1 нче сыйныфка әдәби укудан эш программасы

Раздел Другое
Класс -
Тип Рабочие программы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:


« Каралды» МБ утырышы беркетмәсе № 1_

"25 "нче август 2015 нче ел

МБ житәкчесе

_____________/ Ямалеева Г.Н/

« Килешенде»

"26 "нчы август 2015 нче ел

Укыту һәм милли тәрбия эше буенча җитәкче урынбасары :

______________/Г.Р.Әхмәтова/

«Расланды»

187 нче номерлы боерык белән

гамәлгә кертелде

"26 "нчы август 2015 нче ел

Мәктәп җитәкчесе

______________/Т.А. Малахова/









Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районы

муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

"6нчы урта гомуми белем мәктәбе"нең

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Сираҗетдинова Гөлнур Вилдан кызының

әдәби уку буенча 1 нче сыйныф (Б) (татар төркеме) өчен төзелгән эш программасы

(сәгатьләр күләме атнага 1 сәгать, елга 33 сәгать )




2015-2016 нчы уку елы

Аңлатма язуы

Эш программасы статусы

Эш программасы түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды :

1. «Россия Федерациясендә мәгариф турында»гы федераль закон (2012 нче елның 29нчы декабрендә Россия Федерациясе Президенты тарафыннан имзаланган 273нче ФЗ;2013 нче елның 1нче сентябреннән гамәлдә);

2.« Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теле һәм әдәбиятыннан үрнәк программалар»(Казан,Татарстан китап нәшрияты,2011нче ел)җыентыгына кертелгән һәм белем бирүдә федераль дәүләт стандарты (ФГОС)таләпләренә җавап бирә. Төзүчеләр Ч.М.Харисова,К.С.Фәтхулова,З.Н.Хәбибуллина;

3. МБГБУ «6нчы урта гомуми белем мәктәбе»нең 2015-2016 нчы уку елына укыту планы;

4. МБГБУ «6нчы урта гомуми белем мәктәбе»нең «Эш программаларын төзү тәртибен раслау турындагы " нигезләмә.


Укыту-методик комплект


Дәреслек: И.Х.Мияссарова , Ф.Ш.Гарифуллина, "Әлифба" (Казан, " Мәгариф - Вакыт" нәшрияты, 2012нче ел), ,Ф.Ш.Гарифуллина, И.Х.Мияссарова "Әдәби уку" ( Казан, "Мәгариф-Вакыт" нәшрияты, 2012нче ел).

Мәктәпнең еллык календарь укыту планы буенча 1 нче сыйныфларда 33 атна булу сәбәпле, эш программасы белем бирү учреждениесенең 2015-2016 елга гамәлдәге базис планы буенча атнага 1 сәгать исәбеннән 33 сәгатькә төзелде. Программада 1 нче сыйныфларга 64 сәгать бирелгән. Сәгатьләр саны кыскартылды.

Эш программасы 1 елга төзелде.

1 нче сыйныфның татар төркемендә "Әдәби уку" курсы түбәндәге максатларны һәм бурычларны күз алдында тота:

-1 нче сыйныф укучыларын дөрес, йөгерек һәм сәнгатьле укырга өйрәтү; төрле типтагы текстлар белән эшләүне тәэмин итүче барлык сөйләм эшчәнлеге төрләрен камилләштерү; китап укуга карата кызыксыну үстерү; китап укучының белем дәрәҗәсен(кругозор) формалаштыру; китап сайлау һәм мөстәкыйль китап уку тәҗрибәсе туплау;

- Әдәби әсәрләр ярдәмендә балаларда әхлак тәрбиясе булдыру; яхшылык, дуслык, дөреслек һәм җаваплылык турында күзаллау формалаштыру; күпмилләтле Россия халыклары һәм татар халкы мәдәниятенә карата кызыксыну һәм хөрмәт тәрбияләү.


Универсаль уку күнекмәләре.

Әдәби уку буенча төзелгән эш программасы 1 нче сыйныф укучыларының шәхси үсеш-үзгәреш, предметара һәм предмет нәтиҗәләрен үзләштерүне күз алдында тота.

Шәхси үсеш-үзгәреш нәтиҗәләренә ирешү осталыгы булып түбәндегеләр санала:

-гомуми кулланыш нормалары һәм кыйммәтләре күзлегеннән кешеләрнең эш- гамәлләрен, тормыш ситуацияләрен бәяләү;

-текстны "эмоциональ кичерү", үз фикереңне белдерү;

-башка кешеләрнең хисләрен аңлау,кешенең хәленә керү, аңа теләктәшлек белдерү;

-укылган әсәр геройларына карата үзеңнең мөнәсәбәтеңне белдерү;

Предметара нәтиҗәләр булып әдәби уку курсын өйрәнгәндә универсаль уку гамәлләре формалашу санала.

Шәхси универсаль уку гамәлләре.

Регулятив универсаль уку гамәлләре.

Танып-белү универсаль уку гамәлләре.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре.

1.Түбәндәге кыйммәтләрне аңлый һәм бәяли белү: яхшылык,түземлелек, табигать, туган ил, гаилә һ.б. Үз гаиләңә, туганнарыңа, ата-анаңа хөрмәт.

2.Укучы ролен үзләштерү. Укуга карата кызыксыну формалаштыру.

3. Гомумкешелек нормалары күзлегеннән чыгып, тормыш ситуацияләрен, геройларның үз-үзләрен тотышларын бәяләү.

1.Укытучы җитәкчелегендә эш урынын әзерләү, оештыру.

2.Укытучы җитәкчелегендә дәрестә, дәрестән тыш эшчәнлектә, тормыш ситуацияләрендә биремнәрне үтәү максатын билгеләү.

3.Укытучы җитәкчелегендә дәрестә, дәрестән тыш эшчәнлектә, тормыш ситуацияләрендә биремнәрне үтәү планын билгеләү.

1.Китап белән эшләү: бирелгән бүлекне өйрәнгәндә формалашучы белем-күнекмәләрне билгеләү.

2.Укытучының гади сорауларына җавап бирү, дәреслектән тиешле мәгълүматны табу.

3.Геройларны, аларның гамәлләрен чагыштыру, уртак һәм аермалы якларын табу.

4.Укылган яки тыңланган текстның эчтәлеген сөйләү.

1.Дәрестә һәм тормыш ситуацияләрендә диалогта катнашу.

2.Укытучы, сыйныфташларның сорауларына җавап бирү.

3.Сөйләм этикеты нормаларын үтәү: исәнләшү, хушлашу,рәхмәт белдерү;

4.Башкаларның сөйләмен тыңлап аңлау.

5. Парлап һәм күмәк эшләү.

Регулятив универсаль уку гамәлләрен формалаштыру чарасы булып - продуктив уку технологиясе ; танып-белү универсаль уку гамәлләрен формалаштыру чарасы булып-дәреслектәге текстлар, беренчел мәгълүмат белән эшләү күнекмәләрен тәэмин итүче методик аппарат;коммуникатив универсаль уку гамәлләрен формалаштыру чарасы булып продуктив уку технологиясе һәм эшне парлап, кечкенә төркемнәрдә оештыру хезмәт итә.

Предмет нәтиҗәләре:

-укытучы, укучы укыган текстны ишетеп аңлау;

-бөтен сүзләрне аңлап, дөрес уку;

-текстны тулысынча сөйләү;

-кечкенә күләмле шигырьләрне ятлау;

-рәсем буенча телдән хикәя төзү;

-автор,текст исеме һәм текстның эчтәлеген билгеләү;

-хикәя , шигырьне аера белү.

"Әдәби уку" предметының эчтәлеге

"Әдәби уку" предметы түбәндәге юнәлешләрне үз эченә ала:

1.Сөйләм төрләре һәм китап уку эшчәнлеге:

-аудирование( тыңлап аңлау);

-уку (кычкырып һәм эчтән уку);

-төрле төрдәге текстлар белән эшләү;

-библиографик әдәп(әдәби текст, фәнни-популяр һ.б. төр текстлар белән эшләү);

-сөйли белү (сөйләм әдәбе);

-язу (язма сөйләм әдәбе).

2. Балалар укуы.

3. Әдәби пропедевтика.

4. Укучыларның иҗади эшчәнлеге( әдәби әсәрләр нигезендә).

1нче сыйныфны (татар төркеме) тәмамлаганда, укучыларның белеменә , эш осталыгына һәм күнекмәләренә таләпләр:

Әлифба чорының ахырына белергә тиеш:

1. Татар теленең авазларының сузык (ачык авыз символы белән бирелгән), ягъни җырлана торган аваз һәм тартык, ягъни җырланмый торган; әйткәндә, сөйләм органнарында киртә ясала/ясалмый торган авазларга бүленүен, сузыкларның калын һәм нечкә булуын, тартыкларның нечкә - калын яңгырашын сузык аваз хәрефләре белдерүен;

- сүзнең яңгыраш һәм мәгънә бөтенлегенә ия булуын;

- сүзнең иҗекләргә бүленүен, бер иҗекнең көчлерәк һәм озынрак әйтелүен;

- сөйләм авазлары язуда шартлы график символлар (түгәрәк, квадрат) яки хәрефләр белән белдерелүен;

- сүзләр предметларны, аларның билгеләрен, эш-хәрәкәтләрен белдерүләрен, ярдәмче сүзләр сүзләрне, җөмләләрне үзара бәйләү өчен хезмәт итүләрен, аларның график символларын;

- әйтмә сөйләмнең текст һәм җөмләләргә бүленүен, аларны график сурәтләп булу мөмкинлеген;

- элемент-сызыклар һәм элемент-өлгеләрнең басма һәм язма хәрефләрнең график системасының структур (төзелеш) берәмлекләре булуын;

- һәр басма һәм язма хәреф формасының тиешле урын-сан мөнәсәбәтендә урнашкан элементлардан торуын аңлый белергә тиеш.

Уку елын бетергәндә укучылар түбәндәгеләрне эшли белергә тиеш:

  • Гади җөмлә ахырындагы тыныш билгеләренә, җөмлә эчендәге тиңдәш кисәкләргә, эндәш сүзләргә туры килгән интонация һәм паузаларга игътибар итеп укый белергә;

  • уку гигиенасын һәм китапны саклап тоту кагыйдәләрен үтәргә;

  • китапларны эчтәлегенә карап аера белергә, китап, әсәр исемнәрен дөрес әйтергә;

  • текст кисәкләрен төшереп калдырмыйча, таныш әкият яки хикәя эчтәлеген укытучы сораулары буенча сөйләргә;

  • картина буенча бәйләнешле сөйләм төзергә;

  • укылган җөмләләргә яки текстларга карата сорауларга телдән җавап бирергә

  • Эш программасының эчтәлеге

Темалар

Сәгать саны

1

Хәрефләр өйрәнәбез

6

2

Без хайваннар һәм кошлар турында беләбезме?

5

3

Әдәп-әхлак

8

4

Ямьле яз

8

5

Халык авыз иҗаты

6




























1 нче сыйныф өчен әдәби укудан календарь-тематик план

Дәрес темасы

Сәг. са-ны

Дәрес төре

Укучылар эшчәнлегенә характеристика яки укыту эшчәнлеге төре

Материал үзләштерүнең көтелгән нәтиҗәләре

Үткәрү вакыты

Искәрмә

План

Факт

Хәрефләр өйрәнәбез - 6 сәг.

1

Габдулла Тукай. Әлифба

1

Яңа мате-риалны үз-ләштерү

Әсәрнең авторлары. Шигырьне уку. Сорауларга җавап бирү.

Дөрес интонация белән укый белүләре, логик яктан дөрес уйлый бе-лүләре.


2

Резеда Вәлиева. Беренчеләр

1

Яңа мате-риалны үз-ләштерү

Әсәрнең авторлары. Шигырьне уку. Сорауларга җавап бирү.

Аңлап укый алу-лары,тормышта урынлы куллана белүләре.

3

Шәүкәт Галиев. Таяк

1

Яңа мате-риалны үз-ләштерү

Әсәрнең авторлары. Шигырьне уку. Сорауларга җавап бирү.

Дөрес интонация белән укый белүләре, логик яктан дөрес уйлый бе-лүләре.


4

Шамил Маннапов. Ат нигә көлә?


1

Яңа мате-риалны үз-ләштерү

Әсәрнең авторлары. Шигырьне уку. Сорауларга җавап бирү.

Аңлап укый алу-лары,тормышта урынлы куллана белүләре.

5

Элмира Шәрифуллина. Күзең күргәч.

1

Яңа мате-риалны үз-ләштерү

Сәнгатьле уку күнегүләре, укылган буенча фикер алышу, нәтиҗә ясау.

Сорауларга төгәл җавап бирә белү-ләре, әсәрнең эчтә-легенә карата үз фикерләрен әйтә алулары.

6

Рәшит Бәшәр. Танышу

1

Яңа мате-риалны үз-ләштерү

Сәнгатьле уку күнегүләре, укылган буенча фикер алышу, нәтиҗә ясау.

Сорауларга төгәл җавап бирә белү-ләре, әсәрнең эчтә-легенә карата үз фикерләрен әйтә алулары.

Без хайваннар һәм кошлар турында беләбезме? - 5 сәг.

7

Габдулла Тукай. Гали белән кәҗә.Карлыгач. Бала белән күбәләк.

1

Яңа мате-риалны үз-ләштерү

Шигырьләрне уку. Шартлы билгеләрне аңлау. Әсәрнең авторлары. Шигырьләрне уку. Сорауларга җавап бирү.

Дөрес интонация белән укый белүләре, логик яктан дөрес уйлый бе-лүләре.

8

Резеда Вәлиева. Күбәләе белән Кырмыска. Карлыгач. Бала белән Күбәләк.

1

Яңа мате-риалны үз-ләштерү

Шигырьләрне уку. Шартлы билгеләрне аңлау. Әсәрнең авторлары. Шигырьләрне уку. Сорауларга җавап бирү.

Дөрес интонация белән укый белүләре, логик яктан дөрес уйлый бе-лүләре.

9

Шәүкәт Галиев. Танышмак өчен табышмак

1





Яңа мате-риалны үз-ләштерү

Шигырьләрне уку. Шартлы билгеләрне аңлау. Әсәрнең авторлары. Шигырьләрне уку. Сорауларга җавап бирү.

Укыган буенча нәтиҗә чыгара белүләре, логик яктан дөрес уйлый алулары.

10

Рабит Батулла. Әйлән-бәйлән уены. Аю Әппәс.

1

Яңа мате-риалны үз-ләштерү

Шигырьләрне уку. Шартлы билгеләрне аңлау. Әсәрнең авторлары. Шигырьләрне уку. Сорауларга җавап бирү.

Укыган буенча нәтиҗә чыгара белүләре, логик яктан дөрес уйлый алулары.

11

Хәкимҗан Халиков. Укытучыларым.

1

Яңа мате-риалны үз-ләштерү

Әсәрләрнеү төп уен һәм темасын билгеләү.Хикәянеү планын төзү.автор әөтергә теләгән фикерне табу

Татар теленә генә авазларны дөрес әйтә белүләренә ирешү

Әдәп-әхлак - 8 сәг.

12

Дәрдемәнд. Гали.

1

Яңа мате-риалны үз-ләштерү

Әсәрләрнеү төп уен һәм темасын билгеләү.Хикәянеү планын төзү.автор әөтергә теләгән фикерне табу

Татар теленә генә авазларны дөрес әйтә белүләренә ирешү

13

Идрис Туктар. Өлгер

1

Катнаш дә-рес

Әсәрләрнеү төп уен һәм темасын билгеләү.Хикәянеү планын төзү.автор әөтергә теләгән фикерне табу

Текстларны укый, эчтәлек буенча сорау-ларга җавап бирә белүләре.

14

Җәвад Тәрҗеманов. Биш чия.

1

Катнаш дә-рес

Әсәрләрнеү төп уен һәм темасын билгеләү.Хикәянеү планын төзү.автор әөтергә теләгән фикерне табу

Татар теленә генә авазларны дөрес әйтә белүләренә ирешү

15

Резеда Вәлиева. Дуслык.

1

Яңа мате-ри-алны үз-ләштерү

Әсәрләрнеү төп уен һәм темасын билгеләү.Хикәянеү планын төзү.автор әөтергә теләгән фикерне табу

Текст укый һәм төп фикерен ачыклый белүлә-ре.

16

Фәнис Яруллин. Хикмәтле сүз.

1

Яңа мате-риалны үз-ләштерү

Әсәрләрнеү төп уен һәм темасын билгеләү.Хикәянеү планын төзү.автор әөтергә теләгән фикерне табу

Текстларны укый, эчтәлек буенча сорау-ларга җавап бирә алулары.

17

Шәүкәт Гаев. Светофорның өч күзе.

1

Яңа мате-риалны үз-ләштерү

Әсәрләрнеү төп уен һәм темасын билгеләү.Хикәянеү планын төзү.автор әөтергә теләгән фикерне табу

Дуслык, юмартлык сыйфатларын тәрбияләү.

18

Ләбиб Лерон. СУпермалай.

1

Яңа мате-риалны үз-ләштерү

Әсәрләрнеү төп уен һәм темасын билгеләү.Хикәянеү планын төзү.автор әөтергә теләгән фикерне табу

Авазга характе-ристика бирә һәм укый белүләре.

19

Тәүфикъ Әйди. Дачада

1

Яңа мате-риалны үз-ләштерү

Әсәрләрнеү төп уен һәм темасын билгеләү.Хикәянеү планын төзү.автор әөтергә теләгән фикерне табу

Дуслык, юмартлык сыйфатларын тәрбияләү.

Ямьле яз - 8 сәг

20

Габдулла Тукай. Яз.

1

Яңа мате-риалны үз-ләштерү

Әсәрләрнеү төп уен һәм темасын билгеләү.Хикәянеү планын төзү.автор әөтергә теләгән фикерне табу

Авазларны дөрес әйтә һәм дәрес лек материалын аңлаулары.

21

Бари Рәхмәт. Яз килә.

1

Яңа матери алны үз-ләштерү

Әсәрләрнеү төп уен һәм темасын билгеләү.Хикәянеү планын төзү.автор әөтергә теләгән фикерне табу

Дәреслек мате-риалын укый бе-лүләре.



22

Гариф Галиев. Кояш.

1

Катнаш

Дәреслектә ориентлаша белү. шигырьләрне уку. Шартлы билгеләрне аңлау. Әсәрнең авторлары. Шигырьләрне уку. Сорауларга җавап бирү.

Шигырьне аңлап, сәнгатьле укый белүләре.

23

Шәүкәт Галиев. Яз.

1

Катнаш.

Шартлы билгеләрне аңлау. Әсәрнең авторлары. Шигырьләрне уку. Сорауларга җавап бирү.

Шигырьне аңлап, сәнгатьле укый белүләре.

24

Гарәфи Хәсәнов. Ел язга аяк атлады.

1

Яңа материалны аңлату

Шартлы билгеләрне аңлау. Әсәрнең авторлары. Шигырьләрне уку. Сорауларга җавап бирү.

Шигырьне аңлап, сәнгатьле укый белүләре.

25

Габделхәй Сабитов. Кояка да эш күбәйде.

1

Яңа материалны аңлату

Шартлы билгеләрне аңлау. Әсәрнең авторлары. Шигырьләрне уку. Сорауларга җавап бирү.

Шигырьне аңлап, сәнгатьле укый белүләре.

26

Нәкыйп Каштанов. Болыт

1

Яңа материалны аңлату

Шартлы билгеләрне аңлау. Әсәрнең авторлары. Шигырьләрне уку. Сорауларга җавап бирү.

Шигырьне аңлап, сәнгатьле укый белүләре.

27

Сафуан Муллагалиев. Яз килде.

1

Яңа материалны аңлату

Шартлы билгеләрне аңлау. Әсәрнең авторлары. Шигырьләрне уку. Сорауларга җавап бирү.

Шигырьне аңлап, сәнгатьле укый белүләре.

Халык авыз иҗаты - 6 сәг

28

.Мәкаль.

.

1

Катнаш

Халык авыз иҗаты әсәрләрен уку.Мәкаль, бишек җырлары,тел шомарткычларны аера белү

Мәкаль, бишек җырлары, тел шомарткычларны аң-лап ,сәнгатьле укый белүләре, үз фикерләрен әйтә алулары.

29

Бишек җырлары.

1

Катнаш

Мәкаль, бишек җырларын аера белү

Үз фикерләрен әйтә алулары.

30

Тел шомарткычлар

1

Яна тема

тел шомарткычларны аера белү


31

Санамышлар.Табышмаклар.Мәзәкләр

1

Яңа матери- алны аңлату

Санамышларны, табышмаклар, мәзәкләр уку, логик басым куярга өйрәнү, әһәмиятен аңлау.

Табышмаклар белән танышу, яхшы сыйфатлар тәрбияләү өстендә эш, әһәмиятен аңлау.

Санамышларны, табышмакларны, мәзәкләрне аңлап, сәнгатьле укый белүләре, истә калдырула-ры.

32

Алдавыч әкиятләр Татар һәм башка халык әкиятләре

1

Яңа матери- алны аңлату

Әкиятләрне рольләргә бүлеп уку, укылган буенча фикер алышу.Әкият геройларын атау аларга бәя бирү

Аңлап укый алу-лары,тормышта урынлы куллана белүләре.

33

Уку-чыларның аңлап укуларын тикшерү. Йомгаклау.

1

Белем һәм күнекмәләр-не ныгыту, гомумиләш-терү

Сәнгатьле уку күнегүләре, укылган буенча фикер алышу, нәтиҗә ясау.

Укыганнарны гомумиләштерү һәм нәтиҗә чыгара белүләре, логик яктан дөрес уйлый алулары.




















Мәгълүмат һәм белем бирү чыганаклары


УМК

Укытучы өчен методик әдәбият

Укучылар өчен әдәбият

1. Программа: « Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теле һәм әдәбиятыннан үрнәк программалар» (Казан,Татарстан китап нәшрияты,2011нче ел)җыентыгына кертелгән һәм белем бирүдә федераль дәүләт стандарты (ФГОС)таләпләренә җавап бирә. Төзүчеләр Ч.М.Харисова,К.С.Фәтхулова,З.Н.Хәбибуллина;

2. Дәреслек: Ф.Ш.Гарифуллина, И.Х.Мияссарова .Әдәби уку: Рус телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 1 нче сыйныфы өчен дәреслек( татар телендә сөйләшүче балалар өчен) . - Казан: Мәгариф-Вакыт, 2012.

1"Салават күпере", "Сабыйга" журналлары.

2. СД диск: Татар телендә музыкаль әкиятләр, "Сертотмас үрдәк";

Г.Тукайның тормыш юлы, иҗаты;

3 «Фән һәм мәктәп», «Мәгариф» журналлары, "Мәгърифәт", "Ачык дәрес" газеталары

10. tatmedia.com

4. tatar.ru

5. selet.biz/

6. tatar.com.ru

1. Дәреслек: Ф.Ш.Гарифуллина, И.Х.Мияссарова .Әдәби уку: Рус телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 1 нче сыйныфы өчен дәреслек( татар телендә сөйләшүче балалар өчен) . - Казан: Мәгариф-Вакыт, 2012.

2. "Салават күпере", "Сабыйга" журналлары.

3. Раушан көзге: Татар балалар әдәбиятыннан хрестоматия. - Казан: Мәгариф, 1993.

4. Ягъфәров Р. Г. Кәҗә-мәкәрҗә. - Казан: Мәгариф, 1994.

5. "Көмеш кыңгырау","Сабантуй" газеталары

6. Б.Рәхмәт "Сабан туенда". Шигырьләр. - Казан: Тат.кит. нәшр..

7. Нәниләргә бүләккә. Җыентык. Табышмаклар, такмаклар, әкиятләр, шигырьләр, кыска хикәяләр. - Казан: Тат. кит. нәшр..

8. Орфографик, орфоэпик һәм башка төр сүзлекләр.










2016-2016 нчы уку елына 1 нче сыйныфта әдәби укудан (татар төркеме) арадаш аттестация үткәрү өчен әңгәмә сораулары

1.Аю Әппәс кайда яши? (1 балл)

2. Аю Әппәс нәрсәләр үстерә? (1 балл)

3. Кайсы шигырьне Г.Тукай язган? (1 балл)

4. Дөньяда иң зур хайван нәрсә? (1 балл)

5. Табышмакның җавабын табыгыз. (1 балл)

Иртән иртүк тора,матур итеп кычкыра.

6. Мәче балыкны кая куя? (1 балл)

7. Светофорның ничә күзе бар? (1 балл)

8. Яз кайсы айдан башлана? (1 балл)

9. Яз җиткәч, бозлар нишлиләр? (1 балл)

10. Татар халык авыз иҗатыннан берәр мисал китереп сөйлә. (1 балл)

Бәяләү нормасы:

Бирелгән ситуация, өйрәнелгән тема буенча тулы җавап биргәндә эш канәгатьләнерлек дип санала.

11


© 2010-2022