Хәсән ТуфанКайсыгызның кулы җылы?

Раздел Другое
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Татарстан Республикасы Яңа Чишмә муниципаль районы«Тубылгытау гомуми урта белем мәктәбе"

Кайсыгызның кулы җылы?

(Хәсән Туфан иҗаты буенча)

Башкарды:Хатыпова Ландыш Фаяз

кызы

Укытучы:Хәлиуллина Гөлфия Ринат

кызы

2010 нчы ел

Татар халкының беркайчан да онытылмас шагыйре якташыбыз Хәсән Туфанның олы иҗатына,аның сөйләп бетерә алмаслык фаҗигале тормыш юлына тукталуны максат итеп куйдым.

Моның өчен мин нәрсәләр эшләргә тиеш:

1.Язучының туган якларына бару:

а)Хәсән Туфанның нәсел дәвамчылары белән элемтәләр урнаштыру

б)Музеендагы истәлекләр,аның шәхси әйберләре белән якыннан танышу

в)Шагыйрьнең яраткан урманы,чишмәсенә бару

г)Казан милли музеендагы истәлекләрне барып карау(мондалина һәм башкорт дуслары бүләк иткән чапаны,шигырьләр китабы)

2.Китапханәләрдә эзләнү эшләре алып бару.

Теманың актуальлеге берничә юнәлештә чагылыш таба:

Беренчедән,күрше районда гына туып үскән,күренекле шәхес Хәсән Туфан турында белемнәрне баетырга,бик күп мәгълүматлар тупларга мөмкинлек бирә.Нәтиҗәдә,үз халкыңның тарихына ихтирамлы караш,горурлык хисләре тәрбияләнә,фәнни эзләнүгә омтылыш туа.

Икенчедән,аудитория каршында чыгыш ясау җаваплылык хисе тәрбияли,үзара дус,тату коллектив булып тупланырга ярдәм итә,тормышта югалып калмаска,үз фикереңне дәлилле,үтемле итеп әйтә белергә өйрәтә.



Фаҗигале шундый бер закон бар тормышта.Халыкның бөек шәхесләрен тарих расланганчы,ул шәхесләргә язмыш сынаулар,газаплар,хәтта җәфалар китерә.Менә татарларда Тукай,Җәлил,Туфан...,башкортта-Ш.Бабич,балкарда-Кулиев....Ул газаплар соңыннан халыкка рухи табыш,рухи байлык булып кайтты.Шул байлыкның бәһасен белергә тиеш кешеләр(Мостай Кәрим"Хәтере калып китмәде") Без,бүгенге көн укучылары Хәсән Туфан белән шигырьләре аша гына таныш.Шулай да без бәхетлеләр!Аның шигырьләре үзе бер матурлык,безне алар матурлыкны күрә белергә,аны сакларга,матурлык иҗат итәргә чакырып тора.Туфан ага калдырган якты шигърият безне аклыкка,пакьлеккә дәшә.Авыр чаклар килсә дә,моңга,назга,мәхәббәткә,җылыга мохтаҗ күңелебез Туфан калдырган гамь белән ачыла.Аның шигырьләре бик күпләргә канат куя. Аның күңеле матур,ә бит күңеле матурлар гына матурлыкка юл ача!

Эх матур ла,матур бу дөнья!

Юлда синең уйчан күзләрең,

Җырлар кебек җылы сүзләрең,

Юлдаш миңа йөргән юлымда

Эхматур ла,матур бу дөнья!

Быел 1900 елның 9 декабрендә Аксубай районы Иске Кармәт авылында дөньяга килгән,14 яшеннән авылыннан чыгып китеп,20 нче елларда танылу алган,16 ел гомерен төрмә-сөргеннәрдә уздырган,барысына да түзгән корыч ихтыярлы,нык рухлы,81 яшенә кадәр иҗат иткән күренекле шагыйребез Хәсән Туфан тууына 110 ел тула.Юбилей көннәре якынлашкан саен күңелне сагыш,моң баса.

Никадәр газаплы,рәнҗетүле юллар кичеп тә,кешелеклелеген югалтмаган шагыйрьнең күңел коесының төбе-аның туган авылы Иске Кармәттер.Авылның йомшак,тынычландыргыч,сихри табигате,гади дә,акыллы да,сабыр да,тыйнак та кешеләре,Кармәтнең күкрәп торган кара туфрагы....

Әйе,Кармәт авылына килеп керүгә таң каласың. Шагыйрьнең яраткан чишмәсе мөлдерәп тулып, каеннары гөрләп үсеп утыра.!

Әлбәттә,Иске Кармәт шагыйрьнең эзләрен генә түгел,аның нәсел агачын да саклый икән.Аны күргән,белгән,аның белән сөйләшкән кешеләр дә яши ләбаса монда.Без туп-туры Мафирә апа белән Гаяз абый Минҗәләевларга юл тоттык.Алар Х.Туфанның 100 еллыгы уңаеннан төзелеп, иске кармәтләргә бүләк иткән дистәләгән таш йортларның берсендә яшәп яталар.

Гаяз абый-Хәсән Туфанның икетуган сеңлесе Мөрфидә апаның(1905)улы.Мөрфидә апаның әтисе Галәветдин белән Хәсән абыйның әнисе Задә апа бертуганнар.Алар безне ачык йөз,тәмле сүз белән каршы алдылар.Гаяз абый тын алмый сөйли дә сөйли....

"Без бик рәхмәтле Туфанга,аның авылга,туганнарга, бик зур ярдәме тиде:газ кертелде,юллар төзекләндерелде,мәчет төзелде ,музее ачылды. Күңелебез гел юксына Туфанны..."

Искә ала мине быел тагын,

Тиргиләрдер Кармәт гөлләре.

Минем әлә алар турында бит

Ярты сүз дә язган юк әле.

Кармәт гөлләре Туфанны бүген дә хәтерли.Тиргәп,ачуланып түгел-сагынып,юксынып...

Урам буйлап әкрен генә атлыйбыз.Көзге салкын һавага да гүя аның кайнар сулышы эленеп калган сыман.Ул яраткан,шигъриятенең буеннан-буена сагынып искә алган ак каеннардан шагыйрьнең күз нуры тамадыр кебек...

Менә музейга да килеп җиттек.Раушания апа Миннеханова борчылып арлы-бирле йортта йөри иде.Капканы ачып керүгә уң якта матур итеп кара җирдән ромашка чәчәге ясалган,аның таҗларына төрледән-төрле чәчәкләр утыртылган.Көз булуга карамастан алар гөрләп үсеп утыра.

"Җәйгә таба аның бакчасы чәчәкләргә күмелә.Хәсән абый аларны карый,су сибә,чүпләрен утый.Кайвакыт гөлләре янына чүгәләп алар белән нәрсәдер сөйләшә.Күрәсең,гөлләрнең дә телләрен белгәндер.Чәчәкләрдән тыш,ул кошларны ярата,алар белән чын галим сыман кызыксына.Аларны күзәтү өчен көчле хәрби бинокль сатып ала.Урманга чыгып,бинокльдән карап кайсы кошның ничек сайраганын күзәтә"-дип сөйли башлады Рушания апа.

Туфан гөлләрне-чәчәкләрне бик тә яраткан,гладиолус,розаны-аристократ чәчәкләр,флокса,астраларны-Европаның нечкә билле кунаклары дип үзенчә атаган.Алар арасына урманнан кыңгырау,энҗе чәчәкләре,абага яфраклары алып кайтып утырткан.

-Ни өчен шулай утырттыгыз ,Туфан абый?-дип сорагач ул,-мин аларга демократияне аңлатырга теләгән идем,-дип бавап бирә.

Музейда ике зал бар.

Беренче нче зал Кармәт авылы тарихына багышлана.Кармәт якларына ирек сөюче борынгы бабалары алпавыт изүеннән качып килеп,яңа җирләр арчып утырганнар.Әмма урман эченә кереп урнашсалар да,каен,усаклар гына аларны һәртөрле изелүләрдән саклап кала алмаган: алар шундый ук бөлгенлектә,ярлылыкта яшәргә дучар ителгәннәр.Өстәвенә алар көчләп чукындырылганнар да икән.Кемнең муенында тәре юк,рус авылына алып барып чукындырганнар.Авыл халкы кайтканда укы тәрене салып, мич астына бәргән.Попның килгәнен ишетеп тагын кигәннәр.Аларны-мөкрәһләр дип атаганнар.Фәхрулла абзый төрле авылларда мич чыгарып,тәрәзә рамалары ясап йөргәндә бу хәбәрне тиз ишетеп ала һәм гаиләсен атка утыртып урманга кача торган була. Дүрт гаилә чукынмыйча кала.

1905 елда авыл халкы мәдрәсә белән мәчет салдырырга рөхсәт сорап патшага мөрәҗәгать юллый.Патша рөхсәт бирә.Хәсәнша мулла Ахмеров һәм Х.Туфанның әтисе мәчет төзетәләр.Авыл халкы Мөхәммәт диненә күчә.

Хәсәнҗан Ахмеров Ульян өлкәсе,Әптерәй авылыннан килеп 27 ел Кармәттә балаларны,халыкны укыта,китапханә ача.Туфан матур рәсемнәр карый-карый 4 яшендә үзлегеннән укырга өйрәнә,аннан әтисе булышы,әнисе һәнәрсәнең җаны бар дип өйрәтә,ә менә аң-белем иленә Хәсәшҗан Ахмеров алып керә.

Туфан 13яшенә кадәр авылда яши.Яшәүләре ай-яй авыр була ул заманнарда!Һәр гаиләгә җир бүлеп бирәләр,аның белән генә гаиләне туйдырып булмый.Абыйлары Себергә китә.Тобол өлкәсе Ахман авылында урман кисеп йөрт салалар.Бакыр колчаданы казыйлар.Алар аннан Хәсәнгә китаплар алып кайта.Утырып киңәшәләр һәм энеләрен үзләре белән алып китәргә телиләр. Китәр өчен паспорт кирәк,паспортны чукынган кешеләргә генә бирәләр.Ул вакытларда фамилияләр булмый.Йөри-йөри әнисенең исеменә-Гөлзизин Хисбулла дип документ алып Кармәт авылыннан чыгып китә.

Ишелергә торган авыл өе

Шунда тәүге аваз салгансың,

Урманыңнан,тугай,кырларыңнан

Язларыңа илһам алгансың.

Биштәр асып,аң-белемгә сусап

Син Кармәттән чыгып киткәнсең.

(Альбина Зартдинова Яңа-Үзи авылы "Син яшәрсең!")

Шул чыгып китүдән соң күпме еллар үткән, газиз башкайлары Туфанның ниләр генә күрмәгән,күңелләре ниләр генә кичермәгән?!!!...

1914 елда Тобол губернасының бакыр колчеданы руднигында эшли.

Абыйлары Туфанның киләчәге өчен борчылып 1914 елны аны Уфага Галия мәдрәсәсенә укырга бирәләр.Ул анда Г.Ибраһимов дәресләрен тыңлый, Ш.Бабич,С.Кудаш түгәрәкләренә йөри,мондалинада уйнарга өйрәнә.Укыр өчен акча кирәк,акча юнәлтү өчен эшләргә кирәк.1914-1918 елларда Урал рудникларында шахтёр,сәгать төзәтүче,Лысьва металлургия заводларында алдынгы токарь булып эшли.Бу вакытта инде аның әти-әнисе дә шунда күчеп килгән була.1918-1924 нче елларда Урал һәм Себер мәктәпләрендә кичен мәктәптә укыта,көндезләрен китапханәдә эшли.Кайда гына йөрсә дә Казанга кайту хыялы белән яна.1924-1928 нче елларда Казанга килеп Н.Нариманов исемендәге 17 нче номерлы Бишбалта мәктәбендә балалар укыта."Октябрь баласы"журналы,"Кызыл Татарстан"газетасы битләрендә шигыре басыла.

1926елда"Урал эскизлары",1927 "Ике чор арасында","Башлана башлады","Бибиевлар"лиро-эпик әсәрләрен яза.

Туфан бик каты авырый башлый.1928нче елда Кавказ һәм Урта Азия якларына җәяүле сәяхәткә чыгып китә.Туфан киткәч Г.Нигъмәти барлык шигырьләрен туплап китап чыгара.

Ниһаять,1929 нчы елда беренче китабы чыга.Ул "Шигырьләр җыентыгы"дип атала.

Анда ул Гайникамал (комсомол исеме-Луиза)исемле кыз белән таныша.9 елга сузылган дуслыктан соң гына өйләнешәләр.Бик матур гына яши башлыйлар,кызлары Гөлкәй туа.

Музейның икенче ягын күзәткәндә :

"Яшь йөрәкле Хәсән!Синең тирә-ягыңда пычрак куллы кешеләр барын да онытма"

Ихтирам белән әшәке Шәйхи" -дигән язманы укыдым.

Тәнемә салкын су сипкәндәй булып китте.Хәсән Туфанны "Ант"поэмасында-гы Ленинны-Ненин,Сталинны-Юсуф,халыкны-саратовлар дип атаганы өчен,Идел-Урал оешмасы әгъзасы булып торган өчен гаепләгәндә төзелгән комиссиянең рәисе бит Шәйхи Маннур була...

"Хәсән абый лагерьдә чакта да кешелек сыйфатларын югалтмый.Үзе башкалар кебек ачлыктан интексә дә иптәшләре белән соңгы ипиен бүлешә.Тегүчеләр бригадысына бригадир итеп куйгач,ул хатын-кызларга нормаларын тутырырга булыша.Чөнки норма тулмаса,поек бирелми.Шулай итеп Хәсән абый күп кешене үлемнән саклап кала.Шундый кешелек-ле,эчкерсез,гади булганы өчен тоткыннар аны"изге җан"дип йөртә-ләр.Мондый кешене барысы да ихтирам итә"-дип күз яшьләре аралаш сүзен тәмамлый алмады Раушания апа.

Хәсән Туфанның якташы Газиз Үзиле университет бетергәндә Туфан лирикасы буенча диплом эше яза.Туфан эзләре буйлап Новосибирск өлкәсенә бара.Архивларда казына,ләкин Туфанның шәхси карточкасын өстәлгә чыгарып куйганда аның фотосурәтен каплыйлар. Ул анда ачлыктан шешенеп беткән була. Авыл халкыннан Хәсән исемле кешене сорыйлар,бер генә белүче кеше дә табылмый.

Шуннан соң бер карт:

-Теге төргәк тотып йөрүче Николайдыр әле,-дип уйга кала.

Музейның иң түрендә өстәл һәм урындык,урындык артында яшел күлмәк Бу күлмәк 16 ел әрнегән күңелдән саркып чыккан канлы яшь аралаш тукылган . Аның өстенә киеп кайтырга бер генә әйберсе дә булмый.Кысы-кыса җыйган акчаларына сукно сатып ала һәм шул күлмәкне тукый. Аның иң яраткан төсе дә бит-яшел төс була..

Кечкенә түгәрәк өстәл өстенә Луиза Салиаскарованың ридикюле куелган, аны күргәч тынсыз калдык. Кагылырга кулыбыз күтәрелмәде.Әйтерсең лә кеп-кечкенә сумка эченә Луиза апаның ачы сагышлы бөтен гомере кереп утырган !Беркем,берсүз эндәшә алмый,күзләрдән аккан яшь бөртекләре аша:

-миһербанлы-игътибарлы -кешелекле - эчкерсез -ярдәмчел -гади -тугрылыклы- аз сүзле -тормышны ярата -табигатьне ярата -намуслы -яхшы күңелле -уңган -пөхтә -эшчән,-дигән сүзләрне генә әйтә алдык. Ире өчен җанын,канын биргән артистканы,аның бөек күңеле алдында вакытсыз агарган чал башын игән шагыйрьне кызганып,сокланып елыйбыз.

Баш иябез сиңа,Туфанның Луизасы!Газиз гомеркәйләрегез аймылыш булып узган да киткән.Аның каравы,сез хәзер-мәңгегә бергә...

Туфан-мәхәббәттә рухи туганлык,рухи тиңдәшлек тарафдары.Луиза Салиаскарованың сөюе таң калырлык зурлыгы,мәхәббәттә өлге булырлык ихласлыгы ХХI гасыр яшьләренә гыйбрәт алырлык дәрәҗәдә.Мәхәббәт белән азгынлык арасындагы чикләрнең бозылуы Туфаннар,Луизалар яшәгән чор өчен дә ят булмаган.Бары тик чын ярату,ихлас тугрылык кына кешене кеше итә,аның тормышын мәгънәле итә,онытылмас истәлекләр белән баета-шагыйрьнең мәхәббәт тарихы әнә шуны раслый.Шунысы да игътибарга лаек:мәхәббәт турында язганда шагыйрь өчен идеология арткы планга күчә,кешенең чын йөрәк хисләре,табигый моң шигъри юллардан саркый.Туфан иҗатының кыйммәтле ягы менә шуларда.

Музейдагы һәрбер нәрсәне җентекләп күзәттем.Туфан абый шулхәтле тыйнак булган, хәтта аның ашаган-эчкән савытлары да кеп-кечкенә.Аның пальтосы,сәгате...

Ә бит Рафаэль Мостафин да:"Шагыйрьнең кешелек сыйфатлары сокландыргыч.Аның холкындагы бу сыйфатларны аңламый торып,аның иҗатын да тулылыгы белән күз алдына китерүе кыен,"-ди.

Сибгать Хәким үзенең истәлекләрендә Туфанның шигырьне сәгать кебек сүтүе һәм яңадан җыеп язуы турында искә ала.

Ул бик озак туган авылына кайта алмый.1969 нчы елда Рабит Батулла,З.Гыйләҗев Туфан янына баралар һәм:

-Авыл халкы сине көтә,кайтырга кирәк,-дип аны үгетлиләр.

Хәсән Туфан болай дип җавап бирә:

-Туганнар,әгәр кайтсам,каеннарым булмаса,нишләрмен?Йөрәгем ярылып шунда үләрмен,-ди.

Арыды бугай сине сагынып йөрәк,

Арыды бугай газиз башкаем,

Яшел шәлең белән күләгәләп,

Ял иттер бер,сеңлем ак каен.

1970 нче елда Салиев Зөфәр абый( аның күршесе,хәзер дә исән)Туфанны авылга кайтырга күндерә.

Кем кайтмый калыр

Туган иленә?

Кошлар да кайта

Үскән җиренә.

Йөрәккә якын:

Туган җир-көмеш,

Туган җир-алтын.

Шул елны Туфан авылга кайта.Аның йорт нигезендә беркем дә яши алмый.Ике гаилә килеп урнашып яши генә башлыйлар берсен яшен сугып,икенчесен пожар чыгып,яналар.

Нигезенә кереп басып дога кыла.Каеннар гына үсә торган Акташ урманына бара.

Авыл халкы бик сөенә,кич белән халык мәдәният йортына агыла.Анда алар аның сүзләренә иҗат ителгән җырлар җырлыйлар,шигырьләрен сөйлиләр чын күңелдән аны яратып сөйләшәләр.Шуннан соң аның җаны тынычланып киткәндәй була.

"Туфанның нинди киң биокырлы олы җанлы шагыйрәнә шәхес икәнлеген без бүген тагын да ачыграк итеп тоябыз.Бүген язылган шигырьләрне метражга салып карасаң,чакрымнар пәйдә булыр иде.Әмма авторның каләмен чор,заман үзе тотып яздыргандай һәрьяктан мөкәммәл әсәрләр,халык теленә менгән әсәрләребез бармы?Булса,ул Туфанның вакыт сынауларын кичеп тә,бүген дә әһәмиятен җуймаган,иң югары кимәлдә язылган "Ак каен"дәрәҗәсендәге шигырь булыр иде" дип язылган "Ватаным Татарстан газетасының "Шигьрият "дигән мәкаләсендә Туфан ага Миңнуллин

Үзәк өзгеч диалог,ак каен белән шул ак каенга асылган "Ярлы авылдашы"диологы!

Аның күңелендә бернәрсә үзгәрешсез калган туган халкына,теленә булган керсез мәхәббәт.Бу мәхәббәтне ул Сталин лагерьлары аша да саклап алып кайта,торгынлык елларының рәхимсез милли сәясәте басымы астында да югалтмый.

Син-минем тере тарихым,

Син-минем киләчәгем,

Тик синдә,газиз туган тел ,

Бәхеткә җитәчәгем,- дип яза шагыйрь.

Туфан аганың бу шигырьләрен атналыкларда,төрле бәйгеләрдә чын күңелдән,рәхәтләнеп сөйлибез,"Киек каз юлы"романы,"Иң авыр елларда","Хәсән туфан иҗатында туган як"дигән темалар буенча конференцияләр,әдәби-музыкаль кичәләр оештырабыз,"Юкмыш бабай"әкиятен сәхнәләштерәбез.Ул үз фикерен укучыга җиткерү максатыннан тирән эчтәлекле,күпмәгънәле метафора,символлардан файдалана;чор кешесенең яшәешен аерым бер шәхес,нигездә лирик герой язмышы,аның хәсрәте,рухи кичерешләре аша җиткерә һәм татар поэзиясен камил,тирән эчтәлекле лирик үрнәкләр белән баета.

Тартынма син,сеңелем,ятсынма син,

Серләшик бер утырып янәшә,

Ятлар түгел,сиңа минем аша,

Бертуганың-матдә эндәшә.

Бу юлларга олы фикер салынган.Җир шарында бөтен тереклек кешеме ул,чәчәкме яисә болында очып йөрүче күбәләкме-үзара бәйле.Тыгыз мөнәсәбәттә.Табигать белән кеше арасында үзара дуслык булырга тиеш.Дуслык буганда гына үзара аңлашу була.1953 елда язылуына карамастан,әлеге шигырь үзенең эчтәлеге,әйтергә теләгән фикере белән бүгенге көн проблемасына (табигать һәм кеше проблемасы)тулысынча җавап бирә.Бу шигырь язылу рәвеше белән челтерәп аккан чишмәне хәтерләтә.Ләкин хикмәт аның челтерәвеннән бигрәк кая коясында,кая барып тоташуында.

Туфан шигырьләре безне буйсындыра,әйтерсең лә алар сихри көчкә ия.Бу хакта "Мәгърифәт"газетасында Г.Гыйльманов язып та чыкты.Ул безне Туфан шигырьләрендәге күрәзәчелек мотивлары хакында фикер йөртергә чакыра,магик поэзиягә юл күрсәтә.Дөрестән дә,Туфан-шигъри хисне,иҗатны сихер,тылсым,магия дәрәҗәсендә кабул итеп яшәгән шагыйрь,юкка гынаул:

Сихер ул-сөю,

Шигырь ул!

Карышма,буйсын,йөрәк!-дип язмаган

Музейдан мин рухи яктан баеп,күңелкәйләрем тулып, ташып кайттым:

"Йөрим таңда Кармәт авылында"

Йөрим таңда Кармәт авылында

Күңелем Туфан белән сөйләшә.

Юл буенда үскән үләннәр дә,

Нәкъ Туфанча итеп эндәшә.

Йөрим таңда Кармәт авылында

Шушы авыл,шушы түгелме соң?!

Саклау өчен җанын көрәшкән.

Каен,усакларың сине

Нахаклардан яклап саташкан,

Шушы авыл,шушы түгелме соң.

Агыла да болыт агыла,

Еракларга китеп сарыла.

Кармәт каеннары,таллары да

Сагынадыр сине,сагына.

Агыла да болыт агыла.

(Хәлиуллина Гөлфия Ринат кызы)

Туфан-татарның йөз аклыгы,кайнар йөрәкле шигъри вулкан,милли шигъриятебезнең пәйгамбәре!

Бүгенгесе көндә бөек шагыйребезнең 5 томлы шигырьләр җыентыгы чыгып ята,аның гаиләсе турында РозаТуфитулова китап яза,музейны ремонтларга

5 миллион акча бүлеп бирелгән.

Мин баш иям Туфан,

Синдәгедәй

Тугрылыкка,талант һәм моңга,

Мөстәкыйльлек алды

Сөйгән халкың,

Син яшәрсең туган халкыңда!







Көтелгән нәтиҗә:

1.Кклассик шагыйребез Хәсән Туфанның туган яклары Иске Кармәт авылын күрү бәхетенә ирештем

2.Нәсел дәвамчыларын эзләп таптым,алар белән элемтәләр урнаштырдым

3.Яратып йөргән Акташ урманында булдым,чишмәсен эзләп таптым

4 Милли музейда булган шәхси әйберләрен карадым,китапларын укыдым









Кулланылган әдәбият:

1.Хәсән Туфан"Шигырьләр җыентыгы"1926нче ел

2.Хәсән Туфан "Кайсыгызның кулы җылы"2000нче ел

3.Рувим Моран"Стихи Хасана Туфана"

4.Хәсән Туфан"Гүзәл гамь"1990 нчы ел

5.Р.Мостафин"Хәсән Туфан лирикасы"

5.Хәсән Туфан "Син тормыш"

6."Иман вә Нур"журналлары,"Мәгърифәт"газетасы



.





















© 2010-2022