3 нче сыйныф татар теле дәресе өчен Безнең гаилә темасына план-конспект

Раздел Другое
Класс 3 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Тема: Безнең гаилә.

Максат:

1) сүзләр арасыннан исем һәм фигыльләрне табарга өйрәтү; татар җөмләсендә сүз тәртибе кагыйдәләрен истә тотып, аларны сөйләмдә куллануга ирешү;2) сорау кую ысулларын һәм дөрес җавап бирә белү күнекмәләрен камилләштерү, тартым кушымчаларын ныгыту;3) әти-әнигә, гаилә әгъзаларына ихтирам тәрбияләү.

Эш төрләре: индивидуаль, группаларда, фронталь, мөстәкыйль.

Дәреснең тибы: ЛГКК.

Җиһазлау: Дәреслек: "Күңелле татар теле " 3 нче сыйныф. Авторы: Р.З. Хәйдарова; презентация, слайдлар; эш дәфтәрләре.

Дәрес барышы:

I. Уңай психологик уңай халәт булдыру.

Укучыларныңхәлләрен сорашу.

- Исәнмесез, укучылар!Хәерле көн! Хәерле көн, миңа да!

Хәерле көн, сиңа да!

Хәерле көн һәммәбезгә дә!

- Укучылар, бүген көн нинди? (салкын, кояшлы, кар ява... )

- Елның кайсы вакыты ? (кыш)

- Ә безнең бүлмәдә җылы, күңелле. Шулаймы укучылар?

Аудирование.

- Әйдәгез тизәйткечләрне искә төшерәбез:

1. Бер, ике, өч,

Әнә тегендә күч.

Кояш кача болытка,

Без калабыз суыкта.

2. Тышта суык,

Тышта- кыш.

Өйдә җылы,

Өйдә - мич.

II. Белемнәрне актуальләштерү.

1. Тактада (слайдларда) 3 баганада төрле тәртиптә сүзләр язылган. Бабай, әти, хат, әби, тегә, яза, китап, пешерә, сеңел, чигә, абый, аш, эне, күлмәк, төзәтә, яулык, урындык, юа, укый, оекбаш, әни, апа, тәлинкә, бәйли. (1нче слайд)

- Балалар, бу сүзләр сезгә танышмы?

- Кем тәрҗемәитә? (беренче багананы)

- Кем тәрҗемәитә? (икенче багананы)

- Кем тәрҗемәитә? (өченче багананы)

2. - Бу сүзләрне нинди төркемнәргә җыеп була? Как можно эти слова объединить? (Исем, фигыль.)

Исем

Кем? Нәрсә?

Фигыль

Нишли? Нәрсә эшли?

- Исемнеңсораулары:Кем? Нәрсә?

- Фигыльнеңсораулары:Нишли? Нәрсә эшли? ( укытучы тактада яза).

III.Әңгәмә.Уку мәсьәләсен кую.

1. - Әйдәгез, кем? Соравына җавап бирәбез һәм бер төркемгә җыябыз: әби, эне, апа, әти, абый, сеңел, әни. (2нче слайд)

( 1 укучы санап чыга).

- Укучылар, карагыз әле, монда нинди сүзләр килеп чыкты? Алар нинди төркемгәкерә? Нинди бер сүз белән әйтеп була? Гаилә. Димәк, бүген без нәрсә турында сөйләшәбез? Гаилә турында.

- Нәрсә соң ул гаилә? ( русча әйтәләр)Гаилә - бергә яшәүче ир, хатын аларның балалары, якын туганнардан торган кешеләр төркеме.

- Әйе, сез өйдә бер гаилә, сыйныфта бер гаилә кебек, мәктәптә бер гаилә булып яшисез.

Гаилә - ул бер кечкенә дәүләт. Аның үз кагыйдәләре, законнары бар. Һәр кеше нәрсәдер эшли. (Семья - это маленькое государство и у всех есть обязанности)

2. - Кабат сүзлеккәкайтыйк әле. Гаиләдә һәр кеше эшли дидек.

(3нче слайд)

Нишли? Нәрсә эшли? сорауларына җавап бирәбез. Чигә, укый, тегә, пешерә, яза, төзәтә, юа, бәйли. (1укучы санап чыга) (4нче слайд)

(1 укучы тәрҗемә итә)

3.-Укучылар, безнең нинди сүзләр калды? (5нче слайд)

(Нәрсә? соравына җавап бирүче сүзләр.)

- Кем таба? (Китап, яулык, күлмәк, урындык, оекбаш, тәлинкә, хат, аш).

(6нчы слайд)

- Карагыз әле, таблицада бер уен килеп чыккан.

4.Уен "Сүзләр урынын югалткан". (7нче слайд)

- Укучылар, сүзләр адашканнар (потерялись).

(Күлмәк укый,оекбаш яза, урындык пешерә... һ.б)

- Кем дөресләп укый ала? Нәтиҗә: фигыль җөмлә азагында языла.

(8нче слайд)

- Китап укый, яулык чигә, күлмәк тегә, урындык төзәтә, оекбаш бәйли, тәлинкә юа, хат яза, аш пешерә.

5.Төркемнәрдә эш.

- Укучылар, без бүген нәрсә турында сөйләшәбез?(Гаилә турында).

- Әйдәгез әле, безнең дүрт гаилә булсын һәм дүрт өстәл янына дүрт укучы басыгыз. Кем әти, әни, сеңел, абый..? (Мин-әни. Мин-әти. Мин-кыз, малай. Мин-абый, сеңел..).

1) -"Кем нәрсә эшли?"уенын уйныйбыз. Рәсемгә карап, бирелгән сүзләрдән җөмлә төзегез. Кайсы гаилә дус-тату, тиз эшли, шул җиңә. (Әти хат яза.Бабай урындык төзәтә...). ( 9-11нче слайдлар)

2) "Җавап бир"уены. (Кушымтада башка сораулар). Һәр гаилә икенче гаиләгә сорау бирә, тегеләре җавап бирә.

- (Оля, сезнең гаиләгез зурмы?

- Безнең гаиләбез кечкенә.

- Синең әтиең кайда эшли?

- Минем әнием заводта эшли.

- Максим, синең әбиең бармы? Аңа ничә яшь?)

IV. Ял минуты. Күзләр өчен гимнастика. (13-16нчы слайдлар)

V. Ныгыту.

1. Китап белән эш.

- Укучылар рәсемгә карагыз әле.Әни нәрсә эшли? Апа нәрсә эшли?...Үзегез җөмлә төзегез!

2. - Укучылар, бу җөмләләрдән ничек сорау җөмлә ясыйбыз?

(Кемкүлмәк тегә? Әни нишли? Әни күлмәк тегәме?) (17-19нчы слайдлар)

- Кем нәтиҗәясый, сорау җөмләләр ничек ясала? (Вместо слова ставим вопрос или в конце предложения добавляем окончания -мы /-ме )

- Дәфтәрләрне ачыгыз. Дәфтәргә число язабыз. Рәсем буенча сорау җөмләләр төзеп язабыз.

- Кем үз җөмләсен укый? Ничек ясадың? (Сүз урынына сорау алмашлыгы куйдым. Җөмләгә -мы/-ме кисәкчәсе өстәдем).

VI. Өй эше. (20нче слайд)

I - вариант: гаиләң турында сөйлә;

II-вариант: гаиләң турында рәсем яса.

VII. Инд.эш: Алдан әзерләнгән бер-ике укучы үз презентацияләре белән чыгыш ясый.

VIII. Рефлексия.

1. - Бүген дәрестә нәрсә өйрәндек? (Гаиләтурында сөйләштек. Җөмләләр төзедек, укыдык. Сорау җөмләләр төзедек, яздык).

2. - Бу дәрестә сезгә нәрсә ошады?

3. Укучыларныңбелемнәрен бәяләү.

IX. Йомгаклау. Дәрес бетте.

Сау булыгыз!



© 2010-2022