Конспект урока по татарскому языку на тему Лекарственные растения (6 класс)

Раздел Другое
Класс 6 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

ТР АМР "Лекарево урта гомуми белем бирү мәктәбе" ГБМБУ






Дәрес планы:

"Урманчыдан күчтәнәч"





Гатина Ландыш Миргаязовна

1 нче квалификация категорияле

татар теле һәм әдәбияты укытучысы








ТР, Алабуга районы, Лекарево авылы, Московская урамы, 13нче йорт,

т. 8(85557)76-1-25






2012

Аңлатма язуы

Хәзерге заман мәктәбе үзенең үсешендә катлаулы чор кичерә. Иҗтимагый һәм икътисадый үзгәрешләр мәгариф системасын да яңарту, төрле типтагы мәгариф учреждениеләрендә укыту-тәрбия эшенең методологиясен һәм оештыру технологиясен камилләштерү бурычын куйды.

Педагогик тәрбия һәм тәҗрибә заманча таләпләргә җавап бирергә тиеш.Моның өчен, укучыга булган мөнәсәбәт белән бергә, укытуның эчтәлеге дә үзгәрергә тиеш.

Мәктәптә белем бирүнең традицион формалары белән беррәттән, укытуның сыйфатын сизелерлек дәрәҗәдә күтәрүче яңа (инновацион) технологияләр дә уңышлы файдаланыла.

Татар телен инновацион технологияләр кулланып укыту - белем бирү процессын яңарту-үзгәртү алымнарын файдаланып гамәлгә ашырырга мөмкинлек тудыра.

Белем бирү системасын модернизацияләү бездән аңлатмалы-иллюстратив технологиядән читләшеп укучыларга яңача белем бирүне күздә тотуны, балаларның фикерләү сәләтен үстерүне, аларга комфорт булырлык итеп, демократик стильдә укытуны таләп итә. Шуны күздә тотып мин татар теле һәм әдәбияты дәресләрен коммуникатив технология, уен элементларын, проблемалы сорау куеп,балаларның үзләренең эзләнүләрен таләп иткән дәресләрне үткәрүне алга куям. Моның өчен дәресләрнең эчтәлеген, төрләрен, анда кулланыла торган метод һәм алымнарны төрләндерергә, белем сыйфатын күтәрү процессында балаларның сәламәт яшәү рәвеше өчен мөмкинлекләр тудырырга тырышам, милли-региональ компоненттан файдаланам.

Милли-региональ материал нигезендә үткәрелгән дәресләр һәм чаралар яшь буында милли үзаң формалаштыру, туган илгә, туган телгә, туган үскән җиргә, газиз ата-анабызга хөрмәт тәрбияләүдә уңышлы дип санала,укучыларны рухи һәм физик яктан сәламәтләндерә.

Дәресләрне планлаштырганда, дәреснең төрле формаларын файдаланам, дидем. Балалар класста гына утырып талчыгалар, укыту материалына кызыксыну кими. Шуңа күрә безнең мәктәптә укытучылар табигатькә чыгу өчен һәр мөмкинлектән файдаланалар. Чыгарылыш кичәләре,укучыларның туган көннәре дә табигать кочагында үткәрелә. Балалар белән урманга, чишмә буена, күлгә, елга буена экскурсияләргә бару гадәткә керде. Укучылар анда су коеналар, җирдә яланаяк йөриләр.

Дәресләрне дә табигатькә сәяхәт формасында үткәрергә мөмкин. Бу дәресләрдә балаларның сәламәтлеген ныгыту гына түгел, уккучыларда туган як табигатен ярату хисе һәм аны саклауга омтылыш, экологик культура тәрбияләү, эзләнү ярдәмендә татарча мөстәкыйль фикер йөртү сәләтләрен үстерү кебек максатларны күз алдында тотам. Мәсәлән, 6 нчы сыйныфта "Сәламәтлек- безнең байлыгыбыз" циклыннан берничә дәресне табигатькә сәяхәт формасында, дару үләннәрен презентацияләү дәресе итеп үткәрәм.

Балалар белән табигатькә чыгып, дару үләннәрен җыябыз. Шул вакытта аларны ничек җыярга, кайчан җыярга, ничек файдаланырга кирәклеге, аларга сакчыл караш турында әңгәмә корам. Соңыннан укучылар шул үләннәрдән гербарийлар ясыйлар, ашханәдә кыш буе фито чәй эчәләр. Урманда кошлар сайравы белән сокланабыз, тавышларын магнитофон тасмасына яздырабыз. (Җыйган материалны мин дәресләрдә күргәзмә материал буларак файдаланам).



Дәреснең максаты:

  1. Балаларга бик тә файдалы, безнең төбәкләрдә күп таралган үсемлекләр турында төшенчә бирү;

  2. Дару үләннәренең татарча исемнәрен әйтә белергә өйрәтү һәм истә калдыру;

  3. Татарча сөйләм күнекмәләрен камилләштерү;

  4. Табигатькә соклану хисләре уяту һәм сакчыл караш тәрбияләү.

Җиһазлау:

"Мәтрүшкәләр" (И.Юзеев шигыре, А.Гыйләҗев музыкасы) җырының һәм төрле кошлар тавышының магнитофон язмалары; катыргыдан ясалган посылка тартмасы һәм аңа салынган әйберләр, аңлатмалы сүзлекләр, мультимедия презентациясе.


Дәреснең барышы:

  1. Оештыру өлеше.

  2. Укучылар белән әңгәмә үткәрү, проблемалы сорау кую. Нәрсә ул- табигать? (укучыларның җаваплары тыңланыла). (слайд 1)

Укытучы. Табигать безгә нәрсә бирә? Ни өчен табигатьне сакларга кирәк?

Укучылар. Табигать хайваннарга, кошларга яшәү урыны, азык бирә. (слайд 2)

Кешеләргә ягулык материалы, төзү материаллары бирә. (слайд 3)

Урманда без җиләк, гөмбә, дару үләннәре җыябыз. (слайд 4)

Укытучы. Дару үләннәре ни өчен кирәк?

Укучы. Дәвалану өчен.

Укытучы. Балалар, безгә урманчы абый посылка җибәргән.Сез ничек уйлыйсыз,урманчы кайда яши инде ул?

Укучы. Урманда. (слайд 5)

Укытучы. Сез ничек уйлыйсыз, нәрсәләр җибәрде икән ул безгә? Әйдәгез, ачып карыйк. Нинди күчтәнәчләр җибәрде икән? (Посылканы балалар барысы бергә җыелып ачалар). Балалар бу нинди үсемлекләр?

Укучы. Дару үләннәре. (Дару үләннәре тарихы турында сөйләү).

Укытучы.Балалар, посылканы ачкач,сез нинди дә булса, ис сиздегезме? Ә мин сиздем. Бу мәтрүшкәләр исе. (Акрын гына "Мәтрүшкәләр" җырының көе ишетелә). Балалар, минем әнием дә аларны шулай сабаклары белән җыеп, чормага элеп киптерә (чорма сүзе аңлатыла) (сүзлек белән эш). (слайд 6) Әйдәгез, сак кына алыйк әле аларны. Их, исләре! Балалар, мәтрүшкә кайларда үсә?

Укучы. Авылның иң матур җирендә, урман буйларында, тау битләрендә, болында.

Укытучы. Урманчы безгә мәтрүшкәләр белән бергә табигатьнең бөтен хуш исен җибәргән. Исе тәмлеме?

Укучы. Әйе, бик тәмле.

Укытучы. Мәтрүшкәнең исе генә түгел, үзе дә бик файдалы. (Бер укучы мәтрүшкәне презентацияли). Посылкада тагын ниләр бар икән, карыйк әле. Әһә, монда,балалар, тукымадан тегелгән кечкенә генә капчык та бар. Ә аңа нәрсә салынган?

Укучы. Кипкән кура җиләге. (слайд 7)

Укытучы. Ул җиләкне ашаганыгыз бармы соң?

Укучы. Бар.(Бер укучы кура җиләгенә реклама ясый).

Укытучы. Бу дару үләнен барыгыз ды беләсездер инде.Бу нинди үсемлек?

Укучы. Бу кычыткан. (слайд 8)

Укытучы. Әйе, ә менә аның файдасы турында күбегез белмисездер әле (Бер укучы кычыткан турында сөйли). Посылкадагы күчтәнәчләр белән танышуны дәвам иттерәбез.

Монда, балалар, банкалы әйбер дә күренә. Бу кара карлыган вареньесы. Кара карлыганны сез барыгыз да беләсездер инде, әйеме? (Кара карлыганның файдасы турында берәм-берәм әйтәләр). (слайд 8)

Ә менә монысы нәрсә? Укучылар, бу яфракның нәрсә икәнен белмисезме, аны күргәнегез булдымы икән?

Укучы. Бу бака яфрагы. (слайд 9)

Укытучы. Дөрес, балалар. Һәм ул гади яфрак кына түгел, ә бик тылсымлы да. Урманчы абый аны тикмәгә генә җибәрмәгән.Аның тылсымы нәрсәдә? (укучы бака яфрагының файдасы турында сөйли).

Менә инде посылка тартмасының төбенә төшеп җиттек. Иң аста, кечкенә генә капчыкта, матур тавышлар чыгарып, шылтыр-шылтыр килеп, чикләвекләр "сөйләшә". (слайд 10) Болары да безнең урманнарның искиткеч бер хәзинәсе. Сез дә авыз итегез әле шушы күчтәнәчләрдән. Күрәсезме, балалар, урманчы абый кечкенә генә бер посылкага күпме табигать байлыгын сыйдырган. Шушы посылка ярдәмендә без сезнең белән авылның хуш исле болыннарында (төрле кошлар тавышы язылган язма уйнатыла), искиткеч матур урманнарына тагын бер тапкыр барган шикелле булдык. Инде балалар, урманчыга күчтәнәчләре өчен рәхмәтләр әйтеп хат язасы гына калды. Сез минем белән килешәсезме?

  1. Ситуатив күнегүләр.

а) Мама заболела. Ты ухаживаешь за ней. Спроси, что у неё болит? (слайд 11)

-Әни ,нәрсәң авырта?

б)Спроси, нет ли температуры? (слайд 12)

-Температураң юкмы?

в)Предложи чай с мёдом, малиной, душицей. (слайд 13)

-Бал белән чәй эч.

-Кура җиләге белән чәй эч.

-Мәтрүшкә белән чәй эч.

г)Ты прекрасно знаешь о том,что,чтобы быть здоровым надо заниматься

спортом. Посоветуй другу,чтобы он (слайды 14 - 18)

-по утрам делал зарядку \иртән зарядка яса\

-гулял на свежем воздухе \саф һавада йөр\

-зимой катался на лыжах \кышын чаңгыда шу\

-летом купался \җәй көне су кер\

-бегал \йөгер\

  1. Йомгаклау (укучыларга сораулар бирү).

  2. Билгеләр кую.

  3. Өй эше бирү: Урманчы абыйга рәхмәт хаты язарга. (слайд 19)Конспект урока по татарскому языку на тему Лекарственные растения (6 класс)

© 2010-2022