Военная тематика в творчестве татарских поэтов и писателей

Раздел Другое
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:








Татар язучылары һәм шагыйрьләре иҗатында сугыш темасының чагылышы






































Үзең турында уйлама,

Илең турында уйла.

Илең турында уйласаң,

Гомерең озын була.

Ф.Кәрим

Шундый тарихи вакыйгалар була: аларның роле еллар буена кимеми, ә киресенчә, изгелеге, олуглыгы, кыйммәте яки ачы хәсрәте белән күңелләрдә уелып кала. Фашистлар Германиясенең тыныч кына яшәп яткан илебезгә бәреп керүе һәм халкыбызның Ватан сугышындагы Бөек Җиңүе шундый вакыйга.1941 елның 22 июнендә немец - фашист илбасарлары безнең илебезгә басып керделәр, шәһәрләрне, авылларны талый, яндыра башладылар. Халкыбыз ,бердәм булып, дошманга каршы көрәшкә күтәрелде.

Илебезнең барлык халыклары белән бергә авыр көрәштә татар язучылары да һәм шагыйрьләре дә катнаштылар; язучы, шагыйрь, журналист буларак фронт газеталарында хезмәт иттеләр;кулларына корал алып, алгы сызыкларда сугыштылар; ялкынлы сүз белән җиңүгә ярдәм иттеләр. Әдәбият Җиңүгә ышанычны ныгытуга зур иҗат ялкыны белән хезмәт итте.

Сугыш чоры шартларының чиксез авырлыкларына карамастан, ут эчендә, дошман пулялары астында татар поэзиясе яңа баскычка күтәрелде. Бу барыннан да элек, патриотизм тойгысының чиксез тирәнәюндә күренде. Хәзер ул конкретлашып, дошманнан сакланырга тиешле, кадерле, газиз туган җир булып сурәтләнде.

Бөек Ватан сугышы, ант темасы, сугышның беренче айларында яңгырый башлап, 1942 - 1943 нче елларда тагын да табигыйрак ачылды. Минем аеруча фронтовик шагыйрь Ф.Кәрим турында әйтеп узасым килә . Аның "Ант" шигыре -шуның матур үрнәге.

Юлбасарлар таптый илебезне,

Ватан сугышына мин китәм,

Менә - балам. Син әнкәсе аның

Балабызны тотып ант итәм,- дип язды шагыйрь. Ана һәм бала, туган ил солдат йөрәгенә иң якын, иң кадерле образ булып урнашалар, аны көрәшкә, җиңүгә чакыручы символга әвереләләр. Ул сугышта кулына корал тотып та, каләм тотып та көрәшә. Ф. Кәрим ил язмышы өчен бик борчыла, үзенең уй - фикерләрен төнлә шигырь буларак теркәп куя, үзе әйткәнчә, "җыр хакына кала йокылар".

Ф.Кәрим -кешелексезлекнең, вәхшилекнең аяусыз дошманы. Ул, күпмилләтле илебезнең барлык солдатлары белән бер сафта торып, фашизм белән бугазлаша.

Фашист илгә үлем генә китерә,

Фашизмның таңы, язы юк.

Яшен уты белән күккә язып әйтәм:

Язы юкның яшәү хакы юк!

Шигъри яктан көчле яңгыраган темаларның берсе дошманга каршы изге көрәшкә китүче кешенең саубуллашу вакытындагы хисләрен сурәтләү булды. Ш. Маннурның "Саубуллашу җыры", Г. Кутуйның "Озату җыры", Ә. Исхакның "Озату", К. Нәҗминең "Озату" шигырьләре бу вакыйганы дулкынландыргыч итеп сурәтли алдылар. Саубуллашканда , гадәттә, озатучы кыз сөйгән кешесенә, аның урынын алып, тылда нык эшләргә вәгъдә биреп кала һәм сөйгәненең җиңеп кайтуына ышана. Сөйгәне исә:

Яз кайтмасак, көз кайтырбыз,

Сез көтегез, сөйгәннәр, -

(Г. Кутуй)

дип сугышка китә.

Шагыйрьләр көрәшче - җыр образын тудырдылар. Җыр утын корыч сөңге итеп күтәрү, юл сумкасына салынган каләм, пуля һәм җырның бил каешында бергә саклануы гаҗәп төгәл, җанлы образ тудыра; күз алдына дошманга каршы аяусыз көрәшкә күтәрелгән Шагыйрь образы килеп баса. Шагыйрь бит ул - кулына корал тоткан көрәшче. Ул җырны да дошманга каршы баручы сафлар белән бергә атларга чакыра. Шагыйрь Ш. Мөддәриснең "Башланды" шигырендә җыр илебезгә басып кергән ерткычларга каршы көрәштә сугышчылар белән бер сафка баса.

Эх,сөйлә, җыр,фронт хакыйкатен,

Көнебезнең чорга тиңлеген-

Йөз юл белән - эпос вакыйгасын,

Ун сүз белән - роман киңлеген.

Төрле фронтларда сугышып йөрүче һәм иҗат итүче шагыйрьләрне бер уртак сыйфат берләштерә:алар барысы да ялкынлы поэтик сүзнең бу бөек көрәштә халык өчен кирәк икәнен аңлыйлар. Татар халкының гасырлардан килә торган батырлык традициясендә тәрбияләнгән шагыйрьләр сугыш кырларындагы көрәшчеләрнең йөрәгенә тиз юл таптылар. Солдат йөрәгендәге моң - сагышны да, шатлык һәм җорлыкны да , кеше хисләренең бөтен нечкәлекләрен дә тоя алдылар шагыйрьләр. Поэзиядә шагыйрь һәм солдат шулай берләште.

Фашистларның ерткычлыгын күргән шагыйрьнең ачу - нәфрәт тойгысы зур һәм тирән. Шуңа күрә дә аңа бала кадерле, чәчәкләр якын, җирдәге һәр тереклек изге. Лирик герой өчен изге булган нәрсәләр - халык өчен дә кадерле.

Ш. Маннурның "Балама" дигән шигырендә бала һәм чәчәк образлары янәшә алына.

Ерак юллар буйлап үткән чакта

Кошлар тавышын тыңлап барсам да,

Бөреләнеп, яңа чәчәк аткан

Яшь гөлләрне өзеп алсам да,-

Искә төшә кинәт бәгърем - балам,

Күз алдыма килә елмаеп.

Поэзиядә сурәтләнгән лирик герой һәм солдат образының күркәм кешелек сыйфатларының берсе - дуслык, иптәшлек тойгысы булды. Бу дуслык утлар - сулар кичкән, ерткыч дошманга каршы көрәштә чыныккан керсез солдат дуслыгы иде. Г. Хуҗиның "Минем дустым" шигырендә бу дуслыкның бөтен төсмерләре чагыла.

Сугыш чоры поэзия мәйданына бик күп шагыйрьләрне алып керде. Болар: Г. Кутуй, Ф. Кәрим, М. Җәлил, Ә. Исхак, Ш. Маннур, Г. Хуҗи, Ш. Мөдәррис, М. Садри, Н. Баян, Ә. Фәйзи, С. Баттал, А. Алиш, С. Хәким, Ә. Ерикәй, һ.б. бик күпләр. Бу шагыйрьләрнең күбесе сугыштан әйләнеп кайтмады, изге җиребез өчен гомерен бирде. Герой - шагыйрь Муса Җәлил бөтен дөнья халкының теленнән төшмәслек үлемсез җырларын калдырды. Ул Моабит төрмәсенең салкын камераларында, кулына богау кидергәч тә, фашизмга каршы көрәшүен туктатмады.

Сугыш чоры прозасында хикәя жанры өстенлек ала. Язучылар сугышның беренче көннәрендә үк фашизма нәфрәт белән сугарылган әсәрләр иҗат итәләр. Сугышта татар язучыларының утыздан артыгы һәлак була. Алар арасында М. Әблиев, А. Алиш, К. Басыйров, Н. Баян, Ф. Кәрим, М. Җәлил,Р.Ильяс, М. Гаяз, М. Вәдүт, Х. Мөҗәй һ.б. бар.Каләм осталары , бер-ике вакыйгане сурәтләп, дәһшәтле көннәрнең драматизмын, гадәттән тыш катлаулыгын, кешеләрнең эчке дөньясын,омтылышларын да күрсәтә алалар. Әдипләребез ут сызыгындагы хәлләрне, разведчикларның хәтәр эшләрен, партизаннар хәрәкәтен һәм тылдагы кешеләрнең фидакарьлекләрен тетрәндергеч итеп сурәтлиләр.

Шундый язуччыларыбызның берсе И. Гази булды. Сугышның беренче көннәрендә үк "Совет әдәбияты" журналында аның әлеге темага багышланган "Кышкы кичтә", "Ана", "Авыддаш" исемле хикәяләре дөнья күрә. Бу әсәрләрдә дошманның явызлыгы, вәхшилеге фаш ителә, халкыбызның илбасарларга чиксез нәфрәте күрсәтелә.

Ә инде соңрак, сугышка китеп, үзе шул вакыйгалар эчендә кайный башлагач, аяусыз көрәшкән, үз ватаны өчен гомерен кызганмаган сугышчыларны якыннан күрү И. Газига җанлы образларны гәүдәләндергән уңышлы хикәяләр иҗат итәргә мөмкинлек бирә. Шундый хикәяләрнең берсе - "Алар өчәү иде". Әсәрнең герое - элеккеге укытучы, бүгенге офицер Сөләйман ов. Аның туган ил турындагы уйлары, хатирәләре беренче чиратта туган авылы, гаиләсе белән бәйләнә. Ул үзенә йөкләнгән бурычны җиренә җиткереп үти, хәтта батырлыгын да гадәти бурыч башкару дип исәпли. Шулай ук ул оештыру сәләтенә дә ия. Автор, нәкъ менә шушы кешеләр җиңүне якынайталар , дигән идея үткәрә.

Сугыштан соңгы елларда проза өлкәсендә зур, күләмле әсәрләр иҗат ителә. Шундый авторларның берсе - Г. Әпсәләмов. Ул халкыбызның яу кырында күрсәткән батырлыгы аеруча дәртләнеп сүрәтли. Әдип үзе сугышның башыннан алып ахырынач фронтта булган, батырлыгы өчен күп тапкырлар бүләкләнгән. 1946 нчы елда ул "Ак төннәр" повестен, соңрак "Алтын йолдыз", "Газинур", "Мәңгелек кеше" романнарын бастырып чыгара. Зур күләмле әсәрләрендә ул сугышчыларны романтик табигатьле итеп, ягъни гадәттән тыш күтәреп тасвирлый.

"Газинур" романының протатибы Советлар Союзы Герое Газинур Гафиятуллин - сугышка авылдан киткән гап - гади татар егете. Г. Әпсәләмов аны җырга- моңга гашыйк, җор телле, балаларны яратучы нечкә күңелле ата, шул ук вакытта үткен, максатка омтылучы шәхес итеп сүрәтли.

Күренекле язучыбыз Әмирхан Еники дә -әлеге темага аеруча күп әсәрләр иҗат итүчеләрнең берсе. Аның "Кем җырлады?", "Бала", "Бер генә сәгатькә" әсәрләре бик зур тәэсир көченә ия, гәрчә анда канкойгыч вакыйгалар сурәтләнмәсә дә, сугышның ни икәнлеген күзаллау авыр түгел. Менә бу алым Ә. Еники иҗатының бер үзенчәлеге. Билгеле булганча, Ә Еники - герой характерын бирү остасы, ул әсәрдәге образларның эчке күңел дөньясын, рухи халәтен тәэсиле итеп сурәтли белә. Әсәрләрнең үзенә тарту уөче дә нәкъ шундадыр, минемчә. Геройларның уй- кичерешләре, хис - тойгылары аша да без сугышның нинди афәт булуын аңлыйбыз.

"Кем җырлады ?"әсәрен генә алып карыйк. Менә ике эшелон килеп туктый. Аларның берсе фронттан яралыларны төяп кайта, ә икенчесе исә, киресенчә, солдатларны фронтка илтә. Яралылар урнашкан эшелонда бер татар егете авыр газаплар эчендә ята. Хәле бераз җиңеләйгән бер мәлдә ул җыр ишетә. Татар җыры! Бу моңлы җыр егетнең күңелен шул дәрәҗәдә айкый ки, ул Таһирә тавышын ишеткәндәй була. Егет газиз әнисен, туган илен, сөйгән Таһирәсен исенә төшерә. "Бу бит татар җыры, бу бит Таһирә җыры!" - дип өзгәләнә ул. Егет үлә, ләкин гомеренең соңгы минутларында гүзәл татар җырын ишетүдән бәхетле мизгелләр кичереп җан бирә. Әсәр тәмамланыр алдыннан шундый җөмлә бар "Язгы кичне вагон ишегенә сөялеп моңланып җырлаган кыз, чыннан да, егетнең сөйгәне Таһирә иде". Шунда йөрәк кысылып куя, ә күңелдән уйлыйсың: "Барысына да сугыш гаепле, ул бар матурлыкны җимерә, вата".Укучының күңелендә бары тик бер теләк туа: "Булмасын иде сугыш, кирәкми ул!"

Язучының "Бала "хикәясен укыганда да безнең күңелне шундый ук уй - фикерләр биләп ала. Солдат, ротасыннан аерылып, берничә адым читтә басып торган өч - дүрт яшьлек кызны коткарырга ашыга. Бу кызчыкны күрү белән, күңелдә сагыну хисләре ташый. Туплар бертуктаусыз шартлый, аткан тавышлар ишетелә. Ә якында сабый бала... Берзаман солдат күңелендә шик туа: ротасын ташлап дөрес эшләдеме ул, хакы бар идеме аның читкә тайпылырга? Укучы күңелендә җавап әзер: әлбәттә, дөрес эшләде. Әсәр солдатның кызчыкны коткарып, әнисенә илтеп тапшыруы белән тәмамлана. Әгәр дә әлеге солдат булмаса, бу кызчыкны бер генә язмыш көтәр иде - үлем. Сугыш күпме гөнаһсыз сабыйны юк итте бит! Нинди гаделсезлек!. Якты дөньяда яшәргә, бәхетле булырга хаклы иде бит бу нарасыйлар. Эчтәлеге ягыннан бик гади генә булып күренгән әлеге әсәр, күңелләребездәге хисләрне ташытып, әнә шундый уйларга китерә.

"Бер генә сәгатькә" хикәясендә сугыштан бары тик алтмыш минутка гына өенә кереп чыккан улы, бу очрашудан йөрәгендә туган хисләре, зиһене таралган ана сурәтләнә. Аның газиз баласы белән иркенләп сөйләшәсе дә килә, мунчага кертергә дә, әйбәтләп сыйларга да тели. Әмма бер сәгать вакыт бик тиз узып китә, ана газиз баласына рәхәтләнеп, күзләрен тутырып карарга да өлгерми кала. Гомумән алганда, Ә. Еники әсәрләре укучының күңеленә нык тәэсир итәләр, аның әсәрләрен укып , битараф калу мөмкин түгел.

Сугыш турындагы әсәрләрне укып, күпмедер дәрәҗәдә сугышның ни икәнлегенә төшенәбез. Әмма аның гади халыкка никадәр кайгы- хәсрәт , җәфа, авырлыклар алып килгәнен, минемчә ,сугыштан соңгы чорны яктырткан, бу чорда яшәүчеләрнең тормышын тасвирлап биргән әсәрләр ярдәм итә. Шундый әсәрләрнең берсе - Аяз Гыйләҗевнең "Язгы кәрваннар"

повесте. Әсәрдә сугыштан соңгы авыр еллар тасвирлана. Авылдан сиксән биш кеше чана алып ерак җиргә- Кәслегә солыга барырга тиеш. Әсәр сикиткеч тәэсиле итеп язылган. Повестьта Ибраһим белән Әдилә мәхәббәте дә, туган як табигате , аеруча авыл халкының бер - берсенә булган мөнәсәбәтләре ачык сурәтләнгән. Кәслегә барып кергәч, кешеләрне өй саен урнаштыралар. Автор югарыда телгә алынган Ибраһим белән Әдилә һәм башкалар урнашкан йортка аеруча игътибар бирә. Алар урнашкан йорт хуҗалары искиткеч олы җанлы кешеләр булып чыга. Хуҗабикә кунакларны җылы каршы ала, бар булганын , бер дә кызганмыйча, өстәлгә куя. Хәтта күршеләрендәге авыр хәлне истә тотып. Анда тукталганнарны да үзенә дәшә.

Бу олы җанлы апаның ире Габбас абый сугыштан телсез булып кайта . Аның ирен яңадан элекке хәленә кайтарасы килә, кулыннан килгәнчә, яшь баланы караган кебек тәрбияли.

Әсәрне укып чыккач, без нинди авыр тормышта яшәп тә, кешеләрнең олы җанлы булуына шаккатабыз. Әдилә белән Ибраһимның авылдашларын юлда ташлап калдырмыйча, аны шифаханәгә алып баруын гына искә төшерик. Ләкин карчыкның йөрәге авыру булу сәбәпле, ул үлә.

Әлеге әсәрнең, гомумән, Бөек Ватан сугышы темасын яктырткан әсәрләрнең әһәмияте бүгенге көндә дә бик зур. Бу темага кагылган әсәрләрне укып, без шуны аңлыйбыз: безгә бер- беребезгә карата шәфкатьлерәк, миһербанлырак булырга кирәк. Бәлки, кемнәрдер яшәүнең кадерен белеп бетермиләрдер. Минемчә, Бөек Ватан сугышы темасына багышланган әсәрләр хәзерге тыныч, матур тормыш өчен гомерләрен дә кызганмаган, үз Ватанын сатмаган, фронтта һәлак булган каһарманнарны онытмаска һәм яшәүнең кадерен белергә өйрәтәләр.

Әйе, әдәбиятыбызда сугыш темасына багышланган әсәрләр бүген дә туып тора. Чөнки теләсә нинди сугыш кешенең табигатенә каршы: анда кан коела, кеше гомере өзелә. Шуңа күрә язучылар әсәрләрендә явызлык бары тик үзеннән дә зуррак усаллык хисләре генә тудыра дигән фикерне уздырганнар.

Без, яшьләр, сугыш афәтен, аның бөтен фаҗигасен язучыларыбыз, шагыйрьләребез язган әсәрләр аша, бабаларыбыз сөйләгәнне тыңлап кына күз алдына китерәбез. Әмма теләгебез бер: Бөек Ватан сугышы, Әфган, Чечня сугышлары кебек сугышлар кешелек дөньясындагы иң соңгы сугышлар булсын иде.

Сугыш темасын өйрәнеп, без укучыларда патриотик хисләр тәрбиялибез . Ә бүгенге көндә патриот булу- иң элек фәннәрнең нигезләрен тирән үзләштерү ул. Укучылар рус телен, математиканы, физиканы, химияне бик яхшы белергә тиеш. Чөнки хәзерге заман техникасы, аның ракеталары белән эш итә белү өчен тирән белемле, компьютер серләрен аңлый торган кешеләр кирәк. Ана теленең лексикасын, сөйләү нормаларын, орфографиясен, пунктуациясен белү, кешеләр белән аралашу, әңгәмә алып бару һәм һәм төрле эшлекле сөйләшүләр вакытында шактый зур уңышка ирешүгә нигез булып тора. Урынсыз әйтелгән бер сүз яки дөрес куелмаган бер тыныш билгесе ил тормышында яки аерым шәхес өчен хәлиткеч роль уйнарга мөмкин.

Коткарырга, ярамый атарга!

Коткарырга ярамый, атарга! -

тәгъбирен һич тә онытырга ярамый.

Үз республикаң, районың, авылың, мәктәбең, ирешкән уңышлар белән горурлана белү, аны тагын да алга җибәрү өчен үз тырышлыгыңны кую синең югары әхлаклы, үз илеңнең патриоты икәнеңне билгели.

Бүгенге көн патриоты ул җитештерүчән хезмәттә актив катнаша, үз тамагын үзе туйдыра ала, кемнәндер бәхет көтеп ятмый.

Безгә ата-аналар җилкәсен кимереп ятучы, төннәр буе музыка акыртып, эчеп - исереп кешеләрнең тынычлыгын бозучы, наркоманнар, кемнеңдер зур көч белән җыйган мал - мөлкәтен урлаучы караклар, ялкаулар, җилкуарлар кирәкми. Андый кешеләр ил алдында торган катлаулы бурычларны хәл итә алмыйлар.

Патриот булу - иң элек зур үз халкың, үз илең өчен көчеңне кызганмыйча, армый- талмый бөтен энергияңне эшкә җигү, аның турында һәрвакыт кайгыртып тору ул. Бүген Ватан бездән шуны таләп итә.


© 2010-2022