Татар теленнән эзләнү эше

Укучылар һәмукытучыларның академик К.Ә. Вәлиевисемендәге Республикакүләм эзләнү,проект һәм иҗади эшләре фәнни-гамәли конференциясеЮнәлеш: татар теле һәм әдәбияты
Раздел Другое
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Укучылар һәм укытучыларның академик К.Ә. Вәлиев исемендәге Республикакүләм эзләнү, проект һәм иҗади эшләре

фәнни-гамәли конференциясе



Юнәлеш: татар теле һәм әдәбияты






Эшнең исеме : Мамадыш районының тел үзенчәлекләре



Үтәде: Мөхәммәтханова Зәлидә,

Татарстан Республикасы

Мамадыш муниципаль районы

МББУ "Югары Сон урта

гомуми белем мәктәбе" нең

9 нчы сыйныф укучысы

Фәнни җитәкче: татар теле һәм әдәбияты укытучысы Нәҗипова Миләүшә Хоснулла кызы

2013 нче ел

Эчтәлек

I Кереш өлеш

" Мамадыш районының тел үзенчәлекләре" темасының актуальлеге, максат һәм бурычлары, тикшерү объекты, предметы, методлары..............................3-5

II . Төп өлеш

2.1 Сөйләшнең фонетик үзенчәлекләре: ассимиляция-диссимиляция күренешләре........................................................................................................6 - 7

2.2. Сөйләшнең грамматик үзенчәлекләре......................................................8

2.3. Сөйләшнең лексик үзенчәлекләре...................................................9 - 12

2.4. Диалектологик сүзлекләр турында.........................................................13

2.5 Мамадыш районында кулланыла торган кайбер жаргоннар...........14-17

III Йомгаклау

3.1Фәнни-тикшеренү нәтиҗәләре ................................................................18

IV Кулланылган әдәбият исемлеге..................................................................19

V. Кушымта.........................................................................................................20


Кереш өлеш

Билгеле булчанча, бер генә халык та үзе аерым гына яшәми. Алар илебезнең төрле урыннарында үзара аралашып көн күрәләр. Һәм һәрбер җирлектә үзе өчен генә булган сөйләм формалаша. Әлеге сөйләшнең составына башка халыкларның сөйләм үзенчәлекләре дә йогынты ясый. Шулай итеп, сөйләшләр барлыкка килә дә инде. Телнең билгеле бер төбәктә генә таралган төрен диалект, җирле сөйләш дип атыйлар. Шушы төбәккә генә хас булган, гомумхалык теленә кермәгән сүзләрне диалекталь сүзләр дип әйтәләр. Халыкның сөйләмә телен иң элек менә шул диалектларга бүлеп өйрәнәләр дә инде. Билгеле булганча, диалекталь сөйләм әдәби нормалардан күпкә аерылып тора. Шуңа бәйле рәвештә, диалекталь сөйләм хаталы, аны булдырмау ягын карау турында сүз бара. Күпмедер дәрәҗәдә бу фикердә хаклык бар. Чыннан да, сөйләмебез төзек, матур булырга тиеш. Ләкин диалектлар да, сөйләшләр дә телебез кебек үк тарихи мирас булуын онытмаска кирәк. Ә тарих ул - төзәтүләрсез, ничек бар шул килеш кабул ителергә тиеш. Шулай булгач, диалектлардан йөз чөерергә безнең хакыбыз юк , дип әйтергә мөмкин.

Татар сөйләмә теле өч диалекттан тора. Аларга урта, көнбатыш һәм көнчыгыш диалектлары керә. Диалектлар һәм сөйләшләр бер-берсеннән кискен чик белән аерылмыйлар. Аларның территориаль яктан янәшә торганы үзара керешә, шул сәбәпле күчеш кискен сизелми. Бер үк вакытта әдәби тел белән диалектлар арасында да катлаулы йогынты барлыгы бәхәссез. Бер яктан диалекталь сүзләр әдәби телне баетуга ярдәм итсәләр, икенче яктан, әдәби тел үзе дә диалектларга нык үтеп керә, андагы җирле лексиканы һәм фонетик-грамматик формаларны әкренләп кысрыклап чыгара.

Көнчыгыш диалект, икенче төрле, көнбатыш себер татарлары теле дип йөртелә. Бу диалект үзе тагын тубыл-иртыш, бараба, том төркемнәренә бүленә.

Көнбатыш диалект мишәр диалекты дип тә йөртелә. Көнбатыш диалект сергач сөйләше, чистай сөйләше, чүпрәле сөйләше, мәләкәс сөйләше, хвалын сөйләше, темников сөйләше, ләмбрә сөйләше, кузнецк сөйләше, мордва-каратай сөйләше, байкибаш сөйләше, шарлык сөйләше, эстәрлетамак сөйләше дигән сөйләшләрдән тора.

  1. Урта диалект бик борынгыдан Идел-Урал төбәгендә киң таралган. Ул Болгар дәүләте оешканчы ук шушы төбәктә яшәгән кабиләләрнең берләшмәсеннән тора. Урта диалект:

- тау ягы сөйләше (Татарстанда Иделнең уң ягында);

-казан арты сөйләше (Мамадыш, Балтач, Арча, Дөбьяз, Әтнә районнарында);

- минзәлә сөйләше (Татарстанның һәм Башкортстанның Ык буена урнашкан районнарында);

- бөре сөйләше (Башкортстанда);

- нократ-глазов сөйләше (Киров өлкәсендә, Удмуртиядә);

- бәрәңге сөйләше (Марий Элда);

- гайнә сөйләше (Пермь һәм Свердловск өлкәләрендә);

- камышлы сөйләше (Самара өлкәсендә);

- абдуллин сөйләше (Оренбург өлкәсендә);

- касыйм сөйләше (Рязань өлкәсендә);

- ногайбәк сөйләше (Чиләбе өлкәсендә);

- эчкен сөйләше (Чиләбе һәм Курган өлкәләрендә);

- сафакүл сөйләше ((Чиләбе һәм Курган өлкәләрендә);

- златоуст сөйләше (Башкортстанда);

- каргалы сөйләше (Оренбург өлкәсендә).

Хәзерге татар әдәби теле урта диалектның казан арты сөйләшенә нигезләнгән.

Безнең Мамадыш районы кешеләренең сөйләме урта диалектның казан арты сөйләшенә туры килә. Ләкин диалектология буенча күп кенә фәнни әдәбият белән танышканнан соң, без шундый фикергә килдек: бер генә сөйләш тә китапта бирелгән үзенчәлекләр кысасына гына кереп бетми. Бер сөйләшнең үзенчәлекләрендә әледән-әле башка диалекталь формалар да очратырга була. Моның сәбәпләре күп. Без шуларның берничәсенә генә тукталып үтәбез:

Халыклар һәрвакыт бер генә урында яшәми, күченеп йөрергә дә мәҗбүр.Төрле милләт кешеләре үзара аралашып яшиләр, һәм аларның тел үзенчәлекләре безнең телебезгә йогынты ясый.Гомер-гомергә татар халкы башка төбәкләр һәм милләтләр белән кодалашып яшәгән, шуның нәтиҗәсендә телебезгә башка диалектның берәмлекләре дә килеп кергән. Шуңа бәйле рәвештә, без үзебезнең җирле сәйләмебезгә характерлы булган кайбер үзенчәлекләргә тулырак тукталып китәбез.

Эзләнү эше барышында үз алдыбызга түбәндәге максат һәм бурычларны куябыз:

Максат:

1.Мамадыш районына хас булган җирле сөйләм үзенчәлекләрен җыю һәм анализлау;

2.Диалекталь үзенчәлекләрне барлап, үзебезне дөрес итеп сөйләшергә һәм язарга өйрәтү.

Бурычлар

  • татар диалектологиясе фәне турында мәгълүматлы булу;

  • диалектология өлкәсендә хезмәт куючы галимнәр һәм аларның хезмәтләре белән танышу;

  • диалекталь һәм жаргон сүзләрнең татар әдәби теленә йогынтысын билгеләү .

Төп өлеш

2.1 Сөйләшнең фонетик үзенчәлекләре: ассимиляция-диссимиляция күренешләре.

Казан арты сөйләше бик зур территорияне биләп тора. Ул да төрле сөйләшләр белән уратылып алынган. Шуңа күрә анда да Минзәлә, Туймазы, Дүртөйле сөйләшләренең үзенчәлекләре табыла. Мәсәлән, "з" урынына "д" әйтү күренеше еш күзәтелә (беднең, седнең). Казан арты сөйләшенең бер үзенчәлеге булып, сүз башында әдәби телдәге й урынына җ куллану санала:җолдоз ( йолдыз), җул ( юл ), җон ( йон ), җөрәк ( йөрәк ), җаулык ( яулык ). "Җ" авазы төрки "й"ның артабан үсеше исәпләнә. Бу хакта В.А.Богородицкий хаклы рәвештә болай ди: "Латин халык телендәге "й" ( j ) авазының итальян телендә "дж", французларда "җ" авазларына үзгәргәне кебек, "җ", "ж" да, ягъни Идел буе татарларының "җ"се һәм казахның "ж" авазы да борынгы төрки "й" ( j ) авазының артабан үсеше булып тора".

Районыбыз халкы тарафыннан бер үк мәгънәне белдергән сүзнең калын һәм нечкә вариантлары куллануны очратырга була: әз-мәз һәм аз-маз, ачы һәм әче, буа-бүә.

Ассимиляция-диссимиляция күренешләре

а ) з-ч: килегечче ( килегезче ), барыгыччы ( барыгызчы ).

б ) н-м: томбоек ( төнбоек ), комбагыш, гомбагыш ( көнбагыш ).

в ) л-ң: суң кул ( сул кул ), җаңгыз ( ялгыз ), җаңгыш ( ялгыш ).

г ) н-ң: сиң генә ( син генә ), миң генә ( мин генә ).

д ) с-ч: урычча ( русча ), хакачча ( хакасча ).

ж ) ш-ч: чуачча ( чувашча ).

з ) ц-ч: немеччә ( немецчә ).

и ) ф-к: куфайка ( фуфайка )

Рус теленнән кергән сүзләрдә в урынына б кулланылу күренеше әби-бабайлар телендә хәзер дә сакланып калган: багун (вагон ), бичер (вечер ), блас (власть), банна (ванна), бинт (винт), бинтовка (винтовка), булкан (вулкан). Хәзерге яшьләрнең рус телен белү һәм аны дөрес итеп куллану дәрәҗәсе югары булганга, алар сөйләмендә бу очрак күзәтелми.

Районыбыз вәкилләре өчен шулай ук кеше исемнәрен кыскартып әйтү характерлы: Нурый (Нуретдин ), Шәйхи (Шәйхетдин ), Ибрай (Ибраһим), Гали (Муллагали ), Мисбах (Мисбахетдин), Бикә (Асылбикә), Нурлы (Нурлыбикә).

























2.2 Сөйләшнең грамматик үзенчәлекләре

а) -асы/-әсе куллану: барасы бар; ул бүген эшкә киләсе һ.б.

ә)Кабатлауларда -гала/-гәлә, -ыштыр/-ештер куллану: баргала, укыштыр һ.б.

б) Эмоциональлекне арттыру өчен "әнә", "менә" күрсәтү алмашлыкларына татар телендә бөтенләй булмаган -терә кушымчасы ялгана: әнәтерә ( әнә ничек, әнә кайда кебек мәгънә аңлатыла ), менәтерә ( менә сиңа кирәк булса дигән мәгънә бирелә ).

в)Тартымлы исемнәрдә, төшем килеше белән төрләнгәндә, -ны, -не кушымчасының "н" элементы йотылып әйтелә: китабымы (китабымны), китабыңы ( китабыңны ), иптәшеме ( иптәшемне ), иптәшеңе( иптәшеңне ).

г)Әдәби телдәге билгесез үткән заман кушымчасы -ган, -гән урынына -ырлык, -ерлек кулланыла: Җул барырлык түгел ( Юл бара торган түгел ). Бу эшләрлек эш түгел ( Бу эшли торган эш түгел ).

д)Үткән заман хәл фигылен белдерү өчен -гачтын, -гәчтен, кушымчасы файдаланыла: баргачтын ( баргач ), килгәчтен ( килгәч ).

е)Хикәя фигыльнең үткән заманын белдерү өчен -дырые, -дерие кушымчалары файдаланыла: барадырые ( бара иде ), киләдерие (килә иде).













2.3 Сөйләшнең лексик үзенчәлекләре

А:

авырсы - артык баллы

адарыну - ният итү

азу ярган - шомарган, үткенләнгән, азган

аймыт -печән кибәне

алачык - мунчаның такта өйалдысы

ару-яхшы.

Ә:

әбеченә тигән -туйдырган

әмәл - чара

әпчи карчык - карчык, карт карчык

әштерле - озак әзерләнүче, җыенучы.

Б:

бакрач - аш чүмече

биртелү - кутырлау

ботау - өзү

бөгәлҗә - кыршау

бүсмән, бүсмәт - симез, таза

бабай башы - тузганак

Г:

гөрнадир -зур гәүдәле

гүпчи -бөтенләй

гәрнич - кәрниз.

Д:

дирбияле (ы) -вак, төгәл, җыйнак, чисталык яратучы

дубр - ат сарае, (конный двор).

И:

иярчек - ияреп йөрүче

илаулау - кычкырып елау

ирәбә - зур гәүдәле.

К:

какаеп - кымшанмыйча да

калай әтәч -мактанчык

катлама - кабартма

катышу - туганлашу

кәк итү - туклану

кәкшегән - кибә башлаган

кәнтәй- үз-үзен генә тәрбияләп, купшы киенеп йөрүче хатын-кыз

көрти - кыска кием

көлчә - таба күмәче

күпчек - мендәр

кылчык - кыланчык

кылтаю - үпкәләү.

кысыр аш -итсез аш.

Л:

лачинкә -носилка

ләпәшкә - сытылган

ләчтит - гайбәт.

М:

манир - хәл

масы - агачка кунган бәс

маталау - ясау

миңсү - аңгыра

мокыт - белмәгән, надан.

Н:

наный - кече туган

нәстә - әйбер.

П:

печинкә - пешкән чөгендер

пирмәнкә -пилмән

пакус - чабылган печән рәте.

Р:

ристан - сукбай.

С:

сантый - ялкау

сизрәгән - тузган.

Т:

тастар - япма

тәбе - капкын

тәләкә - кечкенә кеше

титараклау - тынгы бирмәү, аптырату

томыру - ыргыту

турта - майдагы әйрән

тура - корт (эремчектән ясалган ризык)

тылкышу - катнашу

түти - апа.

У:

уптым-илаһи - барысын да берьюлы.

Х:

хәтлек - кадәр, хәтле.

Ч:

чайрап яту - җәелеп, белешмичә

чирау - кату

чокыр - чынаяк

чыж (чыжа) - бозлы яңгыр.

Ш:

шапалау - йон тетү

шикмә - түбә агачы

шырлан - ябышкак.

Ы:

Ызан - сукмак.

Диалекталь сүзләр, билгеле бер территориядә кулланылып, шул төбәккә генә хас сүзлек байлыгын тәшкил итә. Аларның кайберләре яңгырашы белән әдәби телдәге сүзләргә охшаса да, мәгънәсе башка булырга мөмкин. Диалектизмнар төрле максатлар белән матур әдәбият әсәрләрендә дә кулланыла. Кайберләре әдәби телдә дә урын ала. Әдәби әсәрдә кулланылган диалектизмнар шул якның милли колоритын сурәтлиләр. Мәсәлән, бу фикергә мисал итеп Г.Әпсәләмовның "Алтын йолдыз", Г.Бәшировның "Намус", "Туган ягым - яшел бишек , Г.Ахуновның "Хәзинә" әсәрләрен китерергә мөмкин.Диалекталь сүз әдәби телгә түбәндәге очраклар да килеп керә:

1) әдәби телдә шушы төшенчәне белдерердәй сүз булмаса;

2) персонажның сөйләм үзенчәлеген сурәтләү өчен;

3) язучының үз хикәяләвенә милли колорит бирү өчен;

4) этнографик лексиканы бирү максаты белән.















2.4 Диалектологик сүзлекләр турында

Татар диалектологиясе фәне, татар телен өйрөнүгә бәйле рәвештә, XVII гасырдан башлана. Беренче татар теле сүзлекләре дә аерым сөйләшләргә нигезләнеп төзелә. Шундыйлардан Дамаскин ( 1785 ), И. Гиганов ( 1804 ), Н.П. Остроумов ( 1876, 1892 ), А. Васкресенский ( 1894 ) сүзлекләрен күрсәтергә мөмкин. Бу сүзлекләр сергач мишәрләре, көнбатыш себер татарлары һәм керәшен-татарлар теленә нигезләнеп төзелгән һәм шул чор диалекталь лексиканы өйрәнү өчен зур тарихи әһәмияткә ия.

XX йөз башында татар диалектларын чын мәгънәдә фәнни өйрәнү башланып китә. 30 нчы елларда татарлар яшәгән төбәкләргә фәнни экспедицияләр оештыралар, татар диалектлары буенча материал туплауга керешәләр. 1948 елда Тел, әдәбият һәм тарих институты "Диалектологик сүзлек" бастырып чыгара. Шул ук сүзлекнең тулыландырылган икенче чыгарылышы Н. Борһанова, Г. Якупова тарафыннан төзелә һәм профессор Л.Җәләй редакциясендә 1953 елда басылып чыга. Өченче чыгарылышы 1959 елда дөнья күрә.

1969 елда урта һәм көнбатыш диалектларга караган сүзләр тупланган "Татар теленең диалектологик сүзлеге" басылып чыга. Ул шулай ук Тел, әдәбият һәм тарих институтының тел секторы хезмәткәрләре Н.Б. Борһанова, Л.Т. Мәхмүтова, З.Р. Садыйкова, Г.К. Якупова тарафыннан төзелә. Бу сүзлеккә саф диалектизмнар, әдәби телдәге сүзләр белән аваздаш, ләкин сөйләштә бөтенләй икенче яисә киңрәк мәгънәдә, сөйләшләрдә әдәби тел өчен хас булмаган тезмәләрдә кулланыла торган сүзләр, аерым фонетик диалектизмнар кертелгән.





2.5 Мамадыш районында кулланыла торган кайбер жаргоннар

Жаргон - француз теленнән кергән сүз (jargon). Ул бердәй профессия, көнкүреш шартларында уртак кызыксынулар белән яшәүче кешеләр сөйләмендәге үзенчәлекле сүзләр җыелмасын белдерә.

Жаргон лексика, нинди иҗтимагый катламда куллануга карап, 2 төргә аерыла: киң катлам кешеләр телендә кулланыла торган һәм тар, ябык коллективларда башкаларга аңлашылмаслык итеп, конспирация максатыннан кулланыла торган жаргон. Җәмгыять үзгәргән саен, жаргон лексика составы да үзгәреш кичерә. Әдәби телгә жаргон сөйләм теле аша, матур әдәбият аша үтеп керәләр, әмма аларның телдә кулланылуы нормалардан читләшүгә, телнең сафлыгына зыян китерә.

Алар телебездә ничек берегеп калалар соң?

  1. Көнкүрешне белдерүче берәр сүзнең синонимы булалар.

  2. Бу сүзләргә экспрессив-стилистик бизәк хас.

  3. Шуңа күрә алар киңрәк таралганнар һәм бик җиңел генә гади сөйләмгә дә күчеп китәләр.

Татар теле лексикасында һәр төбәкнең үз җирлеге өчен генә хас булган тагы бер төркем сүзләр яшәп килә. Алар, берсүзсез жаргон төрләренә карыйлар. Шулай булуга карамастан, аларны да диалекталь үзенчәлекләре буенча төркемләп карарга була. Сүз кечкенә балаларны сөйләшергә өйрәткәндә зурлар телендә очрый торган кайбер гыйбарәләр турында бара. Билгеле булганча, кечкенә сабыйның теле ачылу бик тә кызык, ләкин шул ук вакытта бик тә авыр күренеш. Кызыклыгы - кечкенә генә адәми затның олыларча сөйләшергә тырышуында булса, авырлыгы - моның өчен барлык авазларны да дөрес итеп әйтүдә. Берсүзсез, тел ачылу барышында кечкенә бала бары тик билгеле күләмдәге авазларны гына дөрес итеп әйтергә сәләтле. Һәрвакыттагыча, күп кенә балалар өчен [р], [л], [ң], [ш], [з] авазларын әйтү бик күп мәшәкатьләр китереп чыгара. Өлкәннәр исә, иң беренче чиратта, баланың сөйләшә башлавын күздә тоталар. Дөрес сөйләү яки дөрес сөйләмәү икенче планга кайтып кала, бары тик бала үзенә кирәкле булган төшенчәләрне, предметларны атый гына алсын. Шул максатка ирешер өчен, әти-әниләр һәм әби-бабайлар, алар өчен җиңелрәк саналган сүзләрне генә кулланырга, әйттерергә тырышалар. Ул гына да түгел, ул сүзләрне үзләре үк үзгәртелгән, җиңеләйтелгән вариантта кулланалар. Әлеге балалар сөйләшендәге сүзләрне зурлар башлап үзләре, ә соңрак, аларга охшатып, кечкенә сабыйлар да кабатлый башлый. Ни хикмәт: мондый үзгәрешләргә дучар булган сүзләр баланың теле ачылуга ничектер уңай йогынты ясый. Әлеге гыйбарәләрнең һәрберсенең я бер, яисә хәтта икешәр мәгънәләре бар. Хәзер шуларга тулырак тукталып китәм.

Итә ярдәмче фигыле белән ясалган сүзләр:

  • Ә-ә-ә итә (йоклый). Шәһәр җирлегендә яшәүче һәм Татарстаннан читтә урнашкан татарлар аны бай-бай итә, әлли-бәлли итә формасы белән дә алыштыралар.

  • Чәп-чәп итә (мунчада себерке белән чабына)

  • Пәп итә (үбеп ала)

  • Өф итә (авырта). Бу гыйбарә кайбер якларда бу итә варианты белән дә алыштырыла.

  • Пеш итә (пешерә). Бу кисәтү сүзен кайнар әйберләрдән ерак йөрүне булдырыр өчен, еш кына куркытыр өчен кулланалар.

  • Әх итә (өстенә юрган ябынып яисә киенеп җылыну)

  • Кых итә (бу төшенчә ниндидер физик җәрәхәт ясалырга мөмкин булганда кисәтеп әйтелә. Энәгә чәнчелү, токка тотылу, пычакка киселү күздә тотыла.)

  • Җу-җу итә (юына ). Безнең Мамадыш районы тел үзенчәлекләре өчен җ-лаштыру хас булганлыктан, ул югарыда телгә алынганча, ә башка төбәкләрдә ю-ю итә формасында яңгырый.

  • Ап итә (егыла).

  • Ам итә ( тешли яисә ашый)

Җирле сөйләшләргә бәйле рәвештә төрле вариантлары булган сүзләр:

  • Мәм-мәм, мәми (ризык, тәмле әйбер). Минзәлә сөйләшләрендә аның мәмәй кебек формасы бар.

  • Тәти ( уенчык һәм чиста, матур әйбер мәгүнәсендә). Минзәлә халкы телендә аның тәтәй дигән варианты яшәп килә.

  • Бәби ( кечкенә бала яисә курчак). Минзәлә сөйләшендә ул еш кына бәбәй дип йөртелә.

  • Какай (а-ай) ( пычрак, тотарга ярамый торган әйбер). Шәһәр җирлегендә торучылар аны еш кына кака сүзе белән алыштыралар.

Туганлык мөнәсәбәтен күрсәтүче сүзләр:

  • Әннә (әни)

  • Әббә (әни)

  • Әттә (әти)

  • Бабба (бабай)

  • Абба (абый)

Кош-корт, җәнлек җанварларны белдерә торган сүзләр:

  • Ка-ка (каз яисә барлык кош-корт)

  • Кук-ку ( күкеле сәгать яисә әтәч)

  • Waw-waw (эт)

  • Му (сыер)

  • Бахбай (ат). Бу сүз бераз тел ачылып үткәчрәк әйтелә.

  • Махмай (эт). Баланың сөйләшүе бераз шомара төшкәч кулланыла.

Төрле хәрәкәтләрне белдергәндә, күбесенә тезмә фигыльләр кулланыла:

  • Чәп-чәп бара (мунчага бара)

  • Тәп-тәп тора (басып тора)

Моннан тыш күпчелек сабыйлар машинаны - түтүт, аякны - пәпи яисә тәпи, сикертеп уйнатуны - үчтеки , урамга яки һавага чыгуны бү бара, күк күкрәүне күкри бабай килә кебек сүзләр белән алыштыралар.







Йомгаклау өлеше

3.1 Фәнни-тикшеренү нәтиҗәләре


Һәрбер төбәккә хас булганча, безнең районыбызның телендә дә никадәр үзгәлек бар. Аларны хаталы дип яисә җитешсезлек дип әйтергә безнең, нигәдер, телебез бармый. Күрәсең, Туган ягыбызга, аның халкына, аларның яшәү рәвешенә карата булган ярату хисе мондый бәя бирергә ирек бирми торгандыр .

Күңелебез белән без әдәби сөйләмнең иң дөрес, иң матур сөйләм икәнлегенә ышансак та, үзебезчә сөйләүне бөтенләе белән юкка чыгару эшен үз өстебезгә аласыбыз килми. Без беләбез: татар халкының төрле урыннарда, төбәкләргә таралып яшәве сөйләмдә тел аермасын китереп чыгара. Бу сүзләр гомумхалык теленә күчәргә һәм әдәби телгә дә кереп китәргә мөмкин. Язучылар җирле сөйләм сүзләрен образ тудыру максатында кулланалар. Ләкин монда бик сак булырга кирәк. Диалекталь сүзләрне урынлы-урынсыз куллану телебезне аңлаешсыз итәргә, чүпләргә мөмкин. Шуны онытмаска кирәк үрнәк сөйләм - әдәби сөйләм.

Кешенең сөйләменә карап, сөйләүченең дәрәҗәсен, туган телгә мәхәббәтен билгеләп була, диләр. Шуның өчен дә сөйләм сафлыгына ирешү туган телне яхшы үзләштерүгә бәйле. Бу мул байлыктан һәм кыйммәтле хәзинәдән оста, сак файдалана белергә кирәк.

Без Казан арты сөйләшенә караган Мамадыш районының сөйләм теле үзенчәлекләрен өйрәндек. Өйрәнү барышында үзебезгә максатлар куйдык һәм эш барышында без куелган максатларыбызга ирештек , дип уйлыйбыз.


Кулланылган әдәбият


  1. Сафиуллина Ф.С. Хәзерге татар әдәби теле. Лексикология (югары уку йортлары студентлары өчен). - Казан. - Хәтер нәшрияты, 1999.

  2. Зәкиев М.М., Максимов Н.В. Татар теле (10-11 нче сыйныфлар өчен дәреслек). - Казан. - "Мәгариф", 2003.

  3. Әхәтов Г.Х. Татар диалектологиясе. - Татарстан китап нәшрияты, 1984.

  4. Галиуллина Г.Р. Татар теле. Лексикология. - Югары сыйныф укучылары һәм студентлар өчен. - Казан. - Мәгариф, 2007.

  5. Галимов И.Р. - Мавыктыргыч лексикология. - Казан. - Мәгариф, 2001.

  6. Вәлиуллина З., Курбатов Х., Җәләй Л. - Хәзерге татар әдәби теле. - Казан. - Татарстан китап нәшрияты. - 1965.

  7. Сафиуллина Ф.С., Зәкиев М.З. - Хәзерге татар әдәби теле. - Казан. - Мәгариф, 2002.

  8. Сафиуллина Ф.С. - Тел гыйлеменә кереш. - Казан. - Тарих, 2001.




К у ш ы м т а




Диалектология өлкәсендәге хезмәтләр




Татар теленнән эзләнү эшеТатар теленнән эзләнү эшеТатар теленнән эзләнү эше



© 2010-2022