1 сыйныфка кабул итү кичәсе

Раздел Другое
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

1 сыйныфка кабул итү кичәсе.

Хәерле көн, кечкенә дуслар беренче сыйныф укучылары, укытучылар, килгән кунаклар.

Белем иле кайчак миңа,

Никтер серле урман кебек.

Ә юллары кызыктырып,

Гел чакырып торган кебек.



Сукмакларын әйткән дә юк

Мең тармаклы имән кебек

Тик нигәдер бу илдә мин

Һич адашып йөрмәм кебек.



Атлыйм белем сукмагыннан,

Тормышка юл салган кебек.

Әллә шуңа дөня миңа

Гел яктыра барган кебек.



Бүген без беренчеләрне серле белем иленә озатабыз. Алар шушы илдә төрле белем алырлар, үзләренә дус-иптәшләр табарлар, күп нәрсәләрнең асылына төшенерләр.

4 кыш - 816 көн, 4 яз - 32 мең дәрес, 4 көз - 50 мең сәгат башлангычта укытучы апалары белән бергә белем иленең ачкычын эзләп табарлар. Ә хәзер сүзне үзләренә бирәбез.



Укучылар утырышалар.



Нәни дусларыбыз! Бүген сезнең белемнәрегезне тикшереп алмыйча ярамас. Мин табышмаклар әйтәм, сез җавапларын әйтерсез.

  • Теле юк, үзе аңлата. (китап)

  • Үзе укый белмәсә дә,

Гомере буе яза. (ручка)

  • Эз салып кара тактага

Ап-ак куян әйләнә.

Әйләнгәләп йөри-йөри

Үзе бәләкәйләнә. (акбур)

  • Бер ояда алты дус,

Алтысында алты төс

Ләкин барысы да

Башкаралар бер үк эш. (буяу карандашлары)

  • Агая түгел - яфраклы,

Тун түгел - тегелгән.

Кеше түгел - сөйли. (китап)

  • Бер байлык бар - янмый,

Карак та урлый алмый,

Төшеп тә югалмый. (белем)



Укучылар, сез мәктәптә тырышып укып, белем алсагыз, ул югалмый да, янмый да, төшеп тә калмый. Сез белемле бик бай кеше булырсыз.



Укучылар, сез хәзер мәктәпнең кагыйдәләрен беләсезме икән, шуны тикшереп үтәрбез. Сез минем сорауларга җавап биреп барыгыз.



  • Иртән торгач битләрегезне юып, тешләрегезне чистартып киләсезме?

  • Мәктәп киемнәрегезне тәртипләп тезеп куясызмы?

  • Сумкага китаплардан тыш, ашау ризыклары тутырып йөрисезме?

  • Көн дә укырга мәктәп формасы белән йөрисезме?

  • Дәрестә укытучыга дәрес алып барырга комачаулыйсызмы?

  • Мәктәптә сугышмыйсызмы, үзегез тәртипле буласызмы?

  • Матур язарга, укырга, санарга, "5" ле билгесе алырга телисезме?

Менә шундый теләкләр сезгә: тырыш, пөхтә булыгыз, яхшы билгеләргә генә укыгыз. Зурларның сүзләрен тыңлагыз, авырмагыз, дәресләр калдырмагыз.



Бәйрәмебез ахырында без сезнең белән ант итәрбез.

Без укытучылар алдында ант итәбез:

-беркайчан да дәресләрне хәзерләмичә килмәбез - ант итәбез

-чиреккә начар билгеләр чыгармабыз - ант итәбез

-китапларны пычрак куллар белән тотмабыз - ант итәбез

-көндәлекне начар билгеләр белән тутырмабыз - ант итәбез

-әти-әниләрнең һәм укытучыларның йөзләренә кызыллык китермәбез - ант итәбез, ант итәбез, ант итәбез.

Хәзер сез мәктәпнең хокуклы беренче сыйныф укучылары. Бүген биргән антыгызны ел ахырына кадәр онытмагыз.

© 2010-2022