• Преподавателю
  • Другое
  • Конспект мероприятия по татарскому языку на тему: Туган телем-татар теле КВН (6-7 класс)

Конспект мероприятия по татарскому языку на тему: Туган телем-татар теле КВН (6-7 класс)

Раздел Другое
Класс 7 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:


"Туган телем- татар теле"

КВН

6-7 сыйныф укучылары өчен сыйныфтан тыш чара

Конспект мероприятия по татарскому языку на тему: Туган телем-татар теле КВН (6-7 класс)





























Төзеде : татар теле һәм әдәбият укытучысы Харисова Гүзәл Ильяс кызы







Февраль , 2016 нчы ел

КВН-да ике команда катнаша.



КВН-га хәзерлек башланганда аларга өй эше бирелә:

1.Һәр команда эмблема ясый, команда исемен яза.

2.Бер команда бергәләп җырлау өчен татарча җыр әзерли.

3. Икенче команда бергәләп бию өчен татарча бию әзерли.

КВН буласы зал туган телебезгә багышланган плакатлар, газеталар, республикабыз тормышына кагылышлы рәсемнәр белән бизәлә. Жюри өчен өстәл әзерләнә.

Алып баручы: . Исәнмесез, кадерле дуслар! " Туган телем - татар теле"дип исемләнгән КВН ны башлап җибәрәбез. Иң татлы тел - туган тел, анаң сөйләп торган тел, ди халык. Бүгенге бәйгедә без сезнең үз телегезне ни дәрәҗәдә белүегезне ачыкларбыз

Бүген ике команда көч сынашачак. Беренче команда- 6 нчы сыйныф укучылары катнаша. Икенче команда- 7 нче сыйныф укытучылары .

Бүгенге уенны хөрмәтле жюри хөкем итә :



Шулай итеп, 6 нчы һәм 7 нче сыйныф укучылары

Башлыйлар ярышырга.

Һәр ике як бер-берсеннән

Теләмәс калышырга.

КВН, КВН,

Бик күңелле бу уен!

Салмак кына "Туган тел" көе яңгырый. Командалар тезелеп утыралар, бер-берсен сәламлиләр;

"" командасы:

.

(Алар бүләкләрен тапшыралар, капитан кабул итеп ала, рәхмәт әйтелә).

"" командасы:

.

(Алар да бүләк тапшыралар).

Шуннан соң көч сынашу башлана.

Беренче уен: "Ике гөл" (Плакатта сүзләр язылган: тәмсез, акыллы, ягымлы, мактады, ямьсез, тәмле, матур, тупас, шелтәләде, юләр.)

  • Укучылар, мин ике гөл "утырттым": берсе - яран гөл, икенчесе - кактус гөле. Плакаттагы сүзләрне ике гөлгә аерып урнаштырырга кирәк. Уйлагыз: нинди сүзне кайсы гөлгә куярсыз? (Слайд №2) (Әзерләнгән кәгазь битләре һәм ручкалар таратыла, уен барышында гөлләр турында җыр тыңлана) Җавапны тапканнан соң укытучы түбәндәге сораулар буенча әңгәмә үткәрә.

  • Сүзләрне ни өчен шулай урнаштырдыгыз? (Яран гөле - күңелне күтәрә, кактус гөле - чәнчи, авырттыра.)

  • Телебез татлы булсын өчен матур сүзләрне күбрәк кулланыйк. Сез минем белән килешәсезме? (Һәр баланың фикере тыңлана)

1 нче конкурс: " Кем тапкыррак? " (Һәр командага бер-бер артлы сораулар бирелә, бер команда җавап бирә алмаса, икенчесенә дә җавап бирергә мөмкин, теләктәшлек итүче укучылар да җавап бирә алалар.

1 минут эчендә җавап бирергә кирәк, ( 10 очко).

"Су анасы"әкиятен кем язган? Яңа ел кайчан башлана?

Татарларның җәйге бәйрәме. Ашны нәрсә белән ашыйлар?

Балык сөйләшә беләме? "Шүрәле"не кем язган?

Безнең республика ничек атала? Тавык йөзә беләме?

Кышның ничә ае бар? Гербта нәрсә сурәтләнгән?

Безнең республика президенты кем? Җиләккә кайчан баралар?

Кибеткә нәрсә белән баралар? Безнең башкалабыз.

Кайчан кар ява? Елның ничә фасылы бар?

Төлке кайда яши? Район хакимият башлыгы кем?

Беренче дәрес кайчан башлана? Иң озын каникуллар кайчан башлана?

Икенче конкурс: "......." командасы Р хәрефенә башланган кызлар исемен атый, адым саен бер исем ( Рәсимә, Роза, Римма, Раилә һ.б.).

"........" командасы М хәрефенә башланган малайлар исемен

атый, адым саен бер исем (Марс,Марсель, Марат, Малик, Мөнир һ.б.). Кайсы команда күбрәк саный, шул җиңүче була.

Өченче конкурс: Синонимнар язарга: (кайсы команда тиз һәм дөрес яза)

матур- чибәр

зур- олы,өлкән

сәламәт-сау

дус- иптәш

яхшы- әйбәт

эссе-кайнар

Дүртенче конкурс: Антонимнар язарга:

матур- ямсез

зур- кечкенә

эссе-суык

чиста-пычрак

яхшы-начар

сәламәт-авыру

дус-дошман

Бишенче конкурс :

Туган телне Габдулла Тукайдан башка күз алдына китерүе дә кыен. Хәзер аның шигырьләре буенча бер бирем үтәрбез.

Һәр ике командага да киселгән рәсемнәр бирелә. Сез аларны җыеп, рәсемне төзергә һәм шигырьнең исемен атарга тиеш буласыз. Кем беренче төзер



Алтынчы конкурс: Һәр командага сүзләре буталган мәкальләр бирелә, шуларны дөресләп язарга. ( 2 очко).

Табыла, җирдән, белем, китаптан, - ,алтын.(Алтын җирдән табыла, белем - китаптан.)

Татлы, туган, тел, тел, торган,тел, сөйләп, анам. (Иң татлы тел туган тел, анам сөйләп торган тел.)

Телен, белем, җиде, бел, бел, йортның, җиде, төрле.(Җиде йортның телен бел, җиде төрле белем бел.)

Түрем, иркә, телем,киңдер, туган, гөлем. - , күңел. ( Туган телем - иркә гөлем, киңдер күңел түрем.)

Җиденче конкурс: Һәр командага да берәр тизәйткечләр бирелә. Һәр команда кешесе бер-бер артлы тизәйткечләрне укый. Кайсы команда тизрәк һәм аңлаешлы, дөрес итеп әйтер (5 балл)

Сигезенче конкурс: Соңгы конкурсыбыз иҗади характерда.

Сез килешләрне искә төшереп, җөмләләр әйтәсез. Килешләрнең тәртибе үзгәрми.

1 команда. 2 команда

Әти Китап

Б.к.

И.к.

Ю.к.

Т.к.

Ч.к.

У.-в.к.

Тугызынчы конкурс "Уйла һәм әйт" уены.

" " командасы өчен биремнәр.

  • Мәктәптә куела торган иң югары балл (биш)

  • Каты түгел (йомшак)

  • Ак таҗлы чәчәк (ромашка)

  • Баллы цитрус җимеше (әфлисун)

  • Тәртип саклаучы (полиция)

  • Көйсез балага тагылган кушамат (елак)

" " командасы өчен биремнәр.

  • Укучының иң беренче дәреслеге (әлифба)

  • Татарстанда ага торган иң зур елга (Идел)

  • Татарстандагы иң баш кала (Казан)

  • Зирәк сүзенең синонимы (тапкыр)

  • Иң кадерле ризык (ипи)

  • Иң кадерле кеше (әни)

"....." командасы татарча бию күрсәтә.

"....." командасы татарча җыр җырлый.

Соңыннан жюри йомгак ясый, командалар бер-берсенә рәхмәт әйтәләр."Туган тел" көе яңгырый.



© 2010-2022