Рабочая программа, 2 класс, литературное чтение (тат)

Раздел Другое
Класс 2 класс
Тип Рабочие программы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

02-31 Татарстан Республикасы

Алабуга муниципаль районы

"2 нче урта гомуми белем мәктәбе"

гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе



"КАРАЛДЫ»

Татар теле һәм

әдәбияты метод

берләшмәсе җитәкчесе

_____________________

Һадиуллина Ә.Р.

1 нче номерлы беркетмә

26 нчы август, 2014 нче ел

«КИЛЕШЕНДЕ» ТР АМР "2 нче

урта гомуми белем

мәктәбе" ГБМБУ

___________________

Сәхәбиева А.М.

1 нче номерлы беркетмә

27нче август, 2014 нче ел


«РАСЛАНДЫ» ТР АМР "2 нче урта гомуми белем

мәктәбе" ГБМБУ

________________

Немтырев С.М.

100 нче номерлы боерык

28 нче август, 2014 нче ел






Әдәби укудан эш программасы, 2 нче А, Б,В сыйныфлары

Төзүче: Семёнова Надежда Николай кызы

татар теле һәм әдәбияты укытучысы






Алабуга

2014

2НЧЕ СЫЙНЫФ ӨЧЕН ӘДӘБИ УКУДАН ЭШ ПРОГРАММАСЫНЫҢ АҢЛАТМА ЯЗУЫ

Эш программасы түбәндәге документларга нигезләнеп төзелде:

1.Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән Министрлыгы тарафыннан расланган ««Рус телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбендә әдәби уку предметын укыту программасы". 1-4 нче сыйныфлар (татар төркемнәре өчен). Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2011.

2. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән Министрлыгы тарафыннан расланган ««Рус телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбендә әдәби уку предметын укыту программасы"на нигезләнеп төзелде. 1-4 нче сыйныфлар (татар төркемнәре өчен)Төзүче-авторлары: Г. М. Сафиуллина, М. Я. Гарифуллина, Ә. Г. Мөхәммәтҗанова, Ф. Ф. Хәсәнова.- Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2011.

3. Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы "2нче урта гомуми белем мәктәбе " гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесенең 2014-2015 нче елга укыту планы .

Дәреслек: Әдәби уку: рус телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 2 нче сыйныфы өчен дәреслек (татар балалары өчен), 2 кисәктә/Ф.Ш.Гарифуллина, И.Х.Мияссарова.- Казан: "Мәгариф-вакыт" нәшрияты, 2013.

Мәктәпнең укыту планы нигезендә 2 нче сыйныфта әдәби уку атнага 2 сәгать укытыла. 34 х2= 68, барлыгы 68 сәгать.

Башлангыч гомуми белем бирү мәктәбендә «Әдәби уку» предметын өйрәтү аша укучыларда татар әдәбиятының күп мәдәниятле дөньядагы роле һәм әһәмияте турында беренчел күзаллау формалаша. Аларда татар мәдәниятенә һәм әдәбиятына ихтирам хисе тәрбияләнә, ватанпәрвәрлек хисе уяна, татар дөньясын тирәнрәк аңларга мөмкинлек бирелә. Рус мәктәпләренең башлангыч сыйныфларында укучы татар балалары өчен төзелгән әдәби уку программасы түбәндәге максат һәм бурычларны үз эченә ала:

  • укучыда татарча укуга кызыксыну, омтылыш уяту;

  • әдәби уку тәҗрибәсе булдыру;

  • үз милләтең белән горурлану, татар теленә мәхәббәт хисләре тәрбияләү;

  • татар әдипләренең иң яхшы әдәби әсәрләре белән танышу;

  • әдәби әсәрләрне дөрес һәм йөгерек, аңлап, сәнгатьле уку күнекмәләре булдыру, уку тизлеге нормаларына сыешу;

  • татар халык авыз иҗаты әсәрләрен белү, мәкаль һәм әйтемнәрне урынлы куллана белү;

  • текстны аңларга, аңлаганны тыңлаучыга җиткерергә, дөрес һәм матур итеп укырга, укыганның эчтәлеген сөйләргә, тема буенча әңгәмә кора белергә, аралашканда тел чараларын урынлы файдалана белергә өйрәтү;

  • әсәрнең темасын һәм төп геройның характерын, эш-гамәлләрен, әсәрдәге вакыйгаларга, геройларга карата үз фикерләрен белдерергә өйрәтү;

  • халык әкиятләрен һәм фольклор жанрларын, автор әкиятләрен, хикәя, шигырь, мәзәкләрне һ.б. әдәби жанр буларак кабул итәргә күнектерү, төрле милләт вәкилләре арасында дуслык хисе тәрбияләү.

Башлангыч сыйныфны тәмамлаганда «Әдәби уку» предметын өйрәтүнең гомуми нәтиҗәләре:

  • катлаулы булмаган монолог төзи белү;

  • геройлар һәм вакыйгаларга характеристика бирү;

  • укылган әсәрнең эчтәлеген план буенча ачу;

  • шигъри әсәрләрне сәнгатьле укый белү;

  • иптәшләре алдында кыска чыгышлар ясау;

  • дәреслек һәм фәнни-популяр әдәбият белән эшләргә күнегү;

  • алган белемнәрне практикада куллана белү;

  • укытучы ярдәмендә персонажларга бәя бирә белү;

- төркемнәрдә үз фикерләрен дәлилли белү.

2 нче сыйныфта укучы балалар, шул рәвешле, халкыбызның бик бай әдәби мирас үрнәкләре белән таныша башлауның беренче адымнарыннан ук сүз сәнгатебезнең бик тә игелекле, тәэсирле йогынтысында яши, фикерли һәм шул үрнәкләрдә тәрбияләнәләр. Матур әдәбият белем һәм тәрбия бирүдә башка бер фән дә булдыра алмаган мөмкинлекләргә ия. Ул,барыннан да элек, милли үзаң тәрбияли. Бу исә аның үз халкының, туган иленең ихлас вәкиле булып формалашуына, ватанының тугырылыклы улы һәм кызы булып яшәүнең асыл мәгънәсен табигый рәвештә күңел хәзинәсе итеп әверелдерүенә китерә. Югарыда саналган бурычлар шушы олы максатка килүнең эзлеклен тәшкил итә. Программада тәкъдим ителгән әсәр текстларының күбесе балалар әдәбиятының һәм башка әдәби әсәрләрнеңиң яхшы үрнәкләреннән сайланып, табигать, кешенең табигатькә мөнәсәбәте, аның табигатьне саклаудагы роле, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр кебек бүгенге заман проблемаларына туры килә.Эчтәлеге 2 нче сыйныф укучыларына якын булган әкиятләр, мәзәкләр, табышмаклар,әйтемнәр укучыларда зирәклек, тапкырлык сыйфатлары тәрбияләүгә өлеш кертә.

Ятлау өчен әсәрләр: Зәкия Туфайлова. Туган ил.Резеда Вәлиева. Туган җир.Әпипә.(татар халык җыры)Мөҗәһит Әхмәтҗанов. Көз.Роберт Миңнуллин. Ак кыш.Әнәс Кари. Тиен.М.Җәлил. Күке.Гасыйм Лотфи. Сыерчык.Илдар Юзеев. Дәү әнием.Шәүкәт Галиев. Тәмле җәй.

2НЧЕ СЫЙНЫФ ӨЧЕН ӘДӘБИ УКУ ПРОГРАММАСЫНЫҢ ЭЧТӘЛЕГЕ

Туган ил ул бер генә, чәчәк кенә, гөл генә.Жанрлар турында гомуми күзаллау булдыру; хикәя, шигырь. Рифма белән танышу.Туган җирне ярату һәм аны саклау. Татарстан турында белемнәрне тулыландыру. Г. Тукай. Туган тел . Иртә. З.Туфайлова. Туган ил. Р.Вәлиева. Туган җир. Гариф Галиев. Туган ил кайдан башлана? Минем республикам. Ринат Мәннан. Татарстан флагы. Газинур Морат. Иң матур ил. Риваятьләр. Казан кайнаган урын. Шәһәр нигә Казан дип аталган? Р.Вәлиева. Казаным, минем Казаным.Г.Зәйнашева Туган як. Х.Хакимов. Тик туган җирдә генә. А. Сәлахетдинов. Минем Республикам. 8 сәгать.

Халык әйтсә, хак әйтә. Тылсым көче сурәтләнгән әкиятләр, аларда халык рухы чагылу. Кешеләрдәге уңай һәм кире сыйфатларның әкиятләрдә чагылышын билгеләү. Тылсым дөньясы, булышчылар, тылсымлы предметлар, тылсымлы саннар (3, 7, 13, 40). Әпипә. Матур булсын. Халык җырлары. Табышмаклар, сынамышлар.Мәзәкләр, мәкальләр.Әкиятләр. Хәйләгә каршы хәйлә. 6 сәгать.

Алтын көз килә туган илемә.Хикәя. Хикәянең исеме. Ике образны чагыштырып сөйли белү. Әсәр геройларына карата үз фикереңне белдерү. Көзге табигать, аның үзенчәлекле билгеләрен күререгә, табигатьне күзәтергә өйрәнү. Г. Тукай. Көз. Мөҗәһит Әхмәтҗанов. Көз. Гариф Галиевтан. Айлар алышынганда.Николай Сладковтан. Көз җитте. 4 сәгать.

Балачак мизгелләре. Кешеләргә игелекле булганда, иң элек үзеңә күңел рәхәтлеге килүен ачыклау. Дуслык кадерен белүнең бик кирәкле сыйфат булуын аңлау. Йолдыз Шәрәпова. Тылсымлы сүзләр. Әминә Бикчәнтәева. Тәмле сүз. Ш.Галиев. Рәхмәтләр хакында. Рафис Гыйззәтуллин. Тылсымлы сүз. Нәкыйп Каштанов. Ачулы туп. 4 сәгать.

Ап-ак карлар яуганда. Кышкы табигатьнең үзенчәлекләрен күзәтү күнекмәләре булдыру. Шәехзадә Бабич. Кышкы юл. Р. Миңнуллин. Ак кыш. Г. Ибрагһимов. Кар ява. Госман Бакир. Кышкы уен. Җәүдәт Дәрзаман. Җепшек көндә. Кышкы урман табышмаклары. Зиннур Хөсниярдан. Гәрәй Рәхим. Безнең тауда. Шәриф Бикколдан. Урман читендә. Яңа ел килгәндә (вакытлы матбугаттан). Рафис Корбан. Чыршы бәйрәме. Җ.Тәрңеманов. Һай, Кыш бабай... 8 сәгать.

Яраткан кошларыбыз һәм хайваннарыбыз.Төрле хайваннарның образларын сурәтләүдә авторларның осталыгы. Кешеләрнең хайваннарга мөнәсәбәте. Хайваннар турындагы әсәрләрдә көлке элементлары. Гакыйль Сәгыйрев. Акбай. Резеда Вәлиева. Ак песи.Санамышлар. Табышмаклар.Мәхмүт Хөсәен. Безнең дусларыбыз. Әнәс Кари. Тиен. Рабит батулла. Куян баласы Нуяк. Муса Җәлил. Күке. Зиннур Хөсниярдән. Тукран тәүбәсе. Тизәйткечләр. Ә. Бикчәнтәева. Үрдәк беренчелекне алган. Ш.Галиев. Колынкаем. Татар халык әкияте. Кем нәрсә ярата? Татар халык әкияте. Тавык, тычкан һәм көртлек. Литва халык әкияте. Итагатьле мәче. Венгр халык әкияте. 16сәгать.

Яз килә, яз көлә.Табигатьтә яз билгеләре. Язгы табигатьтә җанлану. Ә. Бикчәнтәева. Апрель ае. Марс Шабаев.Ташу. Р. Миңнуллин. Яз керде өебезгә. Гасыйм Лотфи. Сыерчык. Гәрәй Рәхим. Каргалар шәһәре. Зәкәрия Әхмәров. Агачлар да авырый. Рафис Корбан. Җиңү бәйрәме. Хәкимҗан Халиков. Рәхмәт сезгә, ветераннар! Рафис Гыйззәтуллин. Миләш нигә әче? 8 сәгать.

Тату гаилә. Гаиләдә татулык, олыларның кечеләрне, кечеләрнең олыларны хөрмәтләве. Өлкәннәргә булышу, эшкә, һөнәргә өйрәнү. Г. Тукай. Безнең гаилә. И. Юзеев Һәркемнең үз эше. Бикә Рәхимова. Бишек җыры. З. Воскресенская. Әни. Клара булатова. Әниемнең кызы юк бит. Галимҗан Гыйльманов. Чәчәк буласым килә. Рөстәм Мингалим. Канатларың булса. И. Юзеев. Дәү әнием. Роберт Миңнуллин. Улы белән әнисе. Әхмәт Ихсан. Ана рәхмәте. Бертуган Якоб һәм Вильгельм Гриммнар. Боткалы күлмәк. 7 сәгать.

Җиләкле җәй. Җәй килү белән, табигатьтәге, тормыштагы, кешеләр күңелендәге үзгәрешләр. Табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре. Җ. Дәрзаман. Саумы, җәй! Ш. Галиев Тәмле җәй.Бари Рәхмәт. Иң күңелле чак.Ләбиб Лерон. Җәйге бәхәс. Эльмира Шәрифуллина. Сабантуй.Рафис Корбан. Кояш - безнең дустыбыз. 7 сәгать.

Барлыгы68 сәгать.

2НЧЕ СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫНЫҢ БЕЛЕМ ДӘРӘҖӘСЕНӘ ТАЛӘПЛӘР

Сөйләм үстерү

  • һәр зур бүлектән соң сөйләшү тематикасына нигезләнеп, ирекле сөйләшә белергә;

  • текстлар белән эшләгәндә, укучылар тормышында очраган ситуацияләргә нигезләнеп, кызыклы сораулар бирә белергә;

  • иҗади эшләргә: хикәя, әкиятләрне дәвам иттү Һ.6.;

  • әдәби әсәрнең тел үрнәкләренә нигезләнү;

  • 1-3 нче сыйныфлар өчен бирелгән якынча лексик-фразеологик минимумны үтәү.

  • бәйләнешле сөйләм 7-8 җөмлә тәшкил итәргә тиеш.

Диалогик сөйләм

  • Лексик тема буенча сөйләшү үткәрү;

  • Тиешле сорау яки җавап репликаларын өстәп, диалог төзү;

  • Укылган яки тыңланган текстның төп эчтәлеге буенча сораулар куя һәм җавап бирә белү.

Әдәбият белемен өйрәнүгә әзерлек

  • Халык авыз иҗаты һәм аның жанрларын аеру.

  • Әкиятләрдәге кызыклы сюжет, композицияне белү.

  • Табышмак, мәкаль һәм әйтемнәр. Аларга мисаллар китерә белү.

  • Әдәби әсәрләрдә гомумиләштерелгән образлар, аларның эш-гамәлләре турында сөйли белү.

  • Шигырь, аның сәнгатьлелеге.

Уку техникасы

  • Аңлап, дөрес уку.

  • Эчтән уку һәм сәнгатьле укуның башлангыч күнекмәләрен формалаштыру.

Әдәби текст белән эшләү

  • Текстның нәрсә турында булуын аңлата белергә;

  • текстны өлешләргә тарката белергә;

  • укытучы ярдәмендә план төзи һәм шуның буенча текстның эчтәлеген сөйли белергә;

  • башка кеше укыганны тыңлап, эчтәлекне сөйли белергә тиеш.

2НЧЕ СЫЙНЫФ ӨЧЕН ӘДӘБИ УКУДАН ПРАКТИК ЭШЛӘР КҮЛӘМЕ

Контроль эш төре


I чирек

II чирек

III чирек

IV чирек

Барлыгы

Бәйләнешле сөйләмне үстерү

1

14.10.2014


1

16.12.2014


1

27.02.2015



1

22.05.2015

4

Ятлау өчен әсәрләр

4

2.09.2014

4.09.2014

30.09.2014

21.10.2014

1

25.11.2014

3

20.01.2015

23.01.2015

13.03.2015

2

24.04.2015

5.05.2015

10

Арадаш аттестация эше. Тыңлап аңлау.

-

-

-

1

12.05.2015

1

Уку тизлеген тикшерү

-

1

23.12.2014

-

1

1.05.2015

2



2НЧЕ СЫЙНЫФ ӨЧЕН ӘДӘБИ УКУДАН КАЛЕНДАРЬ-ТЕМАТИК ПЛАН

Дәрес темасы

Сәг. саны

Үткәрү вакыты

Көтелгән нәтиҗә (ФГОС буенча)


план

факт

Предмет нәтиҗәсе

Метапредмет УУГ

Шәхси УУГ

Туган ил ул бер генә, чәчәк кенә, гөл генә

8


1

Г. Тукай. Туган тел . Иртә. З.Туфайлова. Туган ил.

1

2.09

Шигырьне сәнгатьле уку, яттан сөйләү.

Укытучы ярдәме белән максат куя белү һәм эшне планлаштырырга өйрәнү.

Татар телен туган тел буларак өйрәнүгә омтылыш.

2

Р.Вәлиева. Туган җир. Гариф Галиев. Туган ил кайдан башлана?

1

4.09

Шигырьне сәнгатьле укый белү, сорауларга җавап бирү, сүзлек байлыгын арттыру. Шигырьне сәнгатьле уку, яттан сөйләү.

Укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү.

Туган җиреңә, туган телеңә карата уңай мөнәсәбәт.

3

Минем республикам. Ринат Мәннан. Татарстан флагы.

1

9.09

План буенча эчтәлек сөйли белү, сорауларга җавап бирү.

Фикерләрне логик чылбырга салу.

Телләр белүнең әһәмиятенә басым ясау;

4

Газинур Морат. Иң матур ил.

1

11.09

Йөгерек уку күнекмәләрен үстерү, сорауларга җавап бирә белә, белем алуның мөһимлеген аңлау.

Объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү.

Белемгә омтылыш тәрбияләү.

5

Риваятьләр. Казан кайнаган урын. Шәһәр нигә Казан дип аталган?

1

16.09

Риваятьләртурында мәгълүмат алу. Йөгерек, сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү.

Тиешле мәгълүматны табу өчен электрон ресурслар куллану.

Туган җиреңә, туган телеңә карата уңай мөнәсәбәт тәрбияләү.

6

Р.Вәлиева. Казаным, минем Казаным.

1

18.09

Йөгерек уку күнекмәләрен үстерү, сорауларга җавап бирә белә, белем алуның мөһимлеген аңлау.

Укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү.

Туган җиреңә, туган телеңә карата уңай мөнәсәбәт.

7

Бүлекне йомгаклау. Үзеңне тикшер.

1

23.09

Туган ил, туган җир турында сөйли белү. Бүлек буенча алган белемнәрне куллана белү.

Әңгәмәдәшнең аралашу холкы белән идарә итү;

Яхшы укучы булу теләге тудыру.

8

Класстан тыш уку. Г.Зәйнашева Туган як. Х.Хакимов. Тик туган җирдә генә. А. Сәлахетдинов. Минем Республикам.

1

26.09

Сәнгатьле уку, фикер йөртә белү.

Укудагы уңышларга, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү.

Дәреслеккә уңай караш тәрбияләү.

Халык әйтсә, хак әйтә

6



9

Әпипә. Матур булсын. Халык җырлары.

1

30.09

Халык авыз иҗаты әсәрләренең жанрлары турында башлангыч мәгълүмат алу.Җырны яттан сөйләү.

Чагыштырып нәтиҗә ясый белү күнекмәләрен формалаштыру.

Укуда тырышлык күрсәтүнең әһәмиятенә басым ясау.

10

Табышмаклар, сынамышлар.

1

3.10

Кош исемнәрен белү, сорауларга җавап бирү, билгеләре буенча җавап таба белү.

Мәсьәләне чишү өчен уңайлы ысул сайлау.

Уку теләге, мәктәп һәм уку эшчәнлеге турында уңай күзаллау булдыру.

11

Мәзәкләр, мәкальләр.

1

7.10

Мәкальләрнең мәгънәләрен аңлата белү, 3 мәкальне яттан өйрәнү.

Укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү.

Татар телендә аралашуга омтылышны үстерү.

12

Әкиятләр. Хәйләгә каршы хәйлә.

1

10.10

Әкиятне башка әкиятләр белән чагыштыру, эчтәлек сөйли белү.

Төп һәм ярдәмчел билгеләрне аеру.

"Дуслык" төшенчәсен кабул итү, аның кадерен белү.

13

БСҮ Халык авыз иҗаты.

1

14.10

Лексик күнекмәләрне камилләштерү, дөрес җөмләләр төзи белү

Уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү;

Яшьтәшләр һәм өлкәннәр белән хезмәттәшлеккә керә белү күнекмәләрен тәрбияләү.

14

Бүлекне йомгаклау. Үзеңне тикшер.

1

17.10

Бүлекбуенчаалганбелемнәрнекулланабелү.

Тиешле мәгълүматны сайлап алу.

Укуда тырышлык күрсәтүнең әһәмиятенә басым ясау.

Алтын көз килә туган илемә

4





15

Г. Тукай. Көз. Мөҗәһит Әхмәтҗанов. Көз.

1

21.10

Шигырьне сәнгатьле уку, яттан сөйләү.

Сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу.

Укучыларда телне өйрәнүгә омтылыш, теләк, уңай мөнәсәбәт булдыру.

16

Гариф Галиевтан. Айлар алышынганда.

1

24.10

Сорауларга җавап бирә белү, эчтәлек сөйләү, укытучы ярдәмендә персонажга бәя бирә белү.

Мәгълүматны туплау өчен күмәк эш башкару.

Яшьтәшләр һәм өлкәннәр белән хезмәттәшлеккә керә белү күнекмәләрен тәрбияләү.

17

Николай Сладковтан. Көз җитте.

1

28.10

Яңа сүзләрне сөйләмдә куллана белү, әсәрнең эчтәлеген аңлау.

Укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү.

Төркемдә килешеп эшли белү.

18

Бүлекне йомгаклау. Үзеңне тикшер.

1

31.10

Бүлекбуенчаалганбелемнәрнекулланабелү.

Эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра белү.

Укуга уңай караш тәрбияләү.

Балачак мизгелләре

4





19

Йолдыз Шәрәпова. Тылсымлы сүзләр. Әминә Бикчәнтәева. Тәмле сүз.

1

11.11

Сорауларга җавап бирә белү, эчтәлек сөйләү, укытучы ярдәмендә персонажларга бәя бирә белү.

Аңлап уку; тиешле мәгълүматны сайлап алу.

Үз фикереңне әйтә белү.

20

Ш.Галиев. Рәхмәтләр хакында. Рафис Гыйззәтуллин. Тылсымлы сүз.

1

14.11

Төп фикерне билгели белү, мәкаль һәм әйтемнәрнең мәгънәләрен аңлату, сорауларга җавап бирү.

Төп мәгълүматны аеру.

Укуга уңай караш тәрбияләү.

21

Нәкыйп Каштанов. Ачулы туп.

1

18.11

Яңа сүзләрне сөйләмдә куллана белү, әсәрнең эчтәлеген аңлау.

Билгеләгән критерийләргә таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү.

Әдәплелекнең әһәмиятен төшендерү.

22

Үзеңне тикшер. Класстан тыш уку. Татар халык әкияте. Зөһрә кыз.

1

21.11

Бүлекбуенчаалганбелемнәрнекулланабелү.

Тиешле мәгълүматны табу, билгеләү.

Фикереңне дәлилли белү. Укуга уңай караш тәрбияләү.

Ап-ак карлар яуганда

8





23

Шәехзадә Бабич. Кышкы юл. Р. Миңнуллин. Ак кыш.

1

25.11

Шигырьне сәнгатьле уку, яттан сөйләү.

Парларда һәм күмәк эшли белү.

Табигатьнең матурлыгын күрә белергә өйрәтү.

24

Г. Ибрагһимов. Кар ява. Госман Бакир. Кышкы уен.

1

28.11

План төзү, әсәр геройларына бәя бирә белү, иллюстрация ясау.

Уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү.

"дуслык" төшенчәләрен кабул итү, аларның кадерен белү.

25

Җәүдәт Дәрзаман. Җепшек көндә. Кышкы урман табышмаклары.

1

2.12

Яңа сүзләрне сөйләмдә куллана белү, әсәрнең эчтәлеген аңлау.

Уку максатын мөстәкыйль билгеләү.

Кышкы табигатьнең матурлыгын күрә белергә өйрәтү.

26

Зиннур Хөсниярдан. Гәрәй Рәхим. Безнең тауда.

1

5.12

Кунакчыл хуҗа турында мәкальләр өйрәнү, эчтәлек сөйли белү.

Тиешле мәгълүматны табу, билгеләү.

Текстлардагы төрле тормыш ситуацияләренә һәм геройларның гамәлләренә гомүмкешелек нормаларыннан чыгып бәя бирү.

27

Шәриф Бикколдан. Урман читендә. Яңа ел килгәндә (вакытлы матбугаттан).

1

9.12

Яңа сүзләр үзләштерү, сорауларга җавап бирү, телдән рәсем ясау.

Сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу.

Күңел күзе белән күрә, табигатьне ярата, аңа карата мәрхәмәтле була белү.

28

Рафис Корбан. Чыршы бәйрәме. Җ.Тәрңеманов. Һай, Кыш бабай...

1

12.12

Яңа сүзләрне сөйләмдә куллана белү.

Мәсьәләне чишү өчен уңайлы ысул сайлау..

Әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау.

29

БСҮ Ап-ак карлар яуганда. Бүлекне йомгаклау. Үзеңне тикшер.

1

16.12

Бүлекбуенчаалганбелемнәрнекулланабелү.

Төшенчәгә якын килү өчен нәтиҗә ясау.

Укуга уңай караш тәрбияләү.

30

Класстан тыш уку. Касыйм Тәхау. Кышкы төсләр.

1

19.12

Әсәр эчтәлеген аңлау, сорауларга җавап бирә белү.

Фикерләрне логик чылбырга салу.

Дөрес сөйләм булдыруга омтылыш.

Яраткан кошларыбыз һәм хайваннарыбыз

16





31

Гакыйль Сәгыйрев. Акбай. Уку тизлеген тикшерү. Шалкан. Рус әкияте (26нчы бит).

1

23.12

Яңа сүзләрне сөйләмдә куллана белү, сәнгатьле, йөгерек, пауза һәм интонацияне саклап уку.

Әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аралашу күнекмәләрен формалаштыру.

Күзәтүчәнлек һәм игътибарлылыкны арттыру.

32

Резеда Вәлиева. Ак песи.

1

26.12

План төзү, әсәрнең эчтәлеген сөйләү.

Дөрес сөйләм булдыруга омтылыш.

Баланың тормыш кыйммәтләрен, әхлакый һәм мораль нормаларны аңлавын үстерү.

33

Санамышлар. Табышмаклар.

1

13.01

Билгеләре буенча җавап таба белү.Табышмакларны төзи белү.

Коммуникатив мәсьәләгә таянып фикерне төгәл итеп җиткерү.

Үз фикереңне әйтә белү.

34

Мәхмүт Хөсәен. Безнең дусларыбыз.

1

16.01

Өйрәнгән лексик күнекмәләрне файдаланып, хикәя, диалог төзи белү.

Объектларны чагыштыру, билгеләү, мәгълүматны туплау өчен күмәк эш башкару.

Төркемдә килешеп эшли белү.

35

Әнәс Кари. Тиен. Рабит батулла. Куян баласы Нуяк.

1

20.01

Шигырьне сәнгатьле уку, яттан сөйләү.

Әңгәмәдәшеңнең аралашу холкы белән идарә итү.

Баланың тормыш кыйммәтләрен аңлый белүне үстерү.

36

Муса Җәлил. Күке.

1

23.01

Шигырьне сәнгатьле уку, яттан сөйләү.

Иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү, аларны чишү өчен алгоритм булдыру.

Балаларда кошларга һәм хайваннарга карата ярдәмчеллек хисе тәрбияләү.

37

Зиннур Хөсниярдән. Тукран тәүбәсе. Тизәйткечләр.

1

27.01

Сәнгатьле уку, биремнәр буенча фикер алышу, сорауларга җавап бирү.

Объектларны чагыштыру, классификация-ләү өчен уртак билгеләрне билгеләү.

Укуга уңай караш тәрбияләү.

38

Ә. Бикчәнтәева. Үрдәк беренчелекне алган.

1

30.01

Сәнгатьле уку, биремнәр буенча фикер алышу, сорауларга җавап бирү.

Эшчәнлек процессында контроль һәм бәя бирү.

Яхшы укучы булу теләге тудыру.

39

Ш.Галиев. Колынкаем.

1

3.02

Яңа сүзләр үзләштерү, эчтәлеген аңлау.

Әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү.

Үз фикереңне әйтә белү.

40

Татар халык әкияте. Кем нәрсә ярата?

1

6.02

Әкият геройларына характеристика бирә белү, сорауларга җавап бирү.

Иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү, аларны чишү өчен алгоритм булдыру.

Фикереңне дәлилли белү.

41

Татар халык әкияте. Тавык, тычкан һәм көртлек.

1

10.02

Өйрәнелгән лексик күнекмәләрне кулланып, хикәя төзи белү.

Мәгълүматны туплау өчен, күмәк эш башкару.

Дөрес сөйләм булдыруга омтылыш.

42

Литва халык әкияте. Итагатьле мәче.

1

13.02

Әкиятне башка әкиятләр белән чагыштыру, эчтәлек сөйли белү.

Эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра белү.

Әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау.

43

Венгр халык әкияте. Комсызлык бәласе.

1

17.02

Әкият геройларына характеристика бирә белү, сорауларга җавап бирү.

Укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү.

Текстлардагы төрле тормыш ситуацияләренә һәм геройларның гамәлләренә гомүмкешелек нормаларыннан чыгып бәя бирү.

44

Казах халык әкияте. Юмарт дөя.

1

20.02

Әкиятне башка әкиятләр белән чагыштыру, эчтәлек сөйли белү.

Эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра белү.

Дөрес сөйләм булдыруга омтылыш.

45

Класстан тыш уку. Каракалпак халык әкияте. Җәй белән кыш нигә күрешми?

1

24.02

Шигырьне сәнгатьле уку.

Фикерләрне логик чылбырга салу.

Өлкәннәр белән хезмәттәшлеккә керә белү күнекмәләрен тәрбияләү.

46

БСҮ Без - әкият дуслары. Бүлекне йомгаклау. Үзеңне тикшер.

1

27.02

Бүлекбуенчаалганбелемнәрнекулланабелү.

Иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү, аларны чишү өчен алгоритм булдыру.

Дөрес сөйләм булдыруга омтылыш.

Яз килә, яз көлә

8





47

Ә. Бикчәнтәева. Апрель ае.

1

3.03

Шигырьне сәнгатьле уку, яттан сөйләү

Эшчәнлек өчен эш урынын әзерләү.

Табигатьнең матурлыгын күрә белергә өйрәтү.

48

Марс Шабаев.Ташу.

1

6.03

Сәнгатьле уку, сорауларга җавап бирү, эчтәлек буенча нәтиҗә чыгару.

Укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү.

Табигатьнең матурлыгын күрә белергә өйрәтү.

49

Р. Миңнуллин. Яз керде өебезгә.

1

10.03

Уку, эчтәлекләрен аңлау.

Эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра белү.

Вакытны файдалы үткәрүнең әһәмиятен аңлату.

50

Гасыйм Лотфи. Сыерчык. Гәрәй Рәхим. Каргалар шәһәре.

1

13.03

Шигырьне сәнгатьле уку, яттан сөйләү.

Билгеләгән критерийләргә таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү.

Балаларда кошларга һәм хайваннарга карата ярдәмчеллек хисе тәрбияләү.

51

Зәкәрия Әхмәров. Агачлар да авырый.

1

17.03

Сәнгатьле уку, сорауларга җавап бирү.

Эш тәртибен аңлап, нәтиҗәле эш алымнарын таба белү.

Табигатькә карата сакчыл караш булдыру.

52

Рафис Корбан. Җиңү бәйрәме. Хәкимҗан Халиков. Рәхмәт сезгә, ветераннар!

1

20.03

Сәнгатьле уку, сорауларга җавап бирү, эчтәлек буенча нәтиҗә чыгару.

Төп мәгълүматны аеру.

Олыларга һәм бер-береңә карата ярдәмчел булу хисе тәрбияләү.

53

Рафис Гыйззәтуллин. Миләш нигә әче?

1

3.04

геройларына характеристика бирә белү, сорауларга җавап бирү.

Фикерләрне логик чылбырга салу.

Дәресләргә вакытында килү турында сөйләшү.

54

Бүлекне йомгаклау. Үзеңне тикшер.

1

7.04

Бүлекбуенчаалганбелемнәрнекулланабелү.

Иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү, аларны чишү өчен алгоритм булдыру.

Иптәшеңә рухи ярдәм күрсәтә белү.

Тату гаилә

7



55

Г. Тукай. Безнең гаилә. И. Юзеев Һәркемнең үз эше. Бикә Рәхимова. Бишек җыры.

1

10.04

Бишек җырлары турында мәгълүмат алу.

Төп һәм ярдәмчел билгеләрне аеру.

Яшьтәшләр һәм өлкәннәр белән хезмәттәшлеккә керә белү күнекмәләрен тәрбияләү.

56

З. Воскресенская. Әни. Клара Булатова. Әниемнең кызы юк бит.

1

14.04

Яңа сүзләрне сөйләмдә куллана белү, әсәрнең эчтәлеген аңлау.

Эшчәнлек процессында контроль һәм бәя бирү.

Әхлакый нормаларны хөрмәтләү хисе булдыру.

57

Галимҗан Гыйльманов. Чәчәк буласым килә.

1

17.04

Яңа сүзләрне сөйләмдә куллана белү, әсәрнең эчтәлеген аңлау.

Әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү; әңгәмәдәшнең аралашу холкы белән идарә итү.

Гаиләдә булышу, вакытны файдалы үткәрүнең әһәмиятенә басым ясау.

58

Рөстәм Мингалим. Канатларың булса.

1

21.04

Яңа сүзләрне сөйләмдә куллана белү, эчтәлеген аңлау.

Иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү, аларны чишү өчен алгоритм булдыру.

Балаларда кошларга һәм хайваннарга карата ярдәмчеллек хисе тәрбияләү.

59

И. Юзеев. Дәү әнием. Роберт Миңнуллин. Улы белән әнисе. Әхмәт Ихсан. Ана рәхмәте.

1

24.04

Шигырьне сәнгатьле уку, яттан сөйләү.

Укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү.

Туган як табигатенә соклану хисе уяту, табигатькә сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү.

60

Бертуган Якоб һәм Вильгельм Гриммнар. Боткалы күлмәк.

1

28.04

Яңа сүзләрне сөйләмдә куллана белү, әсәрнең эчтәлеген аңлау

Эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра белү.

Шәхесара һәм мәдәниятара аралашуда татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге тудыру.

61

Бүлекне йомгаклау. Уку тизлеген тикшерү. Аю белән бабай. Рус әкияте (68 нче бит).

1

1.05

Бүлекбуенчаалганбелемнәрнекуллана белү, сәнгатьле, йөгерек, пауза һәм интонацияне саклап уку.

Укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү.

Гаиләдә булышу, вакытны файдалы үткәрүнең әһәмиятле булуына төшенү.

Җиләкле җәй

7



62

Җ. Дәрзаман. Саумы, җәй! Ш. Галиев Тәмле җәй.Бари Рәхмәт. Иң күңелле чак.

1

5.05

Шигырьне сәнгатьле уку, яттан сөйләү.

Аңлап уку; тиешле мәгълүматны сайлап алу.

Иптәшеңне тыңлый белү күнекмәләре булдыру.

63

Ләбиб Лерон. Җәйге бәхәс.

1

8.05

Эчтәлеген сөйли белү, сорауларга җавап бирү

Мәгълүматны туплау өчен, күмәк эш башкару.

Мәсьәләне чишү өчен уңайлы ысул сайлау.

64

Арадаш аттестация эше. Тыңлап аңлау.

1

12.05

Алган белемнәрне гамәлдә куллана алу.

Эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра белү.

Максатчанлык кебек сәләтләрне формалаштыру.

65

Эльмира Шәрифуллина. Сабантуй. Рафис Корбан. Кояш - безнең дустыбыз.

1

15.05

Өйрәнелгән лексик күнекмәләрне кулланып монолог төзи белү.

Төп мәгълүматны аеру.

Татар халкының милли бәйрәмнәренә карата ихтирамлы караш булдыру.

66

Проект. Яраткан язучыларыбыз, әсәрләр, геройларыбыз.

1

19.05

Өйрәнелгән лексик күнекмәләрне кулланып, диалог, монолог төзи белү.

Тиешле мәгълүматны сайлап алу.

Укучыларда телне өйрәнүгә омтылыш, теләк, уңай мөнәсәбәт булдыру.

67

БСҮ Бәхетле балачак. Бүлекне йомгаклау. Үзеңне тикшер.

1

22.05

Алган белемнәрне гамәлдә куллана алу.

Анализлаганда белем һәм күнекмәләрдән файдалана белү.

Текстлардагы төрле тормыш ситуацияләренә һәм геройларның гамәлләренә гомүмкешелек нормаларыннан чыгып бәя бирү.

68

Класстан тыш уку. Җәйгә нәрсә укырга? Гомумиләштереп кабатлау.

1


Алган белемнәрне гамәлдә куллана алу.

Уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү.

Уку теләге, уку эшчәнлеге турында уңай күзаллау булдыру.

УКУ ТИЗЛЕГЕН БӘЯЛӘҮ


сыйныф

хәрефләр саны

сүзләр саны

кычкырып уку

эчтән уку

кычкырып уку

эчтән уку

2

95-140

140-290

25-35

40-70



ТЕЛДӘН ҖАВАП БИРҮНЕ БӘЯЛӘҮ НОРМАЛАРЫ

Монологик сөйләмне бәяләү

Диалогик сөйләмне бәяләү

Уку күнекмәләрен бәяләү

Бирелгән тема буенча хикәя төзи белсә; дөрес интонация белән, тулы, эзлекле итеп, текст эчтәлегенә үз мөнәсәбәтен, бәясен биреп сөйли алса, тупас булмаган пауза хаталары булса да, "5" ле куела.

Аерым паузалар, 1-2 ачыклаучы сорау бирелсә, "4"ле куела.

Теманың төп эчтәлеген ачса, 4-6 сөйләм хатасы җибәрсә, укытучы тарафыннан икедән артык ачыклаучы сорау бирелсә, "3"ле куела.

Сөйләмдә эзлеклелек сакланмаса, паузаларда төгәлсезлекләр китсә, 6дан артык сөйләм хатасы һәм грамматик хата ясаса, "2"ле куела.

Тиешле темпта дөрес интонация белән сорау куйса, әңгәмәдәшенең сорауларына тулы җавап кайтарса, "5"ле куела.

Дөрес сорау биреп, үзе дә әңгәмәдәшенең соравына дөрес җавап кайтарса, ләкин сөйләм вакытында укытучы ярдәменә мохтаҗ булса, 2-3сөйләм хатасы җибәрсә, "4"ле куела.

Укытучы ярдәмендә генә сорау бирсә яки җавап кайтарса, сораулар биргәндә, сүзләр һәм грамматик формалар табуда төгәлсезлекләр җибәрсә яки өйрәнгән җөмлә калыпларының бер өлешен генә үзләштерсә, 4-5 сөйләм хатасы җибәрсә, "3"ле куела.

Әңгәмә вакытында зур авырлык белән генә сорау бирсә, сорауларга үз көче белән җавап бирә алмаса, 6дан артык хата җибәрсә, "2"ле куела.

Программа таләпләрен үтәсә, укытучы сорауларына җавап бирә алса, текст эчтәлеген аңлап үзләштерсә, "5"ле куела.

Уку тизлеге гомуми таләпләргә туры килсә; сәнгатьлелек сакланса да, 2-3 әйтелеш хатасы җибәрсә; пауза һәм интонация белән бәйле төгәлсезлекләр булса да, эчтәлекне аңлап, укытучының сорауларына җавап бирә алса, "4"ле куела.

Уку тизлеге гомуми таләпләргә туры килмәсә; сәнгатьле итеп укымаса; логик басымны дөрес куймаса; 3-4 әйтелеш хатасы җибәрсә; текстны өзеп-өзеп укыса; укытучы сорауларына җавап биргәндә, төгәлсезлекләр китсә; 4-5 әйтелеш хатасы җибәрсә, "3"ле куела.

Уку тизлеге бик акрын булса; барлык сүзләрне дә иҗекләп укыса; текстны аңлаешлы итеп укымаса; әйтелешҗ нормаларын тупас бозса; орфоэпия һәм интонация хаталары эчтәлекне аңлауга җитди комачаулык тудырса; сүзләрне әйткәндә, 6дан да артык тупас бозып әйтү булса, "2"ле куела.





МӘГЪЛҮМАТ ҺӘМ БЕЛЕМ БИРҮ ЧЫГАНАКЛАРЫ

УМК:

Дәреслек: Әдәби уку: рус телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 2 нче сыйныфы өчен дәреслек (татар балалары өчен), 2 кисәктә/Ф. Ш. Гарифуллина, И. Х. Мияссарова.- Казан: "Мәгариф-вакыт" нәшрияты, 2013.

Укытучы өчен:

1. Балачак дөньясында: рус телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 2 нче сыйныфы өчен хрестоматия.- Казан: Татарстан, китап нәшрияты, 2013.

2. "Габдулла Тукай" интерактив мультимедиа уку- укыту әсбабы.

3.Гирфанова Р.З., Ильясова Ф.Х. Башлангыч сыйныфларда укудан тикшерү эшләре.

4. Казыханов В. Уроки нравственности. Дом печати, 2010.

5.Миңнуллин К.М. Татар халык уеннары.Мәгариф, 2012.

Электрон күрсәтмә: edu.ru.

viki..ru

belem.ru/resources-белем бирү ресурслары үзәге

miras.belem.ru-мәктәп укучылары өчен китапханә

balarf.ru-"Бала" китапханәсе

Укучылар:

1.Әхмәтова Г. Тылсым йорты.Яр Чаллы,2010.

2. Балачак дөньясында: рус телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 2 нче сыйныфы өчен хрестоматия.- Казан: Татарстан, китап нәшрияты, 2013.

3.Гыймадиева Л.Н. Мин аңа бәхет телим.Татар.кит.нәшр., 2010.

Электрон күрсәтмә: edu.ru.

viki..ru

belem.ru/resources-белем бирү ресурслары үзәге

miras.belem.ru-мәктәп укучылары өчен китапханә

balarf.ru-"Бала" китапханәсе





© 2010-2022