Әдәбият дәресе. Адлер Тимергалин. Сәер планета. 5 кл

Раздел Другое
Класс 5 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Әдәбият дәресе. Адлер Тимергалин. Сәер планета. 5 клӘдәбият дәресе. Адлер Тимергалин. Сәер планета. 5 клӘдәбият дәресе. Адлер Тимергалин. Сәер планета. 5 клӘдәбият дәресе. Адлер Тимергалин. Сәер планета. 5 клӘдәбият дәресе. Адлер Тимергалин. Сәер планета. 5 клӘдәбият дәресе. Адлер Тимергалин. Сәер планета. 5 клӘдәбият дәресе. Адлер Тимергалин. Сәер планета. 5 клӘдәбият дәресе ( 5 сыйныф) 22.10.15

Дәреснең темасы: Адлер Тимергалин. Сәер планета.

Дәреснең максатлары:

1.Белем бирү максаты - Укучыларның алдагы дәресләрдә өйрәнгән белемнәрен ныгыту, сүзләрне сөйләмдә дөрес куллана белү күнекмәләре булдыру.

2. Фикер сәләтен үстерү максаты - Укучыларның логик фикерләү сәләтен, мөстәкыйльлекләрен, иҗади активлыкларын һәм танып-белүне үстерүгә ярдәм итү.

3. Тәрбияви максат -аралашу һәм коллективта хезмәттәшлек итү күнекмәләрен формалаштыру.

Җиһазлау: компьютер, проектор, экран, тема буенча мультимедиа презентация, рәсемнәр, дәреслек.

Дәреслек:_5__ сыйныфка татар әдәбияты дәреслеге.

Дәрес барышы.

  1. Оештыру.

Исәнләшү. Уңай психологик халәт тудыру. Хәерле көн теләү.

  1. Өй эшен тикшерү.

Әйдәгез әле, укучылар, өй эшен тикшереп үтик. Әйтегез әле, өй эшенә нәрсә бирелгән иде?

ТЭЙК ОФ - ТАЧ ДАУН (Take Off - Touch Down)

1.А.Тимергалин язучы- прозаик, фантаст, шагыйрь- (дөрес булса басалар, дөрес булмаса утыралар)

2. Мин әле кичә генә "Фемиксо" дигән сынау машинасында эшләүче укытучы идем ( баш хисапчы)

3. Ә бүген мин - укучы (астронавт).

4. Минем алда матур машина (идарә панеле)

Укучылар, молодцы! Өй эшен бик яхшы кабатлап килгәнсез.

Ә әсәрне өйрәнүне дәвам итәбез.

  1. Актуальләштерү.

1.Текстны чылбыр белән уку.

2.Сүзлек эше.

МОДЕЛЬ ФРЕЙЕР (Frayer Model)

Укучылар, сезнең алда альбом битләре ята, башта аны икегә, аннан тагын икегә бүләбез. Шул бүленгән кисәкнең бер почмагын әз генә бөклибез һәм альбом битен вертикаль рәвештә ачып каршыбызга куябыз. Әлеге биттәге бөкләнгән урыннарны карандашлар белән кабатлап чыгабыз һәм уртага

планета дип язабыз. Беренче баганага идарә панеле турында, икенче баганага_ планетаның формасын, өченче баганага агачлар нинди?, дүртенче баганага Триффидның кем икәнен язабыз. Һәр кәгазь битен мөстәкыйль рәвештә тутырабыз. Cезгә барлыгы дүрт минут вакыт бирелә.


Идарә панеле турында планетаның формасы нинди?

Агачлар нинди?

Триффид - кем ул?



КОНТИНИУС РАУНД РОБИН (Continuous Round Robin)

Ә хәзер һәрбер өстәлдән А1 нче укучыдан башлап һәрберегез үзегезнең язган вариантларыгызны укыгыз. Аннан соң Б2, А3, Б4.

Яхшы укучылар, тамыр һәм кушымчаларны исегездә калдыргансыз.

  1. Ныгыту.

Дәфтәрдәге күнегүләрне эшләү.

ДЖОТ ТОТС (Jot Thoughts)

Укучылар, сезнең алда альбом битләре ята, башта аны икегә, аннан тагын икегә бүләбез. Һәр кәгазь битенә "_сәер планета_" сүзе белән бәйләнгән сүзләр язабыз. Сүзне язар алдыннан аны кычкырып әйтәсез, аннан язасыз. Башкалар ул сүзне язмый.

ТИК-ТЭК-ТОУ (Tic-Tac-Toe)

Хәзер ул кәгазь битләрен бутыйбыз һәм 3*3 итеп 9 карточка тезәбез.

Һәр укучы горизонталь яки вертикаль буенча 3 сүзне кулланып, 3 җөмлә төзи. Кулланылган сүзләрнең астына сызабыз.

КОНТИНИУС РАУНД РОБИН (Continuous Round Robin)

Ә хәзер А2 нче укучыдан башлап һәрберегез берәр җөмләсен укый, аннан икенчесен, өченчесен.

  1. Йомгаклау.

ТАЙМД РАУНД РОБИН (Timed Round Robin)

Һәр укучы 30 секунд эчендә бүген дәрестә үзенә нинди яңалык ачканын сөйли. Һәр өстәлдән 1-2 укучыдан сорыйм.

  1. Өй эше бирү.Сезгә 2 вариантта өй эше тәкъдим итәм. Берсен сайлап эшләгез.

  1. Дәреслектәге 5, 6 күнегүләрне эшләргә.

  2. 7 нче бирем буенча диалог төзергә һәм сурәтләнгән сәер планетаның рәсемен ясарга.

Укучылар, бүгенге дәресне "5"легә кемнәр үзләштерде? Кемнәр үз эшчәнлегенә "4" ле куя, кемнәр "3"ле куя?

Тырышлык булса, уңышлар да булыр!

Сау булыгыз, укучылар


© 2010-2022