• Преподавателю
  • Другое
  • Татар теленнән дәрес планы Аналитик иярчен җөмләләр янында тыныш билгеләре (9 ынчы сыйныф)

Татар теленнән дәрес планы Аналитик иярчен җөмләләр янында тыныш билгеләре (9 ынчы сыйныф)

Татар теленнән дәрес планы            Кайда хезмәт, шунда хөрмәт   (Аналитик иярчен   җөмләләр янында тыныш билгеләре. IX сыйныф укучыларының татар төркемнәре өчен дәрес эшкәртмәсе) Тема  : “Кайда хезмәт, шунда хөрмәт”( Аналитик иярчен җөмләләр янында тыныш  билгеләре.    )                                                            Максат   :    Аналитик һәм синтетик иярчен җөмләләрне аера белү  , баш һәм иярчен җөмләләрне билгели алу күнекмәләрен ныгыту ;                                       ...
Раздел Другое
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Татар теленнән дәрес планы

Кайда хезмәт, шунда хөрмәт (Аналитик иярчен җөмләләр янында тыныш билгеләре. IX сыйныф укучыларының татар төркемнәре өчен дәрес эшкәртмәсе)

Тема : "Кайда хезмәт, шунда хөрмәт"( Аналитик иярчен җөмләләр янында тыныш билгеләре. )

Максат : Аналитик һәм синтетик иярчен җөмләләрне аера белү , баш һәм иярчен җөмләләрне билгели алу күнекмәләрен ныгыту ; аналитик иярчен җөмләләр янында тыныш билгеләре куелышын ачыклау һәм камилләштерү; хезмәт тәрбиясе һәм һөнәри юнәлеш бирү.

Дәресне җиһазлау: тест сораулары,биремнәр язылган карточкалар. Татар халык мәкальләре. Бөек кешеләрнең хезмәт турында әйтелгән сүзләре. 8нче сыйныфлар өчен дәреслек.

Техник чаралар:

Microsoft Word

Microsoft Power Point

Мультимедиа проектор.

Тест эшләү өчен ноутбуклар(һәр укучыга).

Дәрес барышы.

I. Башлам .Оештыру. Уңай психологик халәт тудыру.

1слайд. Эпиграф : "Кайда хезмәт, шунда хөрмәт"

Әңгәмә оештыру.

Максат белән таныштыру.

II. Актуальләштерү.

2слайд Тест өстендә эш.(Һәр укучы алдында ноутбук. Укучылар үзләре генә дөрес җавапны билгелиләр.Тест ахырында ноутбукта аларга ничәсе дөрес һәм нинди билге куелганлыгы чыга.( MyTestStudent,)

1. Нәрсә ул кушма җөмлә?

а) берничә гади җөмләдән торган җөмлә;

б) бер генә җөмләдән тора.

2. Кушма җөмлә төрләре:

б) иярченле кушма җөмлә;

н)тезмә һәм иярченле кушма җөмлә.

3. Тезмә кушма җөмләләрне бәйләүче чаралар:

а) тезүче теркәгечләр;

б) ияртүче теркәгечләр.

4. Нинди җөмләләргә иярченле кушма җөмлә диләр?
м) үзара тезү юлы белән бәйләнгән җөмләләрдән торган кушма җөмләгә;
н) гади җөмләләрне интонация ярдәмендә бәйләнгән кушма җөмләгә;
л) үзара ияртү юлы белән бәйләнгән җөмләләрдән торган кушма җөмләгә.
5. Иярчен җөмлә -
л) иярченле кушма җөмләнең беренче җөмләсе;
и) ияреп килгән һәм баш җөмләдән чыгып куелган сорауга җавап булып

килгән җөмлә;
с) иярченле кушма җөмләнең баш җөмләсе.
6. Иярчен җөмләләрнең мәгънә ягыннан ничә төре бар?
е) 14; т) 12; а) 10.
7. Баш һәм иярчен җөмләләрне ничек билгелиләр?
л) иярченле кушма җөмләдә урнашу тәртибенә карап;
и) сорау куеп; ф) интонациягә карап.
8. "Нинди эш уңайлы, шул эшне башкара ул" җөмләсенә кайсы характеристика туры килә?
с) синтетик иярчен җөмләле кушма җөмлә;
к)аналитик иярчен җөмләле кушма җөмлә;
9. Төзелеше буенча иярчен җөмләләрнең нинди төрләре бар?
в) синтетик; җ) аналитик һәм синтетик,

10. Аналитик бәйләүче чараларга нәрсәләр керә?
ә) көттерү паузасы, ялгызак мөнәсәбәтле сүзләр,тезүче теркәгечләр;
б) көттерү паузасы, ялгызак мөнәсәбәтле сүзләр, ияртүче теркәгечләр
ө) көттерү паузасы, ялгызак мөнәсәбәтле сүзләр, ялгызак һәм парлы мөнәсәбәтле сүзләр,
11. Нинди иярчен җөмлә синтетик дип атала?
д) баш җөмләгә үзенең хәбәре составында тормый торган чаралар ярдәмендә ияргән җөмлә,
р) баш җөмләгә көттерү интонациясе ярдәмендә ияргән җөмлә,
м) баш җөмләгә үзенең хәбәре составындагы чаралар ярдәмендә ияргән җөмлә,

12. . " Һәркемгә мәгълүм ки, илне хуҗасызлык тарката"

л) аналитик иярчен кушма җөмлә, к) синтетик иярчен кушма җөмлә

13 "Кем намус белән эшли, котлаулар шуңа" җөмләсенең төре:
ә) аналитик иярчен кушма җөмлә, к) синтетик иярчен кушма җөмлә

(Җавап :иярчен җөмлә)

III Яңа тема аңлату.

3 слайд

4 слайд Кайда хезмәт , шунда хөрмәт.

а) төзелеше;

б) баш җөмләдән чыгып иярчен җөмләгә

сорау кую;

в) бәйләүче чара;

г) тыныш билгесе;

л) нәтиҗә.
2. Ялкау кешегә бу тормышта яшәү авыр , чөнки ул эш сөйми.
3. Һәркемгә мәгълүм ки , кеше күрке - хезмәт.
4. Алсу бар эшне эшләргә өлгергән, әйтерсең хуҗабикә

5слайд

5. Һәркемгә мәгълүм : һөнәр кешене кеше итә.

6 слайд

6. Минем дусларым тырыш, мин шуңа горурланам.

7слайд

7. Без шуны истән чыгармыйк: хезмәт кешене кеше итә

Нәтиҗәләр чыгару.

IV. Белемнәрне ныгыту.

1.Карточкаларда эш (тиешле тыныш билгеләрен куеп, җөмләләрне күчереп язарга)

8слайд

Карточка №1

Кем намус белән хезмәт итә шул хөрмәткә ия.

Мәгълүм ки алма агачыннан ерак төшми.

Бездә закон шундый ялкауга юл ябык.

Барыбызга да ачык хезмәт кешене кеше итә.

9слайд

Карточка №2

Кайда эш җиренә җиткерелеп башкарыла шунда нәтиҗәсе күренә.

Билгеле ки ялкауның эше бармый.

Кем намус белән хезмәт итә шул хөрмәткә ия.

Билгеле маңгай тиресе эшнең сыйфатын яхшырта

71нче күнегү

Мәкальләрне дәвам итәргә(телдән).

10 слайд

Кем эшләми, ... .

Агачны кем утырта, ... .

Кем кол кебек эшли, ... .

Кем башлый, ... .

Кайда яхшы эш, ... .

Кем хезмәт итми, ... .

4.Бирем. Җөмләләр төзергә.

11 слайд

[ки] , ( ) .

(Кем), [шул ] .

[ шул] : ( ).

( Кем), [ шуңа].

Текст өстендә эш.( Текстны игътибар белән укырга, иярчен җөмләләрне табарга, тыныш билгеләре куелышын аңлатырга.Текстка үз мөнәсәбәтегезне белдерергә)

12 слайд

Җир йөзенә кеше хезмәт итәргә килә. Хезмәт белән бәйле тормыштан ул ямь табып яши. Хезмәтнең әһәмияте шунда: ул кешене кеше итә, яшәвенә мәгънә, көч бирә.

Үзенең күңеленә ошаган һөнәрне һәркем сайларга хокуклы. "Кайда хезмәт , шунда хөрмәт" - дип , халык юкка гына әйтмәгән. Ул үзенең сайлаган һөнәре белән халыкка хезмәт итә, яшәвен мәңгеләштерә.

Барыбызга да билгеле : һөнәр сайлау һәркемнең шәхси эше. Һөнәр сайлаганда шуны истән чыгармаска кирәк : һәр кеше үз мөмкинлеген яхшы белергә тиеш. Холкыңны һәм белемне дә истән чыгармаска кирәк. Белем булган җирдә хезмәтнең нәтиҗәсе күренә.

V. Нәтиҗә. Йомгак.

VI. Өй эше.

13 слайд

1."Мин үскәч кем булырга телим" темасына инша язарга, эшегезне аналитик һәм синтетик җөмләләр белән баетырга.

2.Үзегез яратып укыган әсәрдән аналитик җөмләләр язарга,тыныш билгеләре куелышын аңлатырга

14слайд.

Дуслар, тагын сезгә

Бар әйтәсе бер сүзем:

Нинди һөнәр сайласаң да

Кирәк беренче белем

-Минем сезгә киңәшем шул: тырышып укыгыз, киләчәктә яраткан һөнәрегезне сайлагыз .Нинди генә һөнәр ияләре булсагыз да, кешелеклелек сыйфатларын югалтмагыз. Уңышлар телим.



© 2010-2022