Материалы по литературе Творчество учащихся

Раздел Другое
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:



ҖИР-АНАНЫ КИЛӘ САКЛЫЙСЫ...

Урман-таулар,болын-кырлар аша,

Киләчәккә килә атлыйсы...

Яшь буынга насыйп булсын байлык-

ҖИР-АНАНЫ КИЛӘ САКЛЫЙСЫ...

Зәңгәр күлне иңләп коенасы,

Саф Һавасын килә сулыйсы...

Табигать бит нинди гүзәл дөнья-

ҖИР-АНАНЫ КИЛӘ САКЛЫЙСЫ...

Табигать күк кеше гомере дә,

Үтә язы,җәе,көз,кышы...

Һәр фасылның үзенә бер яме-

ҖИР-АНАНЫ КИЛӘ САКЛЫЙСЫ...

Көзләр җитте...

Көзләр җитә ямьле җәйләр үткәч

Җәйнең яме көзгә күчә бит,

Сары яфраклар коелып беткәч.

Карлар явар вакыт җитә бит...

"Көзләрдә дә язлар кабатлана"

Диеп сөйлиләр бит кешеләр...

Табигатьләр үлеп терелгәндә

Уянадыр барлык күңелләр...

Яфрак ярып яшелләнгән чакта

Яшәү яме балкый бар җирдә.

Саргайганда яфракларга карап

Кеше уйлый килер көнне дә...

Тукай безнең истә гел...

Тукай үткен тәнкыйтьче дә,

Була белгән ул шаян.

Аркасына поднос куеп,

Мөгаллимен алдаган.

Тик кыска гомерле булган,

Иҗат юлы дистә ел.

Тукай даны мәңгелек ул,

Тукай безнең истә гел...

Аның җырларын җырлыйбыз,

Шигырь ләрен ятлыйбыз.

Гасырдан артык үтсә дә,

Шагыйрь данын яклыйбыз.

Каникуллар.

Бик яратам мәктәбемне,

Һәр көн бик теләп барам.

Әнием һәрчак киткәндә

Уңышлар теләп кала.

Укулар бигрәк тә авыр,

Җитди хәзерлек сорый.

Шуңа күрә уку елы

Каникулларсыз булмый...

Ял итеп көч җыйганнан соң

Мәктәбем сагындыра...

Алдагы ялларны көтеп

Укырга гына кала...

Яратам авылымны

Яратам авылымның,

Су буйларын,гөлләрен.

Йөрим шулай су буенда,

Сөйләр өчен серләрем.

Туган авылым

Тау астында урнашканга

Безнең авыл бик матур.

Кайларда гына йөрсәм дә

Һәрчак үзенә тартыр.

Туган өем,туган туфрак

Чакыра гел үзенә.

Озак вакыт уйлап йөрсәм

Керә хәтта төшемә...


© 2010-2022