Көзне хөкем итү (әдәби-музыкаль күренеш)

Раздел Другое
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Көзне хөкем итү

(әдәби-музыкаль күренеш)

А.Б. Исәнмесез, кадерле дуслар! Рөхсәт итегез безнең традицион Көзге бал бәйрәмен башлап җибәрергә.

Җыештыручы (себереп йөри, җыештыра) Тышкы аяк киемнәре белән йөреп бар җирне таптап бетергәннәр, ә миңа, как всегда, убирай!

А.Б. Гафу итегез.

Җыештыручы (кулы белән ишеккә төртеп күрсәтә)Так, залны бушатыгыз! Хәзер монда утырыш булачак.

А.Б. Нинди утырыш?

Җыештыручы. Нинди, нинди? Суд утырышы. Көзне хөкем итәләр. Бөтен дөньяны пычракка батырып бетерде бит.

А.Б. Ярар, карап карыйк әле, нинди суд икән ул? (иңнәрен сикертеп) Нинди Көзне хөкем итәләр икән?

Суд залы күренеше

Сәркатип. Барагызның да басуы сорала, суд килә!

Судья. Көз моңсулык, күңелсезлек, суык, пычрак, яңгыр һәм, бигрәк тә, йогышлы авырулар ОРЗ һәм грипп таратуда гаепләнә! Бүгенге судта көзнең эше каралачак. Сүз прокурорга бирелә.

Прокурор. 31 август төненнән 1 нче сентябрьгә җәйдән көзгә күчү булды. Гаепләнүче беркемне кисәтмичә, тыныч кына безнең авылга бәреп керә һәм үзе белән явым-төшемле һава, ягъни бозык һава, суык, саз һәм төрле йогышлы авырулар алып килә. Моннан тыш, укучыларның көндәлекләрендә "2"леләр күзәтелә башлады.

Судья. Гаепләнүче, сезгә бу аңашыламы? Сез үзегезне гаепле саныйсызмы?

Көз (басып) Юк, Ваша честь, мин гаепле түгел!

Судья. Яхшы. Бу гаепләү буенча яклаучылар үз фикерен әйтергә тели, шуларны тыңлап үтик.

Адвокат. Ваша честь, яклаучылар үз фикерләрен суд барышында әйтерләр.

Судья. Ярар, яхшы, шаһитләрне тыңлыйк.

Дворник (көзгә). Египетская сила! Әһә! Эләктеңме? Кара әле син нинди пычрак, баткак алып килдең. Бөтен дөньяга яфрак тараттың. Чокырланып беткән юлларга пычрак су җыелган. Бу нәрсә инде, ә?

Песня "Лужи"

Дворник. Мин синең аркаңда 2 ай премиясез калдым бит инде.(Куркыныч кыяфәт белән көз каршына килә)

Адвокат(дворникка кул болгап). Минем подзащитныйга басым ясамагыз, зинһар! Протестую!

Прокурор. Кыйна әйдә! (бокс уйный)

Судья чүкеч белән суга. Суд залында тәртип! Шаһит, үз урыныгызга килегез!

Дворник. Әй, ярар инде, Ваше высочество! Мин бары тик аны календарьдан сызып ташларга кирәк дип уйлыйм. Беркемгә дә кирәк түгел ул. Минем хатын да шулай ди, дөрес бит, Михайловна?

Җыештыручы. Әйе, әйе, сызып ташларга аны, сызып ташларга. Кешеләр тыштан пычрак ташый, ә миңа убирай!!!

Ад. Протестую, Ваше честь! Минем гаепләнүчемнең гаебе исбатланмаган әле!

Судья чүкеч белән суга. Тынычлык! Гражданка, үз урыныгызга утырыгыз әле! Икенче шаһитне чакырыгыз.

Ике кыз керә.

Судья. Нәрсә инде бу тагын? Ни өчен икәү?

Иптәш кыз. Катя сөйләшә алмый. Аның тавышы юк.

Катя борынын тартып куя.

Иптәш кыз. Менә күрәсезме?

Судья. Әйдә, ярар, бу эш буенча сез нәрсә әйтә аласыз?

Иптәш кыз. Да ну, бу көзне, бик кирәк ди. Чиста юбка киеп кенә куясың, машина үтеп китә дә карарлык җире калмый. Шпилька үкчәгә яфрак иярә. Мәктәпкә барып җиткәнче гербарий җыярга була. Аннан борынга томау төшә.

Катя үз иптәшенә төчкерә.

Иптәш кыз (сөртенеп). Менә күрәсезме? Бу ужас. Календарьдан сызып ташласак яхшырак булыр, әйе, яхшырак.

Катя. Ага (төчкерә)

Иптәш кыз. Менә күрәсезме?

Пр. Әйдә, җентекләп сөйләгез әле, зинһар! Мәктәпкә барганда сезнең белән ни булды?

Иптәш кыз. Ну, короче. Без Катя белән өр яңа юбкалар киеп куйдык. Катяныкы алсу төстә, монда төймәләре бар, артта разрез, поясы да бар... Ә минеке ак, һәм монда кружочек, кружочек, кружочек, кружочек...

Судья. Шаһит! Эшкә якынрак килегез!

Иптәш кыз. Ну, мин дә әйтәм инде. Барабыз шулай Катя белән мәктәпкә. Бервакыт бер гончик килеп чыкты да җыелып торган пычрак су белән баштан аякка кадәр коендырып та китте. Шуннан Катяның борыны тыгылды, ә мин юбкамны юып та агарта алмадым. Моның өчен миңа кем җавап бирә инде?

Ад. Протест! Без монда конкрет эш карыйбыз. Бу вакытта машинаның руль артында минем подзащитный утырмаган бит!

Судья. Протест кабул ителә. Шаһиткә тагын сорауларыгыз бармы?

Катя каты итеп борынын сеңгерә.

Пр. Һәм. Ад. Юк.

Судья. Суд утырышында тәнәфес игълан ителә. Бу шаһитләрдән минем башым ярыла язды, ял кирәк.

КОНКУРС

Судья. Көзне гаепләү буенча суд утырышы дәвам итә. Хәзер гаепләнүченең үзеннән сорау алабыз. Гаепләнүче, басыгыз!

Ад. Юлларда җыелган пычрак суларны сез ничек аңлатырсыз?

Көз. Ул безнең авылда гына түгел, бөтен рәсәйдә шулай. Нигә аның өчен мин җавап бирергә тиеш соң?

Пр.(калтыранып). Ә пычракны нәрсә белән аңлатырсыз, каян килә ул?

Көз. Пычрак бу вакытта - гадәти күренеш. Көз җитте бит. Кемнәргәдер, между прочим, шпилька урынына резин итекләр кисә дә комачауламас иде.

Гомумән, азрак пычранырга кирәк.

Пр. Ә көндәлектәге "2" леләр турында нәрсә әйтерсез?

Көз. Монда да минем гаебем юк. Укырга кирәкме балаларга? Кирәк. Көндәлекләрдә "2"леләр булмасын дисәләр, укысыннар.

Ад. Ваша честь, балаларның көндәлекләрендә "2"ле булу - булмауларын исбатларга мөмкинме?

Судья. Рөхсәт.

ВИКТОРИНА.

Пр. Ярар, яхшы! Ә ОРЗ турында нәрсә диярсез?

Ад. Ваша честь, бу сорауга җавап бирү өчен мин алдагы шаһитне чакыруыгызны сорыйм.

Судья. Шаһитне чакырыгыз!

Доктор керә.

Ад. Шаһит, әйтегез әле, кайсы вакытта күбрәк ОРЗ белән авырыйлар?

Доктор. Ә менә ничек! Тәк, тәк, бу авыру күбрәк елның салкын вакытына туры килә.

Пр. Тиешле нәрсә исбатланды да.

Доктор... Ләкин кешеләр көз генә түгел, ел буе авырыйлар бит!

Ад. Тиешле нәрсә исбатланды да. (прокурор адвокатны үрти, теге дә кабатлый)

Судья чүкеч белән суга. Суд эшенең катнашучылары, бала-чага булмагыз. Туктатыгыз үртәшүне.

Пр. (докторга). Сезгә оят булырга тиеш!

Доктор. Ә нигә? Мин нишләгән?

Пр. Ничек инде бу отвратительный көзне яклап чыгарга була ә?

Доктор. Мин аңламыйм, сезнең иммунитетыгыз слабый булганга көзнең ни гаебе бар? Бу бит хирургны сезнең сәламәт органнарыгызны кисеп ташлмауда гаепләгән кебек була. Чыныгырга кирәк, иптәшләр. Заколяться надо!

КОНКУРС

Судья. Шаһиткә сорауларыгыз бармы?

Пр. Һәм Ад. Юк, сорауларыбыз юк.

Судья. Икенче шаһитне чакырыгыз.

Шагыйрь керә.

Шагыйрь шигырь укый.

Судья. Нинди матур сүзләр! Ләкин без читкә киттек түгелме? Шаһит бу эш буенча сездә нинди фикерләр?

Шагыйрь. Көздән дә шәбрәк, матуррак һәм моңсурак тагын нәрсә бар? Көз -

Нәкъ менә көз көне, бер минутка туктап, бу тормышта безгә ни кирәк икән, дип уйлап куябыз... Төрле төстәге яфракларны кыштырдатып йөрү - нинди рәхәт... Бу минутларда сине бер генә начар уй да тынгысызламый... Күңелгә бик рәхәт һәм җиңел булып китә. Бөтен нәрсәне ташлап, көзге җилдә очкан яфракларга ияреп, еракларга чабып китәсе килә.

Пр. Ул җансыз яфракаларның, салкын көзге җилләрнең нәрсәсе бар соң?

Шагыйрь. В чём сакральный смысл погоды?

Это ж рассуждения дурёх?

Осень - это только время года

И притом, одно из четырёх.

Дворник. Кулыңа себерке тоттырып урам себерергә җибәрергә иде сине. Әй йөрер идең мәңгелек турында хыялланып.

Шагыйрь (дворникка). То осёл, кто осень хает

Не улавливая суть...

Хорошо что лишь чихает,

А ведь может кашлянуть!

Дворник. Мин сине! (Себеркесен селкеп дворникка каршы килә).

Судья чүкеч белән суга. Тыныч! Шаһит, урыныгызга утырыгыз! Коллегалар, шаһиткә тагын сорауларыгыз бармы?

Ад. Шәхсән миңа бөтен нәрсә аңлашыла, сорауларым юк.

Пр. Миңа да аңлашыла. Каян табып бетердегез сез бу кәмит шаһитләрне, хөрмәтле әфәндем.

Судья. Шаһит, сез китә аласыз! Һәр ике якның фикер алышулары тәкъдим ителә! Прокурор, сүз сезгә бирелә.

Прокурор. Хөрмәтле суд, хөрмәтле катнашучылар, мин гаепләнүченең гаебе исбатланды дип саныйм. Аңа календарьда урын юк. Көн саен яңгыр ява. Яңгыр ява икән, пычрак су, саз, начар кәефне көт тә тор. Безнең арада күпме шагыйрь бар? Меңгә берәү, әйе, берәү. Неужели без шушы берәүләр аркасында шундый ямьсез, елак көзгә түзеп торырга тиеш, ә? Кем дә кем шушы "красавицадан" зыян күрде, кулларыгызны күтәрегез. Күтәрегез, күтәр! Оялып тормагыз! Күрәсезме, күпме зыян күрүчеләр? Бу әле шушы залда гына, ә авыл буенча саный китсәк. Әйе, доктор безгә ел буе авырыйлар диде. Ләкин ул күбрәк салкын вакытка туры килә, именно салкын вакытка. Мин көзне җәзага тартуыгызны сорыйм һәм бик дөрес дип саныйм. Календарьдан алып ташларга кирәк аны. Рәхмәт сезгә, минем сүзем бетте.

Судья. Сүз адвокатка бирелә.

Ад. Хөрмәтле суд, синең булганың, булырга тиешлегең, табигать законнарына буйсынганың өчен җәзага тартырга кирәкмени? Елның салкын вакыты көз генә түгел, кыш та, яз да, хәзер җәйләр дә бик җылы килми, дип билгеләп үтәсем килә. Ә нәрсә, бөтен ел фасылын да календарьдан сызып ташларгамыни инде? Ә тагын, көз көне туганнар белән нишләргә? Аларны туган көнсез калдырыргамы? Кемнең туган көнсез каласы килә, кулларыгызны күтәрегез әле. Күтәрегез, күтәр, оялмагыз! Юк, иптәшләр, безгә көзсез калырга ярамый. Алайса без уңышсыз да, галимнәрсез дә клачакбыз. Көз булмагач уңыш булмый, укулар булмаса, галимнәр булмый. Минем гаепләнүчемне тулысынча аклавыгызны үтенәм. Игътибарыгыз өчен рәхмәт.

Судья. Гаепләнүче, соңгы сүз сезгә бирелә.

Көз. Ә мин нәрсә әйтим? У природы нет плохой погоды, каждая погода благодать, Ваша честь, мине зинһар өчен калдырыгыз, үтенеп сорыйм.

Судья. Суд хөкем чыгару өчен берничә минутка чыга. (китә)

Җыр: "Опять дожди"

Судья керә.

Сәркатип. Барагызның да басуы сорала, суд килә.

Судья. Табигать -ана исеменнән, аек акылның кушуы буенча, кешелекнең бәхете, игелеге өчен суд карар чыгарды: тормышны көздән башка күз алдына китерә алмау сәбәпле, гаепләнүче көзне яклап чыгарга. Приговор окончательный и обжалованию не подлежит.

Прокурор елап җибәрә.

Адвокат Көзнең кулын кыса: Ә хәзер дискотека!


© 2010-2022