Конспект урока на тему Табын янына рәхим итегез! БСҮ. (6 класс)

Раздел Другое
Класс 6 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Тема: Табын янына рәхим итегез! БСҮ.

Максат:

1) Өстенә, астына бәйлек сүзләрен сөйләмдә активлаштыру;

2) Логик фикерләү, уйлау сәләтен, уку активлыгын, мөстәкыйльлеген, диалогик, монологик сөйләмне үстерү. Күнегүләр ярдәмендә белемнәрне камилләштерү, дөрес җөмләләр төзү күнекмәләрен булдыру.

3) Укучыларны тәрбияле, әдәпле булырга өндәү. Коллективизм сыйфатын тәрбияләү.

Җиһазлау:

Техник чаралар: проектор, ноутбук, экран, презентация.

Таратма материаллар: битләр, маркерлар, каләмнәр.

Дәрес тибы: белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру, ягъни кабатлау-йомгаклау дәрес.

Кулланылган структуралар:

1. ХАЙ ФАЙВ

2. МЕНЕДЖ МЕТ

3. КУИЗ-КУИЗ-ТРЕЙД

4. РЕЛЛИ РОБИН

5. СИНГЛ РАУНД РОБИН

Дәрес барышы:


1. Оештыру өлеше:

Исәнләшү. (музыкаль исәнләшү) (1нче слайд).2минут

  • Рәхмәт, утырыгыз.

Дежур укучы белән әңгәмә. (2нче слайд). 1минут

  • Бүген сыйныфта кем дежур?

  • ... бүген ничәнче число?

  • Атнаның нинди көне?

  • Без нинди тема өйрәнәбез?(3нче слайд).

  • Рәхмәт, утыр.

2. Актуальләштерү.

  • Әйдәгез әле, өйрәнелә торган тема буенча өй эшен тикшереп карагыз.

  • Урындыкларны борыгыз, төркемнәргә бүленәбез. (МЕНЕДЖ МЕТ)

  • Моның өчен карточкалар эшлибез.

  • 2нче номерлы партнерлар ак кәгазьне икегә бүлә, 3нче номерлы партнерга бирә. Алар бирелгән кәгазьне икегә бүлә. 2,3нче номерлы партнерлар сул як күршегә бер өлешне бирә. Каләмнәрне алып, үзегез өйдә төзеп килгән сорауларны языгыз. Бөкләгән өлешкә җавапларыгызны языгыз. Сезгә 2 минут бирәм. Башладык.

  • Басыгыз, биибез. (музыка уйный.) 2-3 тапкыр.

Балалар парларын табып, аралаша. (КУИЗ-КУИЗ-ТРЕЙД) ????

  • Рәхмәт әйтергә онытмагыз! 10минут

  • Рәхмәт, утырыгыз.

  • Парлап эшлибез. (РЕЛЛИ РОБИН) Каршыда утыручы иптәшегезне тикшерегез. Дөрес булмаса төзәтегез. (балаларга карточкалар бирелә.) (4нче слайд).Сезгә 5 минут бирелә.

Физминутка. 2минут

  • Рәхмәт, утырыгыз.

3. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

  • Бәйлекләрне кабатлап алыйк.(5нче слайд). 1минут

Рәсем буенча эшләү. (6нчы слайд). 5-6минут

  • Рәсемдә нәрсәләр бар?

  • Бу нинди табын?

  • Чәй тәлинкәсендә нәрсәләр ята?

  • Аш тәлинкәсе астында нәрсә тора?

  • Чәй тәлинкәсенең сул ягында өлеш тәлинкәсе торамы?

  • Салфеткалар кайда ята?

  • Алсу салфетка өстендә ничә ипи кисәге бар?

  • Чәнечке тәлинкәнең кайсы ягында?

  • Зур тәлинкәнең уң ягында нәрсәләр бар?

  • Бакал кайда тора?

  • Хәзер командадагы укучылар рәсем буенча икешәр җөмлә язып куя. Шуннан соң сезнең җөмләләрегездән бер текст килеп чыгарга тиеш була. (СИНГЛ РАУНД РОБИН)

  • Кем безгә бу табын турында сөйләп күрсәтә? (һәр командадан 1бала сөйли) 5-7минут.

  • Яхшы балалар, рәхмәт.

  • Әйдәгез кечкенә табын әзерлибез, моның өчен ике кеше кирәк. (Бер бала эш куша, икенчесе эшли.) (7слайд) 3минут.

  • Әйдәгез тикшерәбез. Дөрес булганмы? Бик әйбәт.

  • Тактага карыйбыз, тәрҗемә итәбез.(8слайд) (белән бәйлеген кабатлау)

  • Ә хәзер дәреслекләрне 43нче биттә ачыгыз (9слайд белән эшләү) 5нче күнегүдәге рәсемнәр урынына кирәкле сүзләр куеп текстны укыйбыз һәм русча әйтәбез. (бер бала укый, икенчесе тәрҗемә итә.) 3минут.

  • Рәхмәт.

  • Бу текстка нинди исем кушар идегез? (табын кагыйдәләре, әдәплелек кагыйдәләре.) 1минут.

  • Бик әйбәт, рәхмәт.

4. Йомгаклау. Билгеләр кую. 3минут.

- Бүген без нәрсә турында сөйләштек?

- Сез нәрсәләр белдегез?

- Сезгә бүгенге дәрес ошадымы?

- Сыйныфташларыгызның эшен ничек билгеләр идегез?

- Сезгә алар белән эшләргә кызык булдымы?

5.Өй эше. 2минут.

1, 3нче төркем 44нче бит, 12нче күнегү.

2, 4нче төркем 44нче бит, 13нче күнегү.

  • Басыгыз, дәрес бетте, саубулыгыз.


© 2010-2022