Конспект урока татарского языка Фигыль

Раздел Другое
Класс 3 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Тема: Фигыль. Фигыльләр нәрсәне белдерә?

Максат:

- фигыль турында 1-2нче сыйныфларда белгәннәрне хәтердә яңарту, фигыль турында төшенчә алу;

- укучыларның фикерләү сәләтләрен, активлыкларын көчәйтү;

- орфография өстендә эшләү.

Җиһазлау: карточкалар, мультимедиа, интерактив такта, компьютер.
Дәрес тибы: белемнәрне тирәнәйтү һәм системалаштыру дәресе


Дәрес барышы


I. Оештыру өлеше.
- Исәнмесез, укучылар. (Исәнмесез)

  • Хәлләрегез ничек? (Яхшы).

  • Күңелләрегез ничек? (Күтәренке)

  • Дәрескә әзерсезме? (Әйе)

  • Кадерле укучылар, әйдәгез без бер-беребезгә чын күңелдән елмаешыйк та, хәерле көн теләп, дәресне башлап җибәрик.

II. Матур язу.

- Дәфтәрләрне ачып, число языгыз. Клас эше.

- Табышмакны чишегез.

- Әбидә бер, бабайда ике (б хәрефе).

Бб

III. Дәрес темасын ачыклау.

Бер укучыны чакырабыз тактага. Аңа хәрәкәтләр язылган бит бирелә (Сикер! Йөгер!), ул аларны күрсәтә һәм яза.

Арсен (нишли?) сикерә.

Арсен (нишли?) йөгерә.

  • Бу укучының исеме нинди сорауга җавап була? (Кем?) Бу җөмләнең нинди кисәге була? (Ия) Нинди сүз төркеме? (Исем). Ә сикерә, йөгерә сүзләренә без нинди сорау бирдек? (Нишли?) Бу сүзләр нәрсәне белдерәләр? (Эшне, хәрәкәтне). Җөмләдә нинди кисәк булалар? (Хәбәр).

  • Ә эшне, хәрәкәтне белдергән, нишли? соравына җавап булган, җөмләдә хәбәр булган сүзләр нинди сүз төркеменә керә? Кем белә?

  • Дәреснең темасы нинди була инде? Нәрсә турыда сөйләшәчәкбез? (Эшне, хәрәкәтне белдергән, нишли? соравына җавап булган сүзләр турында)

IV. Тема өстендә эш.

  1. Табышмаклар буенча эш.

  • Ә хәзер табышмакларны чишегез.

  • Яфракта бар, агачта юк,

Туфракта бар, җирдә юк. (Ф хәрефе) Хәрефләр тактага эленә бара.

  • Җирнең уртасында нәрсә бар? (И хәрефе)

  • Игендә бар, ирендә юк,

Галимдә бар, каләмдә юк. (Г хәрефе)

  • Ылыс башында нәрсә бар? (Ы хәрефе)

  • Балда бар да, канда юк,

Алмада бар, ханда юк. (Л хәрефе)

  • Сәгать артында нәрсә бар? (ь хәрефе).

Хәрефләрдән нинди сүз килеп чыкты? (ФИГЫЛЬ)

  • Бу сүз турында нәрсә беләсез? Нинди сүзләрне без фигыльләр дип атыйбыз?


  1. Кагыйдә өстендә эш.

- Кагыйдәнең беренче җөмләсендә нәрсә дигән? (Нәрсәне белдерә фигыль).

  • 2нче җөмлә нәрсә турында? (Фигыль җөмләдә хәбәр була).

  • 3нче җөмлә? (Фигыльнең сораулары бирелгән).

Ял минуты.

  1. Китап буенча эш. 186 нчы күнегү.

  • Бирелгән сүзләрне дүрт төркемгә бүлеп язырга. Тактага дүрт укучы чыга.

1) Физик эшне белдергән фигыльләр: сөрә, чәчә, казый, ...

2) Акыл эшен белдергән фигыльләр: яза, укый, уйлый, ...

3) Хәрәкәтне белдергән фигыльләр: бии, җырлый, йөгкрә, сикерә, сөйли, ...

4) Хәлне белдергән фигыльләр: сөенә, көлә, шатлана, елый, көенә, борчыла, ...

Балалар бер-берсен тишерәләр, хаталарны төзәтәләр.

V. Өй эше. Төркемләрдәге фигыльләрне дәвам итергә.

VI. Дәрескә рефлексия ясау.

  • Бүгенге дәрестә без нәрсәләргә өйрәндек?

  • Нинди яңалыклар белдек?

  • Сезгә бөтенесе дә аңлашылса, кыенлыклар тудырмаса - кызыл төс күрсәтегез.

  • Тагын ярдәм кирәксә, барысы да аңлашылмаса - яшел төс күрсәтегез.


© 2010-2022