Хәсән Туфанның тоткынлык чоры иҗаты

Бүгенге дәрестә без Х. Туфанның сәяси гаепләнеп, әдәби процесстан  көчләп читләштерелгән  чоры, ягъни тоткынлыктагы чоры иҗаты белән танышырбыз, бу чорда иҗат  ителгән шигырьләренең  үзенчәлекле якларын ачыкларбыз.                   Яралар авыр минем,                    Иңемдә - канлы кием...- дип яза  Х.Туфан бу елларда.          30 нчы елларда ил өстенә  дәһшәт килә - шәхес культы еллары  башлана.  Х. Туфан да шәхес культының бөтен дәһшәтен үз иңендә  татыган кеше. Нахакка ягылган гаеп аны 16 ...
Раздел Другое
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Тема. Хәсән Туфанның тоткынлык чоры иҗаты.

Максат.

1. Х. Туфанның фаҗигале язмышы, тоткынлык чоры иҗаты белән таныштыру; бу чорда иҗат ителгән шигырьләрнең үзенчәлекле якларын ачыклау.

2. Укучыларның фикерләү сәләтен, сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү һәм иҗади активлыкларын арттыру.

3. Х.Туфан үрнәгендә тормышка, халыкка, туган җиргә мәхәббәт; ихтыяр көче, түземлелек, гомумкешелеклелек сыйфатлары тәрбияләү.

Җиһазлау. Х. Туфанның портреты, әсәрләреннән төзелгән китап күргәзмәсе, магнитофон, мультимедиа проекторы булган компьютер, презентация.

Материал.

11нче сыйныф өчен дәреслек, әдәбияттан хрестоматия, Казан "Мәгариф" нәшрияты, 2005.

М.Гайнетдинов. "Давылларда, җилләрдә", Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1989.

"Ак чәчәк атар идем" ", Х Туфан турында истәлекләр, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1989.

Р.Мостафин. "Репрессияләнгән татар әдипләре", Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2009.

Х.Туфан "Сайланма әсәрләр" , ТаРИХ- 2004.

Дәрес барышы.

I. Оештыру.

Балаларны психологик әзерләү, укуга омтылыш тудыру.

Укытучы. Укучылар, узган дәрестә без Х.Туфанның биографиясе белән таныштык һәм иҗатының башлангыч чорын өйрәндек. Ә хәзер үткән дәрестә өйрәнгәннәрне искә төшереп үтик.

II. Актуальләштерү.

1. Х.Туфанның биографиясен тест ярдәмендә искә төшереп үтү.

1). Х Туфан кайчан һәм кайда туган?

а) 1910нчы елда Сарман районында;

б) 1900нче елда Аксубай районында;

в) 1901 нче елда Әгерҗе районында.

2). Х.Туфан кайда белем ала?

а) Уфада "Галия" мәдрәсәсендә;

б) Уфада "Хәсәния" мәдрәсәсендә;

в) Казанда "Мөхәммәдия" мәдрәсәсендә.

3).Шигырьләренең матбугатта басыла башлаган елы?

а) 1922;

б) 1924;

в) 1927.

4).Беренче хезмәт юлын кайда башлый ?

а) Кармәттә;

б) Казанда;

в) Уралда.

5).Шагыйрьнең үз тормыш тәҗрибәсенә таянып язылган поэмасы?

а) "Башлана башлады";

б) "Ике чор арасында";

в) "Бибиевлар".

6). Х.Туфан кайсы елны кулга алына ?

а) 1937;

б) 1939 ;

в) 1940.

Җаваплар экранда күрсәтелә, укучылар үз җавапларын тикшереп билге куялар.

1) -б; 2)- а; 3)-б; 4)- в; 5)-а; 6)-в.

2. Х.Туфанның әдәбиятка килү юлының төп чыганакларын күрсәтергә?

3. Х. Туфанның иҗаты нинди чорларга бүлеп өйрәнелә?

Слайдта дөрес җавап бирелә.

1) 20-30 нчы еллар ( 1924-1940) - күренекле татар совет шагыйре булып танылган чоры.

2) 40-50 нче еллар ( 1940-1956) - сәяси гаепләнеп, әдәби процесстан көчләп читләштерелгән чоры.

3) 60-70 нче еллар (1956-1981) - сәяси тоткынлыктан котылып, иҗатын тулы хокуклы шагыйрь булып дәвам иткән чоры.

III. Яңа белем һәм төшенчәләр формалаштыру.

1.Укытучының кереш сүзе.

Бүгенге дәрестә без Х. Туфанның сәяси гаепләнеп, әдәби процесстан көчләп читләштерелгән чоры, ягъни тоткынлыктагы чоры иҗаты белән танышырбыз, бу чорда иҗат ителгән шигырьләренең үзенчәлекле якларын ачыкларбыз.

Яралар авыр минем,

Иңемдә - канлы кием...- дип яза Х.Туфан бу елларда.

30 нчы елларда ил өстенә дәһшәт килә - шәхес культы еллары башлана. Х. Туфан да шәхес культының бөтен дәһшәтен үз иңендә татыган кеше. Нахакка ягылган гаеп аны 16 елга ирегеннән мәхрүм итә. Әдәби процесстан көчләп читләштерелгән шагыйрьне хакимият бөтенләе белән әдәбиятның үзеннән аерырга тырыша. Исеме дәреслекләрдән сызыла, китаплары яндырыла. Төрмәләрдә иҗат эше катгый тыела. Шундый хәрәкәтләргә карамастан, ул шигырьләр язуын дәвам итә. Сакчылардан яшеренеп, юка папирос кәгазьләренә күңелендәге уй-хисләрен терки, аларны сохари кисәкләре эченә яшереп саклый. Байтак әсәрләре юкка чыгарыла. Тоткынлыкта язган шигырьләрен ул сәяси аклангач кына матбугатка чыгара алды.

2. Р.Мостафинның "Иң авыр минутларда"дигән истәлек язмасы буенча алдан әзерләнеп килгән укучыларның чыгышлары тыңлана. Х.Туфанның фаҗигале язмышы белән танышу.

1 нче укучы. Кулга алыну

Х. Туфанны 1940 нчы елның 18 нче ноябрендә кулга алалар һәм Черек күл бинасының өченче катындагы ялгыз камерага ябалар. Беренче атналарда аны беркая да чакырмыйлар,сорау да алмыйлар. Ялгызлык никадәр авыр булмасын, чын авырлыклар алда икән әле. Ниһаять,аны сорау алырга чакыралар. Ул, контрреволюцион оешма төзеп, чит ил разведкалары белән элемтәгә кереп Совет властен таркатуда гаепләнә икән. Х Туфанга гаебен танып,кул куярга кушалар. Тик ул моны кире кага.

2 нче укучы. Корыч ихтыяр.

Х.Туфан өчен газаплы көннәр башлана: көне -төне сорау алулар, йокларга ирек бирмәү.Ул көннән -көн хәлсезләнә, сөяккә генә кала, аякларын көчкә сөйрәп йөри башлый. Гөрселдәп авып төшкәнче, аягүрә тоталар. Кинәт кенә барысы да тынып кала. Бераздан ул сугыш башланганын белеп ала. Ул фронтка җибәрүләрен сорап, берничә тапкыр гариза яза.

3 нче укучы. Хөкем.

1942 нче елның 7 нче мартында суд була. Суд аны атып үтерергә хөкем итә. Мәсхәрәле һәм хурлыклы үлемен көтеп утырганда да,ул иҗат эшеннән туктамый. Ниһаять, үлем карарын унъеллык төрмә белән алыштыралар. Иң авыр эшкә - урман кисәргә билгелиләр. Х.Туфан ничек кенә тырышып караса да, нормасын үти алмый. Ачлыктан аяк-куллары шешенә, бөтенләй хәлсезләнә, яшәү ямен югалта.

4 нче укучы. Мәңгелек сөрген.

Х.Туфан колониядә үз срогын тулысынча тутыра. Физик яктан да, рухи яктан да бик нык арый. Түземсезлек белән иреккә чыгу көннәрен көтә. Әмма бер сүз дә аңлатып тормыйча, Себергә мәңгелек сөргенгә җибәрәләр.Аңа Новосибирск өлкәсенең Устарка районында Покровка дигән рус авылында көн күрергә рөхсәт ителә. Биредә ул совхозда көтүче булып эшли, мал карый, кешеләргә сәгать төзәтә. Тора-бара җир казып, үз куышын корып җибәрә.

5 нче укучы. Иреккә чыгу.

Х. Туфанның тоткынлык дәвере 16 елга сузыла. Сталин үлеп, аның сәясәтендәге җитди хаталары ачылганнан соң гына, шагыйрьгә иреккә чыгарга мөмкинлек туа. 1956 нчы елның җәендә ул Казанга кайта. Ул өенә кайтканда, аның улы да, хатыны да үлгән була инде, тик кызы гына һәм язучы дуслары гына каршы ала.

Укытучы. Тормышны тирән ярату, иленә һәм халкына булган тирән ышанычы, җан дусты булган поэзиясеннән аерылмавы, эзсез югалган гаепсез тоткыннарның җан авазларын башкаларга да ишеттерегә теләве аның гомерен һәм шигырьләрен могҗиза белән саклап кала.

Төрмәнең тимер челтәрләрен үтеп чыккан шигырьләре поэзиябездә яңа бер дөнья ачты. Х. Туфанда татар халкының вөҗданы, татар шагыйренең намусы, татар шигыренең көче сыналды.

Үзенең тоткынлыктагы гомер юлын, иҗатын йомгаклау рәвешендә ул иленә түбәндәгечә мөрәҗәгать итте:

Һәр эшне мин

Башкардым тик бары

Синең өчен кирәккә күрә.

Кирәк төштә утка-суга кердем,

Бата- чума һәм яна-көя.

3. Бу чорда иҗат ителгән шигырьләргә күзәтү ясау һәм аларның тематикасын билгеләү, үзенчәлекләрен ачыклау.

1."Каеннар сары иде" дигән шигырьдән алынган өзектә сүз нәрсә турында бара? Шигырь нинди үзенчәлеккә ия?

1). Исән-сау диләр әтисен, Синең дә бардыр, күрәсең,

Сугышта йөри диләр... Әрнүләр,жәлләүләрең:

Аңардан никтер сабыйга Яшьләре юа лабаса

Сәлам-хат китермиләр. Күзеңнең зәңгәрләрен...

Җавап: Шагыйрь атаның баласы хакында борчылуларын сурәтли,нәни кызын күз алдына китерә. Кайгының нинди сүз икәнен дә белмәгән сабый бала моң, сагыш хөкеменә ташланган. Тормыш шартлары да кырыс: сугыш чоры, салкын көз, якмаган өй. Сабыйның йөзләре сарылануы,күзенең зәңгәрлеген күз яшьләренең юуы шул чорның ул вакытта әйтергә ярамаган олы фаҗигасе, халыкның йөрәк ярасы булып ачыла.

2)."Хәят" шигыренә нинди мәгънә салынган? Шагыйрь нинди алым кулланып язган?

б).Син китәсең, Хәят, еракка,

Мин дә,мин дә бөтен көчемне

Шушы юлга бирдем түгелме?!

Бер искә ал,уйла шул хакта,

Бу көннәрдән ерак-еракта.

Җавап: Хәят сүзе яшәеш,тормыш дигәнне аңлата. Татар халкында хатын-кыз исеме буларак киң таралган.Укучы аны текстта Хәят исемле хатын-кыз белән аерылуы уңаеннан иҗат ителгән дип кабул итә. Бу шигырьдә аның мәгънәсе башкачарак ачыла. Үлем көтеп утыручы шагыйрьнең газаплы уйлары,тормыш белшн саубуллашуы икән бу. Шагыйрь бу шигырендә әйтергә теләгән фикерен ишарәләп, яшереп, ягъни эзоп теле алымын кулланып язган.

3)."Илдә ниләр бар икән?" шигырендә авторның нинди хисләре бирелә? Уйлыйдыр ул:"Сау микән?

Эче тулы зар микән?

Хәсрәтләрен таратырга

Тәмәкесе бар микән?

Исән микән,сау микән?"

Җавап: Бу шигырь хатын-кызларның моң-сагышларын, көтү-юксынуларын күз алдына китереп, уйлану рәвешендә язылган, шагыйрьнең хатынына багышлап язылган шигырьләр циклын башлап җибәргән әсәр.

(Х.Туфанның хатыны актриса Луиза Салиаскарова турында мәгълүмат бирелә, слайдта фотосы күрсәтелә).

Ире кулга алынгач, Луиза эштән куыла. Ул төрмәдәге иренә ярдәм итәр өчен, балаларын яшәтер өчен госпитальгә барып, донор булып канын тапшырып торырга мәҗбүр була. Шул акчаларга, сохарилар әзерләп , иренә посылкалар җибәрә.

4). "Иртәләр җитте исә" шигырендә Х. Туфан шигырь төзелешенең нинди яңа үзенчәлекле алымнарын ача?

Иртәләр җитте исә,

Аклысын кия ярың:

Юлларда кхзе аның...

Ә юлда - җилләр исә,

Иртәләр җитте исә...

Җавап: Бу шигырь символик сурәтләре һәм лирик эчтәлеге ягыннан аерылып тора. Әлеге шигырь строфа өлгесе ягыннан да татар поэзиясе өчен яңалык ачты. Шагыйрь кичерешләрнең эченәрәк керү өчен, беренче строфаның икенче юлын яңа строфаның беренче юлы итеп ала, аны да алка итеп, бишенче юл итеп кабатлый. Өченче строфаны бернче строфаның өченче юлыннан башлый да бишенче юлында кабатлап куя. Строфаның шушындый яңа өлгесе хис-тойгылрның төгәл һәм нәфис дулкыннарын,кичереш мизгелләрен тудырырга ярдәм итә.

4. Х.Туфанның бу чорда иҗат иткән шигырьләрендә төп урынны нинди темалар алып торган? Бергәләп нәтиҗә ясау.

(Темалар слайдта күрсәтелә)

1. Сугыш лирикасы, сугыш чоры халык героикасының үзенчәлекле чагылышы ( "Каеннар сары иде", "Сугыш килеп китте бу җиргә","Хәят", "Бу соңгы таңы аның" һ. б.)

2. Хатын-кызларның моң-сагышлары, көтү-юксынулары, мәхәббәт лирикасы ( "Илдә ниләр бар икән?", "Син дә көттеңме?", "Сиңа","Тургай нигә эндәшми?","Ромашкалар" һ.б.)

3. Тормышка , бәхеткә ышаныч ("Гөлләр инде яфрак яралар", "Вәссәлам","Нишләтик сине йөрәк?" һ.б.)

4. Тарихи үткәннәр турында уйлану ("Халыклар капкасы янында", "Каплан-кырда", "Кәрван" һ. б.)

5. Тормыш матурлыгы, яшәү яме ("Ай чыга Арча кырыннан", "Кояшлы" һ. б.)

6. Туган җирне сагыну ("Агыла да болыт агыла","Тынма, давыл" һ. б.)

5. Х. Туфанның тоткынлык чорында иҗат иткән шигырьләренең үзенчәлекләрен ачыклау, дәфтәрләргә язу. (Слайдта күрсәтелә)

1. Шигырьләрне артык бизәкләүдән саклау.

2. Эзоп теле (теләгән фикерне яшереп, ишарәләп язу) алымын куллану.

3. Табигать күренешләрен күчерелмә мәгънәдә куллану.

4. Шигырь төзелешендә рифмалашуның һәм строфалар төзүнең яңа өлгеләрен табу.

IV. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

1. Хрестоматиядә бирелгән шигырьләрне сәнгатьле итеп уку, аларга анализ ясау.

Шигырьләр аерым төркемнәргә бүлеп бирелә. Һәр төркем шигырьнең темасын ачыклый, үзенчәлекләрен билгели.

1). "Гөлләр инде яфрак яралар"

2). "Каян алдың?"

3). "Агыла да болыт агыла"

4). "Сөйли торган материя"

5). "Сүз кушасы иде талларга"

V. Өй эше.

1. Х Туфанның бу чорда иҗат иткән бер шигырен ятларга.

2. Х. Туфанның тоткынлык чоры иҗаты турында реферат язарга.

VI. Йомгаклау.

Укучыларның белемнәрен бәяләү, билгеләр кую.



© 2010-2022