Урок по татарскому языку на тему 8 нче март - әниләр бәйрәме

Раздел Другое
Класс 3 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

3-г сыйныфы, әдәби уку дәресе

Тема: "8 нче март - әниләр бәйрәме" тексты

Максат:

  1. Белем бирү максаты: Хикәя белән таныштыру, эчтәлегенә төшендерү; текстка караган лексиканы сөйләмдә активлаштыру; 8 нче март бәйрәменең нинди бәйрәм икәнен әйтә белү, бәйрәмдә нинди бүләкләр бирү турында сөйләшү. Бәйрәм белән котлый белү күнекмәләрен камилләштерү.

  2. Үстерешле максат: Укучыларның фикерләү сәләтен, игътибарлылыкларын үстерү.

  3. Тәрбияви максат: Әниләргә карата хөрмәт тәрбияләү.

Дәрес тибы: ЛГКК

Җиһазлау: дәреслек, сюжетлы рәсемнәр, сүзләр язылган карточкалар.

Дәрес барышы.

I. Ориентлашу, мотивлаштыру этабы.

Укытучы: Исәнмесез, хәерле көн, укучылар! Барыгызга да сәламәтлек, уңышлар теләп, татар теле дәресен башлыйбыз.

Укытучы: Кәефләрегез, хәлләрегез ничек? (Яхшы) Әйдәгез, кәефләребезне тагын да күтәрер өчен, җыр җырлыйк. ("Туган тел")

II. Актуальләштерү.

  1. "Белмәмеш" уены

  2. Өй эшен тикшерү

III. Дәреснең темасын һәм максатын билгеләү

  • "Әни" диеп язып куйдым,

  • Яңа яуган ак карга.

  • Таптамагыз, ярамый бит

  • "Әни " сүзен таптарга.

  • Укучылар, шигырьдә кем турында сүз бара?

  • Ни өчен "әни "сүзен таптарга ярамый?

- Сез барыгыз да әниләрегезне яратасыз, шулай бит. Бәйрәмдә аларга бүләкләр бирәсезме?

- Ә күптән түгел генә нинди бәйрәм булды әле?

- Ул кемнәрнең бәйрәме? Нинди бәйрәм?

- Сез әниләрегезне бәйрәм белән котладыгызмы?

- Бүләкләр бирдегезме?

  • Укучылар, сез ничек уйлыйсыз: без бүген дәрестә нәрсә турында сөйләшербез?

  • Дөрес, укучылар, без бүген дәрестә язучы "8 нче март - Әниләр бәйрәме"тексты белән танышырбыз.

IV. Сүзлек өстендә эш.

  1. Яңа сүзләр һәм аларның тәрҗемәләре белән танышу.

2. Сүзләрне сүзлек дәфтәрләренә язып кую.

3. Алар белән җөмләләр төзү.

V. Текст өстендә эш.

  1. Текстны укытучы укый, укучылар эчтән укыйлар.

  2. Чылбырлап уку һәм тәрҗемә итү.

  3. Ике раслауның кайсысы дөрес? Дөрес җөмләне табып укырга (дәреслек бит, нче күнегү).

Физкультминут

Уң күзеңне кысып ал,

Сул күзеңне кысып ал,

Шуннан тәрәзә аша,

Күк офыкка күзең сал.

Ике күзеңне йом да

Бер минутка тынып кал.

Уңга, сулга башың чайка

Менә шунда була ял.

V. Ныгыту.

  1. Группаларда эш (җөмләләрне киңәйтеп әйтергә)

  1. Балалар котладылар.

  2. Чәчәкләр бирделәр.

  3. Күңелле бәйрәм.

2. Сорауларга җавап бирү.

- 8 нче март нинди бәйрәм ул?

- Әниләр бәйрәме кайчан була?

- Бәйрәмдә нинди бүләкләр бирәләр?

- Бәйрәмдә ничек котлыйлар?

- Нинди теләкләр телиләр?

3. Дәреслек белән эш

VI. Өй эше бирү (2 минут)

-Ребята, вы сами должны будете выбрать домашнее задание, с которым сможете справиться.

1 нче вариант: бит, күнегү

2 нче вариант: составитҗ свой диалог на тему "8 нче март - әниләр бәйрәме"

3 нче вариант: пересказать текст "8 нче март - әниләр бәйрәме"

VII. Рефлексия өлеше.

-Укучылар, ә хәзер әйтегез әле, без бүген нәрсә турында сөйләштек?

- Дәрестә нәрсәләр эшләдек?

- Укучылар, шушы эшләрдән чыгып, бүгенге дәрескә нинди нәтиҗә ясыйбыз?

VIII. Билге кую.

  • Сез үзегезгә нинди билгеләр куйдыгыз?


  • Дәрес тәмам, сау булыгыз. Бүгенге дәрес өчен рәхмәт.


Балалар котладылар

Чәчәкләр бирделәр

Күңелле бәйрәм


© 2010-2022