Конспект урока на тему Разряды имен числительных (8 класс)

О, Казань О, прекрасная дева, царица Казань Красотою своей моё сердце не рань, Белизною кремлевской стены не плени, Высотой Спасской башни меня не мани. Благодатью церковной меня не чаруй, Сююмбеки кривой надо мной не колдуй. О, Казань, в старину ты вплела новый век – Очарован тобою простой человек: Здесь, как миф, Кул Шариф из заоблачных сфер, А поодаль разросся гигант «Универ», Здесь дома антиквары из прошлых эпох, И коробки бетонные новых домов. Тут Кабан полноводный исполнен легенд, За Казан...
Раздел Другое
Класс 8 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Тема: Сан төркемчәләре. 8нче сыйныфта үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе (Дәреслек авторы Нигъмәтуллина Р.Р. )

16нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе,

II квалификацион категорияле

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Габидуллина Наҗия Равил кызы

Максатлар: 1) сан төркемчәләрен сөйләмдә актив куллану күнекмәләрен камилләштерү;

2) диалогик һәм монологик сөйләм үстерү;

3) Казан метросы турында мәгълүмат бирү.

Җиһазлау: Казан метросының фотосурәтләре, аудиоязма, дәреслек, эш дәфтәре

Дәрес барышы:

  1. Оештыру.

  • Исәнмесез, укучылар!

  • Хәерле көн!

  • Утырыгыз.

  • Сыйныфта кем дежур?

  • Синең исемең ничек?

  • Сыйныфта кем юк? Ул (алар) авырыймы?

  • Бүген ничәнче число? Атнаның нинди көне?

  • Бүген һава торышы нинди?

  1. Актуальләштерү.

Фотосурәтләр буенча әңгәмә (презентация ярдәмендә):

  • Сезгә рәсемнәрдәге урыннар танышмы? Сезнең Казан метросында булганыгыз бармы? Казан метросының хәзер ничә станциясе бар? Метро схемасына карагыз һәм аларны санап чыгыгыз.

  • Биш саны нинди сүз төркеме? Сан төркемчәләрен искә төшерегез әле.

  1. Яңа материал үзләштерү.

  1. Аудиоязманы тыңлау.

  • Текстны тыңлагыз. Казан метросы турында нәрсәләр белдегез?

  1. Дәреслек белән эшләү

3нче күнегү. Текстны сәнгатьле итеп уку. 1-2 укучы укый. Саннарның әйтелешенә игътибар ителә.

4нче күнегү. Җөмләләр тәрҗемәләрен тексттан табып уку.

Тексттан саннарны табып уку. Аларның язылу тәртибен искә төшерү:

1000 еллыгына - мең еллыгына; 5 - биш; 8600 - сигез мең алты йөз; 6 - алты; 1500 - бер мең биш йөз; 12 - унике; 10нчы - унынчы.

Барлык саннар тактага языла (слайдта җаваплары күрсәтелә). Сан төркемчәләре билгеләнә

3)Эш дәфтәрендәге 1нче күнегүне эшләү. Презентация ярдәмендә җавапларын тикшерү

  • Русча языгыз.

Казанның 1000 еллыгына - к 1000-летию Казани

Алабуганың 1000 еллыгына - к 1000-летию Елабуги

Петербургның 300 еллыгына - к 300-летию Петербурга

5нче күнегү. Сорауларга җавап бирү. Алар ярдәмендә парлап сөйләшүне оештыру. (Сораулар слайдта күрсәтелә)

Казанның метросының 1нче линиясе кайчан төзелде?

Казанлылар метрода еш йөриләрме?

Синең Казан метросында йөргәнең бармы?

Йөргәнең булмаса, йөрергә телисеңме?

  1. Ныгыту.

  1. Дәреслектәге Казан метросының схемасы белән эш. (Слайд)

  • Схемага карагыз әле.

  • Кызыл линиядәге станция исемнәрен укыгыз һәм аларны русча әйтегез.

  • Зәңгәр һәм яшел линияләр киләчәктә төзелеп бетәчәк.

  1. Эш дәфтәрендә эшләү

2нче күнегү. Татарча языгыз. (Җаваплары слайдта күрсәтелә)

К 1000-летию Казани было построено 5 станций метро.

Как готовились к 1000-летию Елабуги?

На 300-летие Петербурга приехало много гостей.

  1. Өй эшен бирү.

Өй эше: эш дәфтәрендә 48нче б., 4,5нче күнегүләр

  1. Йомгаклау.

  • Бүген дәрестә нинди мәгълүмат алдыгыз?

  • Казан метросы турында нәрсәләр белдегез?

  • Нинди сүз төркемен кабатладык?

  • Дәрестә ...... укучылар актив катнаштылар. Аларга "5"ле. ... укучыларга "4"ле.

  • Дәрес тәмам. Сау булыгыз!



© 2010-2022