Татар теленнән план-конспект Мин чисталык яратам

Раздел Другое
Класс 2 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:












Мин чисталык яратам"

дигән темага дәрес эшкәртмәсе

( 2нче сыйныф, рус төркеме)







Максат. 1. "Шәхси гигиена" темасына караган сүзләрне һәм җөмлә

калыпларын сөйләмдә куллануны оештыру; тартымлы

исемнәрне дөрес әйтергә күнектерү; диалогик сөйләм

оештыру күнекмәләрен активлаштыру.

2. Укучыларның уйлау-фикерләү, аралаша белү сәләтләрен,

игътибарлыкларын үстерү.

3. Укучыларда чисталык,пөхтәлек кебек сыйфатлар тәрбияләү.

Көтелгән нәтиҗә : "Шәхси гигиена" темасына караган сүзләрне һәм җөмлә

калыпларын сөйләмдә куллануга ирешү.

Дәрес тибы. ЛГКК

Җиһазлау. "Белмәмеш" малае, шәхси гигиена әйберләре һәм рәсемнәре,

чисталык,сабын, сөлге,тарак, теш щеткасы дип язылган

карточкалар,мультимедиа.

Дәрес барышы.


I. Оештыру.

(3 мин)

1. - Исәнмесез,укучылар!

- Исәнмесез!

- Хәерле көннәр сезгә!

- Хәерле көн!

- Укучылар,безгә бүген кунаклар килгән.Әйдәгез аларга да "Хәерле көн" телибез.

- Хәерле көн,кунаклар!

2. - Утырыгыз. Укучылар,сез дәрескә әзерме? (Әйе)

- Кәефләрегез ничек? (Яхшы)

- Кәефләрне тагын да күтәрер өчен, әйдәгез бер-беребезгә матур сүзләр

( комплиментлар) әйтәбез.

- Валерия,синең бантигың(күлмәгең,чәчең һ.б.) шундый матур!

- Рәхмәт.

3. - Укучылар, без сезнең белән группаларда(төркемнәрдә) эшлибез. Төркемдәге һәр укучы җавап бирергә тиеш.Җавап бирә алмаган укучыга төркем булыша.

4. - Укучылар, бүген дәрестә "күзләрегез карап кына тормасын - күрсеннәр, колакларыгыз тыңлап кына тормасын - ишетсеннәр", икенче төрле әйткәндә: игътибарлы булыгыз.Мин сезгә уңышлар телим.

II . Актуальләштерү. (5 мин)


  • Укучылар , без сезнең белән күптән түгел "Көндәлек режим " темасын үттек.Искә төшерегез әле.

  • ..., син сәгать ничәдә торасың?

  • Мин сәгать җидедә йокыдан торам.

  • Йокыдан торгач,син нишлисең?

  • Мин зарядка ясыйм, юынам, ашыйм, мәктәпкә китәм.

  • Лиза, ә син кайда юынасың ?

  • Юыну бүлмәсендә.Слайд 1

Татар теленнән план-конспект Мин чисталык яратам

  • Юыну бүлмәсендә нәрсәләр булырга тиеш?

  • Сабын, сөлге, теш щеткасы, теш пастасы, тарак.(Слайд 2)

Татар теленнән план-конспект Мин чисталык яратам

  • Дөрес.Ә бу нәрсәләр?

  • Шәхси гигиена әйберләре ( предметы личной гигиены)

III. Төп өлеш. ( 33 мин)

1.- Укучылар, сабын, сөлге, теш щеткасы, теш пастасы, тарак сүзләрен нәрсә берләштерә (объединяет)? ( 1 мин)

(Чисталык)

Тактаның уртасына "чисталык" карточкасы эленә.

  • Димәк, без бүген дәрестә нәрсә турында сөйләшәбез?

(Чисталык турында)

- Дәреснең темасы да " Мин чисталык яратам".

2. Кунакка Белмәмеш килә. ( 1 мин)

- Укучылар,бу кем?

(Белмәмеш-Незнайка)

- Белмәмешкә ни булган?

(Ул пычранган)

-Әйдәгез әле,укучылар, без бүген Белмәмешне чисталыкка өйрәтәбез.

Белмәмешне чисталыкка өйрәтер өчен безгә төрле күнегүләр эшләргә кирәк. Сез әзерме? (Әйе)

3.- Укучылар,сезнең өстәлләрегездә табышмаклар язылган карточкалар бар. Табышмакларны укыйбыз, җавапларын табабыз. (5 мин)

(Төркемнәрнең өстәлләрендә бер ягында табышмак,бер ягында җавабы язылган карточкалар ята.)

Табышмаклар .

1. Үзе шома, күбеккә күмә,

Хуш исле, я кем белә? (Сабын)

2. Ак итә, пакъ итә,

Бит-кул, муенны сөртә.

Бу нәрсә? (Сөлге)

3. Тешләр чиста булсын дисәң,

Аның өчен ни кирәк? (Теш щеткасы һәм теш пастасы)

4. Үзе тешле, ләкин тешләми,

Шуа-шуа шомарта,

Үзенә таба тарта. Бу нәрсә? (Тарак)


Карточкалар тактага беркетелеп бара.

сөлге


сабын Чисталык тарак

теш щёткасы

- Димәк , укучылар,чиста булыр өчен безгә нәрсәләр кирәк?

(Сабын,сөлге,тарак,теш щеткасы)

- Тимур,син сабын(сөлге,тарак) белән нишлисең ?

(Мин сабын белән кул юам.Мин тарак белән чәч тарыйм . Мин теш щеткасы белән теш чистартам.Мин сөлге белән бит сөртәм.)(Слайд 3-6)

Татар теленнән план-конспект Мин чисталык яратамТатар теленнән план-конспект Мин чисталык яратам

Татар теленнән план-конспект Мин чисталык яратамТатар теленнән план-конспект Мин чисталык яратам

4. -Ә сезнең шәхси гигиена әйберләре бармы (Әйе)

а) I ,II зат тартым кушымчалары белән эш: (3 мин)

- минем сабыным;

- минем сабыным зәңгәр;ак;

- минем сабыным бар.

ә) Диалог (төркемнәрдә сөйләшү): ( 5 мин)

- ...., синең сөлгең бармы?

-Әйе,бар.

- Ул нинди?

- Ул йомшак.

5. Физминутка. (2 мин)

1,2,3.

Бер,ике, өч,

Бер,ике, өч,

Безгә кирәк көч.

Кил син,кил син көч,

Тәнгә кер син көч,

Шунда тор син көч

Бер,ике, өч,

Бер,ике, өч,

Булды инде көч,

Хәзер эшлим эш.

6. Карточкалар язылган ситуатив күнегүләр. (4 мин)

Төркемнән бер укучы карточка ала, ситуатив күнегүне укый. Төркем белән уйлыйлар һәм җавап бирәләр.

Ситуатив күнегүләр:

- Как вы попросите: - у мамы мыло;

- чистое полотенце;

- расчесать вам волосы;

- купить зубную щётку.

7. Диалог "Кибеттә". ( 5 мин)

-Укучылар,әйдәгез кибеткә барабыз. Белмәмешкә чистарыр өчен әйберләр сатып алабыз.

- Исәнмесез!

- Исәнмесез, апа!

Сездә йомшак сөлге бармы?

-Әйе, бар .Сиңа нинди кирәк?

- Зәңгәр сөлге кирәк.

-Мә, ал.

-Рәхмәт.Сау булыгыз.

8. Ә хәзер, укучылар, әйдәгез әле, Белмәмешкә киңәшләр бирәбез. (3 мин)

- Белмәмеш, син сабын белән кулыңны ю!

- Белмәмеш,син тарак белән чәчеңне тара!

- Белмәмеш,син теш щеткасы белән тешеңне чистарт!

- Белмәмеш, син сөлге белән битеңне сөрт!

Тактага чиста Белмәмеш беркетелә.

-Укучылар, карагыз әле, Белмәмеш нинди? (Чиста)

- Дөрес. Без Белмәмешкә булыштыкмы? (Әйе)


9. "Нәрсә артык "уены. (4 мин)

- Укучылар,Белмәмеш сезгә рәхмәт әйтә. Хәзер ул походка бара.Ләкин нәрсә алырга икәнен белми.Әйдәгез булышабыз.

Укытучы рюкзакка әйберләр тутыра,укучылар нәрсә артык салганын әйтәләр.

- Бик яхшы. Белмәмешне походка әзерләдек.Ул сезгә бик рәхмәтле.

IV. Йомгаклау. (5 мин)

- Укучылар, димәк безгә ни өчен сабын,сөлге, тарак кирәк.

(Чиста,пөхтә булыр өчен)

-Ә ни өчен чиста ,пөхтә булырга кирәк?

( укучылар үз фикерләрен әйтәләр)

- Бик яхшы. Укучылар, ә сез бүген дәрестә ничек эшләдегез? Әйдәгез әле карыйк.Сезнең өстәлләрдә кояш,йолдыз,болыт карточкалары бар.Кояш - 5"ле", йолдыз - 4"ле", болыт - 3"ле" . Үзегезгә карточкалар сайлагыз. Күтәрегез.Беренче төркем, карагыз әле , алар үзләрен дөрес бәяләделәрме?

( Шулай ук икенче төркем бәяли)

  • Афәрин, укучылар.Сез бүген дәрестә бик актив эшләдегез. Барыгызга да рәхмәт .

V. Өй эше.

- Укучылар , беренче төркем "Чисталык" турында шигырьләр, икенче төркем " Чисталык" турында мәкальләр алып килә.


  • Дәрес бетте. Сау булыгыз, укучылар!


© 2010-2022