Внеклассное мероприятие по творчеству Г. Зайнашовой

Раздел Другое
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Тема:Мин тормышка гашыйк .

(Г.Зәйнашеваның иҗатына һәм тормыш юлына багышланган әдәби - музыкаль кичә )

Максат :Укучыларны Г.Зәйнашеваның иҗаты һәм тормыш юлы белән таныштыру ; сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен үстерү ;якташ язучыларыбыз белән горурлану хисе тәтбияләү .

Җиһазлау : Г.Зәйнашеваның портреты,китаплары күргәзмәсе , компьютерда презентация, язучы иҗатына багышлап чыгарылган стенгазеталар , язучының Минзәләгә атап язган хатының күчерелмәсе .

1 а.б.Хәерле көн, хөрмәтле укучылар , укытучылар , килгән кунаклар !Бүген без ,, Мин тормышка гашыйк ,, дип аталган Г.Зәйнашеваның иҗатына һәм тормыш юлына багышланган әдәби - музыкаль кичәгә җыелдык . (Укучылар сөйләгән вакытта слайдлар күрсәтелә )

2 а.б. Минзәлә - талантларга бик бай як .Кайсы гына язучыны алма ,сөйләп , язып бетерә алмаслык зур шәхес . Бүген без якташыбыз , шагыйрә, драматург , Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә ия булган , дистәләгән китап авторы Г.Зәйнашева турында сөйләрбез .

1а.б. Гөлшат Хисам кызы Зәйнашева 1928 елның 13 январенда Татарстанның хәзерге Сарман районы Иске Теләнче авылында крестьян гаиләсендә туган. Бала чагы Минзәлә районының Югары Тәкермән авылында әтисе ягыннан туган апасы тәрбиясендә уза, шунда башлангыч, Хуҗамәт авылында җидееллык мәктәпне, аннары Минзәлә педагогия училищесын тәмамлый.

2а.б. Г.Зәйнашева Минзәләдә укыган еллары турында үзенең хатында болай дип яза :" 14-15 яшемнән мин Минзәлә педучилищесендә укыдым .1942- 1945 еллар иде бу .Бик авыр еллар иде .Училище бинасы кышларын ягылмый иде . Язу каралары катып боз булган классларда укый идек .Каланча астыдагы тулай торак та ягылмый иде, аның миче дә юк иде .Яшь үсмер кызлар урамнан таш , кирпеч-ләр җыеп кереп , үзебез мич чыгарып , шунда ашарга пешереп , җылынып яши идек ...."

1а. б. 1945-1949 елларда Казан дәүләт педагогия институтының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый, аны тәмамлап чыккач, берничә ел Татарстан радиокомитетында әдәби тапшырулар редакторы, соңыннан (1952-1963) Татарстан китап нәшриятының матур әдәбият редакциясендә редактор булып эшли.

2 а.б. Г. Зәйнашеваның беренче шигырьләре, җырлары, эстрада әсәрләре һәм үзешчән драма коллективлары өчен язган пьесалары илленче елларның ахырларында көндәлек матбугатта һәм «Күңелле сәхнә», «Мәктәп сәхнәсе», «Эстрада», «Клуб сәхнәсе» кебек күмәк җыентыкларда басылып чыга. 1958 елда «Тыңларсыңмы җырларымны» исемле беренче җыентыгы дөнья күрә. Әхәзер шул җыентыкка кергән берничә шигырен тыңлап китәрбез .

1 ук." Күпме йөрдем " шигырен сөйли .

2 ук. "Кайтырмын мин туган ягыма " шигырен сөйли

1 а.б. Г.Зәйнашеваның туган җир , туган як турындагы шигырьләрен укыганда , һәркем уйланадыр минемчә .Чөнки туган як белән бәйле тойгы һәркеменң күңеленә газиз . Туган як кеше өчен кадерле , изге булырга тиеш .Туган як темасы язучы иҗатында зур урын алып тора .

3 ук . «Минзәлә юллары» шигырен сөйли

" Туган җирем - Татарстан " җыры башкалыла ( А.Ключарев көе )

4 ук ." Тәкермән "шигырен сөйли

2 а. б. Г.Зәйнашеваның шигырьләре күңелгә үтеп керердәй , халыкчан гадилеге , ачык аңлаешлы , музыкаль аһәңе белән аерылып тора һәм бик тиз истә кала торган итеп язылган . Шуңа күрәдер композиторларыбыз аның шигырьләренә бик күп , популяр җырлар язганнар . Иң популяр җырлар туплаган" Илле җыр " ( 1998) исемле китабы өчен Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек була . Ә хәзер шул җыентыкка кергән берничә җырын тыңлап китәрбез .

" Сәяхәтче җыры " җыры башкалыла.

" Туган авылым урамы " җыры башкалыла .

1 а.б. Г.Зәйнашева иҗатында яшь буынга багышлап язылган шигырьләр дә шактый урын алып тора . Мәсәлән : " Тукран белән сөйләшү" , " Кояш гомере " ,

" Әбиемне яратам " һәм башка бик күп шигырьләрен яратып укыйбыз , яттан сөйлибез , җыр итеп җырлыйбыз .

5 ук. " Тукран белән сөйләшү" шигырен сөйли

6 ук. " Әбиемне яратам "шигырен сөйли

" Кояш гомере "җыры башкалыла. (Ф.Әхмәдиев көе )

2 а.б. Г. Зәйнашеваның үзешчән драма коллективлары өчен язган пьесалары илленче елларның ахырларында көндәлек матбугатта һәм «Күңелле сәхнә», «Мәктәп сәхнәсе», «Клуб сәхнәсе» кебек күмәк җыентыкларда басылып чыга . Аның " Бәхет кошым" , "Рамай" , "Гайфи бабай, өйлән давай" , "Язмышлар һәм ялгышлар" һәм башка пьесалары тамашачы тарафыннан бик җылы кабул ителә.

1 а. б. Г.Зәйнашеваның Минзәләгә атап язган хатында шундый юллар бар :

" Барасызмы Минзәләгә ,

Мин барам Минзәләгә .

Минзәләне күрер өчен ,

Үзәгем өзгәләнә.

Минзәлә - сугыш елы Минзәләсе минем күңелемдә кайгы, сагышлы , ачлы туклы, шуңа да карамастан ниндидер шатлыклы , өметле бер туган як , туган туфрак булып калган һәм еш кына төшләремә керә , сагындыра ..." дип яза шагыйрә .

2 а.б. Шагыйрә туган ягыннан еракта булса да күңеле бедән туган ягында яши , аны сагына , юксына . Без дә аны сагынабыз . Аның иҗаты безгә көч , дәрт , илһам бирә . Без, яшь буынны яшәргә , туган якны , тормышны яратырга өйрәтә . Кичәбезнең ахырында Г.Зәйнашеваның ,, Мин тормышка гашыйк ,, шигырен укып үтәсем килә .

Кая барсам , якын дуслар табам ,

Дуслар белән озын юл кыска .

Әллә җирдә дуслар күп булганга ,

Мин тормышка гашыйк , тормышка .





© 2010-2022