Сингапур методикасын кулланып үткәрелгән мастер-класс

Раздел Другое
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Сингапур методикасын кулланып үткәрелгән мастер-классСингапур методикасын кулланып үткәрелгән мастер-классСингапур методикасын кулланып үткәрелгән мастер-классСингапур методикасын кулланып үткәрелгән мастер-классСингапур методикасын кулланып үткәрелгән мастер-классСингапур методикасын кулланып үткәрелгән мастер-классСингапур методикасын кулланып үткәрелгән мастер-классСингапур методикасын кулланып үткәрелгән мастер-классСингапур методикасын кулланып үткәрелгән мастер-классСингапур методикасын кулланып үткәрелгән мастер-классСингапур методикасын кулланып үткәрелгән мастер-классСингапур методикасын кулланып үткәрелгән мастер-классСингапур методикасын кулланып үткәрелгән мастер-классСингапур методикасын кулланып үткәрелгән мастер-классСингапур методикасын кулланып үткәрелгән мастер-классСингапур методикасын кулланып үткәрелгән мастер-классСингапур методикасын кулланып үткәрелгән мастер-классСингапур методикасын кулланып үткәрелгән мастер-классСингапур методикасын кулланып үткәрелгән мастер-классСингапур методикасын кулланып үткәрелгән мастер-классТатар теле һәм әдәбияты дәресләрендә сыйфатлы милли белем һәм тәрбия бирү өчен инновацион технологияләр куллану.

Югары категорияле

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Абдукаева Гөлия Габделхай кызы

Заман таләпләре бүгенге көндә татар телен укыту процессында зур үзгәреш сорый. Укытучыларыбыз алдында бик тә җаваплы һәм әһәмиятле бурыч тора. Беренчедән, телебезне саклап калу бурычы булса, икенчедән, рус телле балаларда телне өйрәнүгә кызыксынуны бетермәү, киресенчә, бу кызыксынуны үстерү бурычы. Бу укытучыдан зур һөнәри осталык, түземлелек һәм заман таләп иткәнчә, югары технологияләрдән, мәгълүмати чаралардан хәбәрдар булуын таләп итә. Бүгенге көн укытучыдан иҗади эшли белүне таләп итә. Педагогик эшчәнлектә иҗадилык - бу, беренче чиратта, яңалыкка, үзгәрүчәнлеккә омтылу. Җәмгыятьтәге үзгәрешләрне уңай кабул итү өчен, укытучының заман белән бергә атлап баруы мөһим. Тәҗрибә педагогик эшчәнлекнең нигезе булса, яңалыкка омтылу үсеш - үзгәрешне тәэмин итә. Бүген укытучы, иҗади шәхес буларак, күп укырга, әдәбият һәм сәнгать өлкәсендәге яңалыклар белән таныш булырга гына түгел, ә яңа педагогик технологияләрнең иң нәтиҗәлесен сайлап алып, үзләштереп эшли белергә дә тиеш. Заманча технологияләр файдаланып белем бирү түбәндәге мөһим бурычларны үтәргә ярдәм итә: укучыда телгә кызыксыну уята; аның танып белү активлыгын үстерә; укучыларның иҗади мөмкинлекләрен камилләштерә; белемнәрне тирәнәйтә.

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә Сингапур методикасын куллану дәреснең төрле этапларын кызыклы, җанлы итеп үткәрергә мөмкинлек бирә. Әлеге структураны дәресләрдә ничек кулланып кулланып була соң?

Бүгенге мастер - классның темасын "Исем темасын кабатлау" дип алдым. Әлеге тема һәр сыйныфта очрый.

  1. Ак битне 4 кә бөклибез һәр квадратка предмет исемен ясыйбыз. Һәр укучы үзе ясаган предмет исемен әйтә һәм сорау куя. Нәтиҗә ясыйбыз. Димәк, исемнәр кем? нәрсә? соравына җавап бирә.Татар телендә кем? соравы кешеләргә генә куела.

  2. Джот тотс: (фикерләрегезне языгыз). Һәр укучыга 4 әр бит әзерләнә. Һәр биткә 1 исем язарга. Димәк, һәр укучы 4 сүз уйлый һәм өстәл уртасына куя. Өстәлдә 16 карточка булырга тиеш. Биремнәр төрле булырга мөмкин. Мәсәлән: ялгызлык, уртаклык, парлы, тезмә, кушма, тамыр исемнәр язарга һ.б. Бу структураны башкару өчен 3 минут вакыт бирелә.

  3. Конэрс: (почмаклар). Джот тотс структурасында кулланылган карточкаларны кулланырга була. Һәр укучы 1 карточка сайлап ала һәм сүзгә күплек кушымчасы өсти.

-лар, -ләр, -нар, -нәр кушымчалары язылган битләр алдан ук сыйныф бүлмәсенең төрле почмакларына ябыштырып куела. Укучылар сүзгә нинди кушымча ялгануга карап, үз урыннарына җыелалар. Сүзне укып, ни өчен шундый кушымча ялганганын аңлатырга.

4. - Сез хәзер КУИЗ-КУИЗ-ТРЕЙД (опроси-опроси-обменяйся) структурасы ярдәмендә бер - берегезнең белемнәрен тикшерерсез.

- Моның өчен сезгә карточкалар ясарга кирәк булачак.

- Хәзер беренче һәм өченче номерлы партнерлар ак бит алалар, битне икегә бүләләр. Яртысын биткә-бит партнерга бирәсез.

- Битнең астын 4\1 өлешен бөкләргә кирәк була.(Күрсәтелә).

-Битнең күренә торган өлешенә сез исем турында иң яхшы дип саналган соравыгызны язасыз, ә күренми торган өлешенә соравыгызга җавап языла.

- Моны эшләү өчен сезгә 1 минут вакыт бирелә. Вакыт башланды (Таймер куела)

- Хәзер сез торасыз, кулыгызны күтәрәсез, якында булган иптәшегез янына барасыз һәм соравыгызны бирәсез, иптәшегез сорауга җавап бирергә тиеш. Иптәшегез сорауга җавап бирә алмаса сез аңа булышасыз. Дөрес җавап ишеткәннән соң иптәшегезне мактыйсыз һәм аның соравын тыңлап җавап бирәсез. Бергә кабатлыйбыз "Молодец, рәхмәт миңа синең белән эшләргә бик рәхәт булды". Моннан соң сез карточкаларыгыз белән алмашырга тиеш буласыз. (әлеге эшне 3 тапкыр кабатлыйлар)

5. - Сез хәзер ФИНК-РАЙТ-РАУНД РОБИН (подумай-запиши-обсуди в команде) структурасы ярдәмендә эшлисез. Исем темасын өйрәнү безгә ни өчен кирәк? Соравы куела.

- Хәзер җавапларыгызны язасыз. (3м. вакыт бирелә).

- Вакыт бетте. Хәзер җавапларыгызны тикшерәсез.1нче укучы укый башлый. Бер үк җавапны кабатларга ярамый. Чиратлап укыйсыз (1м.)

6. Модель Фрейера. (Фрейер моделе). Бер бит кәгазь алабыз. Дүрткә бөкләп модель ясыйбыз. 1 нче шакмакка исемнең билгеләмәсен, 2 нче шакмакка даими билгеләрен, 3 нче шакмакка мисаллар, 4 нче шакмакка җөмләләр төзеп язабыз. Өстәлдән 1 укучы чыгыш ясый.

7. Рафт структурасын кулланып проект төзибез.

8. Йомгаклау. Энергизатор "Алмазлар һәм бриллиантлар"

Һәр укучыга бриллиант таратыла.

Укытучы. Без һәрберебез бу дөньяга шушы алмаз кебек җирне яктыртырга, әйләнәбездәге бар кешене шатландырырга киләбез. Еллар үтү белән, тәҗрибә туплап, өйрәнеп кырлар үткенләнә һәм без бриллиантларга әйләнәбез, тагын да яктырак ялтырыйбыз. Ләкин туып торган проблемалар, киртәләр, уңышсызлыклар кире тәэсир итәләр һәм әлеге кырлар тоныкланалар. Шуңа күрә бриллиантны вакыт-вакыт чистартып торырга кирәк.

Үзегезнең кәгазь битенә исемегезне языгыз һәм әйләнә буенча җибәрегез. Һәркем кырларның берсенә комплимент языгыз. Теләкләрне укыгыз. Күңелегез күтәрелдеме?


© 2010-2022