7 рус сыйныфы өчен тестлар

Раздел Другое
Класс 7 класс
Тип Тесты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

БҮЛЕКНЕ ЙОМГАКЛАУ ӨЧЕН ТЕСТЛАР

Халык әйтсә - хак әйтә

I вариант

II вариант

1. Халык йолалары ничә төркемгә бүленә?

а) 2

ә) 5

б) 3

2. Хезмәт белән бәйле йолалар:

а) өмәләр

ә) Нардуган

б) боз озату

3. Бәби тугач,аны кая алып барганнар?

а) уенчыклар кибетенә

ә) мунчага

б) туганнарына

4.Ф.Бурнашның "Яшь йөрәкләр" әсәрендә нинди йола турында язылган?

а) сабан туе

ә) туй йоласы

б) печән өмәсе

5.Ф.Бурнаш кайда туган?

а)Татарстанда

ә) Башкортстанда

б) Чувашстанда

6. Уярня - кайсы халык бәйрәме?

а) удмурт

ә) мари

б) рус

7. Бәетләрне кем иҗат иткән?

а) язучылар

ә) шагыйрьләр

б) халык

8. Мөнәҗәтләр кайсы халык авыз иҗаты?

а) рус

ә) чуваш

б) татар

9. Г.Тукайның Уральск шәһәрендә яшәгән еллары:

а) 1986 - 1913

ә) 1895 - 1907

б) 1886 - 1905

10. "Шүрәле" әсәрендә кайсы авыл телгә алына?

а) Өчиле

ә) Кушлавыч

б) Кырлай

1.Язгы чәчү кайсы йолага карый?

а) гаилә йоласы

ә) календарь йолалар

б) язгы йолалар

2.Гаилә йолаларына керә:

а) каз өмәсе

ә) туй йоласы

б) Раштуа

3. Бәби туу йоласына багышланган әсәрнең авторы:

а) Ф.Әмирхан

ә) Г.Ибраһимов

б) М.Кәрим

4. Ф.Бурнашның "Яшь йөрәкләр" драмасында нинди туй ризыгы турында әйтелә?

а) коймак

ә) бәлеш

б) чәк-чәк

5. Ф.Бурнаш укыган мәдрәсә:

ә) Мотыйгыя

ә) Галия

б) Мөхәммәдия

6. Покрау - кайсы халык бәйрәме?

а) татар

ә) керәшен татарлары

б) украин

7. Бәетләр ничә төркемгә бүленә?

а) 3

ә) 4

б) 5

8. Мөнәҗәтне билгеләгез:

а) "Сак-Сок"

ә) "Туган ил исемнән китмәс"

б) "Сагыну"

9.Тукай исемендәге премия кайчан булдырылды?

а)1960 елда

ә)1958 елда

б)1966 елда

10.Кырлай авылы белән кайсы кеше бәйле?

а) Мөхәммәтвәли

ә) Сәгъди

б) Зиннәтулла




Аталар сүзе - акылның үзе

I вариант

II вариант

1. Ф.Әмирхан кайда туган?

а) Арча районы Кушлавыч авылында

ә) Казанда

б) Оренбургта

2. "Ай өстендә Зөһрә кыз" әсәрендә төп героиняның исеме ничек?

а) Зөлхәбирә

ә) Таңсылу

б)Зөһрә

3. Татар теленең "Фразеологизмнар сүзлеге" н кем төзегән?

а) Г.Тукай

ә) Н.Исәнбәт

б) Ф.Әмирхан

4. "Халык дошманы" дип, кемне гаеплиләр?

а) Н.Исәнбәт

ә) Г.Ибраһимов

б) Ф.Әмирхан

5. "Алмачуар" хикәясендәге малайның исеме ничек?

а) Хафиз

ә) Сафа

б) Закир

6. "Җиз кыңгырау" әсәренең авторы кем?

а) Н.Исәнбәт

ә) Ә.Еники

б) Г.Ибраһимов

7. Татар халкының милли баш киеме:

а) бүрек

ә) башлык

б) түбәтәй

8. Хатын - кызларның милли бизәнү әйбере:

а) кершән

ә) чулпы

б) балдак

9. "Килен төшкәндә" шигыренең авторы:

а)Р.Миңнуллин

ә) Г.Зәйнәшева

б) Ш.Галиев

10. "Көмеш дага" шигыренең авторы:

а) Р.Хафизова

ә) Х.Мөдәррисова

б) С.Садыкова

1. Ф.Әмирхан әсәрен билгеләгез.

а) "Алмачуар"

ә) "Нәҗип"

б) "Милли моңнар"

2.Җирдәге Зөһрәне кайсы күк җисеме үз янына ала?

а) кояш

ә) ай

б) йолдыз

3."Җирән чичән белән Карачәч" әсәре:

а) поэма

ә) драма

б) хикәя

4. Г.Ибраһимов укытучы булып эшләгән мәдрәсә:

а) Хөсәения

ә) Кышкар

б) Галия

5. "Алмачуар" хикәясендә нинди бәйрәм турында сөйләнә?

а) Раштуа

ә) Нәүрүз

б) Сабантуй

6. "Җиз кыңгырау" әсәрендә нинди йола турында сөйләнә?

а) туй

ә) аулак өй

б) боз озату

7. Татар хатын-кызларының милли аяк киеме:

а) туфли

ә) чабата

б) читек

8. Хатын - кызларның милли баш киеме:

а) шәл

ә) калфак

б) яулык

9. "Килен төшкәндә" шигыренә көй язган композитор:

а) С.Садыйкова

ә) С.Сәйдәшев

б) Р.Яхин

10 Даганы ... кагалар:

а) сыерга

ә) эткә

б) атка

Ил язмышы - ир язмышы

I вариант

II вариант

1.Әдип Маликов кайда туган?

а) Татарстанда

ә) Башкортстанда

б) Самарада

2. Гадел Кутуйның "Сагыну" әсәре нинди жанрда язылган?

а) хикәя

ә) повесть

б) нәсер

3. Бөек Ватан сугышында катнашкан язучы:

а) Ф.Әмирхан

ә) С.Хәким

б) Р.Миңнуллин

4. Әтнә районы Күлле-Киме авылында кайсы язучының музее бар?

а) Әдип Маликов

ә) Гадел Кутуй

б) Сибгат Хәким

5.Г.Кутуйның кабере кайсы илдә?

а) Төркиядә

ә) Германиядә

б) Польшада

6. "Бу кырлар, бу үзәннәрдә..." шигыренең авторы:

а) Р.Фәйзуллин

ә) С.Хәким

б) Ш.Галиев

7. "Җиләкле аланнар" әсәренең авторы:

а) А.Гыйләҗев

ә) Р.Төхфәтуллиен

б) М.Мәһдиев

8. М.Мәһдиевнең "Без - кырык беренче ел балалары" повестенда вакыйгалар кайда бара?

а) сугышта

ә) мәктәптә

б) педучилищеда

9. Кайсы язучыга Арчада бюст куелмаган?

а) С.Хәким

ә) Р.Төхфәтуллин

б) Г.Ахунов

10. М.Мирзаның "Изге сукмак" әсәре нинди жанрда язылган?

а) хикәя

ә) нәсер

б) шигырь

1.Әдип Маликовның "Ил язмышы - ир язмышы" шигыре нәрсә турында?

а) уку турында

ә) сугыш турында

б) табигать турында

2. Гадел Кутуйның "Сагыну" нәсерендә лирик герой:

а) сугышчы

ә) ана

б) бала

3. С.Хәкимнең "Бакчачылар" поэмасындагы геройның исеме:

а) Илтабан

ә) Әлемгол

б) Сәлим

4. Сәлим карт нинди җимеш агачлары утырта?

а) чия

ә) балан

б) алмагач

5. Г.Кутуй кайда туган?

а) Мордовиядә

ә) Самарада

б) Казанда

6. "Бу кырлар, бу үзәннәрдә..." шигыре нәрсә турында?

а) сугыш

ә) тынычлык

б) туган як

7. Р.Төхфәтуллинның "Җиләкле аланнар" әсәре героеның әтисе кем булып эшләгән?

а) колхозчы

ә) укытучы

б) табиб

8. Язучы М.Мәһдиев музее кайда урнашкан?

а)Арча районы Гөберчәк авылында

ә) Арча районы Сикертән авылында

б) Арча районы Өчиле авылында

9. Арчада Халык язучыларына куелган бюстларны кем иҗат иткән?

а) Садри Ахунов

ә) Бакый Урманче

б) Альфред Әбдрәшитов

10. М.Мирзаның "Изге сукмак" шигырендә нинди һөнәр турында әйтелә?

а) тракторчы

ә) укытучы

б) умартачы

Һәр чорның үз герое

I вариант

II вариант

1.Н.Думави кайда туган?

а) Сарман районы Дусай авылында

ә) Аксубай районы Яңа Дума авылында

б) Аксубайрайоны Кармәт авылында

2. Кайсы Н.Думави шигыре?

а) "Кар ява"

ә) "Ак чәчәкләр ява"

б) "Беренче кар"

3. Һ.Такташ ничәнче елда туа?

а) 1901

ә) 1902

б) 1903

4. Үсә төшкәч,Һ.Такташны кайсы авыл мәдрәсәсенә укырга бирәләр?

а) Кушлавыч

ә) Пешлә

б) Кармәт


5. Һ.Такташ 1921 нче елда кая китә? а) Петербургка

ә) Ташкентка

б) Самарага


6. "Агыла да ... агыла"

а) йолдыз

ә) болыт

б) һава

7. Х.Туфан музее кайда урнашкан?

а) Казанда

ә) Әтнәдә

б) Иске Кармәттә


8.Г.Тавлинның мәктәп еллары кайда уза?

а) Мордва республикасының Сыркыды авылында

ә) Зәй районы Югары Баграж авылында

б) Арча районы Гөберчәк авылында

9.Гурий Тавлин әсәрләре:

а) "Сабыйга", "Кышкы кич", "Су анасы", "Туган авыл"

ә) "Чәчәкләр", "Ана бәйрәме", "Кызыл ромашка", "Вәхшәт"

б) Афәт», «Сары яфраклар коела», «Йолдызлар безгә янәшә», «Тәвәккәл таш яра»

10. Рефрен сүзе ничек тәрҗемә ителә?

а) гади рифма

ә) кушымта

б) сүзләрнең охшашлыгы



1.Н.Думави кайсы мәдәрәсәдә укыткан?

а) Галия

ә) Буби

б) Кизләү

2. Н.Думавиның "Беренче кар" шигырендә кар яуганга кемнәр сөенә?

а) укытучылар

ә) әти-әниләр

б) балалар

2) Һ.Такташ кайсы авылда туган ?

а) Кызылъяр

ә) Сыркыды

б) Иске Кармәт

4. Һ.Такташ "Юксыллар сүзе" газетасында кем булып эшли?

а) сәркатип

ә) мөхәррир

б) мөдир

5. Шагыйрьнең дустына багышлап язган шигыре:

а) "Мәхәббәт тәүбәсе"

ә) "Алсу"

б) "Мокамай"

6. Х.Туфанның "Тамчылар ни диләр?" шигыре кемгә багышланган?

а) әнисенә

ә) хатынына

б) кызына

7. Хафиз строфосына туры килгән билгеләмәне күрсәтегез:

а)шигырь строфикасында бишьюллык

шигырьнең бер формасы

ә)музыкаль-драматик сәнгать жанры

б)язучының үз тормышы, үткәне

турында язган әсәре

8. Гурий Тавлинныңтуганҗире:

а) ТатарстанныңТеләче районы

ә) Оренбург өлкәсенеңМостафаавылы

б) ТатарстанныңЗәй районы УртаБагражавылында

9. Г.Тавлиннинди бәхетсезлек кичерә?

а) сугышка китә

ә) "халык дошманы" дип гаепләнә

б) университеттан куыла

10. Нәсергә туры килгән билгеләмәне билгеләгез.

а) кечкенә күләмле, эмоциональлеге, ритмик төзелеше белән шигъри сөйләмгә якын булган, лирик- патетик характердагы проза әсәре

ә) сөйләп бирүгә, хикәяләүгә нигез- ләнгән, вакыйгага корылган әдәби әсәр.

б) язучының үз тормышы, үткәне

турында язган әсәре.

Туган җир ул бер генә,

Туган җирнең кадерен бел генә

I вариант

II вариант

1. Аяз Гыйләҗевның әтисенең исеме:

а) Мияссәр

ә) Мирсәет

б) Мөхәммәтгариф

2. "Өч аршын җир" повестенда төп геройның исеме ничек?

а) Мансур

ә) Мирвәли

б) Габдулла

3. И.Юзеевның туган җире:

а) Татарстанның Саба районы

ә) Башкортстанның Яңавыл районы

б) Самара губернасы Новокузнецкөязе

4. Ремарка сүзенә туры килгән билгеләмәне табыгыз.

а) кечкенә күләмле, эмоциональлеге, ритмик төзелеше белән шигъри сөйләмгә якын булган, лирик- патетик характердагы проза әсәре

ә)драма әсәрләрендә катнашучылар -ның тышкы кыяфәтен, кием-салымын, үз-үзләрен тотышын,сөйләү рәвешен, уен бара торган күренешне, урынны

яки вакытны аңлатып биргән сүзләр.

б)әкият нигезендә, лиро-эпик әсәр (поэма) формасында язылган арадаш (смешанный) жанр төре.

5. "Үз илемдә" шигыренең авторы кем?

а) Гөлшат Зәйнәшева

ә) Фәннур Сафин

б) Халисә Мөдәррисова

6. М.Галиевнең "Нигез" әсәре:

а) роман

ә) хикәя

б) повесть

7. "Нигез" повестенда образ буларак бирелгән агач:

а) каен

ә) имән

б) өянке

8. "Нигез" повестенда Өянкегә хатын-кызлар нәрсә бәйлиләр:

а) косынка

ә) яулык

б) кулъяулык

9. Татарстан гимнын язган композитор:

а) С. Сәйдәшев

ә) С.Садыйкова

б) Р.Яхин

10. Баллада ул -

а) драма әсәре

ә) шигъри әсәр

б) лиро-эпик әсәр

1. А.Гыйләҗевның тоткынлыкта кичергәннәре турындагы әсәре:

а) "Җомга көн кич белән"

ә) "Йәгез, бер дога"

б) "Өч аршын җир"

2. "Өч аршын җир" повестенда авыру хатынның исеме ничек?

а) Шәмсенур

ә) Шәмсехәят

б) Шәмсегаян

3. И.Юзеевның "Ак калфагым төшердем кулдан" драмасы нәрсә турында?

а) сугыш турында

ә) туган як матурлыгы турында

б) чит илләргә киткән кешеләр язмышы турында

4.Повесть сүзенә туры килгән билгеләмәне табыгыз.

а) хикәяләүгә корылган эпик төрнең хикәя белән роман арасындагы уртача күләмле жанры

ә)) шигырь строфикасында бишьюллык

шигырьнең бер формасы

б) кечкенә күләмле, эмоциональлеге, ритмик төзелеше белән шигъри сөйләмгә якын булган, лирик- патетик характердагы проза әсәре

5. "Туган җиремә"шигыренең авторы кем?

а) Фәннур Сафин

ә) Гөлшат Зәйнәшева

б) Халисә Мөдәррисова

6. М.Галиевнең "Нигез" повестенда Байтирәкнең абыйлары:

а) Биктимер, Шәяхмәт

ә) Мансур, Фатих

б) Хикмәтулла, Давыт

7. "Нигез" повестенда Өянкегә нинди кош куна?

а) козгын

ә) сандугач

б) ләкләк

8. "Нигез" повестенда әсирлектә булган геройның исеме:

а) Давыт

ә) Хикмәтулла

б) Байтирәк

9. Халык язучыларына Татарстанның кайсы районында бюстлар куелган?

а) Арча районында

ә) Саба районында

б) Актаныш районында

10.Лотфулла Фәттахов кем ул?

а) рәссам

ә) җырчы

б) композитор

Актыкта хаклык җиңә

I вариант

II вариант

1.«Сөйләнмәгән хикәя» әсәрендә төп герой кем?

а) Минтимер

ә) Бикбулат

б) Биктимер

2. Биктимер нинди савытка утырып шуа?

а) табак

ә) тагарак

б) таба

3. "Әти кайткан көн" әсәренең авторы:

а) Фатих Хөсни

ә) МарсельГалиев

б) Роза Хафизова

4. Тема сүзенә туры килгән билгеләмәне табыгыз.

а) әдәби әсәрнең нигезенә салынган вакыйгаларга таянып күтәрелгән мәсьәләләр җыелмасы

ә) табигать сурәте тудырылган шигырь

б) әдәби ачыклау

5. "Ак төнбоек" әсәрен кем язган?

а) Роза Хафизова

ә) Рафис Корбан

б) Фәнис Яруллин

6. Гадиләнең әтисе Шөһрәткә нәрсә бүләк итә?

а) велосипед

ә) фотоаппарат

б) костюм-чалбар

7. Төшеп калган сүз урынына кайсын куярсыз? ... - сүзнең төрле предметларны файдалану нәтиҗәсендә туган өстәмә мәгънәсе

а) идея

ә) кабатлау

б) күчерелмә мәгънә

8. Кайсысүз төшеп калган?

Рафис Корбан ... берлеген җитәкли:

а) рәссамнар

ә) язучылар

б) композиторлар

9. Р.Галиуллин хикәясендә Азат ничә "икеле" алган?

а) 2

ә) з

б) 5

10. А.Әхмәтгалиеваның "Табыш" хикәясендә Айрат нәрсә таба?

а) акча

ә) телефон

б) документ

1."Сөйләнмәгән хикәя" әсәрендә Биктимернең әнисе нәрсә пешерергә уйлый?

а) бәлеш

ә) бавырсак

б) коймак

2. Биктимер кем булып эшли?

а) очучы

ә) инженер

б) табиб

3. "Әти кайткан көн" әсәре кем исеменнән сөйләнә?

а) Солтан

ә) Мансур

б) Фатих

4. Идея сүзенә туры килгән билгеләмәне табыгыз.

а) чагыштыруга нигезләнгән жанр

ә) әсәрдә конкрет вакыйгалар һәм җанлы сурәтләрдә гомумиләштерелгән

эмоциональ, образлы фикер.

б) хис-тойгы каршылыгы

5."Ак төнбоек" әсәрендә Гадилә нинди чәчәкләр җыя?

а) миләүшә

ә) кыңгырау

б)төнбоек

6. "Суга батучыны коткарган өчен" медален кемгә бирәләр?

а) Гадиләгә

ә) Кәшифкә

б) Шөһрәткә

7. Төшеп калган сүз урынына кайсын куярсыз? ... - сүз сәнгатенә генә хас булган, чынбарлык күренешләре белән турыдан-туры бәйле булмаган тормыш сюжетларын һәм образла -рын кабат тудыру яки торгызу

а) рефрен

ә) әдәби уйдырма

б) күчерелмә мәгънә

8. Рафис Корбанның "Ярдәм итик" әсәре:

а) повесть

ә) драма

б) шигырь

9. Р.Галиуллинның "икеле" алган малай турындагы хикәясе ничек атала?

а) " Өч "өчле"

ә) "Биш "икеле"

б) "Өч "икеле"

10. А.Әхмәтгалиеваның "Табыш" хикәясендә кем телефонын югалта?

а) Айгөл

ә) Зөһрә

б) Зилә

Табигатькә дә табиб кирәк

I вариант

1.Мөдәррис Әгъләмов кем ул?

а) скульптор

ә) композитор

б) шагыйрь

2.Элек кешеләр нәрсәгә язганнар?

а) каен яфрагына

ә) каен тузына

б) каен ботагына

3. Зиннур Мансуровның туган җире:

а) Татарстанның Зәй районы

ә) Татарстанның Мамадыш районы

б) Татарстанның Арча районы

4. З.Мансуров шигырендәге балык нигә кычкыра?

а) су тирән булганга

ә) елга пычрак булганга

б) ашыйсы килгәнгә

5. "Җидегән чишмә" шигыренең авторы кем?

а) Гомәр Бәширов

ә) Хәсән Туфан

б) Роберт Миңнуллин

6. "Җидегән чишмә" әсәрендә төп герой кем?

а) Камил

ә) Рафаэль

б) Гайнан

7. Гомәр Бәширов әсәрен билгеләгез.

а) "Бәхилләшү"

ә) "Туган ягым - яшел бишек"

б) "Исемдә калганнар"

8. Х.Ибраһимның "Карач" әсәре:

а) поэма

ә) хикәя

б) повесть

9. "Карач" хикәясендә нинди кош баласы турында сөйләнә?

а) бөркет

ә) чыпчык

б) козгын

10. Балалар өчен чыга торган нинди газеталар бар?

а) "Сабантуй", "Көмеш кыңгырау"

ә) "Казан утлары", "Чаян"

б) "Сабыйга", "Ялкын"

II вариант

1."Сөйли ак каен..." шигырен кем язган?

а)Һади Такташ

ә) Мөдәррис Әгъләмов

б) Хәсән Туфан

2. "Сөйли ак каен ..." шигыре нәрсә турында?

а) туган җир турында

ә) табигатьне саклау турында

б) әниләр турында

3. Зиннур Мансуровның шигыре ничек атала?

а) "Балык тотканда"

ә) "Күл буенда"

б) "Балык кычкыруы"

4. З. Мансуров кайсы газетада баш редактор булып эшли?

а) "Сабантуй"

ә) "Шәһри Казан"

б) "Мәдәни җомга"

5. "Җидегән чишмә" шигыренә кайсы композитор көй язган?

а) Рөстәм Яхин

ә) Мансур Мозаффаров

б) Сара Садыйкова

6. "Җидегән чишмә" романын кем язган?

а) Мөхәммәт Мәһдиев

ә) Гариф Ахунов

б) Гомәр Бәширов

7. Автобиографик булмаган әсәрне билгеләгез.

а) Роза Хафизова "Әти кайткан көн"

ә) Р.Төхфәтуллин "Җиләкле аланнар"

б) Г. Тукай "Исемдә калганнар"

8. Х.Ибраһимның "Карач" әсәрендәге малайның исеме:

а) Фатих

ә) Айрат

б) Шәяхмәт

9. "Карач" хикәясендә козгын баласын кем тәрбияли?

а) малай

ә) бабай

б) авыл кешеләре

10. "Көмеш кыңгырау" газетасы кайсы шәһәрдә чыга?

а) Казан

ә) Әлмәт

б) Чаллы



© 2010-2022