Түбән Кама педагогия көллиятендә укырга телим

Раздел Другое
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Мин монда укырга телим!

Тәрбияче булу теләгем


Мурзаханова Миләүшә -Түбән Кама педагогия колледжының 821 нче төркем студенты

Җитәкче - Галимова Фәйрүзә Аксан кызы, татар теле һәм әдәбият укытучысы


Тәрбия, тәрбияче, тәрбияле - нинди тирән мәгънәгә ия сүзләр. Аларның һәрберсе турында озаклап сөйләргә мөмкин. Һәрнәрсәнең нигезендә тәрбия ята дип уйлыйм мин. Шуңа күрә дә тәрбияче хезмәте иң мөһим һөнәрләрнең берсе.

Тәрбияче - гади өйрәтүче генә түгел, ә ак кәгазьдәй сабыйлар күңеленә язмышларны башлап язучы, өмет тулы күзләргә яшәү чаткылары, изгелек орлыклары салучы икенче әни. Барлык һөнәрләргә караганда да иң җаваплы hәм үтә кирәклесе ул, тәрбияче хезмәте.

Җәмгыятьтә ул мөһим урынны алып тора, чөнки балалар җәмгыятьнең киләчәге, ә киләчәкнең матурлыгы, тотрыклылыгы тәрбияле шәхесләргә бәйле. Илебезне әдәпле шәхесләр белән куандыру, чын мәгънәсендә көчле итәр өчен, гади тәрбиячегә күп нәрсәләрне белергә, үзенә дә һәрьяктан камил, нәзакәтле һәм асыл сыйфатларга ия булырга кирәк. Иң әвәле, тәрбияче балаларны чын күңелдән яратырга, аларның яшь үзенчәлекләрен белеп эш итә, теләк-омтылышларын исәпкә алып, алар белән уртак тел табарга тиеш. Шул ук вакытта ягымлы, чиста-пөхтә, үз эшен яратучы, заман таләпләрен белүче, балаларга hәрвакыт яңа, катлаулы һәм кызыклы дөньяга сәяхәт итәргә ярдәм итүче, кояш кебек балкып торучы мөгаллим булу да сорала аннан.

Укытучы, яки тәрбияче булу теләге мине балачактан озата килә. Күңелнең бер почмагында матур хыяллар булып яши. Һәрвакыт балалар бакчасыннан, мәктәптән кайткач, курчакларым, йомшак уенчыкларым минем укучыларыма, нәни балаларга әйләнәләр иде. Аларга әкиятләр укып, җырлар җырлап, кәгазьләргә "язганнарын" тикшереп, билгеләр куя идем. Мактый-мактый тәрбияли идем үзләрен.

Унберенче сыйныфны тәмамлап, һөнәр сайлар вакыт җиткәч, мин бернинди икеләнүсез тәрбияче һөнәрен сайладым. Максатыма ирешү, алсу хыялларымны тормышка ашыру өчен, шушы юнәлештә тирән белем бирүче һәм гамәли эшемдә алыштыргысыз күнекмәләр формалаштыручы уку йортын сайларга кирәк иде. Эзләнүем бушка китмәде, мин бүген - Түбән Кама педагогия көллияте шәкерте.

Түбән Кама педагогия көллиятенең химиклар шәһәренең иң беренче төзелгән йортлары арасында, Тукай исеме алган изге урамда урнашуы үземдә тагын да күбрәк ышаныч, көч-куәт, теләк артуга сәбәпче булды. Көллиятнең тышкы күренеше, эчке җылылыгы, яктылыгы, заманча җиһазланган бүлмәләре, тылсымлы дәреслекләр белән тулы, дөнья киңлекләрен гизүче интернетлы китапханәсе, зур спортзалы, борыннарны кытыклаган хуш исле, тәмле-тәмле ризыклары белән кунакчыл ашханәсе, шау-гөр килеп торучы тулай торагы, килеп кергәч тә нурлы йөзләре белән каршы алучы апалары, нинди генә сорау бирсәң дә төгәл җавап бирүче укытучылары белән каршы алады ул мине.

Тәрбияче булам дип татлы хыялларга төренеп йөргән кыз буларак, берничә көннән педагогика, психология, балалар әдәбияты, технология, музыка кебек кызыклы да, катлаулы да фәннәр эченә чумдым. Һәр яңа мәгълүмат, өйрәнгән шөгылем мине максатыма якынлаштыра. Алай гына да түгел, педагогик көллият бүләк иткән белем һәм тәҗрибә мине тормышка әзерли, җәмгыятьтә үз урыныңны табарга, яшәү мәгънәсен дөрес аңларга өйрәтә.

Студент булу - зур бәхет! Мин үз яшьтәшләрем, фикердәшләрем, дусларым арасында. Яңа төркемдәшләр, сердәшләр табу - зур сөенеч. Аларның hәрберсе үзенчәлекле, талантлы, сәләтле. Көллияттә мин киләчәктә үзем тәрбияләгән балаларга белем бирәчәк башлангыч сыйныф укытучылары, адаптив физик культура белгечләре белән очраштым, дуслашырга да өлгердем. Алар белән дәресләрдә алган мәгълүматларны бәхәсләшә-бәхәсләшә өйрәнүләр, киңәшүләр; дөньяны онытып, төрле кичәләр, очрашулар, уеннар оештыру - үзе бер хәят.

Түбән Кама педагогия көллиятен тәмамлап, чын тәрбияче булып балалар бакчасында эшләячәкмен. Көллияттә алган чыныгу минем гомерлек юлдашым, алыштыргысыз һөнәри күнекмәм булачак. Туган илемә инсафлы, иманлы, әдәпле, белемле һәм сәламәт балалар тәрбияләү минем төп шигарем булыр. Кеше һәрвакытта камиллеккә омтылырга тиеш, мин дә көллият өйрәткән ысул-алымнар белән үз өстемдә эшләячәкмен. Минемчә, ниндидер профессия алу гына түгел, аның сиңа кирәк икәнлеген аңлау, үзең сайлаган хезмәтне көннән-көн ярата бару бик мөһим. Никадәр кызыклы, сихри hәм шул ук вакытта серле дә бит балалар дөньясы. Тәрбиячегә алар белән эшләү үзе бер бәхет hәм сөенеч. Ә бу бәхет, сөенечләрнең беренчеләрен Түбән Кама педагогия көллиятендә татырга мөмкин. Тәрбияче булырга теләгән кеше бу уку йортында һичкичекмәстән белем алырга тиеш! Түбән Камага, безгә килегез! Үкенмәссез!


© 2010-2022