмәгәндер. Озак еллар парторг булып эшли. Шуның өстенә күңелгә үтеп керерлек итеп җырлый да. Менә шуннан күчкән табигый сәләтне үзенең үҗәтлеге, тырышлыгы, сабырлыгы белән үстерә ул .Районыбызның Өнсә,Рәс ,Дөбъяз авылларында яшәргә туры килә аларга.Әниләре мәктәп , җәмәгать эшләре буенча төрле урыннарга күченеп йөриләр,шуңа күрә ул мәктәпкә дә сигез яшьтән генә бара.Укыганда ук тырыш була,"Артек"ка юллама белән бүләкләнә. Клара апа укытучы булырга хыяллана ,Педагогика институтының филология факультетына укырга керә.Институтның хор түгәрәгенә йөри.Алга таба музыка юнәлешен сайлый,белемен күтәрү өчен Мәскәүдәге Эстрада студиясенә юл тота.Казан дәүләт консерваториясендә танылган Валентина Лазько классына эләгә.Иҗатының башында үзен эстрада җырчысы буларак таныта.Мәскәүдә укыганда ук,Римма Ибраһимова белән концертларда җырлап йөриләр.Актёрлар йортында уздырылган бер кичә дә алардан башка узмый."Мәк чәчәге","Бер тауда ун чишмә" ,"Бормалы су" ,"Эзләдем, бәгърем, сине" җырлары халык күңелендә бик тиз урын ала.

Ә безнең буын аны опера җырчысы буларак белә. Консерваториядән соң Филармониягә килә .Шул вакытта Опера һәм балет театрына барып үзен тыңлатып карый.Сынау шарты белән труппага кабул итәләр.

"Алтынчәч"тә Каракаш ,Римский-Корсаковның "Кар кызы" операсында Купава партияләрен башкара .Җырчының бу чыгышын тыңлаган импресарио аны Төркия Милли опера театрында Дж. Вердиның "Аида" операсында төп партияне җырларга чакыра. Әнкарада узган Бөтендөнья опера фестивалендә җырлау онытылмаслык вакыйга була.Клара Хәйретдинованың "Князь Игорь"дагы Ярославнаны ,"Русалка"да Наташаны ,"Пиковая дама"дагы Лизаны ,"Демон"дагы Тамараны башкаруы күп нәрсә турында сөйли.

Аның репертуарында татар композиторларының операларыннан да арияләр байтак: Ә.Бакировның "Тукай" әсәрендә Зәйтүнә белән Мәрьям , Х.Вәлиуллинның "Самат"ындаӘлфия,Җ.Фәйзинең "Идел буенда"операсында Рәмзия... Концертларында шундый катлаулы әсәрләрне башкарып,татар композиторларын халык күңеленнән җуйдырмау өчен, зур хезмәт куйган җырчы бит ул!

Венециянең "Ла Фениче" театрында алты спектакль рәттән "Борис Годунов" спектаклендә җырлап кайту татар опера җырчыларының берсенә дә елмаймаган.Италиядә куелачак сектакльгә җырчыларны Мәскәүгә бөтен илдән җыеп, бик күп тавышлар арасыннан сайлап алалар. Дәрәҗәле сәхнәдә җырлау,әкияти гүзәл Венецияне күрү бары татар кызы Кларага гына насыйп була.Төрле оркестрларга кушылып җырлый алу осталыгы белән сокландыра ул.

Клара Хәйретдинова бөтен авырлыкларны җиңеп, алга бара , үсә, югырылыкка күтәрелә һәм зур тәҗрибә туплый.Җыйган гыйлемне яшьләргә өйрәтү теләге белән, остазлык юлын сайлый.Аның иҗаты татар җыр сәнгатендә бәяләп бетергесез зур байлык.Инде унбиш еллап Казан дәүләт консерваториясендә доцент . Музыка көллиятендә дә эшли.Һәртөрле фестиваль - конкурсларда урын яулаган яшь җырчыларның Клара Хәйретдинова шәкертләре булуы гаҗәп түгел.Алар талантлы яшьләрне күреп алып, алардан С.Садыйкова,С.Сәйдәшев, Р.Ваһапов исемендәге конкурс-фестивальләрдә катнашырлык җырчылар тәрбиялиләр."Җырчы, алтын бөртеге кебек күп хезмәт куеп, бик күп ком юып табыла торган хәзинә ул.Минем андый мактанычларым-алтын бөртекләрем байтак.Авылдан нота белмичә килгән малай-кызлардан милләт куанычы булырдай асылташлар сырлап утырабыз",-ди тәҗрибәле укытучы. Бу югарылыкка җиткән шәхеснең нинди сынауларны, авырлыкларны үткәнен мин әз генә булса да күз алдыма китерәм дә , сокланып туймыйм һәм күңелне горурлану хисе били.Горурланам ,чөнки ул-минем якташым.Горурланам һәм аңа охшарга телим.

Ә мин үзембиш яшемнән Сәнгать йортына йөри башладым, бию түгәрәгенә йөрим , шул ук вакытта музыкамәктәбендә скрипка сыйныфын тәмамлыйм. Хәзер вокал классына йөрим.

Узган елның кышкы яллары минем хәтеремдә якты хатирә булып озак сакланыр. Без үзебезнең бию төркеме белән Франция башкаласы Парижга бардык, андагы сихри матурлыкны күреп, таң калдык. Французларга татар биюен күрсәттек. Ал, шәмәхә киемнәребез, алтын йөгертелгән калфаклар- гүзәллекнең үрнәге. Тагын Берлин, Прага шәһәрләрендә булдык, күпергә басып күңелебездәге иң яшерен теләкләребезне әйттек. Буш вакытларымда җырлар тыңлыйм ,җырчыларның иҗатлары белән кызыксынам.

Клара Хәйретдинова- милләт горурлыгы , Татарстанның халык җырчысы . 2011 нче елның августында Казан Кремленең вәкиллекле корпусында республикабызның төрле өлкәдә хезмәт куючы алты дистәдән артык мактауга ия кешесенә Дәүләт бүләкләре тапшыру тантанасы булды.ТР Премьер-министры Илдар Халиков бүләкләнгән кешеләр турында "Татарстанның данлы исемен үзенең эш урынында корычтай коючылар",-диде. РФнең IIдәрәҗә "Ватан алдындагы хезмәтләре өчен" ордены белән бүләкләнгән 7 шәхес арасында Н. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең кафедра доценты һәм вокалчы Клара Хәйретдинова да бар.

Шундый сәнгать кешеләре үрнәгендә үсәсе , камилләшәсе килә. Без матурлыкны күрә белүче,югары сәнгатьне аңлап, халыкка фидакарь хезмәт итүче Клара Хәйретдиновалар буынына чын алмашчылар, аларның дәвамчылары булырга тиеш. Шул вакытта гына калын Тарих китабы битләрендә татар исемнәре югалмас.







© 2010-2022