• Преподавателю
  • Другое
  • Творческая работа обучающегося Сер йомгагы, участника всероссийского конкурса молодых писателей Илһам, 2014год

Творческая работа обучающегося Сер йомгагы, участника всероссийского конкурса молодых писателей Илһам, 2014год

Раздел Другое
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Сер йомгагы.

Әни белән мәктәптән кайтып барганда Люся түтине очраттык. Кибеткә сөт алырга дип кергән идек, витринага тотынып күрше әбиебез басып тора. Беркайчан да авырганын күргәнебез булмагач, әнием борчылып: "Әйдә, Люся түти, үзем алып кайтам"-, дип әбине култыклый башлады. "Кеше арасына чыктым әле, кызым, чирдән качып. Кайтмыйм әле, бераз басып торыйм. Кешеләр арасында җиңелрәк миңа "-,дип кибеттә торып калды.

-Күзләренә кадәр төссезләнгән, болай авырганын да белмим мин аның-, дип борчылып сөйләнде әнием.

Ярата әни Люся түтине. Гел күрешеп, сөйләшеп йөриләр. Капкабызны буяганда да, аннан сорап, ул яраткан төсләргә буйый. "Безнең капкага һәр иртә саен беренче булып каршы як күршенең күзе төшә ич, капкаң ул яратмаган котсыз төстә булса, күршегә күңелле булмас"-, ди әнием.

-Әни, хәтерлисеңме, бервакыт Люся түти кечкенә кызлар кебек сөенеп, әллә ничек эчтән яктырып, балкып йөргән иде.

Өч ел булып килә инде ул вакыйгага.

Өе каршына машина килеп туктауга, Люся түти йөгереп кенә чыгып машинага утырды да, безгә тиз генә кул болгап алып, утырып та китте. Без, әнием белән мин, күрше әбине карашыбыз белән генә урам очына кадәр озатып калдык. Яше җитмештән артса да йөгереп кенә йөри әле ул. Мин аның беркайчан да авырыйм дип зарланганын ишеткәнем юк.

-Аяктан калырга язмасын инде сиңа, безнең очның бер яме бит син, йөреп торганыңны күрсәм, күңелләр тынычланып китә-, дип әйтә Люся түтигә әнием.

Икенче көнне Люся түтинең Сарман районындагы Ләке авылына Клара Булатованың юбилей кичәсенә барганлыгы билгеле булды. Балачак дусты Клара белән күрешергә барган икән каршы як күршебез. Күңелләре җилкенеп, бик канәгать булып кайткан очрашудан. Клара Булатованың Люся түтигә багышлап язган шигыре дә бар икән ләбаса, "Куян Лүскәсе" дип атала.

-Куян Лүскәсе мин инде ул. Балачак кушаматым. Безне "А" һәм "Б" классына бүлгәнче, Клара белән бергә укыдык. Шук та иде инде Клара, дәрес барганда гел мине сөйләштереп утырыр иде. Укытучы күреп алып бастырса, мин укытучы сөйләгәннәрне бер генә дә кабатлый алмый интегә идем. Ә Клара менә шартлатып сөйләп бирер иде. Сөйләшеп тә утырмаган диярсең. Гариф абый белән Майтап апа бик кешелекле кешеләр иде. Ике йортны бер итеп йөри идек Клара белән. Тик менә контроль эшне беркайчан беркемгә күчерергә бирмәде Клара.

Дустының юбилеена килгән кунаклар турында; үзе турында сүз чыккач, утырган урыныннан чыгып дустын сөендерүе һәм балачак дусты Клара өчен күңеле бик сөенүе турында зур канәгатьлек хисе белән сөйләде Люся түти. Шул вакытта иң истә калганы Люся түтинең күк йөзе төсендәге шатлыктан янып торган күзләре булды. Бәхетле иде ул шул мизгелдә.

- Люся түти каршында бурычлы калган кебек хис итәм үземне. Күпме яхшылыклар күрдек без аннан.

Әнием бераз тын гына баргач, сүзен тагын дәвам итте:

- Син туган елны бәрәңгене совхоз басуына утырткан идек. Әтиең бер айга квалификация күтәрү курсларына укырга китте, сиңа биш ай, ә абыеңа өч яшь. Сентябрьнең җылы коры көннәре дә үтеп китте, яңгырлар явып суытып та җибәрде. Шулай беркөнне Люся түти килеп керде дә бәрәңге басуында бер пай алынмый калганлыгы турында сөйләп алды, үзе мине сынагандай йөземә текәлде. Йөгереп чыгып киткән Люся түти бераздан тагын йөгереп килеп керде. "Картлач ат җигеп калды, хәзер басуга барып бәрәңгеңне казып алып кайтабыз"-, дип әйтеп чыгып та китте. Ат арбасын өеп тутырып бәрәңгене казып алып кайттылар Люся түти белән Тимофей бабай. Аннан соң да яхшылыкны күп күрдем алардан. Тимофей бабаң беркайчан да буш сүз сөйләмәде, һәрвакыт сүзендә торды. "Шушы җен карчыгы янымда булганга гына бар эшне дә булдырам мин"-, дип әйтә торган иде. Соклана иде ул Люся түтинең җитезлегенә, эшкә җиңеллегенә. Мактап туя алмый иде карчыгын. "Җен карчыгы" дип сөеп, җитез булганлыгына сокланып әйтә иде. Люся түтиең беркайчан да кеше белән тавышланышып йөрмәде, һәрвакытта кешегә ачык йөзле. Һәркемгә дә кулыннан килгән кадәр булышырга тырыша.

-Кешеләрне ярата алу да, аңлый алу да, хәленә керә белү дә, кеше арасында кешечә тормыш итә белү дә гаиләдән бирелгән тәрбия дә, сәләт тә ул. Люся түтиең әнә шундый сәләт иясе инде ул, гомер буе сүтә торган сер йомгагы. Иртәрәк сүткән саен, үзең өчен яхшырак -, дип сүзен тәмамлады әнием.

Шагыйрь, җырчы, артист, музыкант, рәссам... - нинди серлелек, изгелек бу сүзләрдә. Нинди илаһи затлар болар. Зур талант каршында үземне бик кечкенә итеп тоя башлыйм, минем үсәсем, биеклекләргә күтәреләсем, талант иясе буласым килә башлау теләге тагын да көчәеп китә кебек. Ә монда гади генә авыл әбисе...

Минем өчен зур сер йомгагы иде бу.

© 2010-2022