Конспект урока на тему Ике пирожный

Дәреснең темасы: “Ике пирожный” хикәясе.Дәреснең тибы. Теманы ныгыту дәресе.Дәреснең максатлары: 1. Укучыларда татар телен өйрәнүгә ихтыяҗ (кызыксыну) тудыру; тормышта рус телле балаларның татарча сөйләшә белүенә ирешү; диалогик, монологик күнекмәләрен үстерүне дәвам итү; кызыксынучанлык, коллективта эшли белүне; укучыларны дус, тату яшәргә өйрәтү, әти-әнигә һәрвакыт булышырга, ярдәмгә килергә кирәклеген төшендерү; матур яшәү өчен дуслаша белү сыйфатларын тәрбияләү; укучылар арасында үзара мөнәс...
Раздел Другое
Класс 5 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:










Конспект урока на тему Ике пирожный


темасына татар теленнән дәрес эшкәртмәсе

(5 нче сыйныф, рус төркеме)






Укытучысы:

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Ногманова Миләүшә Шамил кызы










2014 уку елы


Дәреснең темасы: "Ике пирожный" хикәясе.

Сыйныф : 5в (Рус төркеме)

Максатлар: Укучыларда татар телен өйрәнүгә ихтыяҗ (кызыксыну) тудыру; тормышта рус телле балаларның татарча сөйләшә белүенә ирешү; диалогик, монологик күнекмәләрен үстерүне дәвам итү; кызыксынучанлык, коллективта эшли белүне; укучыларны дус, тату яшәргә өйрәтү, әти-әнигә һәрвакыт булышырга, ярдәмгә килергә кирәклеген төшендерү; матур яшәү өчен дуслаша белү сыйфатларын тәрбияләү; укучылар арасында үзара мөнәсәбәтләрдә ярдәмчел булу иң мөһим сыйфатларның берсе булуына ышаныч тәрбияләү.

Җиһазлау: Ноутбук, экран, проектор, карточкалар

Материал:5 нче сыйныф өчен татар теле дәреслеге (Р.З.Хайдарова)

Укучылар төркемнәрдә эшлиләр. Традицион булмаган утыру (йөзгә-йөз, җилкәгә-җилкә)

Дәрес барышы:

  1. Оештыру өлеше.

Дежур укучы рапорты.

  1. Уңай психологик халәт тудыру. (1 нче слайд)

  • Исәнмесез, укучылар! Хәерле көн. Бер-беребезгә карыйбыз һәм елмаябыз, рәхмәт, Ә хәзер, йөз партнерына күз кысып, исәнләшәбез, рәхмәт, җилкә партнерына кул биреп, исәнләшәбез, рәхмәт!

  • Утырыгыз. Дәресне башлыйбыз.

  1. Актуальләштерү:

Ә хәзер, кем минем белән ризалаша , шул укучылар басалар, ә кем ризалашмый утырып калалар.(Тэйк оф - тач даун) (2 нче слайд)

  • Бүген 9нчы январь.

  • Татарстан республикасының башкаласы - Яр Чаллы.

  • Без кадетлар мәктәбендә укыйбыз.

  • Дәрестә игътибарлы булырга кирәк.

  • Без Казан шәһәрендә яшибез.

  • Татарстан республикасының президенты - Путин.

Укучылар утырып калсалар, укытучы сорый ни өчен? Дөрес җавапны әйтергә куша.

  1. Өй эшен тикшерү өчен, партада карточкалар бар. ( 3нче слайд)

- Без узган дәрестә"Ике пирожный" текстын укыдык. Өй эшенә нәрсә бирелгән иде? Әйе, текстның эчтәлеге буенча сорауларга җавап бирергә әзерләнеп килергә бирелгән иде. Өй эшен тикшереп алабыз. Өй эшен тикшерү өчен, партада карточкалар бар. Карточкадагы сорауларга җавап языгыз!( Бу бирем өчен вакыт 3 минут, вакыт китте) Экранда сораулар чыга. ( 4нче слайд)

  1. Кемгә ярдәм кирәк?

  2. Оля белән Наташа нишлиләр?

  3. Наташа кайда "сәяхәт итә"?

  4. Наташа әнисенә ярдәм итәргә теләдеме?

  5. Кем әнисенә булышты?

Вакыт чыкты.

- Соңыннан дөрес җаваплар чыга. (5 нче слайд)

экранда җаваплар, тикшерәбез һәм билге куябыз

"5"-хатасы юк

"4"-1 хата

"3"-2-3хата (рәхмәт, эшләрне партада калдырабыз)

  1. Текстны ныгыту

Укучылар, сезнең алда карточкалар, сез бу раслаулар белән килешәсезме? + яки - куегыз. Бу бирем өчен 3 минут вакыт, бирәм. Вакыт китте. (8 нче слайд)

1. Әниләре малайлардан ярдәм сорады.


  1. Оля әнисенә булышмады


  1. Наташа савыт-саба юды


  1. Оля кызыклы китап укый.


  1. Наташа бер пирожный ашады.


  1. "Африка бик ерак бит" - диде әни.

Тикшерәбез, ни өчен -? (9 нчы слайд)

  1. Хөзер без сезнең белән ял итеп алабыз. ( 10 нчы слайд) Такта янына чыгабыз, җилкәдәш иптәшләребезне искә төшерәбез, парлашып басабыз.

Физкультминутка: "Менә сиңа уң кулым, менә сиңа сул кулым"

Хәзер каршы як иптәшегез белән парлашыгыз, бер берегезне сәламләгез. "Менә сиңа уң кулым, менә сиңа сул кулым"

Рәхмәт, утырыгыз!

VIII. Укучылар, ә хәзер тактадагы рәсемнәргә карыйбыз, (Тактада текст буенча иллюстрацияләр)

- 1 рәсемдә кем ясалган? (Оля ясалган рәсем)

-2 нче рәсемдә кем ясалган? (Наташа ясалган)

IX. (КОНЭРС - углы).

Балалар, Оля нинди кыз? Наташа нинди кыз? Сез ничек уйлыйсыз?

(әгәр Оля ошаса, уң якка Оляның рәсеме яныны басабыз, әгәр Наташа ошаса, сул якка Наташа рәсеме янына басабыз!)

Ни өчен Оля ошады? ул уңай кыз?

Ни өчен ул Наташа ошады? тискәре кыз?

Рәхмәт, балалар, утырыгыз! Оля белән Наташа турында сөйләшүне дәвам итәбез. (11 нче слайд)

Оля белән Наташага бәя бирегез. Бу эшкә 3 минут бирелә Сезнең алда битләр, беренче номерлы укучы шул битне 4 өлешкә бөкли. Уртада исеме язылган кызга характеристика бирергә кирәк. Тактадагы сыйфатлар арасыннан бер генә шул кызга тиешле сыйфатны язып куя һәм 2 нче номерлы укучыга бирә, ә ул һәм 3 нче номерга бирә. Вакыт китте.

(Экранда "эшчән, ялкау, әдәпле, ярдәмчел, тәрбиясез, эш яратмый, тырыш, хәйләкәр, әнигә булышмый" - сүзләре язылган. Кызлар турында кирәген сайлап язалар).

Вакыт бетте. Тикшерәбез. 1 нче өстәлдән 3 нче номерлы бала җавапларны укый. 2 нче өстәл кем турында сүз барганлыгын аңларга тиеш. Хәзер 3 нче өстәлдән 2 нче номер укый 1 нче өстәл кем турында икәнен әйтә.

Ике кызга да характеристика бирәбез. (12 нче слайд)

VII. Дәрескә нәтиҗә ясау. Билгеләр кую.

Менә укучылар дәресебез ахырына якынлашты.

Кемгә дәрес кызыклы булды, шул укучылар баса!

Кемгә дәрес авыр булды,. Шул балалар басалар.

Без сезнең белән нинди текст белән таныштык?

Сез бик яхшы эшләдегез. Рәхмәт! Ә хәзер үзебезгә дәрестә катнашкан өчен билге куябыз. Сезнең алдыгызда кечкенә стикерлар. Аларга игътибар белән карагыз, үзегезгә тиешлесен сайлап, көндәлегегезгә беркетегез.

VIII. Өй эше бирү:

Көндәлекләрне ачабыз, өй эше "Мин әнигә ничек булышам" хикәя төзеп килергә.

Ярый, балалар, Дәрес өчен бик зур рәхмәт, Сезгә!

Сау булыгыз!

© 2010-2022