Сочинение по татарскому языку Чыгарылыш сыйныф

Раздел Другое
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Азнакай шәһәре 2 нче гомуми урта белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы , 11нче Асыйныф җитәкчесе Светлана Сәгыйдулла кызы Алтынбаева.

Чыгарылыш сыйныф.

Укытучы! Нәкъ менә Сез инде ул иң гүзәл, иң сабыр, иң бөек кеше! Моның шулай булуына без еллар үткән саен инана барабыз. Бала өчен иң кадерле , иң якын кешеләрнең берсе әни булса, икенчесе, әлбәттә, укытучы.

Бу - 2012-2013нче уку елында Азнакай шәһәренең 11А сыйныфы укучылары мәктәпне тәмамлыйлар. Шуңа күрә дә, сыйныф җитәкчеләре буларак, укучыларым өчен зур тырышлык куйган, беренче укытучылары Галиева Әлфия Гыйлметдин кызына рәхмәт әйтми мөмкин түгел.

Мин укучыларым белән 1нче сыйныфта татар теле укытучысы буларак таныштым. Әле дә хәтеремдә, әле кайчан гына кечкенә балалар, тәүге тапкыр, кулларына аллы-гөлле чәчәк бәйләмнәре тотып, кыяр-кыймас кына мәктәп бусагасын атлап кергән иделәр. Монда, керсез күңелле сабыйларны, мөлаем елмаеп, Әлфия Гыйлметдиновна - Сез каршыладыгыз. Белем дөньясына беренче ышанычлы адымнарны атларга да Сез өйрәттегез. Шуңа да барлык шатлык-куанычлары да сезнең белән уртак. Нинди генә хәлләргә очрасалар да, ярдәмгә ашыгып киләсез, киңәш-табышларыгызны бирәсез.Белемле, зыялы булырга да, тормыш вакытлары алдында да югалып калмаска да, сиздермичә генә өйрәтәсез Сез. Моны тоя һәм аңлый белергә генә кирәк. Мисаллар китерә башласаң, мәктәп тормышында ай-һай күп алар.Ничәмә-ничә төрле баланы үз канат астына алып, җил-яңгыр тидермичә алга алып бару җиңел түгелдер. Күпме көч, җаваплылык таләп итә ул.

Галиева Әлфия Гыйлметдин кызы чын мәгънәсендә үз эшенең остазы. Төгәл, таләпчән, сабыр холыклы, итагатьле, киң күңелле, үзе чибәр һәм бик күп яхшы сыйфатларга ия кеше ул. Ул укытучы гына түгел, ә ике баланың әнисе дә. Үзенең балаларын тәрбияләгән кебек укучыларын да сабырлыкка, эчкерсезлеккә, табигатьне, якыннарны яратуга, әти-әниләрне бер мизгелгә дә онытмыйча, кадер-хөрмәт күрсәтеп яшәргә өйрәтә ул.

Берсеннән-берсе кызыклы дәресләре, онытылмас экскурсияләре, төрле уен-көлкеле кичәләре, спорт ярышлары белән күпме укучыга көч-куәт биргән ул.Ә күпме аның төннәр буе дәфтәрләр тикшереп үткәргән чаклары, икенче көнгә планнар язып утырулары.

"5нче сыйныфка күчкәч, безне икенче укытучылар да укыта башлады. Сыйныф җитәкчесе итеп татар теле укытучыбыз Светлана Сәгыйдулла кызы билгеләнүгә икеләтә сөендек. Шулай да без укытучыларыбызның һәрберсендә Әлфия Гыйлметдиновнаның сыйфатларын эзләдек. Аның кебек сөйләшәләрме, киенәләрме, аңлаталармы, аның кебек белемлеләрме? Әле бүген дә күз алдыбызда аның ышанычлы атлап керүләре, матур итеп елмаюы, сорау биреп төгәл җавап көтүләре, "домашнее задание только на пять" дигән сүзләре бүгенгедәй колак төбендә яңгырап тора", - дип искә ала чыгарылыш укучыларым.

Мин хезмәттәшем Әлфия Гыйлметдин кызына тырышлыгы, ныклы белем биргәне өчен бик рәхмәтлемен. Ул, үз чиратында, бүгенгесе көндә дә һәрбер укучысына үз баласына карагандай игътибарлы, чөнки ул аларның яхшы укуларын, киләчәктә чын кеше булуларын тели.

Галиева Әлфия Гыйлметдин кызы үзенең кешелеклелеге, тыйнаклыгы, сайлаган һөнәренә тугрылыклы булуы белән, хезмәттәшләренең, укучы балаларның, ата-аналарның тирән ихтирамын яулады.

Ә мәктәп елларына килсәк, күңелле дә, мавыктыргыч та, серле дә дөнья ул.

"Бу дөнья белән идарә итүчеләр Сез - укытучылар, көчле шәхесләр.Баш иябез, сокланабыз һәм дә хөрмәт итәбез без сезне сөекле укытучыларыбыз.Ә без, үз чиратыбызда, сезнең йөзегезгә тап төшермәбез, лаеклы, чын кешеләр булырбыз",- дип ышандыра минем укучыларым.

Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай әйткәнчә, мөгаллимнәр биргән мәгърифәт нуры үз яктысын таратмыйча калмас!

Азнакай шәһәре 2 нче гомуми урта белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы , 11нче Асыйныф җитәкчесе Светлана Сәгыйдулла кызы Алтынбаева.



© 2010-2022