Статья в сборник научно-исследовательских работ учащихся

Раздел Другое
Класс -
Тип Статьи
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

821.512.145


Аның исеме тарих битләренә җуелмаслык булып уелган

Мәхмутова Алина

Фәнни җитәкче: Гыйлемханова Зөлфия Ринат кызы

Туймазы шәһәре 3 нче санлы урта мәктәбе


Бу дөньяда укытучы хезмәтеннән дә өстен нәрсә юк.

Я. О. Каменский

Һәр кешенең үз кече Ватаны, тормышка юллама биргән мәктәбе, рәхмәт хисләре белән, олылап искә ала торган укытучысы бар. Мәктәпне юкка гына белем учагы димиләрдер.Кеше киләчәк тормышына юлламасын нәкъ мәктәп бусагасыннан ала.Һәрбер һөнәрнең чишмә башында изге Укытучы тора.

"Укытучы! Сүзе дә нинди бит!... Укытучы! Әйтергә генә җиңел! Балаларыбызның, халкыбызның киләчәге- укытучы кулында, аның алтын йөрәгендә...",- дип язган билгеле рус классигы А.Фадеев.

Шәһәребезнең иң өлкән мәктәпләренең берсе-3 нче санлы урта мәктәп тиздән үзенең олы юбилеен-75 еллыгын билгеләячәк.3 нче мәктәп тарихы-искиткеч бай.Бу тарихның тәүге битләре әле ныклап өйрәнелмәгән.Минем игътибарымны мәктәбемнең башлангыч еллары җәлеп итте.Авыр елларда белем учагын кабызган мәктәпнең беренче директоры, Туймазы шәһәре мәгариф бүлегенең тәүге мөдире Габидулла Нигъмәтулла улының тормыш юлын ныграк өйрәнәсем килде.

Еллар үтә... Вакыт арбасы үз агымы белән тәгәри дә тәгәри. Күпме сулар аккан, күпме җилләр искән. Мәктәбем тәүге укучыларын каршы алуга 74 ел гомер үтеп тә киткән.Бу дәвер эчендә мәктәпне меңнәрчә укучы тәмамлаган.Алар арасында нинди генә һөнәр ияләре юк! Илебезнең төрле җирләрендә яшәсәләр дә, алар белем учагын, укытучыларын сагынып искә алалар,ерак араларны якынайтып очрашу кичәләренә, төрле бәйрәмнәргә киләләр.Нинди булдың икән син мәктәбем? Син кемнәрнең якты хәтирәләрен саклыйсың икән?Соравыма җавапны мәктәп музееннан эзләүдән башладым.

Минем максатым- мәктәбемнең беренче директоры, Туймазы районы мәгариф бүлегенең тәүге мөдире Зиннәтуллин Габидулла Нигъмәтулла улының мәгарифне үстерүгә керткән хезмәтен күрсәтү,аның турында тулырак мәгълүмат җыю, һәм тикшеренү эшемне мәктәп музеена бүләк итү.Бу сөекле мәктәбемнең юбилеена миннән истәлек булсын иде. Максаттан чыгып, түбәндәге бурычларны куйдым:

1.Габидулла Нигъмәтулла улының тормыш баскычларын барлау;

2.Мәктәп музее,шәһәребезнең туган якны өйрәнү музее,архив материалларын анализлап тикшеренү эшемдә куллану.

3.1938-1942 нчы елларда укыган укучылар, укытучылар,Габидулла аганың авылдашлары, туганнары белән очрашу, интервью алу.

4.Зиннәтуллинарның укытучылык династиясен төзү;

Өйрәнү объекты: Габидулла Нигъмәтулла улы белән бәйле вакыйгалар, истәлекләр.

Гипотеза: Җыйган мәгълүматлар мәктәп тарихын өйрәнүдә зур файда китерер дип уйлыйм.Эзләнү барышында мәктәп белән бәйле яңа исемнәр табылыр дип өметләнәм.Үткәнебезне барлау-киләчәгебезнең нигезе.Мәктәбебезнең тарихын өйрәнү,саклау,баету,данын үстерү-безнең мөһим бурычыбыз.

Материалны кайдан алдым?: Эш барышында музей, архив материаллары,шәһәр китапханәсе, истәлекләр, хатлар кулланылды,ветеран-укытучылар, гаилә әгъзалары белән очрашылды, Бәләбәй педагогия училищесы белән элемтәгә керелде.

Эшнең структурасы:тикшеренү эшем кереш, төп өлештән, йомгаклау бүлегеннән, кушымтадан тора. Төп өлештә Габидулла аганың тормыш баскычларын барладым, укытучылык династиясен төзедем.

Кеше гомере- серле дөнья. Зиннәтуллин Габидулла Нигъмәтулла улының тормыш йомгагын сүткәндә, үземне ул яшәгән чорда булгандай хис иттем. Ул минем күз алдыма авыр елларда белем учагын кабызучы, язмыш җилләренә буйсынмыйча куйган максатына ирешүче кеше буларак килеп басты. Аның тормыш юлы катлаулы, күпләрне сокландырырлык. Кем булган соң ул Габидулла ага?

- Туймазы районы мәгариф бүлегенең тәүге мөдире;

- Туймазы шәһәре 3нче санлы урта мәктәпнең тәүге директоры;

- Зиннәтуллиннарның укытучылык династиясен башлап җибәрүче;

-Туймазы районы башкарма комитетының Президиум әгъзасы;

- РК ВКП(б) Пленумының әгъзасы;

-сәләтле җитәкче;

-җәмәгать эшлеклесе;

Кыска гына гомере эчендә янып-көеп,җәмгыятьнең иң катлаулы тармакларында кайнап яшәгән шәхесләрнең берсе буларак, аның хезмәте олы ихтирамга лаек.

Мәктәп тарихының тәүге битләренә мәңге җуелмаслык булып кереп калган исемнәр арасында Габидулла Нигъмәтулла улының исеме булуы белән мин чиксез горурланам.Эш барышында мин мәктәп музеен тулыландырырлык мәгълүматлар таптым.Габидулла ага кебек бар көчен, булмышын, күңел җылысын балаларга багышлаган изге йөрәкле укытучыларыбыз! Авыр сугыш елларында белем учагын сүндермичә, күпме сабыйга олы тормыш юлына ачкыч бүләк иткәнсез. Мин шундый бай тарихлы, мәртәбәле мәктәптә белем алуым белән бәхетлемен. Эшемне Фәнис Яруллинның шигъри юлары белән тәмамлыйсым килә:


Кеше гомере - тыгыз бер йомгак,
Барлык юллар шунда уралган.
Сүтә-сүтә генә беләсең -
Кемгә нинди язмыш юралган.


Кулланылган әдәбият


1.Русча-татарча сүзлек.Ф.А.Ганиев.Мәскәү.1984 ел.

2.Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. 3 томда.Л.Т.Мәхмүтова.Казан.1977 ел

3.Татар теленең орфографик сүзлеге.М.З.Зәкиев.Казан.1983 ел.

4.Туймазинская земля.Дела и люди.Уфа,2005 год.

5. Татар исемнәре. Г.С.Муллиле.Казан.2009 ел.

6.Архив материаллары. Ленин юлы газетасы.1934-1942 нче еллар.

7.Туймазы тарих, туган якны өйрәнү музее.Именная папка Зиннатуллина Г.Н.

8.Хатлар, истәлекләр, гаилә альбомы.

9.Ф.Яруллин.Шигырьләр җыентыгы.Казан.2005 ел.

10.Сарычев К.А. "Земля Туймазинская"1990 год.

© 2010-2022