Первое сентября-сценарий школьного праздника

Раздел Другое
Класс 1 класс
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

«День знаний-2015»

Музыка

Вед:

Мәктәпләрдә кыңгыраулар чыңы

Хәбәр итәр бүген һәркемгә.

Яңа уку елы башлануын

Вед:

Гүзәл Татарстан җирендә.



Вед:

Бар күңеллек бөтен дөньяда

Бар бер ямь бүген.

Нәрсәдән бу? Мин беләм:

Икесе:

Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!

А на школьном
солнечном дворе
Весело сегодня детворе.
И звучит знакомый вальс,
На линейку приглашает вас!

Фанфары



Кәҗә: Нинди бэйрэм турында суз алып барасыз? Нишләп җыелыштыгыз монда? Нишләп торасыз? Быел яңа уку елы булмаячак. Бөтенләй булмаячак. Әнә шул сентябрь ае килеп җитә дә, туйганчы йоклап та, ял итеп тә, урман-кырларга да, су коенырга да, балык тотарга да йөреп булмый. Тагын шул китап-дәфтәрләргә күмелеп, авыр-авыр мәсьәләләр чишеп, тел әйләнмәслек инглиз телен укып, зур-зур әсәрләр укып, сочинениеләр язып утырасым килми әле. Беләсезме мин нишлим... мин... (арлы-бирле йөренә. Сарык керә)

Сарык:

Исәнме, мәктәп, исәнме!

Без сине сагынып беттек.

Сентябрь ае җиткәнен

Түземсезләнеп көттек.

Кәҗә:

Син нәрсә, авызыңны күтәреп, "исәнме,мәктәп, сине сагынып беттек" дип сөйләнеп йөрисең?

Сарык:

Нигә? Бу ел минем ел!!! Миңа мәктәпкә барырга вакыт - чөнки миңа 7 ай, ә нәни дусларыма 7 яшь! Бу елга мин хужа, ни эйтсэм, бүген шул булыр.

Кәҗә : Яңа уку елы да, мәктәп тә булмаячак.

Сарык: Син нәрсә уйлап чыгардың, кәҗәкәй? Ни сөйлисен?

Кәҗә: Әйт әле син миңа, хөрмәтле сарыккай, менә синең башыңны ватып мәсьәлә чишеп, шигырь ятлап, телеңне вата-җимерә инглиз телен өйрәнеп утырасың, тагын бер елга картаясың киләме?

Әйт әле миңа, син унга кадәр саный беләсеңме?

Сарык: Беләм инде.

Кәҗә: Хәрефләрне таныйсыңмы?

Сарык: Бераз таныйм.

Кәҗә : Шулай булгач, акча саный белсәк, иҗекләп булса да укысагач, сина тагын ни кирәк? Неужели син җәйнең рәхәт чакларыннан туйдың? Неужели синең тагын шул парта арасына кереп утырып, укытучыларның нидер сөйләгәннәрен тыңлап утырасың килә? Җитмәсә, бу уку елында безгә тагын әллә нинди авыр фәннәр керә башлаячак.

Музыка

Кыз керэ


Алып баручы . Исәнмесез дусларым., Бэйрэм белэн сезне.

Кәҗә: Синеңчә, мәктәпкә бару зур бәйрәм. Ә минемчә, рәхәтләнеп йоклау кояшта кызыну, уйнау, тәмле ашау - менә монысы бәйрәм ичмасам.

Алып баручы : Юк, кәҗә дус, һәрнәрсәнең үз вакыты була. Вакытында белем алырга да кирәк. Ә моның өчен мәктәпкә йөрергә кирәк.

Кәҗә : Алайса безгә дә мәктәпкә барырга туры килә мени инде? Әйдә, Сарык дускай, бер булса, җыеныйк без дә мәктәпкә. Бәйрәм икән -

Икесе: Булсын зур бәйрәм!

Песня "Укытучыма Гиздуллина Алия

Вед.1

Исәнмесез, хөрмәтле укытучылар, кадерле укучылар, әти-әниләр hәм

бәйрәмебезгә килгән кунаклар!

Менә кояшлы беренче сентябрь иртәсе безне кабат бергә җыйды.Бүген мәктәпләрдә hәр бала көтеп алган , кызыклы вакыйгаларга бай булган яңа уку елы башлана.

Алай гына да түгел, күңел укытучыларны, яшьтәшләрне күрүгә аерым сөенә

Вед.2:

Доброе утро, дорогие гости, учителя, уважаемые родители!

Доброе - не только из-за ясной погоды, а, прежде всего из-за добра, которое оно нам несет. Ведь сегодня - день начала учебы, новых встреч с огромным миром знаний.

Вед.1

Бүген мәктәпләрдә һәр бала көтеп алган, кызыклы вакыйгаларга бай булган яңа уку елы башлана. Бәйрәмдә 1 сентябрь көнен зур түземсезлек белән көтеп алган нәни дусларыбыз - 1нче сыйныфка укырга керүче балалар да катнаша. Әйдәгез, беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап керүчеләрне алкышлап бирегә чакырыйк.

Музыка


Вед.1.

Так давайте же все вместе поможем им сделать первые шаги - встретим их дружными аплодисментами!!!

Музыка (подмузыку входят первоклассники)


Вед.2

Итак, встречайте!!! Идет 1 «а» класс . Дверь в страну знаний вам откроет ваша первая
учительница________________________________________________________________
Талантливая, творческая неутомимая, она научит видеть мир во всей его красе. Которая откроет для вас удивительный мир Знаний.


Вед.1

Встречаем юных школьников 1 «Б» класса Дверь в страну знаний вам откроет ваша первая
учительница________________________________________________________________

Вед 2.

И килә яңа кешеләр

Юлларны гөлгә күмеп.

Иң кечкенә беренчеләр,

Үзләре гөлләр кебек.

Чәчәктәй ваемсыз үткән

Гомернең җиде елы.

Гомернең шушы көненнән

Башлана гыйлем юлы.


Вед2.

Здравствуйте, наши маленькие друзья! Мы очень рады приветствовать вас в нашей школе.


Вед1.

Вы такие красивые, нарядные. И, конечно же, очень волнуетесь. Я думаю, что ваши мамы и папы волнуются не меньше вас.

Вед2.

Сегодня у вас первая школьная линейка. Теперь вся школьная семья вместе и мы можем начать торжественную линейку, посвященную Дню Знаний.


Вед1: Торжественная линейка, посвященная первому звонку 2015 - 20016 учебного года, считается открытой.

Фанфары

(Беренче класс укучылары шигырь сөйли)

1.Исәнме мәктәп, исәнме!

Без сине сагынып беттек.

Сентябрь ае җиткәнен

Туземсезләнеп көттек.

2.Двери школьные сегодня

Открываются для нас.

В первый раз идём мы в школу,

Поступаем в первый класс.

3.Менә бүген каршы ал,

Ишекләреңне ачып.

Без ныклы белем алырбыз,

Дәрт, көчләр тора ташып.

4.Мәктәп, мәктәп, дигән булып,

Әй куркыттылар безне.

Әзерлексез алмыйлар, дип

Күп укыттылар безне.

5.Электрон көндәлекләр,

Электрон барчасы.

Яттан белмәү гаеп түгел

Тапкырлау таблицасын.

6.Журналлар да электрон,

Көндәлек - электрон.

Башкайлар да булсын иде

Шулайрак эшли торган.

7.Беренче сыйныфка килдек

Сентябрьнең берендә.

Бу шатлыклы гүзәл бәйрәм

Онытылмас гомеремдә.

8.Бакчада апалар иде,

Мәктәптә дә - апалар.

Кайда соң безнең абыйлар,

Алар нишләп яталар?

9.Күрербез әле, алар да

Безнең янга килерләр.

Белем, тәрбия бирерләр,

Җитәкләп тә йөрерләр.

10.Яшел келэмле мэйданнар

Чакырып тора безне

Спорт унышлары белэн дэ

Куандырырбыз сезне!



11.Я сидеть намерен прямо,
Как учила меня мама.
Захочу спросить, сказать,
Надо руку лишь поднять.

12.И ни с кем нельзя болтать,
Чтоб уроки не сорвать.
Сорок пять минут урок,
Продержаться бы весь срок!

13.Папа дал тайком совет:
Можно сбегать в туалет.
Жаль, нельзя еще в буфет:
Там купил бы я конфет.

14.Нет, нельзя мне расслабляться.
Надо лучшим быть стараться.
Буду слушаться я маму,
С ней я точно первым стану.

15.Буду ловким, буду смелым,

Буду я в футбол играть.
Значит, буду то и дело
Мячик в окна забивать.

16.Буду умным и веселым,
Делать добрые дела,
Чтоб меня родная школа
Как родного, приняла.

17.

А теперь, а теперь
Открывай нам, школа дверь!
Принимайте в школе нас:


Все:

Здравствуйте, мы -
Первый класс!

Песня «Чему учат в школе»


Выступление 11 классов на линейке 1 сентября

1-й выпускник.

Вот пришел желанный час,

Ты зачислен в первый класс.

Всем о школе расскажи,

Честью школы дорожи,

Содержи всегда в порядке

Книги, прописи, тетрадки.

2-й выпускник.

Нужно знать всем на «отлично»:

Драться в школе - неприлично!

Ласков будь всегда и весел -

Больше пой хороших песен.

3-й выпускник.

Быел укытучыларга

Теләкләрең ниндирәк?

- Аларга билгеле инде,

Син кирәк тә, мин кирәк.

4-й выпускник.

Бу елда укытучылар

Күбрәк ял итсен иде.

Кыш көнендә чит илләргә,

Курортка китсен иде.

5-й выпускник.

Безнең турыда борчылмый

Дәвалансыннар иде.

Документ тутырмый гына

Грант алсыннар иде.

6-й выпускник.

Мәктәпләргә чират торып,

ИР - атлар килсен иде.

Аларга мохтаҗлык барын

Хөкүмәт белсен иде.

7-й выпускник.

Бу елда имтиханнар да

Җиңелрәк булсын иде.

Укучылар бөтен вузга

Шыгрым тулсын иде.

8-й выпускник.

Быел һәрбер укучыга

Медаль таксыннар иде.

"Ул аңа лаек булды" дип

Җаен тапсыннар иде.

9-й выпускник.

Бу елда укытучылар

Өйгә килмәсен иде.

Әти - әнине, үзләрен

Борчып йөрмәсен иде.

10-й выпускник.

Укытучыга һәйкәлне

Кояр идем алтыннан.

Гөлчәчәккә күмәр идем,

Тормас идем хакыннан.

11-й выпускник.

Укытучы дигән исемне

Лаек йөртсәгез иде.

Хыялның чынга ашуын

Быел күрсәгез иде.

12-й выпускник.

Кәгазь боткасын имеш тә

Юк итәләр, аталар.

Ә безнең абый - апалар

Шул боткага баталар.

13-й выпускник.

Тавык чүпләсә дә бетми

Укытучының эше.

Ичмасам быел хәленә

Керерме берәр кеше?

14-й выпускник.

Сизеп торам: гасырыбыз

Бәхетле итәр безне.

Татарстан дигән илдә

Уңышлар көтә безне.

15-й выпускник.

Сегодня школа в первый раз

Вас поведет дорогой знаний.

Примите поздравления от нас

И много добрых пожеланий.

Здесь вас научат множеству премудростей:

Решать задачи, правильно писать.

16-й выпускник.

Научат не бояться трудностей

И книги умные читать.

И каждый за собой следить научится:

Портфель собрать, косички заплести.

Мы очень верим: все у вас получится!

Так в добрый час!

Счастливого пути!

Ведущий:

А чтоб сердечко их стучало

И по маме не скучало,

Вам 11 класс

Подарит сладости сейчас.


Фанфары

Вед2:

Слово для поздравления даётся_______________________________________________________________________________________________________________________________

Вед 1.

Матур, изге теләкләрегез өчен рәхмәт сезгә. Без сезнең биргән киңәшләрегезне истә тотарбыз, тырышып укырга сүз бирәбез. Ә хәзер башкарылачак җырыбыз сезне дә, безне дә яңа эшләргә рухландырсын.

Концертный номер

Вед2.

Бәйрәм белән котлар өчен бүген бик күп кунаклар килде. Укыту-тәрбия эшен һәрчак контрольдә тотучы, тагын бер кунагыгыбызга сүзне бирик. Сүз сезгә ____________________________________________________________________________.

Сөйли _____________


Вед.

Әйе, бала мәктәптә матурлыкка омтыла, якты киләчәгенә кул сузып бара. Алдында биек үрләр, шул үрләрне яулый алса гына ул бәхетле булачак. Аңа шушы үрләрне яулауда, белем алуда укытучы ярдәмгә килә.

Вед2 :

Сегодня на нашем празднике присутствуют учителя- ветераны. Школа поздравляет вас с этой знаменательной датой, ведь значительная часть вашей жизни, вашего труда и творчества отданы и посвящены нашему учебному заведению.


Вед. Сегодня, на торжественной линейке, мы приветствуем также тех, кто впервые вливается в наш педагогический коллектив -учителей - Сафаргалина Ильмира Мубаракшовна, - учитель биологии, учитель начальных классов - Зиязова Алсу Фаворисовна.

Вед2: Дорогие учителя! Теперь вы прописаны в нашей школе и мы все надеемся, что навсегда .

Вед:

Әйе, бүгенге бәйрәмнең хөрмәтле кешеләре - укытучылар. Хәзер барыгызны да шулар исеменнән тәбрикләү өчен сүз __________________________________________бирелә.

Вед:

Хөрмәтле укытучыларыбыз! Сезнеңбарыгызны дабелем бәйрәме белән котлыйбыз.Авыр, әмма изгелек тулы хезмәтегездә уңышлар телибез!!!

Вед:

Хәзер яңгыраячак җырыбыз сезнең хөрмәткә, хөрмәтле укытучыларыбыз!!

Песня Гиздуллина Алия

Вед.1

Хөрмэтле эти- энилэр! Мәктәп еллары - кеше гомеренең кабатланмас бер мизгеле. Шуңа күрә баланың мәктәпкә килү көне - ул зур бәйрәм. Барыгызны да шушы бәйрәм белән чын күңелдән котлыйбыз. Укуыгызда, эшегездә зур уңышлар, гаилә бәхете, саулык-сәламәтлек телибез.

Музыка

Кәҗә:

Уф тамагым, ачты!!! Эчемдә бүреләр улый. Сарык дус, әйт әле, капчыгыңда тагын ничә бүре башы калды. Әллә инде берәр буре телгә килгән.

Бир әле берсен!!! Барыбер бу кадәр котсыз хәм зур букча белән сине директор абый мәктәпкә кертмиячәк!!!

(актара башлый)

Менә сиңа мә! Бүре башларыннан җилләр искән!!!

Сарык:

Дөрес, мәктәп ул, беләсең килсә майлы калҗа түгел...

Мәктәп букчасына бары кирәкле уку әсбапларын гына тутырырга кирәк!

Шуларның иң беренчесе, җиз кыңгырау!!!

Кәҗә:

Ул бүген барыбызны да беренче дәрескә чакырыр!!! Кабул итеп алыгыз!!!

Фанфары

Вед: Друзья, снова праздник на школьном дворе!

Пусть первый звонок прозвенит в сентябре!

Друзья, снова праздник, День Знаний у нас!

Звени же, звонок, в добрый путь, в добрый час!

Вед:

Право дать первый звонок предоставляется ученику 11 класса___________________________________ и ученице 1 класса___________________________________________________________________

Вед:
Когда сентябрь у школьного порога
Рассыплет нежных флоксов лепестки,
Начнется ваша трудная дорога,
Как говорится, доброго пути.

Вед:

Дорогие ребята,
Этот первый звонок
Зовёт вас сейчас всех
На первый урок.

Вед:

Әйдәгез, хөрмәтле укучыларыбыз, көчле алкышлар белән беренчеләребезне беренче дәрескә озатыйк!!! Хәерле юл сезгә укучылар!!!

Музыка



Вед:

Ну что ж, друзья, давайте улыбнемся. Понятно всем, что лето не вернуть. И мы сейчас по классам разойдемся, Чтобы начать серьезный, долгий путь. Закончен праздник, будни наступают. Нам очень много сделать предстоит. А что сейчас? Конечно, каждый знает.

Для нас звонок призывно прозвенит.


© 2010-2022