Дәрес эшкәртмәсе. Аергыч һәм аның белдерелүе

Раздел Другое
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Тема: Аергыч һәм аның белдерелүе.

Максат: аергычлар һәм аларның белдерелүен аңлату, укучыларның сөйләм телен үстерү, туган якның күренекле шәхесләре белән горурлану хисе тәрбияләү.

Җиһазлау: дәреслекләр, "Җөмләнең иярчен кисәкләре" таблицасы; якташларыбыз әсәрләреннән китерелгән өзекләр; чигелгән сөлге, тест сораулары, карточкалар.

Дәрес барышы


I. Оештыру эшләре.

- Укучыларның белемен актуальләштерү.

- Тест сорауларына җавап алу.

1.Тәмамланган интонация белән әйтелеп, уй-фикерне хәбәр итә торган сүз яки сүзләр тезмәсе:

А) сүзтезмә;

Б) җөмлә;

В) тезмә сүз.

2. Үзара бәйләнешкә кереп, аерым бер төшенчәгә төгәллек бирә торган ике яки берничә сүздән торган төзелмә:

А) сүзтезмә;

Б) җөмлә;

В) тезмә сүз.

3. Кушыл син дә, җырлыйк бергә,

Яңа матур җыр тулсын.

Бу - нинди җөмлә?

А) сорау җөмлә;

Б) боерык җөмлә;

В) хикәя җөмлә.

4. Җөмләдә бер-берсенә буйсынып килгән сүзләр арасында бәйләнеш төре.

А) тезүле;

Б) ияртүле.

5. Җөмләдә баш килештәге исем яки зат алмашлыгы белән белдерелгән җөмлә кисәге:

А) хәбәр;

Б) ия.

Нәтиҗә ясау, билге кую.

"Җөмләнең баш кисәкләре" таблицасын файдаланып кабатлау.

- Нинди сүзләр җөмлә кисәкләре дип атала?

- Җөмләдә мөстәкыйль мәгънә белдереп һәм аерым сорауга җавап бирә торган сүз җөмлә кисәге дип атала.

- Нинди кисәкләр баш кисәкләр дип атала?

- Ия, хәбәр.

- Нинди җөмлә кисәге ия була?

- Баш килештә килеп, җөмләдә башка сүзләргә буйсынмыйча, кем? нәрсә? Соравына җавап бирә торган җөмлә кисәге ия дип атала. (мисаллар китерә)

- Ия турында нәрсәдер хәбәр итә торган җөмләнең баш кисәге хәбәр дип атала. Хәбәр гади һәм кушма була. (мисаллар китерелә)

- Ия белән хәбәр арасында кайсы очракта сызык куела?

- Җөмләнең хәбәре исем, исем фигыль, сан һәм исем урынында килгән башка сүз төркемнәре белән белдерелгәндә, ия белән хәбәр арасында сызык куела. (мисаллар китерелә)

- Укучылар, җөмләдә сүзләрнең бер-берсенә бәйләнүе ни өчен кирәк?

- Сөйләм барлыкка килү өчен, җөмләләр төзү өчен, фикер төгәл, аңлаешлы булсын өчен.

- Искә төшереп үтик: җөмләнең нинди кисәкләре иярчен кисәкләр дип атала?

- Баш кисәкләрне ачыклап, аңа ияреп килә торган кисәкләр иярчен кисәк дип атала.

Җөмлә кисәкләре язылган таблица белән эш. Иярчен кисәкләрне табу.

II. Яңа теманы аңлату.

1. 62 нче күнегү. Басма хәрефләр белән бирелгән сүзләрнең җөмләдә кайсы кисәк булуын ачыклау; нинди сорауга җавап бирәләр, нинди сүз төркемен ачыклыйлар?

(Алар нинди? кайсы? кемнең? нәрсәнең? сорауларына җавап бирәләр, исемне ачыклыйлар.)

2. Татарстанда туып үскән шагыйрьләр һәм язучыларыбыз иҗатыннан алынган җөмләләрне тикшерү, исемнәрне ачыклаган җөмлә кисәкләрен табу.

Әти, яшькелт-зәңгәр күзләрен кыса төшеп, тавышсыз гына көлә. (Г.Бәширов.)

Кайнар коймагым өстәл өстендә. (Т. Миңнуллин.)

Ул зур күзләрен тутырып миңа карады, таныды, дымлы борын тишекләрен кыймылдатып куйды, нәзек тавыш белән ыңгырашып сәлам бирде. (А. Гыйләҗев.)

Нәтиҗә ясау.

- Нинди җөмлә кисәге аергыч дип атала?

(Җөмләдә исемне ачыклап, нинди? кайсы? Соравына җавап бирә торган җөмлә кисәге аергыч дип атала.)

Аергыч ачыклап килгән исем аныкламыш була.

3. Язма эш. Физкультминут.

63 нче күнегү.

Бирем.

Аергычның астына сызарга һәм сүз төркемнәрен билгеләргә.

(Аергыч, сыйфат, сан, рәвеш, фигыль, алмашлык, ягъни барлык мөстәкыйль сүз төркемнәре белән белдерелә.)

Тактада бирелгән сүзләрне парлап язарга.

Дәрес эшкәртмәсе. Аергыч һәм аның белдерелүезәңгәр яулыгы

Дәрес эшкәртмәсе. Аергыч һәм аның белдерелүеҗиденче чәчәк

Дәрес эшкәртмәсе. Аергыч һәм аның белдерелүекүп хезмәт кую

Дәрес эшкәртмәсе. Аергыч һәм аның белдерелүеәниемнең тизлеге

Дәрес эшкәртмәсе. Аергыч һәм аның белдерелүеДәрес эшкәртмәсе. Аергыч һәм аның белдерелүекилгән шкафы

йөзү кунак

Дәрес эшкәртмәсе. Аергыч һәм аның белдерелүекием сыйныф

4. Тактада язылган җөмләләрне бергәләп тикшерү.

Без "Яшел Үзән" газетасын яратып укыйбыз.

Шагыйрь Г. Тукай - безнең горурлыгыбыз.

Васильево бистәсе Идел елгасы янына урнашкан.

5. Аергычларны табу. Нәтиҗә ясау.

Газета-журнал, аерым һөнәр, авыл, елга, күл, район исемнәре, илләрнең тулы исеме аергыч була. Аергыч, рус теленнән үзгә буларак, һәрвакытта да аерылмыштан алда килә. Аерымланган очракта гына аерылмыштвн артта килергә мөмкин.

6. 64 нче күнегүне күчереп язу. Аергыч астына сызу һәм өстенә сүз төркемнәрен билгеләү.

7. Карточкалар белән эш. Рәсемнәр буенча аергычлар кергән җөмләләр төзү.

Физкультминут.

III. Яңа теманы ныгыту.

1. Иҗади эш.

"Җәй" (1 нче рәт), "Карлыган тәлгәшләре" (2 нче рәт), "Чигелгән сөлге" (3 нче рәт) темаларына кыска сочинение язу.

2. Иҗади эшкә анализ, бәяләү.

3. Аергычның җөмләдәге әһәмиятен ачыклау. Җөмләдә аергычларны куллану ни өчен кирәк?

- Аергычлар җөмләне матурлыйлар, сүзләрне төрле яклап ачыклыйлар. Әдәби әсәрләрдә алар бик еш кулланыла. Мәсәлән, шаян җил, ярсу елга. Мондый аергычларны сурәтләү чарасы буларак ничек атыйлар?

- Эпитет.

- Әйе, без Татарстанда туып үскән якташларыбыз әсәрләреннән алынган мисалларда да аергычларны күп очраттык. Димәк, алар кешенең күңел кылларын тибрәндерерлек әсәрләр иҗат иткәннәр.

IV. Дәресне йомгаклау.

- Укучылар, без бүген нинди җөмлә кисәге турында сөйләштек?

- Аергыч һәм аның белдерелүе.

- Нинди җөмлә кисәге аергыч дип атала?

(Укучыларның җаваплары тыңлана.)

Өй эше: кагыйдә, әниегезнең портретын тасвирлап, аергычлар кертеп язарга.

Билгеләр кую.




© 2010-2022