• Преподавателю
  • Другое
  • «Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә рус телле балаларның коммуникатив сәләтләрен үстерү максатында инновацияле технологияләрне куллану»

«Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә рус телле балаларның коммуникатив сәләтләрен үстерү максатында инновацияле технологияләрне куллану»

"Выдержка из материала: "Балаларда "татар "теле "hәм "әдәбиятына "кызыксыну "уяту, "аларга "төпле "белем "бирү "hәм "шуны "практикада "файдалана "белүне "эшчәнлегемнең "төп "юнәлеше "hәм "нәтиҗәсе "дип "саныйм "мин.  "Әгәр "барлык "күнекмәләр "укучы "тарафыннан "эзлекле "рәвештә, "укучы "баскыч "буенча "күтәрелсен "өчен "укыту "процессы "авырлыкларның "hәм "катлаулыкларның "үсә "бару "тәртибендә "оештырыла "икән, "менә "шул "чакта "укыту "уңышлы "булачак."Мин "үземнең "эшемне "hәрвакыт "яхшы "нә...
Раздел Другое
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә рус телле балаларның коммуникатив сәләтләрен үстерү максатында инновацияле технологияләрне куллану

Рус телле балаларның татар телен үзләштергәндә,

беренче планга сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләрен дә бер-бер артлы формалаштыру һәм үстерү чыга. Димәк, рус телле балаларны,

беренчедән, татар телен аңларга өйрәтергә,

икенчедән, үзләренең фикерләрен татар теле чаралары белән

әйтеп бирә белергә, өченчедән, башкаларның фикерләрен аңлап,

язма һәм сөйләм формасында күрсәтә белергә тиешләр.

Әйтеп киткән бурычларны укытуда коммуникатив принциплар

кулланып кына максатка ирешеп була.

Бүгенге көндә укытучыдан бик күп нәрсә таләп ителә: үз фәнеңне бик яхшы белү, балаларны яратудан тыш, аларның фикерләү сәләтен үстерү, уку-танып белү эшчәнлеген оештыру, рухи һәм физик үсешен тәэмин итү. Ә моның өчен педагогтан үз эшчәнлегенә тәнкыйть күзлегеннән карау,hәрвакыт яңалыкка омтылу, заман сулышын тоеп, белемне өзлексез камилләштерү, укыту-тәрбия процессына иҗади якын килеп эшләү сорала, чөнки, беренчедән, заманча технологияләр кулланып эшләү укучыда өйрәнә торган фәнгә кызыксыну уятса,шул ук вакытта аның танып белү активлыгын үстереп, иҗади мөмкинлекләрен камилләштереп, белемнәрен тирәнәйтә. Икенчедән, мәктәпләр дә, барлык мәгариф учреждениеләре кебек, бүген укучы балага йөз белән борылып, аның шәхес булып формалашуы өчен барлык шартларны тудырырга омтыла.

Балаларда татар теле hәм әдәбиятына кызыксыну уяту, аларга төпле белем бирү hәм шуны практикада файдалана белүне эшчәнлегемнең төп юнәлеше hәм нәтиҗәсе дип саныйм мин. Әгәр барлык күнекмәләр укучы тарафыннан эзлекле рәвештә, укучы баскыч буенча күтәрелсен өчен укыту процессы авырлыкларның hәм катлаулыкларның үсә бару тәртибендә оештырыла икән, менә шул чакта укыту уңышлы булачак.

Мин үземнең эшемне hәрвакыт яхшы нәтиҗәләргә ирешергә омтылып башкарам.

Теләсә кайсы гына телне өйрәнергә алынса да, кеше, иң беренче чиратта, ул телнең коммуникатив эшчәнлеген өйрәнергә тырыша. Шуңа күрә дә татар теле hәм әдәбияты укытучысы буларак, мин "Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә рус телле балаларның коммуникатив сәләтләрен үстерү максатында инновацияле технологияләрне куллану" дигән методик тема өстендә эшлим.

Соңгы елларда урта мәктәпләрдә яңа технологияләрне куллану мәсьәләсе торгаен саен ешрак күтәрелә башлады. Бу - техник средстволар гына түгел, ә бәлки укыту методлары hәм өйрәтү процессына якын килү дә. Чит тел буларак, укучыларны татар теленә өйрәтүнең төп максаты - укучыларның коммуникатив эшчәнлеген формалаштыру hәм үстерү, телне практикада кулланырга өйрәнү.

Бүген шуны тулы ышаныч белән әйтергә була: компьютерлар, яңа техник средстволар буларак, татар теленә өйрәтүнең барлык тармакларына көннән- көн активрак үтеп керә башлады. Татар теле дәресләрендә мәгълүматый технологияләрне куллануның нәтиҗәле булуына ышанмыйча мөмкин түгел. Компьютер укытуда югары дәрәҗәгә ирешергә ярдәм итә, күргәзмәлелекне тәэмин итә, шулай ук укытуның дәрәҗәсен күтәрүне стимуллаштыра. Рус телле балаларга телне өйрәтү шартларында шулай ук информацион компьютер технологияләрен куллану татар телен, аның культурасын, татар халкының тарихын өйрәнүдә зур мөмкинлекләр ача. Бу технологияне куллану укучыларда фән белән чынлап торып кызыксыну уята.

Традицион белем мәсьәләләрен чишү өчен мин дәрес барышында текст редакторыннан, мультимедиа презентациясе системасыннан, электрон уку әсбапларыннан, дистанцион укыту системасыннан hәм, билгеле инде, интернеттан бик теләп файдаланам. Мин язучыларның биографиләре hәм аларның әсәрләре буенча өйрәтүче hәм иллюстрацияләрдән торган шактый зур коллекция әзерләдем. Дәресләр hәм дәрестән тыш чаралар өчен презентацияләр, слайдлар әзерлим. Шулай ук балаларга Microsoft Office Publiser 2007 программасы ярдәмендә презентация ясау, яки Microsoft Office Excel 2003 программасын кулланып, үзләренең эшчәнлекләренә анализ ясау кебек иҗади биремнәр бирәм.

Гадәттә, мультимедиа технологиясен мин интеграцияле дәресләргә әзерләнгәндә hәм үткәргәндә кулланам. Үземнең сыйныфта татар әдәбияты дәресен уздырганда миңа бик якты рәсемнәр, видеоклип hәм тавыш белән видеорәт ярдәмгә килә. Ул презентаөияне дәрес-лекция, дәрес-әңгәмәләрдә кулланам. Мультимедиа ярдәмлеге, минем фикеремчә, мөстәкыйль эш вакытында укучылар өчен яхшы материал булып тора.

Минем тәҗрибәмдә сүзле диктантлар аша балаларның орфографик сизгерлеген үстерү, сүзләрне морфологик яктан тикшерү, тикшеренү эшләре, корректура күнекмәләре, орфограммага аңлатма бирү күркәм традициягә әверелде. Бу өлкәдә системалы эшләү укучыларга БДИ вакытында яхшы нәтиҗәләргә ирешергә ярдәм итә. Уку-укыту барышында нновацияле hәм коммуникатив технологияләрне куллану укучыларда предметка карата кызыксыну уята, аларны иҗади эшчәнлеккә этәрә, дәрестә җылы атмосфера тудыра, интеллектуаль үсешкә ирешкән шәхес тәрбияләүдә ярдәм итә.

Дәрес барышында интерактив тактадан файдалану, мультимедиа мөмкинлекләрен куллану уку-укыту процессын тагын да җанлырак итәргә булыша. Мәсәлән, мин үз практикамда интерактив такта ярдәмендә объектларны урыннарыннан күчерәм, мәгълүматларны, төсләрне үзгәртәм, аеруча кирәкле сүзләрнең астына сызам. Бу эшләр барышында үземнең ни эшләвемне укучыларга аңлата барам hәм шуның белән балаларны сөйләшүгә-әңгәмәгә тартам, мөстәкыйльлеккә өйрәтәм.

Интерактив такта, гомумән, бик тә файдалы нәрсә: аны куллану дәресләрне тагын да кызыклы, нәтиҗәле итәргә, укучыларның укуга кызыксынуы артуга,тиз арада укучыларның белем һәм күнекмәләрен тикшереп алырга, барлык укучыларның да эшчәнлеген контрольдә тотарга, иллюстратив материалны күбрәк кулланырга, дәрестә вакытны күбрәк күнекмәләрне ныгытуга калдырырга ярдәм итә һәм укучыларны эзләнергә мәҗбүр итә.

Алдан ук әзерләп куелган күргәзмә материаллар - текстлар, таблицалар, картиналар, музыка, CD-ROMнар hәм интернет ресурслар дәрескә кирәкле темпны бирәләр hәм шул ук вакытта текстны тактага язу, яисә экраннан клавиатурага күчү өчен киткән вакытны экономияләргә мөмкинлек бирәләр. Бар булган мәгълүмат "Перо" дип аталган инструмент ярдәмендә башкарыла, материаллар да киләсе дәресләр өчен саклана. Алда өйрәнелгән файллар укучыларның белемнәрен тикшергәндә файдаланыла.

Компьютер ярдәмендә инновацияле коммуникатив технологияләрне куллану дәресләрдә балаларның телдән һәм язма сөйләм күнекмәләре үстерелә; сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләре буенча күнекмәләр формалаша; укучыларның иҗади активлыгы камилләшә, аларда татар телен өйрәнүгә омтылыш һәм кызыксыну уяна h.б.

Мин компьютер, интерактив технологияләрне Бердәм Дәүләт Имтиханнарына әзерләнгәндә уңышлы файдаланам. В һәм С өлешен яхшы эшләү өчен орфография буенча материалларны кабатлаганда укучылар теоретик матералга мөстәкыйль рәвештә анализ ясыйлар, аны берләштерәләр hәм системага салалар, аннары компьютер өчен күнегү тестлары, алгоритм әзерлиләр, өйдә шәхси тренинг өчен үзара алмашалар.

Шулай ук интерактив такта укучылар тарафыннан үзләренең текстларын булдыруда да, мәсәлән, чыгышларны модельләштергәндә, хат үрнәкләрен гомумиләштергәндә файдаланыла. Эшләрнең кайбер фрагментлары тактада күрсәтелә, аның эчтәлегенә, грамматик эшләнешенә анализ ясала.

Минемчә, мондый төр эшчәнлек укучының сүзләр өстендә эшләвен активлаштыра, игътибарын арттыра. Мәгълүматый-коммуникатив технологияләрне куллану укучыларның татар теле hәм әдәбиятын өйрәнүгә булган барлык таләпләрен канәгатьләндерә.

Тәҗрибә шуны күрсәтә, рус телле балаларны татар теленә өйрәтү процессында компьютер тел hәм коммуникатив компетентлык формалаштыруны тәэмин итү функцияләрен башкара:

*үзара сөйләшү формасында укыту hәм тестлаштыру;

*графика, мультипликация hәм видео ярдәмендә чынбарлыктагы ситуацияне модельләштерү, үзара сөйләшү атмосферасы тудыру эффекты барлыкка китерү;

*күргәзмә үзара сөйләшү атмосферасы булдырып, аны укыту процессында стимул буларак файдалану;

*компьютерны элемтә линиясе рәвешендә кулланып, өйрәнелә торган телдә аралашуны тәэмин итү.

Электрон уку әсбапларының файдасы күплеге турында да әйтергә кирәк. Мәсәлән, шәхси тренажер итеп файдалану өчен Р.З. Хәйдәрова авторлыгындагы электрон "Күңелле татар теле"ен кулланырга була.

Минем коллекциядә "Күренекле шәхесләр" дип аталган CD- hәм DVD-ROMнар җыентыгы бар. Анда язучылар, шагыйрьләр, композиторларның биографияләре, күренекле артистлар башкаруында аларның әсәрләреннән өзекләр тупланган. Ул дискларның барысы да татар теле hәм әдәбияты дәресләрендә файдалану өчен. Рус төркемнәрендә эшләү өчен рус телле балаларга аңлаешлы булган презентацияләр әзерлим: мәсәлән, Бакый Урманче, Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Абдулла Алиш hәм башка асыл затларыбыз. Аларны дәресләрдә hәм дәрестән тыш чараларда күрсәтәм.

Яңа сүзләр белән таныштырганда, мин ACDSee программасын файдаланам. Мәсәлән, "Татарстан Республикасының истәлекле урыннары" дигән тема буенча байтак кына картиналар тупладым. Аларны шулай ук монологлар, үзара сөйләшү вакытында да кулланырга була.

Үземнең эшчәнлегемдә мин еш кына шулай ук PowerPoint программасын да файдаланам. Бу программа миңа теләсә кайсы язучы яки шагыйрьнең биографиясе hәм тормыш юлы презентациясен әзерләүдә ярдәм итә. Мондый презентацияләрдә барлык укучыларга да аңлаешлы булырлык материал табарга була.

Презентация өчен кирәк булган иллюстрацияне эшкәртү өчен Picture Manager программасын кулланам. Аның ярдәмендә рәсемне үзгәртергә була: кисәргә, сыйфатын яхшыртырга, төсен үзгәртергә, борырга h.б.

Стиль hәм аралашуның төрлелеге, дәрестә өйрәтү, мультимедиа интерактив технологияләрне файдалану - боларның барысы да дәреснең эчтәлеген баета, аны үткәрүнең темпларын тизләтә, татар теле кебек шактый кыен предметны өйрәтүне кызыклырак итә.

"Күп белдерүгә караганда, аз белдереп, эзләнү орлыгын салу һәм эзләү юлларын табарга өйрәтү - укытучы бирә ала торган хезмәтләрнең иң зурысы", - дигән мәгърифәтчебез Галимҗан Ибраһимов. Минем фикеремчә, бүгенге көндә дә заманча технологияләрнең асылын Г.Ибраһимовның шушы фикере тулысынча тәшкил итә. Үземнең укыту эшчәнлегемдә мин, гомумән, укучылар эшчәнлеген активлаштыру һәм интенсивлаштыруга нигезләнгән төрле педагогик технологияләр элементларын кулланып эшлим.

Әйтелгәннәрдән чыгып, шундый нәтиҗә ясарга була: педагогика фәнендә укыту-тәрбия процессы сыйфатын үстерергә булышлык итүче технологияләр шактый. Укытучының бурычы - шушы яңалыклар агымында югалып калмыйча, дөрес юнәлеш алып, укытуның һәр этабында балаларга уку материалын аңлатуның иң уңышлы вариантын табу. Шул ук вакытта күргәзмә материалларның бер-берсе белән ярашырга тиешлеген дә онытырга ярамый. Балаларның коммуникатив сәләтләрен үстерү максатында татар теле дәресләрендә инновацияле технологияләрне куллануның өстенлеге бәхәссез. Бу - чынбарлык һәм замана таләбе.






Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә рус телле балаларның коммуникатив сәләтләрен үстерү максатында инновацияле технологияләрне куллану


© 2010-2022