Сценарий праздника родной улицы для внеклассного мероприятия

Раздел Другое
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Урам бәйрәме

М .(Туган ил өй, гаилә,ишек алды, урам,мәктәп сукмагы, авыл һәм шәһәрдән башлана).

Кыш белән язның да, җәй белән көзнең дә үзенә генә хас булган аерым матурлыклары бар. Бу матурлыклар бер-берсен кабатламыйлар да һәм бер-берсенә охшамыйлар да. Без аларны күреп тә беләбез, шулай ук бөек әдипләребезнең әсәрләре, танылган художникларыбызның картиналары аркылы да танышабыз. Әйе, елның аерым фасыллары һәммәсе дә матур, һәммәсе дә сокланып туймаслык гүзәл. Бүген сүз күбрәк урам турында барачак. Чөнки җәй елның бигрәк тә матур, бигрәк тә ямьле вакытында без Колхозная һәм Нефтяниклар урам бәйршмен уздырырга җыйналдык. Бәйрәмебезгә рәхим итегез, кадерле урамдашлар, авылдашлар, ерак араларны якын итеп килгән дуслар, туганнар һәм элекке, хәзерге һәм булачак күршеләр!

З. Менә сызылып кына җәйге таң ата. Яктыра башлауга иртәнге тынлык эчендә чут-чут итеп сайраган кошлар тавышы яңгырый башлый. Болар арасында нинди генә тавышлар ишетелми! Саратов гармунының кыңгырау тавышлары да, скрипка сыздырулары да, курай, кубыз моңнары да - барысы да бар монда! Бик зур, бик көчле оркестр бу! Ләкин гадәттә без күрергә өйрәнгән оркестр түгел. Кайсы агач ботагына, кайсы куе яфрак арасына кунган төрле-төрле кошлар тавышы бу. Алар, канатларын җилпи-җилпи, һаман сайрыйлар, һаман җырлыйлар. Көн яктыра барган саен, кошлар сайравы көчәя бара.Инде кояш чыгышы ягында күк йөзенә алсу-кызгылт нурлар җәелә. Елга өсләреннән сөт кебек ак, мамык кебек җиңел томан күтәрелә. Яр буйларында балыклар уйный башлый. Кичен яшел чирәмгә кунаклаган казлар бибиләрен ияртеп елгага керәләр дә, җай гына йөзеп, үргә табан күтәреләләр.Озак та үтми, иген басуларында, болыннарда икенче бер музыкантлар концерт бирергә тотыналар. Күктә өзлексез тургай сайрый, арыш араларында бытбылдыклар кычкыра, кайдадыр тартар, тәкәрлек тавышлары ишетелә.Менә елга буйлап сузылган әрәмәлекләр. Шомырт, карлыган, балан, гөлҗимеш куаклары дисеңме, җиләк, кара бөрлегән, кызыл бөрлегән дисеңме!..Туган илебез, без дөньяга килү белән үрмәләп, аннары тәпиләп йөри башлаган Туган туфрагыбыз әнә шулай карап туймаслык матур, сокланып бетмәслек бай!Менә шушы туган туфрак, менә шушы Туган ил кайдан башлана соң? Ул син яши торган шәһәрдән, син тора торган авылдан, син укый торган мәктәптән башлана. Аның нәкъ менә син аяк баскан җирдән башланганын беркайчан да онытма, кадерле дустым!..дип язган якташ шагыйребез Гариф Галиев.

Кадерле кунаклар! Без сезне инеш буе урамнары очрашуына килүегезгә бик сөенәбез. Сезне күрүебезгә бик шат! Ә хәзер бәйрәмебезне Колхозная урамында туып- үсеп, аның таудан саркып чыккан шифалы саф суларын эчеп менә шундый дәү үсеп җиткән, бик күп смотрлар лауреаты алыштыргысыз баянистыбыз Мөхтәр Хаҗиев һәм Нефтяниклар урамының иң уңган, иң булган, урам егетләренең командиры , искиткеч матур җырлар башкаручы гармунчыбыз Кәримов Мөсәвир башкаруында Татар көйләренә тезмә.

З. Кеше гомере агач кебек,

Тамырлары китә еракка.

Һәр ел саен арта тармаклары,

Ботаклары иелә гел аска.

Баһадирдай үскән агачлар да

Бирешәләр кайчак давылга.

Кешеләр дә гомер көзе килгәч,

Ышыкланыр урын эзләгәндәй,

Ашыгалар туган авылга.

Туган авылы сыендыра

Чыгып киткән үзенең баласын.

Яшәү көче бирә һәркайсына,

Кайдан гына кайткан булмасын.

Яланаяк йөргән сукмаклардан

Йөри алсаң әле бик шөкер.

Көч-куәтләр күчә йөрәкләргә,

Күңелләрең була бөтен-көр.

Яшьлегеңнең хатирәсен барлап,

Су буйларын иңләп йөрисең.

Күпме атласаң да сукмаклардан,

Ару-талуларны белмисең.

Әнә, чишмә ага кыйбла якка.

Әле һаман агышы бик көчле.

Ул да шулай туган җирәрендә,

Җир-анадан аладыр көчне.

Инеш буйларында бөтнек үсә,

Кагылуга исе тарала.

Туган авылыңда кычыткан да,

Иң матуры булып санала.

Яр буенда үскән тал-тирәкләр

Бер мизгелгә тынып калганнар.

Әллә инде безгә сәлам биреп,

Кайтуларны көтеп алганнар.

Тау буенда үскән җиләкләрең

Әле дә сине көтеп торганнар.

Күл буенда үскән тупыллар да,

Көтә-көтә инде арганнар.

Һәр йортның да ишекләре ачык,

Сине зурлап каршы алалар.

Балаларны гына танып булмый,

Кемнәрнеке икән соң алар?

Авылымның уңган кешеләре,

Рәхмәтлемен сезгә, туганнар.

Үз көчләре белән күркәм мәчет

Авыл уртасына салганнар.

Сабантуйлар үтә һәр ел саен,

Чыгып киткән кайта сагынып.

Күл эчендә каз-үрдәкләр йөзә,

Каршылыйлар канат кагынып.

Сагынганда кайтып керер өчен

Төп нигезләр юкка чыкмасын.

Авылдагы һәр йорт имин булсын,

Исән-саулар булсын кешеләре,

Кайгы-хәсрәт җиле исмәсен.

Яшәү көче бирсен барчабызга

Үз төбәгең - туган авылың.

Шөкрана кылып яшик әле,

Гомерләрне кайда үткәрсәк тә,

Ризалыгын алыйк Аллаһның!

Ә хәзер сезне Шушы урада балачагын, яшлеге үздырга, мәхәббәтен шунда табып, гаилә корган һәм шушы урам , авыл егете- Биков Ринат сәламли «Уйна тальян гармуныңны»

М. Сагыну ул − еракларга киткән кешенең үз илен, халкын, туганнарын юксыну, аларны күрәсе килү хисе.
Минемчә, сагыну хисе Туган илеңнән, яраткан кешеләреңнән читкә киткәч туа. Бу хисне без икенче төрле итеп "күрәсем килә", "кайтасым килә" дигән сүзләр белән белдерәбез. Әниләремнән, туган җиремнән ике-өч кенә көн аерылып торсам да, минем аларны күрәсем килә башлый. Туганнарым, аларның һәрбер эше, хәрәкәтләре күз алдыма килә. Мин аларга ашкынам. Туган җирем дә нәкъ шулай. Урамымның һәр күренеше, кешеләре бер минутка да истән чыкмый. Бу хис − сагыну хисе. Сагыну хисе кешене ниндидер ярамаган эше өчен үкендерә дә, кеше үзенең эшләренә анализ ясап ала.

Әйдәгез, кемнәр килгән бу очрашуга, шуларны барлап чыгыйк әле. Тавыш биреге: Нефтяниклар урамыннан Шомалар мондамы?...

З. Килгән күрше - күләнне, авылдашларны тәбрикли Түбән очның иң матур, чибәр егете, Хөсәеновлар нәселенең алтын баганасы, Равиянең бердән-бере, өч егет атасы- Мөнәвир Хөсәинов. «Авыл көе»

Сиңа кайттым, газиз туган ягым!

Сагындырды чишмә буйлары

Аеырылып гомер кичерсэм дэ

Айрылмады синнэн уйларым.

Исәнмесез, авылдашлар

Нигездәге газиз ташлар

Бергэ сабак алып ускэн

Газиз, якын сыйныфташлар!

Сиңа кайттым, газиз туган жирем!

Каршылады аяз таңнарын

Гомеремнең иң шэп минутлары,

Синдә үткән икән, аңладым.

М. Тарихка да күз салыйк әле. Колхозная урамында беренче телевизорны Гәрәев Рәсим ала. Халык хәйран калып, экрандагы сүрәтләрне аларга барып караган. Нефтяниклар урамында беренче ясле бакча 1973 - 74 нче елларда ачылган һәм бүгенге көндә дә анда шат балалар тавышы яңгырый.

Ә беренче яңа таш медпункт зданиесе дә бу урамда салына. Бу берничә булмәсе, кирәкле җиһазлары белән тәэмин ителгән медпункт та халык өчен бик көтеп алган көнкүреш чарасы. Авылыбыз үзенең матур табигате, башка тәмле сулы чишмәләре, бихисап күп җиләкле болыннары һәм елгалары, җыйнак кына урманы, балыклы Мәлбагыш, Мәллә елгасы, шат күңелле, ачык йөзле, алтын куллы, эшчән, тырыш кешеләре белән һәркемне үзенә тартып тора. Ә элек- электән кеше бер-берсе белән очрашу, урам, авылның соңгы яңалыкларын ишетү, тәмле ризык, икмәк сатып алу өчен кибеткә юнәлгән. Шулай итеп , кибетләребез дә именно шушы ике урам чатында урнашкан бит әле!

Тик бер генә көнгә аерылсам да,

Ямансулап сине юксынам.

Синнән башка миңа, туган ягым,

Бу дөньяда тормыш юк сыман.

Без бүген турле номинациядә урыннар да билгеләдек. Мәсәслән, Колхозная урамнда иң озак яшәүче Рахимов Марат. Ә Нефтяниклар урамында Миннебаев Нәфис бар. Алар" Урамга тугры калган " бәйгесе кешеләре. Сезгә рәхмәт әйтәбез һәм кечкенә генә бүләкләр тапшырабыз. Чөнки сез авылдан беркая да китмичә, шушы җиргә, шушы туфракка хезмәтегезне куйгансыз.

Менә нәкъ шушы урында Рахимов Маратны җырлатасыбыз килә. Ул яшь чакта бик матур итеп җырлый иде.

Уен. "Атка атланып чабу"

З. Кайттым эле тагын туган якка
Энкей авырый,эткей берузе,
Тормыш котэ алмый шул хазер,
Начарырак курэ шул кузе.
Язмы,козме,жэйме эллэ кышмы?,
Машинамны куам авылга,
Эткей-энкей исэн чакта кайтам,
Каршы тора алмас, давыл да.
Картайдылар ни хал итэсен бит!,
Узем дэ бит куптэн нэнэй мин,
Ата-ана хакын саклап килэм,
Йорэк сабыр,кунел эле киң.
Эткей-энкей исэн чакларда
Авырсынмый кайтып йорегез,
Гомер бара,бездэ картаербыз,
Балаларга калыр конебез...

Сез хөрмәтләп җырлый Мәсәвир Кәримов "Яшли сөйгән ярым" ре диез

""

Авылыбызда төпләнгән, менә дигән ишле гаиләләр бар. Шәхсән мин үзем авылым халкын эшли дә, бәйрәм итә дә белә, җырга-моңга да бай дим. Ә зәвыгы ... үтә дә югары! Табигате - челтерәп аккан чишмәләре, урман-кырлары, болыннары нинди гүзәл! Үзегез ясаган рәсемнәрне кабат күздән кичерегез әле. Искиткеч! Аны сакларга гына кирәк. Язын бар дөньяны хуш искә күмеп сиреньнәр, шомыртлар чәчәк ата. Ә нигә аларның ботагын өзәргә? Дәва максатыннан мәтрүшкәләр җыябыз. Нишләп әле тамырыннан йолкырга? Киләчәктә үсмәячәк бит. Элек бабаларыбыз: 'Үлән йолкысаң, кулың корыр! Һәр үсемлек аллага мәдхия әйтү өчен үсә. Гөнаһлы булма!'- дигәннәр. Нәтиҗә ясап шуны әйтәсе килә: 'Авыл яшьләрне тәрбияләрлек үрнәк булсын өчен, иң мөһиме - авыл халкы битарафлык чире белән авырмасын, ихлас күңелле, башка кешеләр язмышы өчен кайгыртучан булсын иде!' Шулар бергә рәттән авылыбызда матур йортлар калкып чыга, капка төпләрендә аллы- гөлле чәчәкләр үсә. Колхоз урамының иң төзек ихатасы- Сәйфетдинов Марсел, Заһитов Фаик, Сәйфетдинов Фәндәс,Галиуллин Шәүкәтләр , Нефт. Урамының иң матур ишегалды- Кашапов Фәнис, матур капка төбе- Биков Ринат, Иэ төзек йорт- Хәйруллин Илтөзәр ( все по цвету!)

Сезнең өчен, тик сезнең өчен генә җырлый Әхтәмова Илмира «Туган авылым минем» ля минор.

Уен»Балык тоту»

М.... Хәтерләүдән курыкма син!

Үткәннәрне онытма син!

Бел син ерак бабаларның

Ничек итеп көн иткәнен,

Ни иккәнен, ни чәчкәнен,

Нинди уйлар, нинди моңнар,

Безгә калдырып киткәнен.

Туган авылым.

Җир бизәге - туган авылым белән

Мактанырга минем хакым бар;

Үксез калгач, газап кичергәндә,

Кулын сузган изге халкым бар.

Бөтен уем, эшем сиңа, авылым,

Мин гомергә сиңа бурычлы;

Синең безне сөю кайнарлыгың

Эретерлек алмаз, корычны.

Сусап үләр идем, чишмәләрнең

Мин шифалы суын эчмәсәм,

Басуыңның иген исен сулап,

Икмәгеңне ашап үсмәсәм.

Тугачтын да күктән кояш нурың

Бишегемә көлеп караган;

Һаваң биргән күзгә зәңгәрлеген,

Җирең манган чәчне карага.

Назлы җилең үс дип иркәләгән,

Язың җәйгән яшел юрганын,

Төннәреңдә аең маяк булып

Юлларыма сипкән нурларын.

Мине кызың итеп үстердең син,

Анам кебек булдың ягымлы,

Саф күңелдән мең кат рәхмәт әйтәм

Хәтерлим дә бала чагымны. .

Балачак уеннарының берсе - «Ук белән җәядән ату»


З. Туган ягым,туган авылым,

Мин-синең газиз балаң.

Саф сулы чишмәләреңнән

Җаныма сихәт алам.

Сусавымны басар кебек

Туган як чишмәләре.

Җилләрнең дә иң назлысы

Шул яктан искәннәре.

Җилләр булып очып килим

Газиз туган ягыма,

Җәйләремә кайтыйм әле,

Кышларыма-языма.

Кадерледән дә кадерле

Туган үскән ил генә.

Чит - ят җирләр күп булса да,

Туган җирем бер генә.

Берәүләр шәһәрдә яшәсә,без исә,гаҗәеп гүзәл авыл табигатенең моңлы вә сихри бишегендә туып үскән табигать балалары,җир балалары"Шәһәрне макта,авылда тор",дигәннәр борынгылар һәм бер дә ялгышмаганнар.

Тукайча әйтсәк, Тау астына салынгандыр безнең авыл,

Бер чишмә бар,якын безнең авылга ул,

Авылыбызның ямен,суы тәмен беләм,

Шуңа күрә сөям җаным -тәнем белән.

Г.Тукай.

Чишмәләр тарихы турында сүз Сушилка чишмәсе, Яруш коесы, Салих чишмәсе, Тегермән буасы...


Җырлый Әхтәмов Айнур "Әйт авылым"

М..Туган җиркәй..Ни аһәңле,назлы исем!

Сизәм анда болыннарның татлы исен,

Ишетәм анда каеннарның серле шавын,

Тау астында серле чишмә чылтыравын.

Туган җиркәй...Бу исемдә язгы таңнар,

Бу исемдә җанга рәхәт татлы моң бар,

Бу исемдә бөтен гомерем,бәхетем минем,

Җырларымның саф чишмәсе - туган җирем.

Дип яза якташ шагыйрәбезРезеда Вәлиева.

Әйдәгез эле сүзне авылдашыбыз, урамыбызның иң яңа кешесе, шагыйребез Булат абый Әюповка бирик

Чыннан да.....

Кунакларыбыз килә тора, алар күчтәнәчләр белән киләләр. Рәхмәт барыгызга да!

Шушы матур шигы, сүзләрдән соң Б. Әюпов сүзләренә языылган җыр да тыңламый мөмкин түгел. Сезнең алды җырлый Рөстәм Хөсәинов " Мәлбагышым- Мәллә башым"

Уен ."Чума үрдәк, чума каз"

З. Авылым, сине карыйм тау башыннан

Изге авылым булган урыннан,

Кешеләрең синең ай-кояштай

Сиңа кайтам борма юлыңнан.

Күрәм яңа мәчет манарасын

Тыңлыйм аннан азан тавышын.

Горурланам авылым,синең белән

Шунда үтәм гомер агышын.

Сайрар кошлар кайта Кызылтауга

Мул уңышлар үсә кырында.

Язларын да авылым ак чәчәктә

Кушып җырлыйм шушы җырымда.

Көмеш ай да йолдызлары белән

Китми кебек безнең авылдан.

Кызылтауның изге кешеләре

Саклый сыман безне давылдан

Туган туфрак җылы-йомшак бит ул

Күк йөзе дә аның зәп-зәңгәр.

Яңгырлары,хәтта ак карлары да

Челтерәп аккан чишмә чын әгәр.

Суга таш сикертү уены

Җырлый Алия Загирова

З. Китсәм туган яктан,
Читтә бәхет тапмам -
Яшәрмен гел җанны телгәләп.
Җырлыйм туган якта,
Җырлыйм сезнең хакта,
Каеннарым белән бергәләп.

Бала дөньяга килә, беренче тапкыр туган нигезендә үзенең тавышын яңгырата. Бу вакытта әле ул бернәрсә аңламаса да, әни назын тоеп, ата-баба нигезендә яши башлый. Кызарып чыккан кояшка карап, күзләрен ача, өй түрендәге кошлар сайравына елаудан туктый; яңгыр яуганда, йөзенә сәерсенү билгеләре чыгара. Анасы да баласының көләч, шат йөзен күреп, бишек җырын көйли, кытыршы куллары белән баласын назлый, чын күңелдән изге теләкләр тели.
Мин дә кечкенәдән ук әни назын тоеп, аның сүзләренә колак салып үстем. Әнкәемнең: «Туган-үскән җиреңә мәрхәмәтле бул, аны булдыра алганча ярат. Ата-баба нигезен онытма!» дигән сүзләре хәтеремә бик тирәнтен уелып калганнар. Ничек соң инде шундый гүзәл табигатьле, газиз туган ягыңны яратмаска мөмкин!?
Мин авылда тудым. Сабый чагымда челтерәп аккан чишмә тавышын да, талларга кунып сайраган сандугач тавышын да ишеттем, йолдызлы күкне, тулган айны күреп сокландым. Безнең авылның табигате искиткеч матур. Мин, капка төбебезгә чыгу белән, үземне яшел хәтфә җәелгән җиргә баскан кебек хис итәм. Бәбкә үләннәре, вак ромашкалар, сары чәчәкләр үзләре үк мине бер сихри дөньяга алып кереп китәләр. Үзем яшел чирәмнән атлыйм, күзләрем тирә-якны күзәтә. Әнә якында гына бормаланып инеш ага. Җәй көннәрендә анда каз-үрдәк тавышлары ишетелә.
Инеш буенда өянкеләр үсә. Алар яз көне аксыл-яшел төскә керәләр, җәй башында яшел яфракларга төренеп, авылга ямь бирәләр, кичләрен кошларның матур тавышлары бөтен су буен җанландыра. Кичке сабантуй да инеш буенда уза. Яшьләрнең шат җырлары, уеннары белән су буе гөрләп тора.

Уен "Самокатта узышу "


М. Бормалы инешләр, карт өянкеләр...

Сезгә эндәшми, мин кемгә
Эндәшим, өянкеләр?
Җитте минем дә, сезнең күк,
Картайдым, дияр көннәр.
Кешенең гомере башланып киткән кебек үк, инешнең дә башлангычы бар. Бу - чишмәләр. Чишмә, тау астыннан көмеш күзе белән җирне тишеп, бик зур кыенлыклар белән саркып чыга, бөдрә дулкыннар ясап, әкрен генә ага. Аның көмеш сыман тамчылары кояш нурлары астында энҗе бөртекләре кебек җемелдиләр.
Чишмәләр... Кемнең генә күңеленә илһам салмый да, кемгә генә канат куеп, хыялларын үстерми икән соң алар

Минем дә бар үзем өчен
шундый як - Туган ягым:
Дога иңгән һәр төшеннән
чишмәләр чыга аның!
Ак каеннар азмы далаларда,
Япандагы олы юлларда...
Беркайда юк, ләкин сезнең сыман
Сагындырган каен, - беркайда! -

Җырлый Мөнәвир Хөсәинов " Гомерлеккә авыл дәвасы"

.З. Авылның матурлыгы, гүзәллеге турында ...

Ераклардан сагынып кайтам,
Туган авылым сине.
Киң кырларың, басуларың
Каршы ала мине.
Авылым урамнарында
Үсә матур таллар.
Берсеннән-берсе яктырак
Ата бездә таңнар.
Җәй көне урман кешеләрне үзенә тарта. Ял көннәрендә төркем-төркем дә, ялгыз да кешеләр урманга агылалар. Җәй уртасында урман аланнарында чалгы тавышлары ишетелә. Ә көз кешеләрне үзенең сап-сары чикләвекләре белән кинәндерә.

Кешеләр! Әйдәгез әле, табигатькә карата бераз мәрхәмәтлерәк булыйк! Аны саклап калу өчен бар көчебезне кызганмыйк! Табигать һәм бөтен галәм киңлеген саклап калу - безнең бурыч.
Туган ягымның гүзәл кешеләре, гыйбрәтле тарихы да бар. Нефт челәр Игенчеләр, терлекчеләр , укытучылар, лесниклар Һ. Б. династияләре яши бу урамнарда.
Туган ягым гүзәл дә, аның кешеләре дә минем күңелгә якын тоела, һәр кеше дә шулай уйлыйдыр. Туган як җырларга күчкән. Сезнең барыгызны да хөрмәтләп җырлый Илгизә апа Дәүләтшина.

М. Офык читләреннән әкрен генә,
Матур булып синдә таң ата.
Урамнардан узган көтүләрең
Хезмәт көнен синдә уята.
Иртүк торып, әгәр кырга чыксаң,
Ишетәсең тургай моңнарын.
Ишетәсең бодай, арышларның
Иртәнге саф җилдә шаулавын.
Әнә кара! Барлык игеннәр дә
Елмаялар кояш ягына.
Кем сокланмас шушы матурлыкка
Ия булган туган ягыма!

Әйдәгез әле, хөрмәтле урамдашлар, күршеләр, бергәләп җырлап алыйк! "Туган авылым урамы" ля минор

"Су буенда учак яна" ре диез


З. Киткән чакта тынып калды

Юл буенда тупыллар.

Ник чакыра яшь йөрәкне

Җилкендереп чит җирләр?

Якты йолдыз булып яна

Мәлбагыш күңелемдә.

Төшен юлга юрап мине

Көтәдер әнкәй көн дә.

Синдә генә чишмәләрнең

Көмеш икән сулары.

Уйларымда ничәнче кат

Урыйм инеш буйларын.

Зәңгәрләнә урманнарың

Офыкларга ямь биреп.

Йөрәгемнең иң түрендә

Кадерле изге җирем.

Кошларның да үз оясы

Кайталардыр ашкынып.

Сагындырдың, туган авылым,

Очып кайтам кош булып.

Бай тарихлы авыл диләр

Мәлбагышым турында.
Бабаларым иген иккән,
Печән чапкан болында.
Авылым даны җырга күчсен,
Еракларга таралсын.
-Без бит мәлбагышлылар ,-дип,
Горурланырлык булсын.

Өч мәчетле авыл булган,
Гөрләп торган базары.
Күрше авыл егетләрен
Гашыйк иткән кызлары.

Җырга-моңга һәвәс булган
Халкым элек-электән.
Оста биючеләр белән
Сәхнәләрдә дан тоткан.

Ә бүген кайбер гаиләләләрдә икеләтә бәйрәм. Ни өчен дисезме? Беренчедән, күп дуслар, туганнар, элккеге күршеләр кайтты. Икенчедән бүген Сәйфетдинов Фәндәс абый өчен тагын бер бәйрәм- сөекле хатыгы- Гөлҗәннәтнең туган көне- аңа бүген- 18! Котлыйбыз! Аның тәмле бәлешеннән дә авыз итәргә онытмагыз! Тагын бер Туган көнен билгеләп үтүчебез бар- ул Халиуллин Илгиз-аңа бүген 55 яш!

Сезнең хөрмәткә җырлый авылыбызның иң моңлы җырчысы Фәндәс Сәйфетдинов.

Уен. «Уклау тотыш.»

Йөзек салыш

Җырлый Мөсәвир Кәримов «Дусларымнан гына аерма» ре диез

Күмәк бию

"Дефеле " уены

М.. Әнием кебек якын күңелемә
Мәлбагышым- туган авылым.
Рухыма синнән көч алалсам,
Бәхеткәем таба алырмын.
Һәр балаңа яшәү көче өсти
Җилкәйләрең- назлы сулышың.
Авылымның данын киләчәккә
Илтер өчен минем тумышым.
Һәр балаңның күңелендә син
Мәллә буе- гүзәл инешең.
Кочагыңда үткән балачагым сагынып,
Талларыңа кайтып килешем.
Кеше булып, синдә канатланып,
Киң дөньяга очкан улларың.
Онытма, дип, туган нигезеңне.
Чакыралар урман-кырларың.
Бәкәй тавы, Таллы чишмәң,
Торна күле, Каранлык.
Тарихыңда калган бу эзләрнең
Һәммәсенә һәйкәл куярлык.
Сусыл тәмле җиләкләрең пешә
Кыяр тауның хәтфә битендә.
Җиләк тәме, туган якның яме
Ташкын кебек ургый хисемдә.

Җырлый Зөлфия Хәкимуллина «Авыл көйләре»

«Сәер хәлләр, мәзәк хәлләр» рубрикасын башлыйбыз. Микрофон алдында схз осталары Биков Ринат һәм Кәримов Мөсәвир

Чыннан да урам халкы бик мәзәк нәрсәләр эшли башлады бит әле, җәмәгат! Кемдер НЛО күрә, кемнеңдер кабагы сәер зур булып үсә, кемнеңдер сәләте ачыла. Менә шундый кешеләрнең берсе- кинәт кенә шигырь язу осталыгы ачылган Хәбибуллин Минзакирны чакырабыз. Аның матур эчтәлекле шигырьләрен сез дә тыңлап карагыз әле.

Җыр сәләте нәселеннән килә торгандыр бу егеткә.

Каршылагыз, җырлый Айнур Әхтәмов «Кышкы романс» фа диез

З. Туган авылым. Изге хатирәләр
Саклый күңел синең турында.
Мәңге яшә, авылым, Мәлбагышым,
Илһам биреп, килер буынга.
Яшьлегемне алып кочагыңа
Озатсаң да гүзәл авылым,
Тугаеңда яллар итә-итә,
Синең янга барып хәл җыям.
Моңнарыңа мине әсир итеп,
Җырлый-җырлый каршы аласың.
Күңелкәем тулы хис булса да,
Син дә аннан урын табасың.
Һич онытмыйм: чирәм-кәсләр кисеп,
Инешеңдәбуа буганым.
Ялан тәпи килеш чыклар ярып,
Су буенда казлар куганым.

Күз алдымда көтү кайткан чаклар,
Әнкәемнең маллар куганы.
Токмач өчен диеп, бодай алып,
Ярдан төшеп аны юганы.
Гаҗиз калып сихри назыңа
Йөрим тыңлап сулар агышын.
Күңелемнең нечкә кылларына
Азык итеп аның тавышын.
Килсә язлар сиңа, килә назлар,
Кошлар куна бөдрә талыңа.
Шул чагында анда ял итәргә
Бер кайтырмын әле яныңа.

Җырлый Мөнәвир Хөсәинов « Уйлар кайта авылыма»

М.Балачагым үткән назлы бишек

Моңлы да ул, иркә, ягымлы.

Еллар үткән саен горурланып,

Искә алам туган ягымны.

Мәлбагышта туып үскән егет

Су буйларын күпме урадым.

Саф һавалы урман-кырларында

Кәккүкләрдән гомер сорадым.

Җиләк җыйдым чокыр-тауларында,

Гөл-чәчкәдән үрдем тәкыя.

Саф күңелле халкым йөрәгенә

Тик яхшылык, изге җыр сыя.

Кошлар да бит үз оясын эзләп

Кире кайта очып, сагынып.

Туган авылым, мин дә сиңа кайтам,

Хисләремнән ташып, ашкынып.

Үземнең яшьлек елларымны бер искә төшереп, җыр җырлап үтим әле. "Берәү, икәү, өчәү, дүртәү" ля минор

"Капкалы "уены

З. Ык елгасы ярларыннан чыга

Ташу китә, ага сулары...

Еллар үткэн саен, сагындырып,

Искә төшә менә шулары.

Болыннарда яланаяк йөрдем,

Комлыгыңда күпме кызындым.

Синнән бары яхшылыклар гына

Күңеленә җыйган кызың мин.

Урман-кырың, болын-басуларың

Бары яхшылыкка этәрде.

Миңа биргән шәфкать орлыкларың

Гомеремә минем җитәрлек.

Синнән җыйган шушы орлыкларны

Мин ашыгам җиргә салырга.

Горурлыгы, лаек кызы булып,

Авылымда язсын калырга.










© 2010-2022