• Преподавателю
  • Другое
  • Рабочая программа по татарскому языку (3 класс, русская группа). Учебник И. Л. Литвинов

Рабочая программа по татарскому языку (3 класс, русская группа). Учебник И. Л. Литвинов

Раздел Другое
Класс 3 класс
Тип Рабочие программы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Аңлатма язуы

3 А сыйныфы


Эш программасы түбәндәге документлар исәпкә алып төзелде: "Мәгариф турында" Россия Федерациясенең Законы 29.12.2012 № 273-ФЗ, "Мәгариф турында" Татарстан Республикасы Законы, Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен укыту программасы (рус телендә сөйләшүче балалар өчен) 1-11 нче сыйныфлар, төзүче-авторы: К.С. Фәтхуллова, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан рөхсәт ителгән. - Казан, 2014, мәктәпнең 2015-2016 уку елына Укыту планы.

Дәреслек: Татар теле һәм уку китабы = Татарский язык и литературное чтение: рус телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 3 нче сыйныфы өчен дәреслек (рус телендә сөйләшүче балалар өчен) / И. Л. Литвинов, Э. Р. Садыйкова, Л. И. Гарипова. - Казан: Татар. кит. нәшр., 2013.

Соңгы елларда республикада татар теленең куллану даирәсе киңәйде, иҗтимагый функциясе көчәйде. Милләтара мөнәсәбәтләрне якынлаштыручы, җайга салучы чара буларак та аның мөмкинлекләре үсте. Укучыларда лингвистик (тел), аралашу (коммуникатив), этнокультура өлкәсенә караган (культурологик) компетенцияләр булдыру рус мәктәбендә татар теленә өйрәтүнең максатын тәшкил итә.

Лингвистик компетенция (укуыларның ана телелннән мәгълүматлылыгы) фонемалар, морфемалар, сүз ясалышы, сүзтезмәләр, җөмләләр, җөмлә кисәкләре, лексик һәм грамматик берәмлекләр, лингвистик анализны һ.б. үз эченә ала.

Аралашу (коммуникатив) компетенциясе ул - башкалар әйткәнне аңлау һәм үз фикереңне белдерү өчен тупланган белем, осталык, күнекмәләр җыелмасы; хәзерге татар теле нормаларына ия булу, сүз байлыгын, сөйләмнең грамматик ягын дөрес итеп үзләштерү; телдән һәм язма формада бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен булдыру һ.б.

Этнокультура өлкәсенә караган (культурологик) компетенция, ягъни телне милли-мәдәни яссылыкта үзләштерү ул - укучыларны сөйләмгә милли үзенчәлекләрне чагылдырган текстлар белән эшләү, тормыш-көнкүреш, гореф-гадәт үзенчәлекләрен, сынлы сәнгать әсәрләрен, халык авыз иҗаты үрнәкләрен белү, татар сөйләм этикетына ия булу.

Мәктәптә татар теле укытуның төп бурычлары түбәндәгеләр:

1. Татар телендә телдән һәм язмача матур һәм дөрес аралашырга өйрәтү.

2. Укучыларның логик фикерләү сәләтләрен үстерү.

3. Дәреслек,өстәмә белешмә әдәбият белән эш итү, уку, язу күнекмәләрен камилләштерү.

Сөйләм эшчәнлегенең төрләре буенча күнекмәләр

Сөйләү

- сорау яки җавап репликаларын өстәп, диалог төзү;

- укылган яки тыңланган текстның төп эчтәлеге буенча сораулар кую һәм җавап бирү;

- лексик тема буенча сөйләшү үткәрү (һәр укучының репликалар саны 5 тән ким булмаска тиеш);

- сөйләм ситуациясе яки рәсем буенча хикәя төзеп сөйләү (җөмләләр саны 6 дан ким булмаска тиеш);

- хикәянең ахырын уйлап бетерү һәм сөйләү;

- укылган яки тыңланган текстның төп эчтәлеген сөйләп бирү.

Тыңлап аңлау

- аралашу барышында сыйныфташларның сөйләмен ишетеп аңлау һәм җавап кайтару;

- укытучының күрсәтмәләрен бер әйтүдән тулысынча аңлап бару;

- 0,5 минутлык текстны тыңлап, аның төп эчтәлеген сөйләп бирү.

Уку

- төрле жанрлардагы текстларны эчтән яки кычкырып уку һәм төп эчтәлегенә төшенү;

- укылган тексттагы таныш булмаган сүзләрнең мәгънәләрен аңлау;

- татар халык авыз иҗаты үрнәкләрен (мәкальләр, санамышлар, тизәйткечләр, табышмаклар) яттан әйтү;

- шигырьләрне яттан сөйләү.

Язу

- актив үзләштерелгән сүзләрне яттан язу;

- лексик тема яки сюжетлы рәсемнәр буенча хикәя язу;

- укылган яки тыңланган текстның эчтәлеге буенча сорауларга язмача җавап бирү;

- бәйрәм белән котлау язу.

Тел чаралары һәм аларны куллану күнекмәләре

Сөйләмнең фонетик ягы

- лексик темаларга караган үзенчәлекле авазлы сүзләрне дөрес әйтә белү;

- аерым сүзләрдә, фразада басымны дөрес кую;

- әйтү максаты ягыннан җөмлә төрләрен аеру;

- ритм һәм интонация үзенчәлекләрен исәпкә алып, җөмләләрне дөрес әйтү.

- актив үзләштерелгән сүзләрне дөрес уку һәм язу;

- текстны үзгәртмичә күчереп язу;

- татар теленең үзенчәлекле авазларын транскрипция билгеләре белән күрсәтү.

Сөйләмнең лексик ягы

- аралашу барышында, коммуникатив максаттан чыгып, актив лексикадан файдалану;

- өйрәнелгән аралашу темаларына караган лексик берәмлекләрне һәм сүзтезмәләрне тану.

Сөйләмнең грамматик ягы

- өйрәнелгән грамматик формаларны сөйләмдә дөрес куллану һәм тексттан табып әйтү;

- җөмләнең төп коммуникатив төрләрен сөйләмдә куллану.

Социаль-мәдәни күнекмәләр

Татарстанның һәм Казанның тарихы, истәлекле урыннары, театрлары, татар халкының күренекле шәхесләре, бәйрәмнәр, милли ашлар турында мәгълүматлы булу.

Махсус күнекмәләр

Ике телле сүзлекләрдән файдалану; таблицада бирелгән белешмә материалдан файдалану; мультимедиа әсбапларыннан файдалану; сүзлекчә (сүзлек дәфтәре) алып бару.

Тел материалы

Фонетика. Лексик темаларга караган калын һәм нечкә әйтелешле сүзләр. Басым беренче иҗеккә төшкән сүзләр. Алынма сүзләрнең әйтелеше. Янәшә килгән ике тартык булган сүзләрнең әйтелеше һәм аваз үзгәрешләре (исәнмесез, унбер, борынгы). Янәшә килгән ике бертөрле тартык булган сүзләрнең әйтелеше (аккош, эссе). [р] авазына башланган сүзләрнең әйтелеше ['рәсем], [ырам]. Я, ю, е хәрефләре белдергән авазлар: яшел [йәшел]; яңа [йа°ңа], юл [йул]; егет [йэгэт]; ел [йыл].

Лексика. Аралашу темаларына караган лексик берәмлекләрне рецептив һәм продуктив рәвештә үзләштерү. Гади тотрыклы гыйбарәләр; сөйләм әдәбе берәмлекләре. Татар һәм рус телләре өчен уртак сүзләр. Алынма сүзләр (мәсәлән, театр, спектакль). Сүз ясалышы турында мәгълүмат бирү: парлы (көн-төн), кушма (көнчыгыш) һәм тезмә (энҗе чәчәк) сүзләр. Сүз ясагыч кушымчалар: -лык/-лек (дәреслек, шатлык).

Грамматика. Сан, тартым, килеш белән төрләнгән исемнәр. Килеш белән төрләнгән зат алмашлыклары, күрсәтү, сорау алмашлыклары. Лексик темаларга караган сыйфатларның чагыштыру дәрәҗәсе. Билгесез үткән заман хикәя фигыльләрнең барлыкта һәм юклыкта зат-сан белән төрләнеше. Алдында, артында, өстендә, астында, янында бәйлек сүзләре. Ләкин, чөнки теркәгечләре. Әле, инде кисәкчәләре. Кебек (шикелле), аркылы, саен, бирле бәйлекләре.

Җөмләнең төп коммуникатив төрләре: хикәя, сорау, тойгылы, боеру җөмләләр. Татар җөмләсендә сүзләрнең урнашу тәртибе һәм үзара бәй­ләнеш үзенчәлекләре. Раслау һәм инкарь җөмләләр. Җөмлә калыплары.

Укучыларның белем һәм күнекмәләрен телдән һәм язмача тикшерү эшләренең күләме:


Эш төрләре

III

1.

Тыңлап аңлау

0,5 мин.

2.

Диалогик сөйләм

5

3.

Монологик сөйләм

6


4

Язу: 1) күчереп язу (җөмлә саны);

2) сүзлек диктанты (сүзләр саны);

3) диктант (сүзләр саны)

4) изложение (сүзләр саны)

5) сочинение (җөмлә саны)

5-6


8-9


30-35


40-45

6-7

Башлангыч мәктәптә татар телен укытуның планлаштырылган нәтиҗәләре

Башлангыч гомуми белем бирү мәктәбендә телне гамәли үзләштерү нәтиҗәсендә укучыларда татар теленең күп мәдәниятле дөньядагы роле һәм әһәмияте турында беренчел күзаллаулар формалаша. Татар мәдәниятенең балалар өчен булган катламы белән танышу башка мәдәниятләргә карата ихтирам хисе уятып, укучыларга үз мәдәниятләрен тирәнрәк аңларга мөмкинлек бирә, ватанпәрвәрлекне үстерә. Башлангыч гомуми белем бирү баскычында татар теленә өйрәтүнең программада күрсәтелгән күләмдә гомуми нәтиҗәләре түбәндәгеләрдән гыйбарәт:

- беренчел коммуникатив компетенция, ягъни татар телендә сөйләшүчеләр белән телдән яки язмача аралашуга әзер булу;

- коммуникатив бурычлар куя һәм хәл итә белү, адекват аралашуның вербаль һәм вербаль булмаган чараларыннан, сөйләм әдәбе үрнәкләреннән файдалана алу, итагатьле һәм киң күңелле әңгәмәдәш булу;

- «Татар теле" һәм "Әдәби уку" предметларына карата уңай мотив һәм тотрыклы кызыксыну булдыру, шулай ук тиешле гомуми һәм махсус күнекмәләр формалаштыру һәм, шулар нигезендә, белем алуның алдагы баскычларында татар телен уңышлы үзләштерүне тәэмин итү.

Татар теленнән башлангыч мәктәп программасын үзләштерүнең шәхси нәтиҗәләре:

- татар теленең дәүләт теле буларак ролен аңлау;

- шәхесара һәм мәдәниятара аралашуда татар телен куллануга уңай караш булдыру;

- татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге формалаштыру.

Татар теленә өйрәтүнең предметара нәтиҗәләре:

- гомуми уку күнекмәләрен һәм үз эшчәнлегеңне оештыра алу сәләтен формалаштыру;

- үз эшчәнлегеңне планлаштыру, аны контрольдә тоту һәм бәяли белү күнекмәләре булдыру;

- укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү;

- өстәмә мәгълүмат алу өчен, белешмә чыганаклардан мөстәкыйль файдалана алу;

- мөстәкыйль рәвештә белем ала белү.

Башлангыч мәктәптә татар теленә өйрәтүнең предмет нәтиҗәләре:

- татар телендә сөйләшүчеләр белән телдән яки язмача аралашу күнекмәләренә ия булу;

- телдән яки язма сөйләм күнекмәләренә ия булу өчен кирәкле беренчел лингвистик белемнәрне үзләштерү;

- татар балалар әдәбияты һәм халык авыз иҗаты үрнәкләре белән танышу.

Укытуның метапредмет нәтиҗәләре

Татар теле укыту, танып белү чарасы буларак, укучыларның фикер йөртү, интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен үстерүгә, шулай ук, реаль тормышта туган проблемаларны хәл итү өчен кирәк булган универсаль уку гамәлләрен (танып белү, регулятив, коммуникатив) формалаштыруга хезмәт итә.

Укучыларда мәгълүмати җәмгыятьтә яшәү һәм эшләү өчен кирәкле күнекмәләр үстерелә. Укучылар текст, күрмә-график рәсемнәр, хәрәкәтле яисә хәрәкәтсез сурәтләр, ягъни, төрле коммуникацион технологияләр аша тапшырыла торган мәгълүмати объектлар белән эшләү тәҗрибәсе ала; презентацион материаллар әзерләп, зур булмаган аудитория алдында чыгыш ясарга өйрәнә; укучыларда, компьютер яисә ИКТ нең башка чаралары белән эш иткәндә, сәламәтлеккә зыян китерми торган эш алымнарын куллана алу күнекмәләре формалаша.

Танып белү нәтиҗәләре:

  • фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерли белү;

  • иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү, аларны чишү өчен алгоритм булдыру;

  • объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү;

  • төп мәгълүматны аеру, укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү;

  • тиешле мәгълүматны табу өчен, энциклопедия, белешмәләр, сүзлекләр, электрон ресурслар куллану.

Регулятив нәтиҗәләр:

  • уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү;

  • эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба белү;

  • уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү;

  • билгеләгән критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү;

  • укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү;

  • ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне формалаштыру;

  • дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли һәм алар белән дөрес эш итә белү;

  • дәрестә эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү.

Коммуникатив нәтиҗәләр:

  • әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аңа туры килерлек җавап бирә белү;

  • әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү;

  • аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре);

  • парларда һәм күмәк эшли белү;

  • мәгълүматны туплау өчен, күмәк эш башкару;

  • әңгәмәдәшең белән сөйләшүне башлый, дәвам итә, тәмамлый белү.

Мәктәпнең Укыту планында татар теленә елына 102 сәгать, атнасына 3 сәгать каралган. Эш программасында елына 102 сәгать бирелә, контроль эшләр - 5, контроль тест - 3, диктант-1.

Сыйныфка характеристика:

3 а сыйныфының рус төркемендә 27 укучы укый. Сыйныфтагы укучыларның белем дәрәҗәләре уртача. 2014-2015 нче уку елы нәтиҗәләре буенча өлгереш - 100 %, сыйфаты - 82 % тәшкил итә. Укучылар грамматик һәм орфографик минимумнарны үзләштергәннәр, укылган текстның эчтәлеге буенча сорауларга җавап бирәләр, рәсем буенча җөмләләр төзиләр. Шуларның өчесенең - Романова Карина, Бочкарева Полина, Хисамиева Диананың белем дәрәҗәләре башка укучыларга караганда югарырак, ә Муравьев Данил, Михайлова Аня, Ерохина Регина белән эшләү бераз катлаулырак. Укучыларның белем дәрәҗәләре төрле булуын истә тотып, дәрестә төрле метод һәм алымнар куллану, индивидуаль эш каралган. Укучыларга тест формасында биремнәр тәкъдим ителә. Бу алымнар укучыларга туган телебезгә хөрмәт, татар әдәби теленең төп нормаларын һәм стилистик мөмкинлекләрен ачык күзаллап, аларны тиешенчә куллана белеп, сүз байлыгын арттыруга ярдәм итәр дигән максат белән кулланыла. Региональ компонент кулланып, туган якны, туган нигезне, төбәкне, аның үткәнен, хәзергесен, халкыбыз һөнәрләрен, иҗатын өйрәнү аша укучыларны рухи яктан бай, иҗади сәләтле, югары мәдәниятле, камил шәхес итеп тәрбияләү күздә тотыла.

КОНТРОЛЬ КҮЧЕРЕП ЯЗУНЫ БӘЯЛӘҮ

Пөхтә, төгәл һәм орфографик хатасыз язылган эшкә «5»ле куела.

Пөхтә, төгәл язылган, әмма 1-3 төзәтүе яки 1-2 орфографик хатасы булган эшкә «4»ле куела.

Пөхтә һәм төгәл язылмаган, 4-5 төзәтүе яки 3-5 орфографик хатасы булган эшкә «3»ле куела.

Пөхтә һәм төгәл язылмаган, 6 яки артыграк орфографик хатасы булган эшкә «2»ле куела.

ЯЗМА СӨЙЛӘМНЕ БӘЯЛӘҮ

Эзлекле язылган, 1 орфографик һәм 1 пунктуацион яки 1 грамматик хаталы эшкә «5»ле куела.

Эзлекле язылган, ләкин эчтәлектә ялгыш җибәрелгән, 2-3 орфографик һәм пунктуацион яки 2-3 грамматик хаталы эшкә «4»ле куела.

Эзлекле язылмаган, 4-6 орфографик һәм пунктуацион яки 4-6 грамматик хаталы эшкә «3»ле куела.

Эзлекле язылмаган һәм эчтәлеге ачылмаган, 7 дән артык орфографик һәм пунктуацион яки 7дән артык тупас грамматик хаталы эшкә «2»ле куела.

Өстәмә материал:

  1. Хайдарова Р.З. , Гиниятуллина Л.А. Сборник ситуативных упражнений по татарскому языку для русскоязычных учащихся. Набережные Челны, 2004.

  2. Учебное пособие и фонохрестоматия «Лингва» для ускоренного изучения татарского языка. Набережные Челны, 1999.

  3. Мультимедийная обучающая программа «Татар Телле заман».

  4. Р.З. Хайдарова, Р. Л.Малафеева. Татарский язык в таблицах: Таблицы по татарскому языку для работы с русскоязычными учащимися.


Татар теленнән тематик план (102 сәг.)

Дәрес №

Дәрес темасы

Дәреснең төп эчтәлеге

Укытуның көтелгән нәтиҗәләре

Үткәрү вакыты

предмет

метапредмет

шәхескә кагылышлы

план

факт

1

Тартым кушымчаларын кабатлау

Тыңлау, тәрҗемә итү, тартым кушымчаларын искә төшерү, исемнәрне тартым белән төрләндерү

Тартым кушымчаларын дөрес куллана алу

Белемнәрне куллана белү

Укырга теләк тәрбияләү

02.09


2

Иялек килешендәге исем+тартымлы исем төзелмәсе

Фонетик күнегү, тәрҗемә итү күнегүләре, ситуатив биремнәр

Төзелмәне сөйләмдә куллануга ирешү

Логик фикерләүне үстерү

Иптәшләргә карата хөрмәт тәрбияләү

03.09


3

Хәзерге заман хикәя фигыльне кабатлау

Ишетеп аңлау күнегүләре, фигыльләрне тәрҗемә итү, юклык формасында төрләндерү

Хәзерге заман хикәя фигыльне сөйләмдә дөрес куллану

Чагыштыру, анализ, гомумиләштерү, нәтиҗә ясау

Актив булу сыйфатын тәрбияләү

07.09


4

Билгеле үткән заман хикәя фигыль.

Билгеле үткән заман хикәя фигыльне зат-сан белән төрләндерү, сорауларга җавап бирү, диалогны рольләргә бүлеп уку, парларда сөйләшү

Билгеле үткән заман хикәя фигыльне сөйләмдә дөрес куллану

Игътибарлы булу

Ихтыяр көчен тәрбияләү

09.09


5

Билгеле үткән заман хикәя фигыльнең юклык формасы

Фигыльләрне төрләндерү, җөмләләрне дөрес уку, тәрҗемә итү

Билгеле үткән заман хикәя фигыльнең юклык формасын

сөйләмдә куллана белү

Үзбәя бирә белү

Татарча дөрес сөйләшә белергә теләк тәрбияләү

10.09


6

Зат алмашлыкларының килеш белән төрләнеше

Дәреслек белән эш, тәрҗемә итү күнегүләре

Зат алмашлыкларын сөйләмдә куллануга ирешү

Укытучының күрсәтмәләрен төгәл үтәү күнекмәләрен булдыру

Тырышлык сыйфатын тәрбияләү

14.09


7

Кереш контроль эш

контроль эш биремнәрен башкару

Белемнәрне кулланып эшне ахырына кадәр җиткереп эшләү

Мөстәкыйль эшли белү күнекмәләрен булдыру

Җаваплылык хисен тәрбияләү

16.09


8

Хаталар төзәтү эше. Өчен, турында сүзләре

Грамоталылык дәрәҗәсен тикшерү. Сигнал карточкалар белән эш

Өчен, турында сүзләрен дөрес куллану

Анализлый һәм чагыштыра белү

Уңышларга һәм уңышсызлыкларга дөрес бәя бирә белү

17.09


9

Чөнки теркәгече

Тыңлап аңлау, җөмләләрне уку, тәрҗемә итү, дәреслектәге биремнәрне эшләү

Чөнки теркәгечен сөйләмдә куллана белү

Алган белемнәрне куллана белү

Белемле булу теләген тәрбияләү

21.09


10

Билгеле үткән заман хикәя фигыльнең кулланылышы

Аудирование, ситуатив биремнәр башкару

Билгеле үткән заман хикәя фиг-не сөйләмдә актив куллану

Үз эшчәнлегеңне контрольдә тоту һәм бәяли белү күнекмәләрен булдыру

Татарча дөрес сөйләшә белү теләген уяту

23.09


11

Белән бәйлеге

Дәреслек белән эш, диалогларны рольләргә бүлеп уку, ситуатив биремнәр, күнегүләр эшләү

Дөрес сөйләү һәм язу күнекмәләрен булдыру

Рус теле белән чагыштыру

Язуда чисталык, пөхтәлек сыйфатларын тәрбияләү

24.09


12

Хәзерге заман хикәя фигыль

Рәсем буенча җөмләләр төзү, тыңлап аңлау күнегүләре, ситуатив биремнәр

Фигыльнең эш-хәл, хәрәкәтне белдерүен мисаллар аша әйтә белү

Белемнәрне дөрес куллана белү

Актив эшчәнлек сыйфатларын тәрбияләү

28.09


13

Өстендә, астында, янында бәйлек сүзләре

Аңлатмалы әңгәмә; сүзтезмәләр язу, сорауларга җавап бирү, тәрҗемә итү күнегүләре

Бәйлек сүзләрен җөмләдәге урынын белү, дөрес тәрҗемә итү

Рус теле белән чагыштыру, нәтиҗә ясый белү

Үзеңә объектив бәя бирә белү

30.09


14

Сыйфат.

Аудирование, тәрҗемә итү, яңа сүзләрне өйрәнү

Яңа сүзләрне сөйләмдә куллану

Белемнәрдән файдалана белү

Эшчән булу сыйфатын тәрбияләү

01.10


15

Кемнеке? соравы

Картина буенча әңгәмә, кагыйдәне өйрәнү, диалогларны уку, тәрҗемә итү, ситуатив биремнәр эшләү

Диалог төзи белү

Игътибарлыкларын, хәтерне үстерү

Татарча сөйләшә белү теләген уяту

05.10


16

Алдында, артында бәйлек сүзләре.

Бәйлек сүзләрне өйрәнү, рәсем буенча сорауларга җавап бирү, җөмләләр төзү

Алдында, артында сүзләрен сөйләмдә дөрес куллану

Рус теле белән чагыштырып өйрәнү

Укуга җаваплы карау

07.10


17

"Бәйлек сүзләр" темасын ныгыту

Сүзлекне кабатлау, дәреслек белән эш, төрле дәрәҗәдәге биремнәр эшләү

Бәйлек сүзләрне кулланып сөйли алу

Максат куя, бурычларны билгели алу

Башкаларны тыңлый һәм аңлый белү

08.10


18

Сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсе.

Карточкалар, рәсемнәр белән эш

Сыйфатның чагышт. дәрәҗ. -рак/- рәк кушымчаларын истә калдыру

Иҗади характерындагы проблеманы чишә алу

Башкаларга карата түземле булу

12.10


19

Сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсе.

Кагыйдәне кабатлау, аудирование, күнегүләр эшләү, ситуатив биремнәр

-рак/-рәк кушымчаларын язма сөйләм телендә куллану

Чишү алгоритмын төзи белү

Итагатьле әңгәмәдәш булу

14.10


20

Үткән грамматик материалны кабатлау.

Сүзләрне төркемләп язу, төрле дәрәҗәдәге биремнәр эшләү

Үткән грамматик материалны сөйләмдә куллана белү

Уку эшчәнлеге барышын тикшереп бару

Активлык сәләтенә ия булу

15.10


21

"Бәйләгеч сүз төркемнәре" темасы буенча контроль эш

Өйрәнгән кагыйдәләрне кулланып, контроль эш биремнәрен үтәү

Белемнәрне куллана белү

Вакытны дөрес файдалана белү

Объектив үзбәя бирү

19.10


22

Хаталар өстендә эш. Бәйләгеч сүз төркемнәрен кабатлау

Кагыйдәләрне кабатлау, хаталарны төзәтү, индивидуаль биремле

карточкалар белән эш

Хаталарны анализлый белү

Уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү

Максатчанлык сәләтенә ия булу

21.10


23

"Спорт уеннары" темасы буенча диалогик сөйләм

Рәсемнәр буенча сорауларга җаваплар, дәреслек белән эш, диалогларны рольләргә бүлеп уку

Кара каршы сөйләшү оештыра алу

Алган белемнәрне куллана белү

Аралаша белү сәләтенә ия булу

22.10


24

Саннар (20, 30, 40, 50)

Тәрҗемә итү, тәртип саннарын ясау

Саннарны (20, 30, 40, 50) сөйләмдә актив куллану

Истә калдыру алымнарын куллана белү

Әхлакый кагыйдәләрне үтәү

26.10


25

Саннар (60, 70, 80, 90, 100).

Тәрҗемә итү, тәртип саннарын ясау, сорауларга җавап бирү, ситуатив биремнәр

Укучыларда төрле саннар белән эшләү күнекмәләрен үстерү, камилләштерү

Дөрес, матур язу күнекмәләрен булдыру

Теманы яхшы өйрәнергә теләү

28.10


26

Татар җөмләсендә сүзләрнең урнашу тәртибе

Дәреслек белән эш, җөмләләрне җәенкеләндерү, сораулар төзү

Татар җөмләсендә сүзләрнең урнашу тәртибен белү

Кагыйдәләрне төгәл үти белү

Тырышлык, максатчанлык сыйфатларын тәрбияләү

29.10


27

Сорау җөмләләр

Табышмакларга җавап табу, сорауларга җавап бирү, сорау төзү кагыйләрәне өйрәнү

Сораулар төзи белү

Акыл эшчәнлеген активлаштыру

Аралашу кагыйдәләрен үтәү

09.11


28

-чы/-че - сүз ясагыч кушымчалар

Сүзләрне ятлау, кагыйдә өйрәнү, дәреслектәге күнегүләрне эшләү

-чы/-че сүз ясагыч кушымчалар ярдәмендә сүзләр ясый белү

Укучыларның грамоталы язу күнекмәләренә ирешү

Башкаларны тыңлый һәм аңлый белү

11.11


29

Кем кайда эшли?

Рәсем буенча сорауларга җавап бирү, рәсем буенча хикәя язу

Язма сөйләм күнекмәләрен үстерү

Логик яктан эзлекле сөйли һәм яза белү

Һөнәр сайлау турында уйлану

12.11


30

"Һөнәрләр" темасы буенча дәрес-практикум

Яңа сүзләр ятларга, ишетеп аңлау, тәрҗемә итү, парларда сөйләшү оештыру

Һөнәр атамаларын актив сөйләмгә кертү

Әңгәмәдәш белән сөйләшүне башлау, дәвам иттерү, уңышлы тәмамлау

Итагатьле әңгәмәдәш булу, үзара аңлашуга ирешү

16.11


31

Инфинитив (-рга/-ргә, -арга/-әргә).

Кагыйдәне өйрәнү, фонетик күнегү, биремнәр эшләү, тәрҗемә итү күнегүләре

Инфинитив кушымчаларын дөрес ялгый белү

Аңлап эшли белү

Татар телен яхшы өйрәнү теләген тәрбияләү

18.11


32

Инфинитив+кирәк, тиеш төзелмәсе

Аудирование, күнегүләр, ситутаив биремнәр эшләү

Төзелмәне актив лексикага кертү

Уйлау, фикерләү сәләтләрен үстерү

Белем алуга җаваплы карау

19.11


33

Инфинитив формасы (-ырга/-ергә)

Кагыйдәләргә таянып күнегүләр эшләү, киңәшләр бирү, тәрҗемә итү

Инфинитивны дөрес куллана белү

Белемнәрне дөрес куллана белү

Кызыксынучанлык, дәрестә активлык сыйфатларын тәрбияләү

23.11


34

Кем нишләргә тиеш? төзелмәсе

Дәреслек белән эш, рәсемнәр буенча җөмләләр төзү

Инфинитив формасын кулланып, җөмләләр төзи белү

Максат куя, бурычларны билгели алу

Укытучының күрсәтмәләрен төгәл үтәү

25.11


35

"Инфинитив" темасын ныгыту

Аудирование, ситуатив биремнәр, җөмләләрнең ахырын әйтү, тәрҗемә итү

Инфинитивны сөйләмдә аера һәм куллана белү

Нәтиҗә ясый белү

Объектив үзбәя бирү

26.11


36

"Минем апам" исемле диктант

Укытучыны игътибар белән тыңлап, диктант язу

Дөрес, пөхтә язу күнекмәләрен булдыру

Игътибарлыкны үстерү

Эшне чиста, пөхтә эшләү сыйфатларын тәрбияләү

30.11


37

Хаталар төзәтү. Тезмә сүзләр.

Грамматик күнекмәләрне камилләштерү, хаталарны төзәтү, тезмә сүзләр төшенчәсе белән танышу

Яңа сүзләр белән җөмләләр төзи белү

Дәреслек, сүзлек белән эшли, дөрес файдалана белү

Дөрес туклану, сәламәтлекне саклау турында белү

02.12


38

"Кунак итү әдәпләре" темасы буенча диалогик сөйләм дәресе

Меню төзү, сүзләрне кабатлау, диалог сөйләшү, сәхнәләштерү

Тема буенча диалог оештыра белү

Алган белемнәрне дөрес куллану

Әдәпле булу сыйфатларын тәрбияләү

03.12


39

Мөмкин, мөмкин түгел/ ярый, ярамый сүзләре

Аудирование, яңа сүзләрне ятлау, дәреслек белән эш, тәрҗемә итү күнегүләре

Мөмкин, мөмкин түгел/ ярый, ярамый сүзләрен истә калдыру

Чагыштырып, уртак һәм аермалы билгеләр табу

Әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәү

07.12


40

"Ашханәдә" темасына диалогик сөйләм дәресе

Сүзләрне кабатлау, диалогларны рольләргә бүлеп уку

Сөйләм телен үстерү

Сүз байлыгын үстерү

Итагатьле әңгәмәдәш булу

09.12


41

"Ашханәдә" темасы буенча дәрес-күнегү

Сүзлек өстендә эш, ситуатив биремнәр, диалог төзү

Язма сөйләм күнекмәләрен камилләштерү

Парларда эшли белү

Татарча дөрес сөйләшә белү теләген тәрбияләү

10.12


42

БСҮ "Безнең аш бүлмәсе" темасына әңгәмә

Сүзләрне кабатлау, аш бүлмәсенең планын ясау, аның буенча сөйләү

Язма һәм телдән сөйләм үстерү

Үрнәк буенча сөйли белү

Кызыксынучанлык тәрбияләү

14.12


43

"Дежур укучы" темасына диалогик сөйләм дәресе

Ризык исемнәрен кабатлау, әңгәмә үткәрү, диалогларны бүлеп уку

Сөйләмдә активлаштыру

Аралаша белү сәләтенә ия булу

Башкаларны тыңлый һәм аңлый белү

16.12


44

БСҮ "Иң әйбәт дежур" темасына сөйләшү

Сүзлек диктанты, тыңлап аңлау, ребусны чишү, әңгәмә оештыру, хикәя төзү

Бәйләнешле сөйләм үстерү

Логик фикерләүне үстерү

Иптәшләреңне тыңлый белү сыйфатын тәрбияләү

17.12


45

"Инфинитив" темасы буенча контроль эш.

Грамматик күнекмәләрне камилләштерү

Үткән кагыйдәләрне куллану

Эшләгән биремнәрне тикшереп бару, кирәкле төзәтмәләр кертү

Эшне җаваплы башкару сыйфатларын тәрбияләү

21.12


46

Хаталар өстендә эш. "Инфинитив" темасын кабатлау

Хаталарны анализлау, төзәтү, кагыйдәләрне кабатлау

Эшне җиренә җиткереп эшләү күнекмәләрен булдыру

Уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү

Тырышлык сыйфатларын тәрбияләү

23.12


47

"Базарда" темасы буенча диалогик сөйләм дәресе

Яңа сүзләрне ятлау, сорауларга җавап бирү, диалогларны рольләргә бүлеп уку

Яңа сүзләрне актив сөйләмгә кертү

Әңгәмәдәш белән сөйләшүне башлау, дәвам иттерү, уңышлы тәмамлау

Итагатьле әңгәмәдәш булу, үзара аңлашуга ирешү

24.12


48

Кебек бәйлеге.

Дәреслек белән эш, ишетеп аңлау, тәрҗемә итү

Кебек бәйлеген актив сөйләмгә кертү.

Алгоритм буенча эшли белү

Кызыксынучанлык, күп белергә теләк тәрбияләү

11.01


49

Кебек бәйлегенең сөйләмдә кулланылышы

Схема буенча җөмләләр төзү

Кебек бәйлегенең җөмләдә урынын белү

Белемннәрне дөрес куллана белү

Татарча дөрес сөйләшү белү теләген тәрбияләү

13.01


50

-ныкы/-неке кушымчалары

Рәсемнәр буенча сорауларга җаваплар бирү, яңа сүзләрне ятлау

-ныкы/-неке кушымчаларын сөйләмдә куллана белү

Сүз байлыгын үстерү

Үзбәя бирә белү

14.01


51

Сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсен кабатлау.

Ишетеп аңлау, кагыйдәне искә төшерү, сүзлек диктанты, тәрҗемә итү күнегүләре, яңа лексика өйрәнү

Сыйфатларны сөйләмдә дөрес куллану

Фикерләү сәләтен, игътибарлыкны үстерү

Укырга теләк тәрбияләү

18.01


52

"Җөмләдә туры сүз тәртибе" темасына дәрес-күнегү

Сүзләрдән җөмләләр төзү, тәрҗемә итү, ситуатив биремнәр эшләү

Җөмләләрдә туры сүз тәртибен үзләштерү

Логик фикерләүне, хәтерне үстерү

Ихтыяр көчен, башлаган эшне ахырына кадәр җиткерү сыйфатын тәрбияләү

20.01


53

"Син нинди чәчәкләр яратасың?" темасына диалогик сөйләм дәресе

Ишетеп аңлау, диалогларны уку, тәрҗемә итү, парларда сөйләшү

Кара каршы сөйләмне оештыру күнемәләрен булдыру

Максатчанлык, активлык сәләтләренә ия булу

Башкаларны тыңлый һәм аңлый белү

21.01


54

-га/-гә, -ка/-кә су сибә төзелмәсе

Төзелмәне өйрәнү, яңа лексиканы уку һәм ятлау, дәреслек белән эш

-га/-гә, -ка/-кә су сибә төзелмәсен сөйләмдә куллану

Сүз байлыгын үстерү

Укуга җаваплы карау

25.01


55

"Базарда" темасы буенча дәрес-күнегү

Дәреслек белән эш, сорауларга җавап бирү, парларда сөйләшү

Җөмлә төзү күнекмәләрен булдыру

Уку эшчәнлеген тикшереп бару

Кызыксынучанлык, күп белергә теләк тәрбияләү

27.01


56

"Базарда" бүлеген йомгаклау дәресе

Үткән темалар буенча биремнәрне язмача эшләү

Алган белемнәрне куллану

Мөстәкыйль эшли белү

Ихтыяр көче, җаваплылык тәрбияләү

28.01


57

"Кыш" исемле текстны контроль күчереп язу.

Текстны күчереп язу

Игътибар белән хатасыз күчереп язу күнекмәләрен булдыру

Алгоритм буенча эшли белү

Чисталык, пөхтәлек сыйфатларын тәрбияләү

01.02


58

Билгеле һәм билгесез үткән заман хикәя фигыль формалары

Кагыйдәләрне кабатлау. Әңгәмә кору, рәсемнәр буенча сорауларга җаваплар бирү

Билгесез үткән заман хикәя фигыльнең кушымчаларын истә калдыру

Чагыштыра белү

Күп белергә теләк тәрбияләү

03.02


59

Билгесез үткән заман хикәя фигыльнең кулланышы

Ишетеп аңлау, тәрҗемә итү күнегүләре, кагыйдәне кабатлау

Билгеле һәм билгесез үткән заман хикәя фигыльләрне аера һәм дөрес аңлый белү

Алган белемнәрне дөрес куллана белү

Тырышлык сыйфатын тәрбияләү

04.02


60

"Билгеле һәм билгесез үткән заман хикәя фигыльләр" темасы буенча дәрес-күнегү

Аңлатмалы әңгәмә; дәреслек белән эш, күнегүләр эшләү

Билгеле һәм билгесез үткән заман хикәя фигыльләрне дөрес тәрҗемә итә белү

Дәреслек белән эшли белү

Эшне ахырына кадәр җиткереп эшләү

08.02


61

"Билгесез үткән заман хикәя фигыль" темасын ныгыту

Кагыйдә буенча мисаллар язу, тәрҗемә итү, сораулар төзү, ситуатив биремнәр эшләү

Фигыльнең өйрәнгән формаларын дөрес куллана белү

Иптәшләрнең фикерен тыңлый белү

Эшчән булу сыйфатларын тәрбияләү

10.02


62

Билгесез үткән заман хикәя фигыльнең юклык формасы

Кагыйдә өйрәнү, дәреслек белән эш

Билгесез үткән заман хикәя фигыльнең юклык формасын истә калдыру

Сүз байлыгын үстерү

Күп белергә теләк тәрбияләү

11.02


63

Билгесез үткән заман хикәя фигыльләрне барлыкта-юклыкта төрләндерү

Тәрҗемә итү, сүзтезмәләр, җөмләләр төзү, сорауларга юклык формасын кулланып җавап бирү

Билгесез үткән заман хикәя фигыльнең юклык формасын дөрес куллану

Алган белемнәрне куллана белү

Ихтыяр көчен тәрбияләү

15.02


64

"Бәйрәмнәр" бүлеген йомгаклау

Җөмләдә билгесез үткән заман хикәя фигыльләрне

таба алу һәм сөйләмдә дөрес куллануга ирешү

Билгесез үткән заман хикәя фигыльләрне сөйләмдә куллана белү

Биремнәрне дөрес, мөстәкыйль эшли белү

Җаваплылык хисен тәрбияләү

17.02


65

Котлау язу

Котлауларны уку, тәрҗемә итү, сүзлек өстендә эш

Үрнәк буенча котлау яза белү

Иҗади характерындагы биремнәрне эшли белү

Якыннарыңа, дусларыңа карата игътибарлы булу

18.02


66

"Билгесез үткән заман хикәя фигыль" темасы буенча контроль эш.

Өйрәнгән кагыйдәләрне кулланып, контроль эш биремнәрен үтәү

Белемнәрне куллана белү

Эшләгән биремнәрне тикшереп бару, кирәкле төзәтмәләр кертү

Эшне җаваплы башкару сыйфатларын тәрбияләү

22.02


67

Хаталар өстендә эш. Антоним фигыльләр

Хаталар төзәтү, дәреслек, сүзлек белән эш, тыңлап аңлау, тәрҗемә итү күнегүләре

Антоним фигыльләрне актив сөйләмгә кертү

Сүз байлыгын үстерү

Актив укучы сыйфатларын тәрбияләү

24.02


68

"Театр" темасына диалогик сөйләм дәресе

Сүзлек диктанты, парларда эш, диалог төзү

Төзегән диалогны сөйләшү

Аралаша белү сәләтенә ия булу

Үзара аңлашуга ирешү

25.02


69

"Театрда" темасы буенча дәрес-күнегү

Яңа лексиканы өйрәнү, уку, тәрҗемә итү, дәреслек белән эш

"Театрда" темасы буенча яңа лексиканы истә калдыру

Кагыйдәләрне кулланып, эшли белү

Тырышлык, тыңлаучанлык сыйфатларын тәрбияләү

29.02


70

БСҮ "Театрда үзеңне тоту кагыйдәләре" темасы буенча әңгәмә

Театрда тоту кагыйдәләрен искә төшерү, аларны татарчага тәрҗемә итү

Бәйләнешле сөйләм телен үстерү

Дөрес, матур язу күнемәләрен булдыру

Әдәпле, тәрбияле бала булу теләген уяту

02.03


71

Тезмә саннар.

Дәреслек белән эш, телдән һәм язмача биремнәр эшләү

Язуда һәм сөйләмдә саннарны дөрес куллана белү

Игътибарлылык үстерү

Башкаларны тыңлый һәм аңлый белү

03.03


72

Тезмә саннарның язылышы

Әңгәмә, күнегүләр эшләү. Тезмә саннарны һәм үткән заман хикәя фигыльне сөйләмдә активлаштыру.

Алган белемнәрне төрле күнегүләр ярдәмендә ныгыту

Грамматик күнекмәләрне камилләштерү

Татарча дөрес сөйләшә белү теләген тәрбияләү

07.03


73

Күпмәгънәле сүзләр

Дәреслек, сүзлек белән эш, тәрҗемә итү күнегүләрне

Теоретик төшенчә белән таныштыру

Укучыларның хәтерен, сүз байлыгын үстерү

Кызыксынучанлык тәрбияләү

09.03


74

Тамырдаш сүзләр

Аудирование, тәрҗемә итү күнегүләре, биремнәр эшләү

Сүзләрнең тамырын таба белү

Объектларны чагыштыру

Күп белергә теләк тәрбияләү

10.03


75

Сүзтезмә

Яңа сүзләрне өйрәнү, дәреслектәге биремнәрне эшләү, тәрҗемә итү

Сүзләрдән сүзтезмәләр һәм җөмләләр төзү күнекмәләре булдыру

Логик фикерләүне үстерү

Татарча аралаша белү теләген уяту

14.03


76

Спектакльның программасын төзү

Үрнәк программаны өйрәнү, яңа программа төзү

Язма сөйләм күнекмәләренә ия булу

Алгоритм буенча эшли белү

Куелган бурычны ахырына кадәр үти белү

16.03


77

"Без театрга барабыз" темасы буенча тикшерү эше

Үткән темалар буенча биремнәр эшләү

Алган белемнәрне куллана белү

Мөстәкыйль эшли белү

Җаваплылык хисе тәрбияләү

17.03


78

Хаталар төзәтү эше. Кадәр бәйлеге

Хаталарны төзәтү. Ситуатив биремнәр, дәреслектәге күнегүләрне эшләү

Кадәр бәйлеге үзенчәлекләре белән танышу

Рус теле белән чагыштырып өйрәнү

Тырышлык, укырга теләк тәрбияләү

30.03


79

-га/-гә -ка/-кә кадәр төзелмәсе

Аудирование, сорауларга җаваплар, тәрҗемә итү, схема буенча җөмләләр төзү

-га/-гә -ка/-кә кадәр төзелмәсе актив сөйләмгә кертү

Максат куя, бурычларны билгели белү

Татар телен яхшы өйрәнү теләге формалаштыру

31.03


80


Соң бәйлеге.

Рәсемнәр буенча сөйләү, сүзтезмәләрне уку, тәрҗемә итү

Соң бәйлеген истә калдыру

Уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү

Татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру

04.04


81

-дан/-дән -тан/-тән -нан/-нән соң бәйлеге төзелмәсе

Дәреслек, карточкалар белән эш

Соң бәйлеген сөйләмдә куллану

Схема буенча сораулар төзи белү

Татар телен куллануга уңай караш булдыру

06.04


82

-га кадәр... -дан соң конструкцияләрен сөйләмдә активлаштыру

Уку, тәрҗемә итү, схема буенча сөйләү, җөмләләр төзү

-га кадәр... -дан соң конструкцияләре белән җөмләләр төзи белү

Белемнәрне куллана белү

Тырышлык, ихтыяр көче тәрбияләү

07.04


83

"Бәйлекләр" темасын ныгыту.

Яңа сүзләр өйрәнү, дәреслек белән эш

Бәйлекләрне сөйләмдә дөрес куллана белү күнекмәләрен

ныгыту.

Логик фикерләүне үстерү

Татар телен яхшы өйрәнү теләге формалаштыру

11.04


84

Килеш кушымчаларын кабатлау

Дәреслек, таблица белән эш, күнегүләр эшләү

Килеш кушымчаларын

Һәм яңа сүзләрне дөрес куллану

Аналогияләр ясый белү

Иптәшләреңә карата ихтирам хисләрен тәрбияләү

13.04


85

Казаннан Чаллыга кадәр төзелмәсе

Шәһәр, елга исемнәрен кабатлау, аудирование, тәрҗемә итү күнегүләре

Казаннан Чаллыга кадәр төзелмәсен истә калдыру

Игътибарлыкны, хәтерне үстерү

Иптәшләрнең җавапларын тыңлый белү

14.04


86

Казаннан Чаллыга кадәр төзелмәсен ныгыту

Өйрәнгән төзелмәне кулланып, схема буенча сөйләү, ситуатив биремнәр эшләү

Казаннан Чаллыга кадәр төзелмәсен аңлау, сөйләмдә куллана белү

Бәйләнешле сөйләм телен үстерү

Алга куйган бурычларны үтәү

18.04


87

Кушма сүзләр

Кагыйдәне, яңа сүзләрне өйрәнү, схема буенча җөмләләр төзү

Кушма сүзләрне истә калдыру

Игътибарлыкны үстерү

Тырышлык, җаваплылык хисләре тәрбияләү

20.04


88

"Кушма сүзләр" темасы буенча дәрес-күнегү

Кагыйдәне кабатлау, сүзлек диктанты, биремнәр эшләү

Кушма сүзләрне актив лексикага кертү

Матур, дөрес язу күнекмәләрен булдыру

Күп белергә теләк тәрбияләү

21.04


89

Саен бәйлеге

Дәреслек белән эш, аудирование, биремле күнегүләр

Саен бәйлеген аңлау

Белемнәрне куллана белү

Укуга уңай мөнәсәбәт булдыру

25.04


90

Саен бәйлеген сөйләмдә активлаштыру

Диалог сөйләшү, җөмләләр төзү, сораулар төзү

Саен сүзен сөйләмдә дөрес куллана белү

Сөйләм телен үстерү

Татар телен яхшы өйрәнү теләге формалаштыру

27.04


91

"Бәйлекләр" темасы буенча контроль эш.

Үткән тема буенча укучыларның белемен тикшерү

Биремнәрне аңлап, дөрес эшли белү

Вакытны дөрес файдалана белү

Эшне ахырына кадәр җиткереп эшләү

28.04


92

Хаталар өстендә эш.

Бәйлекләрне гомумиләштереп кабатлау

Хаталарны төзәтү.

Хаталарны күреп, төзәтү белү

Анализ ясый алу күнекмәләре булдыру

Эшне чиста, пөхтә башкару

02.05


93

"Дару үләннәре" темасына диалогик сөйләм дәресе

Сүзлекне кабатлау, сорауларга җавап бирү, ситуатив биремнәр

Җөмләләрдә сүз тәртибен белеп куллану

Игътибарлыкны үстерү

Татарча сөйләшә белү теләген булдыру

04.05


94

"Табибта" темасы буенча диалогик сөйләм дәресе

Сүзләрне искә төшерү, фонетик күнегү

Тема буенча кара каршы сөйләшүне оештыра белү

Парларда һәм күмәк эшли белү

Хислелек тәрбияләү

05.05


95

БСҮ "Сәламәт булу өчен" темасына сөйләшү

Сүзлек диктанты, сорауларга җавап бирү, җөмләләр төзү

Бәйләнешле сөйләм үстерү

Ишетү игътибарлыгын үстерү

Татарча сөйләшә белү теләген тәрбияләү

09.05


96

Җыю саны

Кагыйдәне истә калдыру, фонетик күнегү, уку, тәрҗемә итү

Җыю саннарын таный, аңлый белү

Логик фикерләүне үстерү

Тыңлаучанлык, тәртиплелек сыйфатларын тәрбияләү

11.05


97

БСҮ "Маратның гаиләсе" темасына хикәя язу

Тыңлап аңлау, тәрҗемә итү күнегүләре, сорауларга җаваплар, рәсемнәр буенча җөмләләр төзү

Язма сөйләм үстерү

Әйтергә теләгән фикереңне белдерә алу

Активлык, максатчанлык тәрбияләү

12.05


98

"Боерык фигыль" темасын кабатлау

Үткәнне искә төшерү, аудирование, тәрҗемә итү күнегүләре

Боерык фигыльне сөйләмдә дөрес куллана белү күнекмәләрен

ныгыту

Белемнәрне куллана белү

Тырышлык сыйфатын тәрбияләү

16.05


99

Боерык фигыльнең

юклык формасын кабатлау

Кагыйдәне искә төшерү, дәреслек белән эш, төрле биремнәр эшләү

Боерык фигыльнең

юклык формасын куллана белү

Уку эшчәнлеген оештыра белү

Кызыксынучанлык тәрбияләү

18.05


100

Үткән грамматик темалар буенча еллык контроль эш.

Укучыларның белемнәрен тикшерү һәм бәяләү

Биремнәрне эшләү

Эшләгәнне тикшерә белү

Объектив үзбәяләү бирә белү

19.05


101

Хаталар төзәтү. Зат алмашлыкларын кабатлау

Хаталар төзәтү. Аудирование, тәрҗемә итү күнегүләре

Зат алмашлыкларын сөйләмдә дөрес куллана белү күнекмәләрен

ныгыту.

Уңышларга, уңышсызарга анализ бирә белү

Максатчанлык сыйфатларын тәрбияләү

23.05


102

Шуңа күрә, чөнки сүзләре

Биремле күнегүләр

Җөмләдә туры сүз тәртибен кабатлау

Дөрес, матур язу күнекмәләрен булдыру

Татар теленә ихтирамлы караш булдыру

25.05





© 2010-2022