Сочинение о маме на конкурс

Предлагаю вашему вниманию вариант сочинения 8-классника о матери на татарском языке на конкурс. Называется "Заботливая мама". Кайгыртучан әни Яратам мин сине, әнием, Башыңа ак карлар кунса да, Битеңдә җыерчык булса да, ...
Раздел Другое
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Кайгыртучан әни

"Яратам мин сине, әнием,

Башыңа ак карлар кунса да,

Битеңдә җыерчык булса да,

Минем якын кешем бары син!"

Л. Аланлы.

Минем сезгә үземнең сөекле әнием турында сөйлисем килә.

Әнием Марина исемле. Тумышы белән Сахалин якларыннан. 22 ел элек Ерак Көнчыгыштан гүзәл Татарстаныбызга әти белән күченеп кайтканнар. Әнием 4 балага гомер биргән! Олы абыем Сергей Мәскәү шәһәрендә И. М. Губкин исемендәге РДУ да югары белем алып, "Везерфорд" америка фирмасында инженер булып эшли. Тиздән Американың үзенә стажировка үтәргә китәчәк. Апам Юлия дә шулай ук Мәскәүдә хисапчы һөнәренә укып, башкалада урнашты. Энем Георгий әле кечкенә: балалар бакчасына йөри. Икенче елга мәктәпкә укырга керәчәк, Алла боерса. Мин әлегә мәктәптә генә укысам да, алдагы тормышыма планнарым зур. Шуңа "5"ле билгеләренә генә укыйм. Ни өчен боларны яза бу дип, аптырамагыз: минем сезгә үзебезнең уңышларыбыз турында сөйлисем килә. Чөнки безнең уңыш-казанышларыбыз - нәкъ менә әниебез тырышлыгы, әниебез тәрбиясе "җимеш"ләре.

Тегүче һөнәренә укыган булса да, авылда иң авыр эшләрнең берсен үти - күмәк хуҗалыкта сыер савучы булып эшли. Алай да җылы оек, бияләйләр, матур кофталар бәйләргә, модалы күлмәкләр тегәргә вакытын жәлләми, чөнки кул эшен ярата. Ул өйдә дә күп эшләр башкара: авыз сулары килерлек итеп ашарга әзерли, чиста итеп кер юа, өй җыештыра, киемнәр үтүкли, бакчада бәрәңге үстерә... 44 яшь дип тормый, кызлар кебек йөгерә. Авыл хатын - кызының тормышы авыр, чөнки эше күп. Шуңа мин аңа, йортта калган иң зур малай буларак, көчемнән килгәнчә ярдәм итәргә тырышам: мал - туар карашам, кош - кортлар ашатам, җәй көннәрендә бакчада чүп утыйм, печән алып кайтам, су сибәм.

Хуҗабикә вазыйфаларыннан тыш, әни үз балаларын яратырга һәм кайгыртырга да өлгерә. "Минем төп бурычым - сезне тәрбияләү",- ди ул. Әни минем укуым белән кызыксынып, гел тикшереп кенә тора. Мин аның йөзенә кызыллык китермәс өчен, яхшы укырга тырышам.

Минем әнием беренче карашка кырыс табигатьле булып күренсә дә, чынлыкта исә эчкерсез, ягымлы, нәзакәтле, төпле акыллы, шат күңелле, кайгыртучан, җор телле, өстәвенә гүзәл дә. Ярдәм сорап, киңәш сорап килгән кешеләрне ярдәмсез җибәргәне юк. Әнием минем өчен ул - әниләр идеалы!

Әниемнең күптәнге хыялы бар - ул туган якларын бер тапкыр булса да күреп кайту. Үскәч, әнинең хыялын тормышка ашырасым килә. Сахалин якларында йорт сатып алып, шунда әниемне ял итәргә алып барырга телим. Мин аны бәхетле итеп күрер өчен кулымнан килгәннәрнең барысын да эшләргә тырышачакмын. Чөнки мин әниемне яратам!

Зайцев Александр Владимир улы,

8 нче сыйныф укучысы.



© 2010-2022