Дәрестә әдәби текст белән эшләүнең актив алымнары

татар теленең аһәңен ача торган текст белән эшләү укучыларда кыенлыклар тудыра. Бу бигрәк тә БРИга әзерлек чорында сизелә.Шуның өстенә, татар теле һәм әдәбият дәресләрендә текст өстендә системалы эш оештыру аша әхлак тәрбиясе  бирүдә алыштыргысыз алым дип саныйм. Мин үз эшчәнлегемне шәхескә юнәлдерелгән педагогик технологиягә нигезләнеп оештырам.Шулай ук информацион-коммуникацион технологияләрне эффектив куллануны да дөрес дип саныйм.Мастер-классны үткәрү өчен программа буенча 11 нче сыйныфта үт...
Раздел Другое
Класс -
Тип Презентации
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Тема: Дәрестә әдәби текст белән эшләүнең актив алымнары.Слайд№1

Максат:

  • Текст өстендә эшләгәндә төрле алымнардан, яңа

технологияләрдән оста файдалану . Слайд№2

  • Сөйләм телләренең эзлекле, бәйләнешле булуына,тексттагы проблеманы ача алуларына ирешү.

  • Әхлак тәрбиясе бирү.

Җиһазлау: ИКТ, карточкалар, китапчыклар.

Материал: БРИга әзерләнү өчен кулланма, имтихан эшен бәяләү критерийлары.

Барышы

Хәерле көн, хөрмәтле коллегалар!

Сезне "Дәрестә әдәби текст белән эшләүнең актив алымнары" дигән темага уздырылачак мастер-класста катнашырга чакырам.

Мин, Шәфигуллина Мөнәвәрә Хәлим кызы, Кукмара муниципаль районы Зур Сәрдек гимназиясендә татар теле һәм татар әдәбияты укытам. Мәктәптә 30 ел эшләү дәверендә шундый нәтиҗәгә килдем: татар теле һәм әдәбиятын фән буларак өйрәнүгә, матур әдәбият укуга ихтыяҗ тудыруда текст өстендә эшчәнлекне дөрес оештыру зур әһәмияткә ия .(слайд№3)

Кызганычка каршы, авторның талантын, татар теленең аһәңен ача торган текст белән эшләү укучыларда кыенлыклар тудыра. Бу бигрәк тә БРИга әзерлек чорында сизелә.Шуның өстенә, татар теле һәм әдәбият дәресләрендә текст өстендә системалы эш оештыру аша әхлак тәрбиясе бирүдә алыштыргысыз алым дип саныйм. Мин үз эшчәнлегемне шәхескә юнәлдерелгән педагогик технологиягә нигезләнеп оештырам.Шулай ук информацион-коммуникацион технологияләрне эффектив куллануны да дөрес дип саныйм.

Мастер-классны үткәрү өчен программа буенча 11 нче сыйныфта үтелә торган, яраткан язучым Ә.Еникинең "Матурлык" хикәясе сайлап алынды (Слайд№4 Ә Еники портреты, "Матурлык"әсәреннән өзек). Баланың аң-белем дәрәҗәсеннән чыгып, шәхси тәҗрибәсенә таянып, эшчәнлек сәләтенә, логик фикерләвенә нигезләнеп, һәр балага текст белән эшләү өчен кретирийлар системасы булдырдым. Бу бигрәк тә БРИ бирергә әзерләнгәндә ярдәм итә.

Бүгенге мастер-класска районның иң гыйлемле, мөхтәрәм укытучылары җыелганын истә тотып, көчле укучыга исәпләнгән критерийлар системасын алып килдем.

Слайд№5

1. Бирелгән тексттагы проблеманы формалаштыру;

2. Текстта күтәрелгән проблемага карата автор позициясенең чагылышы;

3. Текстта күтәрелгән проблемаларны тормыш тәҗрибәсеннән яки укып белгәннәреннән дәлилләр китереп аңлату;

4. Текстның мәгънә ягыннан бөтенлеге,эзлеклелеге.

5.Фикер төгәллеге һәм тел байлыгы;

Практик эшне оптималь оештыру өчен сезне 2 төркемгә бүлеп утырттым. Һәр катнашучының алдында текст, кретирийлар- китапчыклар куелган. Игътибар итсәгез, алар кызыл һәм сары төстә. Бу китапчыклар шартлы рәвештә көчле, уртача укучылардан торган төркемнәр өчен дип төзелде.

(Текстны үзем укып чыгам.)Кретирийларга нигезләнеп, һәр группага бирелгән сорауга әзерләнергә 1минут вакыт бирелә.

1нче группага сораулар: Слайд№6


  • Текстта нәрсә турында сөйләнә, нинди проблема күтәрелә?


  • Авторның үз позициясен ачыклагыз.

- Күтәрелгән проблема буенча укып белгәннәрегездән дәлилләр китерегез.

- Ничек уйлыйсыз, Бәдертдин бәхетлеме? Бәхет нәрсә ул?

- Бәхет - ананың баласында үзенә карата хөрмәт, ярату тоюында. Бәдертдиннең ярата белүендә,үзен шулай ярата белә торган һәм бу яратуын сүзсез әйтә белә торган әнисе булуында.

- Әйе, чынлап та, әниле бала-бәхетле бала. Ничә яшьтә булуына карамастан кешегә һәрвакытта да әнисе кирәк. Ләкин тормыш шундый, көннәрдән бер көнне безне иң газиз кешеләребездән аера. Миңа да бу ачы сагышны татырга туры килде.Тәҗрибәле иптәшләр буларак, үз тормышыгыздан күп мисаллар китерә алсагыз да, бүгенге очракта мин үз тормыш тәҗрибәмә нигезләнеп язылган нәсеремне тәкъдим итәм.(иҗади эш укыла) Слайд№7(ана белән бала рәсеме)

  • Ә хәзер көчле укучылар төркеменә бирелә торган сораулар җыелмасына тукталабыз.

2 нче группага сораулар: Слайд№8

-Текст мәгънә ягыннан бөтенме, эзлеклеме?

-Текстта логик хаталар юкмы?

-Текстны нинди жанрга кертәсез? Авторның стиле сөйләм матурлыгын мисаллар белән аңлатыгыз.

- Текстта фикер төгәллеге бармы?

Хөрмәтле коллегалар! Бүген без караган текстта ана белән бала, кешенең эчке матурлыгы проблемалары бүген дә бик актуаль тема булып тора.

Мин бер мастер класс темасында бөтен актив эш алымнарын да күрсәтүне максат итеп куймадым. Бары тик үзем нәтиҗәле дип тапкан,укучыларга БРИ биргәндә югары баллар, республикакүләм бәйгеләрдә призлы урыннар алырга ярдәм иткән кайбер алымнарга гына тукталып киттем. Барыгызга да актив катнашканыгыз өчен зур рәхмәт.

Сезгә гаилә бәхете, сәламәтлек телим, эшегездә уңышлар гына юлдаш булсын. Укучыларыгызның иң яраткан укытучысы булсагыз иде.Дәрестә әдәби текст белән эшләүнең актив алымнары

© 2010-2022